- 19.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №27 (14 июль)
- Рубрика: Архив
Бездә затлы кәнәфи биләүче берәр түрә яңгыравыклы фраза әйтеп ташлый да, шуны “әһ!” дигәнче матбугат чаралары күтәреп ала һәм саескан шикелле бөтен дөньяга тарата башлый. Моннан җиде еллар чамасы элек хаким итеп расланган Илдар Халиков Чаллыны Европа форматындагы калага әйләндерү турында вәгъдә биреп ташлаган иде. Вәгъдә вәгъдә инде, аны тотып карап та, ис сизү яки тәм тою органнары ярдәмендә ачыклап та булмый. Тик менә шул яңгыравыклы сүзләрне тормышка ашкан хыял рәвешенә кертергә җөрьәт итүчеләрнең ишәеп китүе сагайта. Үземә, мәсәлән, галәмәт зур супер һәм гипермаркетлар төзеп куйган өчен генә, без евроформатлы калада яшибез дип лаф ору көлке тоела. Һәрхәлдә, бу минем фикер генә түгел.
Мисал өчен, мәгариф өлкәсен генә алыйк. Соңгы елларда нинди генә үзгәрешләр кичерми ул! Мәгәр шуңа карап кына әллә ни алга киткәнебез юк әлегә. Аерата югары белем бирүнең торышы аяныч. Ни хикмәттер, теге хәтәр елларда сатылган балалар бакчалары биналарында яисә йортларның аскы катларында сыену тапкан вузлар филиалларында да дипломлы булып була хәзер. Акчаң гына булсын! Моннан берничә ел элек, ул чактагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үзе кузгаткач, республиканың Мәгариф министрлыгы бу өлкәдә бераз тәртип урнаштыра башлаган иде сыман. Күрәсең, бар да күз буяу өчен генә булган. Шулай булмаса, агымдагы елның апрель ахырында шул ук министрлыкның җаваплы түрәләре, республикада вуз һәм аларның филиаллары саны 95кә җиткән дип чаң сукмас иде. Моңарчы нәрсә караган соң алар? Әллә бүген генә туганмы андый тискәре вәзгыять! Юк. Яңгырдан соң тишелеп чыккан гөмбәләрне хәтерләтүче филиалларның алар фатыйхасыннан башка гамәлгә куелмавын һәр мәктәп укучысы яхшы белә. Болай, сүз уйнату дәвам итсә, 100 чиген дә узарбыздыр, шәт. Әнә ич, күптән түгел генә Чаллыда тагын бер филиал үз базасын “ныгытты”: берничә ел эшләп килгән Добролюбов исемендәге Түбән Новгород лингвистика университеты филиалы былтыр Тукай мәдәният йортында “өй туе” уздырды. Нәтиҗәдә, районның үзәк китапханәсен Иске Суыксу авылына олактырдылар, ә ярты гасырдан артык тарихы булган татар халык театры җан тәслим кылды. Ул гынамы әле?! Каладагы иң зур кинотеатрны, йөзләрчә мең сум акча тотып, орган залына әйләндергәннән бирле, Европага йөз тоткан чаллылылар католик музыкасы тыңлап “кинәнә” хәзер. Боларны, бәлки, маңкорт түрәләр күзлегеннән карап фикер йөрткәндә, евроформатка якынаю дип бәяләп тә була торгандыр. Тик ни өчен әле ул татар мәдәниятен һәм мәгарифен “йоту” юлы белән тормышка ашырылырга тиеш? Алай икән, безгә аның сукыр бер тиенлек тә файдасы юк.
Ә бәлки калада лингвистларга кытлыктыр, телчеләр, әдәбият белгечләре җитешмидер? Юк шул! Чаллы дәүләт педагогика институтының филология факультетында, укытучыларның белемен күтәрү институтында һәм КДУның каладагы филиалында филологлар әзерләү күптәннән җайга салынган, каяндыр варяглар җәлеп итеп телчеләр әзерләүне арттыруга ихтыяҗ бөтенләй юк. Бездә болай да филиал вузлары биргән дипломнарын кочаклап эшсез йөрүчеләр хәттин ашкан. Аннан килеп, абитуриентларга кытлык башланганын да хәтердән чыгарып ташламаска кирәк. Белешкән идем: Чаллы дәүләт педагогика институты профессоры Рәзинә Мөхиярова, филология факультетының рус кафедрасы мөдире Рәиф Закиров, доцент Гомәр Даутов һәм башка галимнәр нәкъ шул фикердә.
Хәер, бер чиктән икенчесенә ташланырга һәвәс бит без: инде вузларны бер-берсенә кушу, берләштерү хисабына эреләндерәбез. Һаман Европага якынаерга тырышумы бу, әллә белем бирүнең сыйфатын яхшыртырга омтылу теләгеме – һич белгән юк. Шул җәһәттән, җиң сызганып сүздән эшкә күчеп килү очракларына мисаллар китерергә дә мөмкин. Берничә вузны берләштерүче Казан федераль университеты, мәсәлән. Исеме генә булса да “татар” дип башланып киткән вузлы булдык дип шатланышуыбыз кыска гомерле булып чыкты тәки – ТДГПУсыз калдык. Монысы мәгариф өлкәсендә башланып киткән чираттагы реформаның чәчкәсе генә булырга охшаган. Матбугат битләрендә Казан технология һәм энергетика университетлары белән Чаллыдагы инженерлар, икътисадчы кадрлар әзерләүче ИНЭКАны кушу турында хәбәрләр күренгәли башлавы шуңа ишарә. Анысының артында да шактый ук йогынтылы көчләр торганлыгын чамалавы читен түгел. Март аенда Чаллыда узган кала Советы сессиясендә “КамАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинның моңарчы күрелмәгәнчә, җәелеп китеп нотык тотуы күпләрне гаҗәпкә калдырган иде. Илдә югары белем бирү дәрәҗәсенең түбән булуын, аның евростандарт таләпләренә туры килмәвен, үзләре өчен әзерләнгән кадрларның белеме сыйфат ягыннан канәгатьләндерерлек булмавын һәм шул уңайдан Русиянең мәгариф министры Фурсенко белән очрашып фикер алышуын җентекләп бәян итте автогигант “генерал”ы.
Бу аның ИНЭКА бакчасына таш томыруы булган икән. Ахырдан, кайбер чыганаклар Чаллы академиясе белән Казан технология университетын берләштерү идеясе артында нәкъ менә КамАЗ җитәкчелеге торуын фаразлый. Бәлки, әле кала хакимияте дә аларга фикердәштер, кем белә. Шулай булмаса, ИНЭКА оешуга 30 ел тулу уңаеннан узган тантаналы кичәдә Чаллы мэры урынбасары Хәйдәр Галәүтдинов, автогигант генераль директорының үсеш буенча урынбасары Ирек Гомәров, КамГЭС башлыгының персонал буенча урынбасары Сәлихҗан Гайниев шикелле “пом”нар гына катнашыр идеме әллә ул мөһим чарада? Ни дисәң дә, соңгы 30 елда Чаллы предприятиеләре, шул исәптән автогигант өчен инженер кадрларны нигездә ИНЭКА әзерли һәм ул төбәктәге иң зур вуз булып кала. Бүген анда 14 мең студент укый, 7 факультетта һәм халыкара бизнес институтында 21 махсус урта, 50 югары белем белгечлекләре буенча кадрлар әзерләнә. Коллективтагы укытучыларның 47се – фән докторы, 254е фән кандидаты дәрәҗәсенә ия. 15 белгечлек буенча үз аспирантуралары бар. Тукайчарак итеп әйтсәк, шундый югары уку йортыныңмы мөстәкыйльлеккә, хөрлеккә, яшәүгә хокукы юк! Бар дип ышаныйк. Гәрчә академия ректоры Владимир Шибаков журналистлар белән очрашканда, КДТУ җитәкчелегенең ИНЭКАны Чаллыдагы 29нчы филиаллары итеп күрергә теләвен белдерде һәм үзләренең моңа риза түгеллекләрен ассызыклады. Һәрхәлдә, алар интеграция (кайбер өлкәләрдә берләшү) яклы. Башкача булганда, Чаллыдагы болай да аз санлы фәнни-техник интеллигенция катламы нык “юкарачак” һәм евроформатлы кала турында сүз алып бару кыенлаша төшәчәк.
Аек акыл җиңәсен күрәсе килә килүен. Ләкин бездә бар да башкачарак шул. Евроформатлы калалардагы сыман түгел. Күптән түгел КамАЗның матбугат үзәгеннән үзләрендә үтәсе КДТУ һәм ИНЭКА галимнәре белән очрашуга дип чакырганнар иде. Кунаклар заводларда булып, автогигантта инновацион проектларның ничек тормышка ашырылуы белән танышачаклар һәм ахырдан “Фән белән мәгарифнең КамАЗдагы инновацион үсеш этаплары белән интеграциясе” дигән темага киңәшмә дә үтәсе икән. Барырга чыккач, кәрәзле телефонга шылтыратып, гафу үтенә-үтенә кире бордылар: җитәкчелек “ачык ишекләр көне”н журналистлардан башка гына уздырырга карар кылган, ди. Монысы инде, нәкъ без күнеккәнчә – Русия форматынча. Аңа омтыласы да юк, ул каныбызда һәм аңыбызда, мәңгегә миебезгә сеңгән.
P.S. “Конфабулянт” чире – үткәне турында ялган уйдырмалар белән чынбарлыкны бутап аңлатучы психик тайпылыш
Рәис ЗАРИПОВ
Җимерүе җиңел дә…
Язарга бик яратмасам да, авылым яшьләре-картлары сорагач, кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым.
“Халкым минем” тапшыруын яратып карыйм. Бигрәк тә чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче татарлар тормыш-көнкүреше, аларның үзләре турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңлыйм, сокланам. Ничек сокланмыйсың?! Чит төбәкләрдәге татарлар ничек әйбәт яши! Икешәр-өчәр көн Сабантуй бәйрәме үткәрә. Татарча концерт, спектакльләр дисеңме… Читтәге авыллар матурлыгына сокланырлык түгелме?! Мәдәният йортлары гына да ни тора! Барлык бәйрәмнәрне дә югары дәрәҗәдә үткәрәләр. Әлбәттә, аларга өстәгеләр дә ярдәм кулы сузадыр инде. Бу турыда күп язуның кирәге юктыр. Үзегезгә дә мәгълүм. Рәхмәт, шулай матур яшәсеннәр! Ә безнең авыл халкы ничек яши соң?
Авылыбыз – элеккеге район үзәге. Зур ул. Тик хәзер ташландык хәлдә дисәк тә ялгыш булмас. Яшьләр шәһәргә, хәтта чит илләргә хәтле китеп бара. Менә дигән йорт-җирен ташлап, фатир “снимать” итеп яшәргә дә ризалар. Чөнки авылда эш юк. “Вамин” колхозда эшләүчеләргә эш хакын бик аз түли. Авылда зур, матур йортларны саклап, картлар, пенсионерлар гына яшәп ята.
Авылыбызда яшелчәләрне киптерү заводы эшләп килде. Бу завод исеме чит илләрдә дә яңгырый иде. Чөнки бәрәңге, чөгендер, суган, сарымсакларны киптереп, читкә озаттылар. Кайнатма ясау, кыяр-помидор тозлау, лимонад ясау цехлары көн-төн эшләде. Тик ябылды ул. Бер җыелышта бу заводны тергезәбез дип өметләндереп киттеләр. Ләкин… Юк сүз булып чыкты. Халыкның сөенүен күрсәгез. Нигә алай өметләндерергә?!
Кирпеч заводы гөрләп эшләде. Өчәр сменада, тәүлеккә 20шәр мең кирпеч чыгара иде. Бу заводны да очладылар. Югыйсә халыкка – эш, төзелешкә кирпеч булыр иде дә бит. Ул планны арттырып үтәп, районда күренекле урында торды. Ерактан ташу файдалыракмы икән? Җитәкчесе Мурзаев республикада дан тота иде.
90нчы елларда гына салынган зур “сельпо” бинасы авылга ямь биреп торды. Ул да хәзер җимерек хәлдә. Тимер рәшәткәләрен дә юкка чыгардылар, тәрәзәләре алынган, бер ягы да сүтелә башлаган. Шундый матур ашханә бинасы да хәзер авыл ямен алып тора.
Сельхозтехникабыз да районда беренче урында торды. Җитәкчесе дә тырыш булып, даны республикага хәтле таралган иде. Миңнегали ага Зиннәтов кирәкле биналарны күп төзетте, намуслы кеше иде. Бик озак җитәкләде ул аны. Хәзер андагы җимереклекне күреп, йөрәк сыкрый.
Менә дигән мәктәпне сүтеп (50 еллап тора иде әле ул), басу уртасына яңа мәктәп җиткерделәр. Җитмәсә, олы юл кырында. Анда машиналар арлы-бирле йөреп кенә тора. Шифаханәне яптылар дип әйтерлек. Хәзергә 4-5 кеше эшләп йөри. Анысын да бетерү өчен көрәш бара. Әгәр ул да булмаса, каты авырулар, аеруча кан басымы белән интегүчеләр 40-45 км га барып җитәрме?
Хәзер авыл клубы турында…
Безнең клуб сугыш башланганчы төзелгән. Дөрес, инде картайган, бөкреләре чыккан. Шунда да үз эшләренең остасы Сергей Иванов, Зөфәр Рәхимов төрле кичәләр үткәрә иде әле. Ләкин клубны “аварийный” хәлдә дип, бикләп киткәннәр.
Кечкенә генә авылларның да менә дигән клублары бар. Ә без нишләргә тиеш? Яшьләр нишләсен?
Без бит ХХI гасырда яшибез. Мондый хәлләрне язарга да оят. Салдырсыннар клуб. Яше дә, карты да сөенеп яшәсен.
Авылыбызда 1985 еллар тирәсендә зур, матур итеп балалар бакчасы төзеделәр. Ул ике катлы. Заманында ике катында да балалар тәрбияләнде. Хәзер исә балалар беренче катка да җитми. Бер өлешен почта иттеләр. Икенче катта китапханә белән музей урнашкан. Анда керсәң, күңел сөенә. Матур итеп, заманча җиһазлаганнар. Китапханәче дә, музей җитәкчесе дә бик ягымлы, ачык йөз белән каршы ала. Алар берсенең эшен икенчесе тулыландырып эшли.
Рәхмәт аларга. Күңелнең сөенүе өчен шул да җитә.
Мамадыш районы, Түбән Тәкәнеш авылы кешеләре исеменнән – Шакирова.
Комментарии