- 19.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №25 (20 июнь)
- Рубрика: Архив
Федераль үзәктән милли телләргә, республикаларга басым аркасында татар телендә фәнни хезмәтләр саны да, татар теле һәм әдәбиятына багышланган диссертацияләр яклау да кимегән. Татар галимнәре татар фәне үсеше туктап калганын таный, әмма бу мәсьәләдән чыгу юлын белми.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында җиткерелгән мәгълүматларга караганда, соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә язылган фәнни хезмәтләр бермә-бер кимегән. 2012нче елда диссертацияләр саны 23 булса, 2017нче елда – нибары ике. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының диссертация шурасы ябылганчы ел саен 12дән алып 20гә кадәр яклау булган.
Татар телендә фәнни хезмәтләр язылу да тукталды. Бу – Русиянең Югары аттестация комиссиясе (ВАК) таләбе. Татар телендә якланган соңгы диссертация 2012нче елда булган. Галимнәр, бу проблема күптән кара сакал булып сузылып килә һәм бу фән өлкәсенә генә кагылган мәсьәлә түгел, аны милли телләргә, милли республикаларга тискәре караш, фән, мәгариф системасында булган кимчелекләр белән бәйле, дип әйтә.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин татар теле һәм әдәбияты фәненә кагылышлы фәнни хезмәтләрнең аз язылуына берничә сәбәп атады. «Беренчедән, 1990нчы елларда татар теле игътибар үзәгендә иде. Мәктәпләрдә татар теле укытылды, фәнгә килүчеләр дә күп булды. Бүген татар теле мәктәпләрдән кысрыклап чыгарыла. Икенчедән, 2012нче елда Русиянең «Мәгариф турында»гы канунына үзгәрешләр кертелде. Аспирантурада уку шартлары да, таләпләре дә үзгәрде. Аның нигезендә милли телләрдә фәнни хезмәтләр яза алмыйбыз, барысы да урыс телендә булырга тиеш. Фәнни хезмәтләр язылмавы аспирантларның аз булуына да бәйле. Алар бар, укыйлар, әмма ахыр чиктә фәнни хезмәтләрен якламаска да мөмкиннәр. Стипендия, хезмәт хакы югары түгел. Яшьләр аңа да игътибар итми калмый. Бусы – өченчесе. Дүртенчедән, буыннар алмашыну мәсьәләсе дә бар. 2000нче еллар ахырында килгән галимнәр яклап чыкты, эшкә урнашты», – дип аңлатты ул.
КФУның Татаристика бүлеге җитәкчесе Әлфия Йосыпова да Югары аттестация комиссиясенең таләпләре катлауланды, аспирантлар берничә мәкаләсен фәнни журналларда бастырырга, инглиз теленә дә тәрҗемә итәргә тиеш, «антиплагиат» системасы да кертелде дип аңлатты. Сан сыйфатка чыга аламы, дигәнгә галимнәр җавап бирә алмады.
КФУда татар теле һәм әдәбияты кафедраларында бүгенге көндә 22 аспирант белем ала, шуларның өчесе Татарстан бюджеты хисабына укый. КФУда ел саен моның өчен 5-6 бюджет урыны бүленә. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында бюджет урыннары барлыгы 6: әдәбиятка 2 бюджет урыны, телгә – 2, сәнгать белән фольклор юнәлешеннән укырга теләүчеләргә бер урын. Институтта әлегә 16 аспирант исәпләнә. Бу сан күп түгел, бу да милли телләрдә уку-укыту системасында үзгәрешләр кертелүенә бәйле, ди галимнәр.
Яшьләрне фән дөньясына тартып китерү авыр, бу андагы стипендияләр күләменә дә бәйле. КФУда аспирантларның стипендиясе – 3 мең сум, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында – 6 мең. Элекке елларда имтиханнар биргәч укырга йөрү ирекле булса, хәзер шартлар үзгәргән: һәр көнне укырга килергә кирәк. Ягъни аспирантурада укыган кешегә башка эштә эшләү кыенлаша. Шуңа да фән дөньясына кереп китәргә «керемем нинди булачак, нинди акчага яшәрмен» дигән уй тоткарлап кала.
КФУда фәннәр докторы 60 мең сум хезмәт хакы алса, доцентлар – 40 мең сум. Хезмәт хакы ымсындыргыч булып күренсә дә, фәнгә китәм дип торучылардан чират тезелмәгән, чөнки татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә, гади итеп әйткәндә, вакансияләр юк.
Тел галиме, профессор Гөлшат Галиуллина: «Белем алу бер, әле кеше татар фәне өлкәсендә эшен табамы-юкмы – бу мәсьәлә дә бар», – дип аңлатты.
«Безнең буын кешеләре арасында фәнгә кереп китүчеләр күп булды, аннан соң да килделәр. Әйе, хәзерге вакытта торгынлык. Аспирантурага бару ул уен эш тә, хобби да түгел. Аспирантурада белем ала ул, тырыша, зур хезмәт куя, энә белән кое казый, тик ахыр чиктә ышанычлы хезмәт урыны, хезмәт хакы югары булачакмы? Ул шуны күзаллап укый, белем ала. Ун еллап укып, киләчәктә төгәл эш урының булмаса, нишләргә? Без бит югары уку йортлары өчен укытучылар, академия структуралары өчен фән хезмәткәрләрен әзерлибез. КФУдагы татар теле, әдәбияты кафедрасында эшләүчеләрнең уртача яше 45 яшь, пенсиягә кадәр әле шактый вакыт бар. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында шул ук хәл. Яшь кадрлар күп. Ун ел укып 3 мең стипендия алып бу кеше нәрсәгә йөз тотарга тиеш? Эш урының юклыгына төп сәбәп шушы бит», – диде Гөлшат ханым.
Ким Миңнуллин, фән ияләрен үстерүне дәүләт кайгыртырга тиеш, дигән фикердә. «Татар теле, әдәбияты турында фәнни хезмәтләрнең сан ягыннан кимүе безгә зур зыян сала. Элек кандидатлык диссертациясе яклау бер дәрәҗә иде, укытучылар да фәнни хезмәт яза икән, зур алга китеш иде. Хәзер моңа игътибар итүче дә юк. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы фән юлыннан китүчеләргә өстәмә ташламалар, аларны кызыксындыру чараларын күрергә тиеш. Укымышлы, дәрәҗәле кешеләр күп булырга тиеш. Сан кимүе, бәлки, ул кадәр куркыныч та түгелдер, ә менә докторлык диссертацияләренең язылмавы берничә елдан үзен сиздерәчәк. Кандидатлык диссертацияләрен әле азмы-күпме яклыйлар, әмма доктор дәрәҗәсенә баручылар аз. Без һәрберсен фәнни хезмәт язарга үгетлибез, кайда өстәл дә сугыла, кайда үтенеп сорала. Югары дәрәҗәдәге фән ияләрен әзерләү өчен фән докторлары булуы кирәк. Элекке елларда ун фәнни хезмәт языла икән, шуларның тугызы – кандидатлык, берсе – докторлык диссертациясе иде. Бүген язмыйлар, баш тарталар. Алга таба бу баш бәласенә әйләнәчәк. Киләчәктә фән докторлары буыны яңаруы кирәк бит», – диде Ким әфәнде.
Татар теле һәм әдәбияты фәне үсешенең проблемалары шактый. Болар илдәге сәяси вазгыятькә, милли телләргә, милли мәгариф системасына карата тискәре карашка бәйле. «Азатлык» татар теле һәм әдәбияты фәне үсешен тәэмин итү авыр булса, аны саклап калу юлы нинди, дип кызыксынды. Фәнни хезмәтләрнең санын арттыру юллары нинди, галимнәр бу нисбәттән нишләде, нинди мөрәҗәгатьләр кабул ителде, хатлар язылды, Уфа, Мәскәү, Петербург галимнәре белән берләшеп бу мәсьәләне җәмәгатьчелеккә җиткерү эше башкарылдымы, дип сорады. Әмма галимнәр бу мәсьәлә көн үзәгендә дип аклану белән чикләнде. Тәгаен нинди адымнар ясалганы да, нинди чаралар күрелгәне дә билгесез. Шулай да берничә ел элек, татар телендә фәнни хезмәтләр язу, диссертацияләрне язу мәсьәләсен уңай хәл итүне сорап, Татарстан Президенты исеменнән Русия Хөкүмәтенә дә, Русиянең Югары аттестация комиссиясенә дә хатлар юлланды, дип исенә төшерде Ким Миңнуллин. Хатлар китә бара, алар җавапсыз кала. «Урыс теле генә фән теле була ала» дигән урыслаштыру тегермәне татар телле фәнне тәмам юкка чыгарып бара. Әмма матбугат очрашуы галимнәрнең: «Без пессимист түгел», – дигән сүзләре белән тәмамланды.
Римма ӘБДРӘШИТОВА
Татар иҗтимагый үзәге кабат бинасыз калырга мөмкин
Казан прокуратурасы Казан башкарма комитетына «Дәүләтнеке булган һәм муниципаль милек турында»гы канунның үтәлешен тикшерү йөкләмәсе җибәргән. Анда әйтелгәнчә, җирле үзидарә оешмалары тарафыннан Казанның Сәид-Галиев урамы, 3нче йортта «Татарстан» качаклар һәм ирексездән күчеп кайтучылар төбәк фондына бина бирелгән булган, ә чынлыкта анда Татар иҗтимагый үзәге үз эшчәнлеген алып бара.
Сәид-Галиев урамындагы әлеге бина Казан шәһәре милке булып санала. Ул 2007нче елда качаклар фондына бирелгән. Башта 2007нче елның 28нче июнендә, аннары 2012нче елның октябрендә, аннары 2017нче елның декабрендә бинаны куллану турындагы килешүләр озайтылып килгән. Канун нигезендә бинаны кулланучы, аның хуҗасы белән килешеп, бинаны өченче затка да бирергә хокуклы. 2014нче елны фонд белән уртак куллану өчен бинаны БТИҮгә бирү килешенгән. Әмма 2017нче елны Казан хакимиятенең качаклар фонды белән бинаны куллану килешүе озайтылганнан соң, анда БТИҮне дә урнаштыру турында Казан хакимиятенә мөрәҗәгать булмаган, диелә прокуратура хатында.
«Путин белән турыдан туры элемтә булган көнне, безне бу бинадан куып чыгарачаклары билгеле булды. Прокуратура түләүсез аренда турында килешүне юкка чыгаруны таләп итеп хат юллаган. Без шунда ук Путинга бу хакта сорау җибәрдек, ул барып җитте. Без куып чыгаруны канунсызлык дип кабул итәбез. Актив эшчәнлек алып барган соңгы татар иҗтимагый оешмасын юкка чыгару дип бәялибез», – диде Зәкиев матбугат очрашуында.
Аның әйтүенчә, ул юрист белән сөйләшкән һәм бинаны куллану килешүенең вакыты чикләнмәгән булу сәбәпле, автоматик рәвештә озайтылырга тиеш булган.
Элегрәк Татар иҗтимагый үзәге һәм «Азатлык» татар яшьләре берлеге утырган бинаны (Карл Маркс урамы, 41нче йорт) эшмәкәр Илдус Гыймадов сатып алып, татар милли хәрәкәте бинасыз калган иде.
Камил Сәмигуллин: «Ваһһабчылык булмаса, илебездә исламофобия дә булмас иде»
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин журналистлар белән очрашуда үзенең ваһһабчылыкны тыю турындагы тәкъдименә аңлатма бирде. Ул әлеге юнәлешнең идеяләре «безнең өчен ят» ди.
«Безнең үз гадәтләребез. Без шул юлдан бардык һәм барачакбыз, барлык китапларыбыз шул гадәтләргә нигезләнгән. Ваһһабчылыкка башта төгәл билгеләмә бирергә кирәк, чөнки кайчак сакалы булган теләсә-кайсы кешегә «ваһһабчы» тамгасы эленә. Һәм моның белән еш очрашабыз. Исламофобия белән дә еш очрашырга туры килә. Әгәр ваһһабчылык булмаса, илдә исламофобия дә булмас иде. Беслан, Норд-Ост, Чечня кампаниясе булмаса, мөселманнарга нинди мөнәсәбәт булыр иде? Бөтенләй башка! Аларның булуы һәм эшчәнлеге бөтен мөселман өммәтенә зыян сала. Шуңа күрә моңа каршы көрәшергә кирәк», – ди Камил Сәмигуллин.
Аның сүзләренчә, ваһһабчылык тарафдарларын «ачыклау кирәкми». «Әйтик, Русиядә гей-пропаганда тыелган, ләкин бит без беркемне дә эзләп йөрмибез. Ә менә аны балалар арасында пропагандалый башласалар, без әйтәбез: «Тукта, гафу ит, бу тыелган». Ваһһабчы безнең җәмгыятьтә нәфрәт идеяләрен пропагандаларга тиеш түгел. Без моны тыярга һәм моңа бергә каршы торырга тиеш», – дип саный Татарстан мөфтие.
27нче мартта Русиянең диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр Шурасы утырышында Сәмигуллин хакимият оешмаларына ваһһабчылыкны – экстермистик идеология, ә ваһһабчы оешмаларны экстремистик дип танырга тәкъдим иткән иде.
Соңрак Русия мөфтиләр шурасы ваһһабчылыкны экстремизм дип тануга каршы чыкты.

Комментарии