- 19.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №24 (20 июнь)
- Рубрика: Архив
–+Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мәгълүмат чараларына фикер белдерүе, яисә аның әйткән сүзләрен сылтама итеп китерү һәм шулай ук «Җанлы журнал», «Твиттер» аша аралашуы май аенда кискен рәвештә кимеде. Апрель аенда Татарстан Президенты Русиядәге бөтен төбәк җитәкчеләре арасында медиа-рейтингта үзенең мәгълүмати ачыклыгы белән 29нчы урында иде. Русиянең мониторинг хезмәте һәм «Бәйсез сәяси тикшеренүләр институты» китергән хисапка күз салсак, май аенда Миңнеханов 59нчы урынга чигенгән.
«Коммерсантъ»ның Казандагы интернет сәхифәсе баш мөхәррире Руслан Сираҗетдинов Миңнехановның соңгы вакытта аралашмаска теләве сизелүен әйтә.
– Мин «Твиттер»га карап бәя бирә алам, ул үзен укучылар белән рәхәтләнеп бәхәсләшә, үз фикерен белдерә, җәмәгатьчелек сорауларына итәгатьле итеп җавап бирә иде. Якынча, бер ай чамасы дип әйтимме, аның бу активлыгы кимеде. Хәзер турыдан-туры аралашу юк дип әйтерлек, – ди Сираҗетдинов.
Ни сәбәпле Президент үзгәргән соң? Мәскәү өстән күрсәтмә биргәнме? Әллә башка сәбәп бармы? Сираҗетдинов: «Мин сәбәбен әйтә алмыйм, бәлки, аның үзенең шәхси сәбәпләре бардыр», – ди.
Президентның матбугат хезмәте эшчәнлеген Сираҗетдинов уңай бәяли. Ниндидер чикләүләр булуга карамастан, барыбер җавапсыз калмаганнарын әйтә. Саллырак басмаларның, җитәкченең матбугат хезмәтен әйләнеп үтеп, Президент аппараты тирәсендә, хөкүмәттә мәгълүмат белән ярдәм итәрдәй үз кешеләре булуны да кире какмый ул.
«Безнең гәҗит»нең шеф-редакторы Искәндәр Сираҗи элекке Президент белән чагыштырганда, Миңнехановның үзен PRларга яратмавын әйтә.
– Безнең Президент үзен сәясәтче буларак түгел, ә хуҗалыкчы буларак тота. Эшләгән эше дә күбрәк хуҗалык өлкәсенә карый. Сәяси уеннар уйнарга да, матбугатта артыгын күренергә дә атлыгып тормый. «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Республика Татарстан» кебек хөкүмәт газеталарының беренче бите аның рәсеменнән башка чыкса, ул үпкәләмәстер дип уйлыйм. Көн саен бөтен яңалыкларда өчәр-бишәр тапкыр күренмәсә дә, үпкәләмидер. Элекке Президент Минтимер Шәймиев белән чагыштырганда, ул бу мәсьәләгә лояль карый.
xИскәндәр СираҗиӘмма башка журналистлар һәм язучылар аңа мөрәҗәгать итсә, ул Шәймиевкә караганда күпкә ачыграк булып чыкты. Аның килгәненә күп түгел, әмма эшләгән эше күренә. Ул татар, татарлык, тел һәм дин турында сөйләшүдән тайпылмый, гаетләрдә килеп намаз укый. Моны Шәймиев беркайчан да эшләми иде. Миңнеханов мәчеткә кереп намаз укып чыгып китүне тыелган гамәл итеп карамый.
Безнең Татарстанда шундый әйбер бар – әгәр илбашы бар икән, аны 77 тапкыр яңалыкларда көн саен күрсәтү һәм бөтен газета битләрендә тышлыкка чыгару кирәк. Мин беләм, ул тышлыкта үзе булмаса, элеккеге аппарат җитәкчелеге гел: «Ни өчен анда Шәймиев юк?» – дип әйтә иде. Хәтта кемне куярга икәнлеген әйтеп, күрсәтмә биреп тору да бар иде. Хәзер бу күп газеталарда һәм яңалыкларда юк. Күп кенә газеталарда һәм яңалыкларда аның, һичшиксез, булуы, минем аңлавымча, хәзер шарт итеп куелмый, – ди Сираҗи.
«Вечерняя Казань» газетасында сәясәт турында язучы журналист Марина Юдкевич Миңнехановның медиада ачык булуы дәрәҗәсенең түбән тәгәрәвен гадел бәя дип әйтә. «Миңнеханов кеше буларак та, Президент буларак та ачык түгел», – ди ул.
xМарина Юдкевич«Мин, журналист буларак, Миңнехановның эшчәнлеген күптән күзәтеп барам. Ул ачык булыр дип өметләнмәдем. Кеше буларак, Шәймиев үзенең эчке дөньясы белән ачыграк иде. Башта Миңнехановның матбугат хезмәте, мәгълүмати ачыклыкка килгәндә, үзен һөнәри яктан яхшырак итеп күрсәтер дигән өмет бар иде. Әмма аппарат ысулы яклылар җиңде. Алар Президентның матбугат хезмәтенә урыннарының кайда икәнен күрсәтте.
Миңнехановның матбугат хезмәте ул Премьер-министр булганда башкарачак эшли иде. Аппаратларны кушкан вакытта бу мәсьәләгә глобаль аппаратча якын килү җиңде. Нәтиҗәдә без бүген булганга ия. Миңнехановка ябык булу рәхәт. Минемчә, ул ябык булуның нигә кирәген дә аңламый кебек», – ди Марина Юдкевич.
Наил АЛАН.
Ансат кына алмаштырмыйбыз
+«Известия» газетасы Идел буе федераль бүлгесендәге төбәкләр башлыклары атамаларын алмаштыруга бәйле язма бастырган. Анда Татарстан һәм Башкортстан республикалары Президентлары атамаларын үзгәртү кирәклеге турында Мәскәүдән күрсәтмә булуы хакында бәян ителә. Аннан аңлашылуынча, Башкортстан Республикасында президент атамасыннан ваз кичү әллә ни каршылыкка очрамаячак. Ә менә Татарстан белән хәл катлаулырак икән, имеш. Чөнки республика хакимиятләре үзләре үк бу үзгәрешкә каршы. Президент атамасы бетерелү белән, республиканың дәрәҗәсе дә төшәчәк, дигән фикерләр бар.
Төбәкләрдән президент атамасын алу кирәклеге турында сүзләр бер ел чамасы элек үк кузгатылган иде. Беренче булып бу эшне Чечня Президенты Рамзан Кадыйров башлады. Башка кайбер төбәкләр җитәкчеләре дә моны хуплады. Әмма Башкортстан белән Татарстанда әлегә бу мәсьәләдә ашыкмауны хуп күрәләр. Алай да, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов узган елда биргән бер әңгәмәсендә үк: «Әгәр Үзәктән андый таләп була икән, без аны үтәячәкбез», – дигән фикерен әйтте.
xСергей ЛаврентьевШуны ук Сергей Лаврентьев 15 июньдә «Регнум» агентлыгына әңгәмәсендә дәлилләп раслады. «Татарстаннан аермалы буларак, Башкортстан өчен бу ансат эш. Татарстан өчен президент атамасын алмаштыру кыен икән, бу аның проблемасы», – дип белдерә ул.
Лаврентьев әфәнде, «Башкортстанда президент атамасын үзгәртүгә тыныч карыйлар», – дисә дә, моның белән ризалашуы кыен. Ни өчен дигәндә, башкорт милли зыялылары, башкорт милли хәрәкәтенә керүче оешмалар президентатамасыннан ваз кичүгә каршы булуын белдерә килә. Бу хакта кайбер мөрәҗәгатьләр дә ясалган иде. Шуңа күрә әлеге үзгәрешләр Башкортстанда да ансат кына бирелмәс, дип уйларга кирәк.
xИлдар ГабдрафыйковУфадагы танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков фикеренчә, Татарстан искәрмә рәвешендә президент атамасын саклап калырга да мөмкин. Ни өчен дигәндә, ул Мәскәү белән шартнамәне дә яңартып имзалый алды. «Илдә Казанны өченче башкала дип тә йөртәләр. Һәм иң көчле үскән төбәк – Татарстан», – ди ул.
Илдар әфәнде әйтүенчә, президентатамасын үзгәртү канун буенча 2015 елга кадәр тәмамланырга тиеш. Әмма әле аңа ара ерак һәм илдә әллә нинди башка тирән үзгәрешләр булуы да ихтимал.
Фәнис ФӘТХИ.
Когогиннар «КамАЗ» бизнесын гаилә белән кайгырта
–+Җәй ахырында Русия Дөнья сәүдә оешмасына кушылыр дип көтелгәндә, илдәге машина ясаучыларны чит ил машиналарыннан яклау өчен, читтән китерелүче машиналарны тузгач үтилгә бирү түләүләре кертергә җыеналар. Көзен гамәлгә керер дип көтелгән бу яңалык Русиядә җитештерелүче машиналарга, шул исәптән Русиядә җыелучы чит ил машиналарына карамый.
Думага бу турыда канун үзгәрешен «КамАЗ» ширкәте баш мөдире Сергей Когогинның хатыны, «Бердәм Русия» аша сайланган Әлфия Когогина тәкъдим итте һәм думаның сәнәгать комитеты аны беренче укылышта расларга киңәш итте.
Наиф АКМАЛ.

Комментарии