Булмый инде булмагач…

Тагын барып чыкмады, нәкъ Виктор Черномырдинның данлыклы афоризмындагыча килеп чыкты. Ә нинди өметләр багланган иде?! буенча 2012нче елгы Европа чемпионаты өчен тарих сәхифәләренә кереп калды. Җыелма команданың Польша, Чехия, Греция командалары белән бер группага эләгүенә ничек куанган идек, янәсе, иң җиңел төркемгә эләктек, «бәхет елмайды», мондый төркемнән күзне бәйләп тә чыга алачакбыз… Чөнки Русиянең милли чемпионат дәрәҗәсе түбәндә санап кителгән илләрнекеннән күпкә өстенрәк санала. Кәгазьдә… Чынлыкта ничек килеп чыкканын шимбәдән якшәмбегә каршы төндә күрдек. Хәлиткеч уенда Греция командасына 0:1 исәбенә җиңелдек. Ике команданың да очколары тигез булса да, уртак очрашуда җиңүгә ирешкән греклар төркемдә икенче урынны яулап плей-оффка аяк атлады, алар анда данлыклы Германия футболчылары белән очрашачак. Ә төркемдә беренче урынны чемпионатны командасына 1:4 исәбенә оттырып башлаган, шуннан рәттән ике уенда җиңү яулап, алты очко туплаган Чехия командасы яулады. Аларны Португалия җыелмасы белән очрашу көтә. Безнең футболчылар чираттагы уңышсызлыкка очрады, ә команда капитаны Андрей Аршавинның «җанатарларның өметләрен акламау безнең проблема түгел, ә сезнеке» дип белдерүе пыскыган очкынны ялкынга әверелдерде, моңа өстәп чемпионат алдыннан Константин Зырьяновтан чыккан «без беркемгә бернәрсә тиеш түгел» дигән сүзләрдән җанатарларга карата булган мөнәсәбәтне аңлап буладыр, гәрчә меңләгән русияле команданы яклар өчен Польшага килгән иде. Тик өметләр акланмады, Мәскәүгә кайткан җыелманы каршы алырга кеше килмәве халык биргән бәя дип аңларга кирәктер. Русияне шок хәлендә калдырган Марибор – 2009, Греция – 2012 дә команда капитаны Аршавин булганны исәпкә алсак Андрейга бәлки чипсы рекламасына тулысынча күчәргә кирәкми микән?

Русия футболы яңадан юл чатында: нишләргә? Иң беренче мәсьәлә баш тренерны билгеләү: үзебезнекеме, яисә чит ил тренерымы? Бу сорауга төгәл җавап табу катлаулы, ышанычлы җавап була да алмый торгандыр. Русия тренерларының зур уңышка ирешкәннәре булмады: Романцев, Ярцев, Газзаев, Семин команда белән эшләгәндә уңышсызлыкка очрады. Икенче яктан чит ил тренерларыннан да уңдык дип әйтеп булмый. Союз таркалганнан соң иң уңышлы саналган Евро-2008гә чыгуыбыз да бары Хорватия җыелмасы ярдәмендә генә булды бит. Тренерыбыз Хиддинк иде, ләкин Гусның бәхет алып килүе дөнья чемпионатына чыгу өчен Словения командасына оттыргач бетте. Дик Адвокат җитәкчелегендә Евро-2012гә сайлап алу төркеменнән 1нче урыннан чыгуны да әгәр көндәш командалар исемлегенә күз салсак зур уңыш дип санап булмый. Словакия, Ирландия, Азәрбайҗан, Андорра командалары дөнья гына түгел, Европа күләмендә дә алдынгы җыелмалардан саналмый. Адвокат Санкт-Петербург «Зенит»ын күтәргән дәрәҗәгә Русия җыелмасын күтәрә алмады, аның 1 июльдән Голландиянең «ПСВ» клубының баш тренеры вазыйфаларына керешүен алдан массакүләм мәгълүмат чараларында анонслау үзенең тискәре ролен уйнамый калмагандыр, һәрхәлдә никадәр профессионал булсалар да футбол кырында Дик өчен «үлүчеләр» табылмады. Никадәр кызганыч булса да 4 елга бер килүче футбол бәйрәмендә озаграк тоткарлану барып чыкмады, Русия футбол тарихына янә бер кара тап эстәлде. Бәлки хоккей җитәкчелегенең үрнәгендә футбол җыелмасына да бер урында озак еллар эшләгән, сабыр, төпле тренер куяргадыр? Һәрхәлдә «Рубин» тренеры Корбан Бердыевның исеме кандидатлар арасында күренә, Русиянең иң уңышлы тренерларының берсе икәнен исәпкә алсак мондый вариантны да истән чыгарырга ярамый. Ә сез ничек уйлыйсыз хөрмәтле җанатарлар?

ДамИр.

Комментарии