- 19.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №19 (15 май)
- Рубрика: Архив
Татар халкы элек-электән җыр-моңга гашыйк халык дип билгеле. Ул аның юанычы да, куанычы да булган. Көнозын кырда эшләп, өй эшләрен караганнан соң да, халык кич утырырга ашыккан. Кемдер бии, кемдер җырлый, ә кемдер уен коралларында уйный. Курайда «Әллүки»не уйнап, халык кояшны икенче таң атканчы ялга озаткан.
Бүген милли уен коралларына игътибар җитеп бетми: халык тарафыннан да, дәүләт тарафыннан да. Замана технологияләре артыннан куып, без тарихыбызга, моңыбызга күз йомып карарга тиеш түгел! Үзе белән гасырлар авазын йөртүче милли уен коралларыбызны сакларга, аларга игътибарыбызны арттырырга тиешбез.
Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендә яшәүче Рафаэль Гайзетдинов һәр балада моңга мәхәббәт тәрбияләү, аларны курайда уйнарга өйрәтү теләге белән уртаклашты.
– Рафаэль абый, кечкенәдән музыка дөньясында кайныйсызмы?
– Минем әткәй музыкага гашыйк кеше иде. Аның бу сәләте миңа да күчкән булса кирәк. Музыка уку йортында баян классында укыдым. Музыка мәктәбендә эшләвемә дә 40 ел инде.
– Казанга күптән түгел генә күченгәнсез, бугай?
– Укып бетергәч, Кукмара районында, аннан соң Түбән Кама районының Кама Аланы авылында эшләдем. Казанга 2004нче елда күченеп килдек. Биредә мин 20нче музыка мәктәбендә укытам.
– Рафаэль абый, уен коралларында уйнап кына калмыйча, курайлар да ясыйсыз бит әле сез…
– Казан шәһәренең 20нче музыка мәктәбенә эшкә килгәч, курай дәресләрен алып барырга рөхсәт иттеләр. Ул вакыт – курайның күтәрелеш чоры, уйнарга өйрәнергә теләүчеләр күп иде. Бермәлне Казанда сатуда курайлар бетте. Ә курай бит ул кечкенә, бала аны тиз югалта. Курай белән кызыксынучылар күплеге, аның сатуда булмавы мине курай ясарга этәрде. Яшь чакта курадан (тростник) курай ясаганым бар иде. Тик андый курай кыска гомерле, тиз сынучан була. Шуңа күрә, мин курайны тимердән ясарга булдым.
Бездә курайга нигез салучылардан Ифрат Хисамов, Рафаэль Хисамовларны әйтергә була. Мин алар ясаган курайларны да үземә үрнәк буларак алдым.
– Бүген дә бит курай ясаучылар бармак белән генә санарлык, ә чын курайчы диярлекләре бөтенләй аз.
– Килешәм. Курай 14 төрле була. Бер төрле генә курай ясап, курайчы исемен алып булмый.
– Ә сез курайның ничә төрен үзләштердегез?
– Элек бары бер төрен генә ясый идем. Үз алдыма курайның 14 төрен ясарга дигән бурыч, максат куйдым. Әлегә 6 төрен үзләштердем.
– Башка уен коралларын ясарга алыныр идегезме?
– Башка төрле уен коралларын ясаганым юк. Берсен яхшылап, җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Башлап ташлау белән булмый. Мәгънәсе калмый, нәтиҗәсе юк.
– Курай ясап, кәсеп итеп буламы?
– Курай ясау – җиңел эш түгел. Аны ясар өчен музыкант, технолог булу, ишетә, тыңлый, уйный, күрә белү кирәк. Бу эш бик зур сабырлык та сорый. Аннан соң, яхшы сыйфатлы берничә станок кирәк. Курайны ясап бетергәч тә, аны көйләргә, фортепиано, баян тавышына яраклаштырырга кирәк. Курай ясау керем китерми, киресенчә, бар эшләгән акча шуңа китә. Дөрес, 1-2 курай сатып алучы бар. Минем хезмәтне санамаганда, бер курайның бәясе якынча 600 сумга төшә. Курайларны кибеткә сатуга куймыйм, алар бәяне ике тапкырга арттырып сата. Бу – дөрес түгел, дип саныйм. Курай ясау ансат булса, һәр эшмәкәр бу эшкә алыныр иде.
– Әлеге шөгылегезгә гаиләгез ничек карый?
– Әйе, курай ясау өчен үзеңнең генә сабырлыгың җитми, гаилә сабырлыгы да кирәк. Аллага шөкер, мине аңлыйлар, курай ясау минем өчен күңел тынычлыгы икәнен беләләр.
– Рафаэль абый, гаиләгез турында да сөйләгез әле?
– Хатыным Әлфия белән уку йортын тәмамлагач өйләнештек. Бергә тормыш итүебезгә – 40 ел. Хатыным һөнәре буенча тегүче. Без дүрт кыз бала тәрбияләп үстердек. Кызларымны укытучылыкка укытмадым. «Бер укытучы җитә», – дидем. Шулай да, балаларымның музыкаль белеме бар – фортепиано классын үттеләр.
– Барлыгы ничә курай ясадыгыз?
– Алай исәбен алып бармыйм, бик күп ясадым инде. Менә 2010нчы елда Республикада укытучылар җыены үткәрелде. Шуның җитәкчесе 750 курай ясарга сорады. Ул курайларны ике ярдәмчем белән 3 ай көне-төне ясадык. Шул курайларда 750 бала берьюлы уйнады. Тик менә рәхмәт әйтеп кул кысучы булмады.
– Курай ясарга өйрәтергә сораучылар бармы?
– Балтачтан бер иптәш «Мине дә өйрәт әле» дип мөрәҗәгать иткән иде. Курайлар ясый торган остаханәмне күрсәттем. Бер курай бүләк иттем дә, шуңа карап, ясап килергә куштым. Аннан соң гына хаталарын әйтәм дидем.
– Рафаэль абый, курайда уйнарга өйрәнергә теләүче балалар күпме соң?
– Курайда уйнарга теләүчеләр күп. Беренче дәрестә үк бала көй уйнарга өйрәнә, нәтиҗәсен күрә. Шуңа күрә, балага курайда уйнау ошый. Баланы җиде яшьтән инде курайда уйнарга өйрәтеп була.
– Ә баянда уйнаучылар?
– Хәзер балалар баянга теләп йөрми. Элек күп йөри иделәр, хәтта минем белән ярыша-ярыша уйнаучылар бар иде. Баян бит ул авыр уен коралы.
– Рафаэль абый, «Тургайлар»ыгыз турында да сөйләгез әле?
– Хәзерге гаиләдә, гадәттә, бер-ике бала гына. Бердәмлек юк. Һәр кеше үз эше белән йөри, үзенә бикләнгән, гаиләдә бергәләп сөйләшеп утыру сирәк күренеш. Замана шулай кысадыр инде. Балаларны ничек берләштерергә дип озак уйладым. Шуннан соң җавабын тургай кошыннан таптым. Тургай бит ул һавада беркайчан да ялгызы гына сайрамый. Тургайларга бердәмлек кирәк. «Тургайлар» кураен ясарга да бердәмлек булдыру нияте этәрде. «Тургайлар»да һәр нотага аерым курай каралган. Алар озынлыклары, тавышлары, төсләре белән аерыла. Бала бит башта һәр әйберне тотып карый, матур әйбергә тартыла. «Тургайлар» да уйнар өчен сигез бала кирәк. Көйдә нота санына карап, балалар, уйнаучылар саны үзгәрә дә ала.
– Баланың музыкага, аеруча да уен коралларына игътибарын ничек үстерергә була?
– Яхшы укытучы булырга тиеш. Укытучы җырлый да, бии дә, уйный да белергә тиеш. Әлбәттә, техник чаралар да кирәк.
– Курай бит әле – сәламәтлек чыганагы да…
– Әйе. Курайда уйнаганда борын белән сулыш аласың да, эчтәге бар һаваны чыгарып бетерәсең. Балалар белән дә, дәрескә керешкәнче, әлеге күнегүне ясатабыз. Курай картайтмый да әле ул. Аны чаңгы таягыннан, пластмасстан, су торбаларыннан ясарга ярамый. Аларда сәламәтлеккә зыян салучы матдәләр кушылган була. Миндәге курайларның санитар сертификатлары бар.
– Курайның милләте юк диләр…
– Курай – музыканың башы. Аның милләте юк. Курай бит бөтен халыкта да бар. Аны төрле илдә төрлечә генә атыйлар: свирель, сорнай…
Курайда бөтен классик, чит ил, халык көйләрен уйнап була. Япония, Кытай, Кореяда һәр кеше уйный белә. Ә бездә менә булган музыка фабрикаларын да бетерделәр. Уен коралларына игътибар сүрелеп бара. Минем курай ясавымны да бик күп кеше белә, дәүләт вәкилләре дә белә, тик кызыксыну юк. Аннан башка берни дә булмый шул.
– Татарстанда нинди курайларны якын итәләр?
– Иң киң таралган курай – «Ре можор». Бу – уртача тавышлы курай. Аңарда уйнарга бик җайлы, аеруча балалар өчен. Өлкәннәр исә «До», «Ля», «Соль» курайларын ярата.
– Киләчәккә нинди планнар, өметләр белән яшисез, Рафаэль абый?
– Курай ясауның бар нечкәлекләренә өйрәткән китапчык ясарга йөрим. Теләгән һәр кеше дә курай ясый алсын, һәрбер бала курайда уйнасын дип телим.
– Рафаэль абый, әңгәмә өчен рәхмәт. Республикабызда якын киләчәктә курайның күтәрелеш чоры булыр дигән өметтә калыйк.
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Комментарии