НАСЫЙБЫМНЫ ЭЗЛИМ

Хөрмәтле укучыларыбыз. Бу сәхифәгә игълан бирергә теләүчеләр арта. Белдерүләр «Безнең гәҗит» газетасында бушлай басыла. Тик бер шарт белән: алар конвертка салып юлланган булырга тиеш. Интернет адресыбызга да җибәрергә мөмкин. Телефоннан игълан кабул итмибез! Әгәр телефон номерларыгызны (билгеле, сезнең рөхсәт белән) газета битләрендә күрсәтсәк, редакция өчен дә уңайлырак булыр, сезне эзләүче дә турыдан-туры үзегезгә шалтырата алыр иде.
Үзегезгә насыйп ярларны табып, бу хакта газетабызга да язып җибәрсәгез, бик шат булыр идек.
***
Мин 65 яшьлек мөселман ире. Үз йортым белән Актаныш районында авылда яшим. Тигезлектә, гади генә тормышта гомер итү өчен 58-70 яшьләрдәге начар гадәтләре булмаган хатын-кыз белән танышырга телим. Начар гадәтләрем юк, хатын-кызны хөрмәт итәм.
Т. 8-937-600-45-80
***
Мин 36 яшьлек егет. Буем 180 см. Күз буенча икенче группа инвалид. Авылда яшим. Яшәү шартларым яхшы.
Т. 8-987-282-70-94
***
Мин Казанда яшәүче тәртипле ялгыз татар кызы. Холкым тыныч, тыйнак, динне хөрмәт итәм. Аш-суга остамын. Буш вакытларымда китаплар, газета-журналлар укырга яратам, шулай ук театрларга да йөрим.
Белемем – махсус урта белем. Үз белгечлегем буенча эшлим. Буем – 167 см, авырлыгым – 53 кг.
Минем кебек ялгызлыктан туйган, яше 32дән 40ка кадәр булган, төпле фикерле, ныклы гаилә корырга теләге булган, акыллы, хатын-кызны хөрмәт итә торган мөселман егете белән танышыр идем.
Аракы белән мавыгучылар, аерылганнар hәм балалы ир-атларның борчымауларын үтенәм.
Телефоным: 8-9274-044-229

Комментарии