- 19.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №19 (15 май)
- Рубрика: Архив
1972-1973нче еллар тирәсе. Гомеремнең иң матур чагы район үзәгендә – Гайшә әбиебездә фатирда яшәгән вакытым дип исәплим. Дүрт кыз, 2 әби, кич утырырга җыелган халык белән унбишләп җыелабыз: барыбызга да 15-16м2 мәйданы булган авыл өе. Андагы җанлылык, ихласлылык, берсен-берсе уздырып сөйләнгән гыйбрәтле хәлләр, көйләнгән мөнәҗәтләр, бәетләр, моңлы җырлар. Болары аерым тема. Иң күңеллесе: дүрт кызга бит әле яучылар да килгәли. (Үзебезнең дә әби капкасына кадәр озата менгән егетләребез юк түгел. Төшеп калган кызлармы?! Беребез ул елларда дан казанган Бәрәңге үзәк ашханәсендә буфетта эшли, өчебез – разрядлы кондитерлар!)
Шулай бер көнне яучы килгәне хәтергә уелып калган. Кер сыгып элгән генә вакыт – чәй куярга бер кашык су юк. Гайшә әбиебез тиз генә чиләк тоттырып суга юллады. Яучы карчыкның:
– Шулай инде, кызлы йортта чәй куярга су булмас, – дигән төртмәле сүзе колакны «иркәләде».
Су да булды, самавыр да кайнады. Тик чәй өстәле артындагы Яучы әби генә сүрелгән иде. Артыгын димләп алҗытмады. Җитмәсә, яучы карчыкның кәлүшен дә тамчы астыннан алмаган булганбыз.
Яучыны озатып кергән Гайшә әбиебез бот чапты, тел шартлатты:
– Көлкегә калдык бит, кызлар, хәерле булсын. Ишегебезне тиз генә яучылар какмас, – дип «кайгырып», безне көлдергәне бүгенгедәй күз алдымда.
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,
Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.
Безнең кызык-мызыклар
Газетада конкурс баруын күрдем дә, тел белмәвебез аркасында килеп чыккан кызык хәлләр исемә төште һәм аны газета укучылар белән дә уртаклашырга булдым.
***
Без яшәгән авыл урамыннан мари халкы һәм урыслар күп йөри иде. Безнең капка да, эт тә юк. Андый өйгә кеше күп керә. Җәй көне су эчәргә, кыш көне җылынып чыгарга керәләр иде.
Безнең кечерәк вакыт. Әни урысча белми, маричаны әйткән дә юк, әмма әти телләрне яхшы белә иде. Сеңлем белән безнең дә алар кебек сөйләшәсе килә башлады. Кем булып сөйләшергә дип баш ватабыз. Мари хатыннары башларына чөңкәй куеп йөриләр. Аякларында чабата, тула оек. Алар урман кисәргә шулай киенеп йөри. Марича сөйләшсәк, чөңкәен каян алабыз, дип уйлыйбыз. Чабатаны әти ясар, чабата үрә идем, дип сөйләде. Күлмәкләре матур, үзләре теккән ак киндер күлмәк, итәккә тәңкәләр теккәннәр. Башыбызга керосин сала торган бүрәнкәне (бездә шулай диләр) куйдык, яулык бәйләдек тә көзгедән карыйбыз. Ошамады, үзебезне бик ямьсез итеп күрдек. Юк, марича өйрәнмибез, дибез, урысча өйрәнергә уйладык. Марҗалар безнең авылга шикәргә киләләр. Бездә – арзан. Марида ничәдер тиенгә кыйбат. Аларны өйгә кермичә саклап тордык. Ике марҗа килә иде, алар артыннан киттек, сүзләрен тыңлап барабыз. Әйтә алганнарын кабатлыйбыз. Бигрәк тә «да» һәм «нет» дигән сүзләрне әйтергә җайлы. Кибеткә кадәр озатып бардык, алар кереп киткәч, сеңлем белән урысча сөйләшергә тотындык. Сеңлем «нет» дип әйтә дә, мин «да» дип сузып кычкырып җибәрәм. Өйгә шулай сөйләшеп кайттык. Әнинең «Кайларда йөрисез?» – дигән соравына, «Әни, без урысча сөйләшергә өйрәндек», – дидек. «Да» белән «нет» сүзенә дә без бик шат булдык.
***
Ул вакытта безгә ун яшь булды микән, әниләр безне, алты кызны, урыс авылына тары ярмасына җибәрделәр. Кибеткә барып кердек, ярмалар күп. Урысча язылган бәя күрсәткән язуны укыйбыз. Үзе тары ярмасы, ә исеме «пшено». Юк, бу дөрес түгел, исеме ямьсез. Без «просо» дип өйрәндек. Кибетче марҗа апа: «Девчонки, что надо?» – дип әйтүенә карамастан, һаман бер сүз дә эндәшмичә торабыз. Кызлар миңа төрткәли башладылар. «Син сора, Казанга барып кайттың, урысча беләсең», – диләр. Әти белән бер тапкыр барган идем шул.
Кибеттә күпме торган булыр идек, безнең авылның Анна апа килеп керде дә: «И, кызлар килгән. Ни кирәк?» – дип сораша башлады. Ул урысча белә, пыяла заводында эшли. Шатлыгыбыздан барыбыз бергә: «Чеби боткасы кирәк», – дип кычкырып җибәрдек. «Тася, им пшено надо», – дип һәрберебезгә 2шәр кг тары ярмасы үлчәтеп биреп җибәрде.
Өйгә бик соң кайткач, әниләр аптырадылар. «Кызым, пыяла заводына кадәр бардыгызмы әллә?» – диделәр. Әйтмәдек, оялдык. Пыяла заводына – 8 чакрым, ә Кызыл Ярга 3 чакрым да юктыр.
***
1982 еллар. Профсоюз оешмасында «янган» юлламалар бар. Кемгәдер саклап тоталар да аннан соң безнең кебек гади эшчегә тоттыралар. Мин дә шундый юллама белән Казан артындагы ял йортына киттем.
Төшке аш вакыты. Өстәл кырыенда кәстрүл белән аш утыра, аш салдым, ашадым. Тагын ике ял итүче аш салып ашый гына башлаган иде, озын, ябык яшь кенә бер ир килеп утырды. Үзенә аш сала башлады, кинәт торып басты, кулына кәстрүлне алды, янтайтты да чүмеч белән ашын болгатырга тотынды. Үзе авыз эченнән генә, әмма без ишетерлек итеп: «Где мясо? Где, где?» – ди.
Ике ял итүче үзләренең тәлинкәләрендәге берәр кисәк итләрен күрсәттеләр. Минем тәлинкә буш. Мин аны урыс егете дип белгән идем. Ахырдан «Ай Аллам, кайда соң моның ите?» – дигәч, татар милләтеннән булуын һәм студент икәнен белдем. Ә ул ит кисәге минем чүмечкә кергән иде. Мин аны ашадым. Ит кисәкләре бик кечкенә иде. Ул вакытта ял йортында яхшы ашаталар. Иртә белән ботка биргәннән соң яңадан итле ризык китерәләр иде. Менә шул итле ризыкларны мин студентка биреп бардым. Студент матураеп, тазарып китте.
Сәлам белән, Нина.
Размерын белмәсәң…
1970 еллар. Сочига санаторийга барырга туры килде. Беренче генә бару. Менә шул беренче барганда, хатын миңа: «Ул якта булмый калмас, син миңа берүк «лифчик» алып кайта күр, мөмкин булса», – диде. «Ярар, хатын, алып кайтырмын», – дидем. Ә үзе миңа номеры яки размеры турында бернәрсә дә әйтмәде.
Сочига баргач, бер киоск янында 50-60лап хатын-кызның чират торганын күрдем, шулар арасында бер ир-ат та бар. Күрәм, нәкъ шул хатын-кыз «лифчигы» саталар бит, малай. Мин дә бу чиратка басып карарга булдым. Минем арттан тагын берничә хатын-кыз чиратка бастылар. Сәгать ярым гына чиратта торылгандыр ул вакытны. Ниһаять, минем алда бер ике хатын-кыз гына калды. Минем чиратым җиткәч, яшь кенә кыз елмаеп: «Сезгә ничәнче номер?» – дип сорады. Мин: «Сеңлем, мин хатынымның номерын да, размерын да белмим шул», – дидем. Шуннан бу кыз: «Сез, абый, хатыныгызның номерын да, размерын да белмәгәч, ник мужик булып йөрисез?!» – диде. Шул вакытта гарьләнүемнән җир тишеге булса, шунда кереп китәр идем. Әле җитмәсә миннән соң басып торучылар: «Безне тоткарлыйсыз!» дип кычкыра. Ярый әле миннән алда торган хатын, минем хатыным гәүдәсендә иде, күкрәкләре дә шул тирә булгандыр. «Менә шул хатынның размерын бирегез!» – дидем. Теге хатынның бер миңа, бер үзенең күкрәкләренә ничек итеп каравын күрсәгез!
Хатын кайту белән сорый:
– Ну Фәнис, минем заказ булдымы?
– Булуын булды, ләкин бик кыйммәткә төште ул,– дип, Сочидагы хәлне сөйләп бирдем. Аннан икебез дә рәхәтләнеп, туйганчы бер көлдек.
***
Мин хастаханәдә елына 4-5 тапкыр ятып чыгам. Безнең ише кара халыкны кайда да мыскыл итәргә генә торалар бит ул. Хастаханәдә ирләр бәдрәфе белән хатын-кызларныкы якын урнашкан. Шулай бервакыт бәдрәфкә барасым булды, ә ул ябык – егетләр тәмәке тарта икән, ачмыйлар. «Әнә, хатын-кызныкы буш, шунда кер» – диләр. Кече йомышым гына бар, тиз генә кереп чыгыйм әле дип, кереп киттем. Йомышымны йомышладым дигәндә генә ишекне тарталар бит. Ачсам, 30 яшьләр тирәсендәге бик чибәр генә ханым басып тора, интеллигент кеше икәнлеге күренеп тора аның. Ишекне ачу белән ябышты бу миңа: «Сез, оятсыз, нишләп хатын-кыз бәдрәфенә керәсез?» – дип шар яра бу. «Хатын-кызныкына керми, кая керергә тиеш мин?» – дидем дә, китеп бардым. Ә бу ханым миңа артымнан кычкыра, аңына килгәндер инде: «Ах сине, аңладым мин синең кем икәнлегеңне!» – ди. Мин дә аңа: «Аңлагач, әйбәт булган бит», – дим. Яңадан бу ханым белән ашханәдә очрашып көлештек. Менә шулай, очрашулар төрлечә була инде ул.
Ф. МӘҮЛИЕВ.
Мөслим районы, Иске Карамалы авылы.
Майласаң армыйсың?
Балачак кызыксынучан: бар нәрсәне дә беләсе, тотып карыйсы, я булмаса үзен дә сынап карыйсы килә. Бигрәк тә малай-шалайлар берәр ярамаганны эшләп куярга һәрвакыт әзер торалар.
Хәйрулланың абыйлары Әсәдулла абый белән Бикмулла (ул гүр иясе инде, язмам дога булып барсын) комбайнда эшлиләр. Бу хәл уракка төшәр алдыннан була. Машина-трактор паркында комбайннарын уракка әзерлиләр. Алар янына әле 6 яше дә тулмаган Хәйрулла да килә һәм аларның комбайн чылбырларын солидол белән майлап торганнарын күрә: «Абый, син нишләп бу тимерне повидло белән сыйлыйсың?» – дип сорый. Әсәдулла абыйсы аңа аңлатып бирә: «Энем, бу повидло түгел, солидол, май ул. Машина, трактор, комбайннарның, ат арбасының әйләнә торган җирләрен солидол белән майласаң, ватылмыйлар, тиз йөриләр. Аңладыңмы инде?» – дип сорый. Хәйрулла бераз уйланып тора да: «Әйе, аңладым», – диеп җавап бирә.
Төш вакыты җиткәч, абыйлары эш коралларын җыештырып, солидол мичкәсенең капкачын каплап, Хәйрулланы җитәкләп, өйләренә кайтырга чыгалар. Ярты юлга җиткәч, кинәт Хәйрулла туктап кала: «Абый, абый дим, мин эсселәдем, су коенып аласым килә», – дип абыйсының кулыннан ычкына да күлгә таба китә. Аларның өйләре күл янында гына. Абыйлары күренми башлагач, ул күлгә түгел, яңадан паркка юнәлә.
Анда барып, солидол мичкәсенең капкачын ача да, уч тутырып солидол алып, ике аягын да бот төбенә хәтле майлап куя. Майлап бетерә дә күл буена чаба, күл тирәли йөгереп йөри башлый.
Әсәдулла абыйсы, Хәйрулла озак кайтмаганга борчылып, бу малай суга батмасын тагын дип, аны карарга чыга. Чыгып караса, Хәйруллада бала кыяфәте дә калмаган, тузанга батып беткән, ике күзе белән тешләре генә елтырап торалар. Әкрен генә кайтып килә, чабарлык хәле калмаган инде.
Әсәдулла абыйсы: «Нишләдең, нәрсә булды?» – дип сорагач: «Син үзең әйттең бит, солидол белән майлагач армыйсың, бик тиз йөрисең. Менә мин ике аякны солидол белән майладым, кул тирәли ике тапкыр йөгереп чыктым. Майлансам да файдасы тимәде, арыдым, башка йөгерер хәл калмады, өйгә кайтып килә идем». Бу сүзләрдән соң абыйсы көләргә дә, еларга да белмичә аптырап калган. Әрләр иде, үзе солидол белән майлагач, комбайннар, трактор-машиналар ватылмый, тиз йөриләр, дип әйтте. Хәйрулла нишләсен инде, кызыксынучан малай, үзендә сынап карарга булган. Әсәдулла абыйсы аны тиз генә әниләре күргәнче яңадан паркка алып барып аякларын, кулларын керосин белән юа. Солидолдан арындыргач, икесе бергә күлдә су коеналар, кыска ыштанын, күлмәген юып киптерәләр. Әниләре аның бу маҗараларын сизми дә кала.
Хәйрулла үсеп җиткәч, комбайнда абыйсының ярдәмчесе булып эшли. Ул инде анда, үзен түгел, комбайнның әйләнү җайланмаларын майлый. Әсәдулла абыйсы гына, кыр түреннән җәяү кайтасы булса, шаяртып: «Әйдә, энекәш, аякларны солидол белән майлап җибәрик, тизрәк кайтып җитәрбез», – дип шаяртып куя торган булган. «Абыйларым өчен, җае чыкканда, минем өстән шаяртып көлеп алуга бер сәбәп булып калды ул солидол мае», – дип, Хәйрулла үзе бу вакыйганы миңа сөйләгән иде.
Вакыйф КЫЯМОВ.
Казан шәһәре.Кызлы йортта чәй куярга су булмас... ,
Комментарии