Патша чоры урыслаштыруына кайтабыз

Патша чоры урыслаштыруына кайтабыз

Казан хакимияте башкала үзәгенә Әби патша – Екатерина II образын чагылдырган һәйкәл куярга җыена. Татар мәркәзен патша заманнарындагы кебек урыслаштыру соңгы вакытта көчәя бара.

Татарстан башкаласы җитәкчелеге Әби патшаның 1767нче елда Казанга сәфәрен чагылдырган һәйкәлгә бәйге игълан итте. Ул шәһәрнең нәкъ уртасына, аның йөрәгенә дияргә дә була – Казанның меңъеллыгы бакчасы янындагы Кабан күле яры буена куелачак. Проектларны кабул итү төгәлләнгәч, янәсе, 14-27нче июньдә Интернетта эшләрне сайлап алу өчен тавыш бирү дә оештырылачак. Аннан соң соңгы сүзне жюри әйтергә тиеш була.

Әби патшага һәйкәл куелачак, дигән хәбәрдән соң татар җәмәгатьчелегендә «Ә нигә Сөембикәгә түгел?» дигән сорау туды. Екатерина Икенченең Казанга килү тарихын Бауман урамында бронзадан коелган арбасы искә төшереп тора бит инде, Петербург урамында ул утырып килгән көймә (галера) сыны да бар. Мәгълүмат өчен генә – Әби патша Казанга 1767нче елның 26нчы маенда килә, 1нче июньдә инде китеп тә бара, ягъни барлыгы 5 көн була.

Татарларны изгән, дәүләтчелеген юк иткән, чукындырган урыс империясенең көчен чагылдырган һәйкәлләр моның белән генә чикләнмәс кебек. Бишбалта бистәсендә дә Петр Беренчегә һәйкәл куймакчы булалар дигән сүзләр йөри. Моннан тыш староверлар чиркәве митрополиты Андрианның сынын ясауга да бәйге игълан ителде. Һәйкәлнең урыны расланган инде – түрдә булачак ул. Аны Петербург һәм Ульянов-Ленин урамнары чатына урнаштырмакчылар.

Шул ук вакытта Явыз Иван яу белән килгәндә Казанны яклап шәһит китүчеләр рухына истәлек билгесе кую рөхсәт ителми. Татарстан хөкүмәте Казан Кремле янында урнаштырырга тиешле билге турында гомумән ишетмәмешкә салыша. Сөембикәгә дә, бер генә татар ханына да Казанда һәйкәл куелмады, түрәләр арасында әлегеләрне тормышка ашыру кирәклеге турында сүз башлаучылар да күренми.

Күренекле татар рәссамы, Казан метросының «Тукай» станциясен бизәүче Рифкать Вахитов Татарстан башкаласының милли йөзе юк, ди. Ул берничә ел инде Олугъ-Мөхәммәдкә һәйкәл кую мәсьәләсен күтәреп килә.

«Безнең бай тарихыбыз бар. Кызганыч, шәһәрнең милли йөзе күренми. Безгә туристлар су урынына агыла, ә тарихны күрсәтер һәйкәлләр юк. Шул нияттән, Олугъ-Мөхәммәдкә атлы һәйкәл кую тәкъдиме белән Президентка да чыктым. Аның эскизын ясадым. Мин Европада күп сәяхәт иттем. Барлык шәһәрләрдә диярлек биш-алты атлы һәйкәл очрады, ә безнең Казанда берәү дә юк. Олугъ-Мөхәммәд проекты чынга ашса, ул Кол Шәриф һәм Сөембикә манарасыннан соң, татарның өченче символы булып торыр. Ул Казанның сакчысы, шәһәрнең татар каласы икәнен күрсәтер иде», – диде «Азатлык»ка Вахитов.

Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты булганда Олугъ-Мөхәммәд һәйкәленең макеты эшләнә, урын да эзләп карыйлар. Бу эшләр инде тормышка ашар дип торганда, тукталып кала. «Аннары мин һәйкәл куюны бик куертмаска кушылган дип аңладым», – ди Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов. Аның фикеренчә, җитәкчелектә Мәскәү-Казан арасындагы мөнәсәбәтләр бозылмасын дип шөбһәләнүчеләр булган.

«Һәйкәлне Казан Кремленә кую кирәк. Аның анда токымы, ханнарның сөякләре ята. Ханнарның төрбәсе янында да урын бар. Ул шунда урынлы булыр иде», – ди галим.

Татарның күренекле композиторы Сара Садыйкова һәйкәленә дә 10 елдан артык урын таба алмыйлар. Казан мэриясе аны башта Юныс мәйданында булачак дип әйтте, әмма бу фикердән кире кайтты. Күрәсең, үзләренең башка бер максаты бар. Композитор һәйкәленә Әхтәмов белән Тукай урамнары киселешендә дә урын булыр дип вәгъдә ителде, әмма әлегәчә барысы да сүздә генә калды.

Татар дәүләт академия театры җитәкчелеге озак еллар дәвамында татар әдәбияты классигы Галиәсгар Камалны зурлап, аңа һәйкәл кую мәсьәләсен күтәрә, әмма аларны да ишетүче юк.

Һәйкәлләр генә түгел, Казанга татар рухы биреп торган урам атамаларына да, икетеллелекне күрсәткән элмә такталарга да шәһәр мэриясенең исе китми, урысчасы гына алга сөрелә. Шулай итеп, гражданлык җәмгыяте төзергә кирәк дигән сүзләр дә купшы шигарьләр генә булып кала. Алга киткән дәүләтләрдә ниндидер бер эш башкарганда җәмәгатьчелек фикере иң өстен итеп куела. Әлегә Казан мэриясе ничек тели, шулай эшли килеп чыга.

Римма ӘБДРӘШИТОВА, Байбулат ДӘҮЛӘТ

Пропаганда ямаулыгы

Донбасста Украинага каршы сугышкан Татарстан егете Константин Седов һәлак булганнан соң, бу вакыйганы күләгәдә калдыру һәм әле Татарстанны да пычракка батыру өчен Русиядәге татарофоблар тарафыннан яңа уйдырма таратылды.

«Донбасста Татарстаннан килгән, Төркия яклы нацист-русофоб юк ителде. Украин ягы бастырып чыгарган мәгълүматка караганда, «Номан Челебиджихан исемендәге батальон» сугышчылары Донбасстагы бәрелешләрдә сугыш тәҗрибәсе туплап, аны киләчәктә Кырымда кулланырга җыеналар». Берничә көн элек «Новороссия» исемле пропаганда агентлыгы шундый сүзләр белән Руслан Закиров исемле егетнең 5нче апрельдә һәлак булуы турында хәбәр таратты. Аны шунда ук Татарстандагы шовинистик көчләр сөенә-сөенә социаль челтәрләрдә таратырга кереште.

Янәсе, Чаллы егете Руслан Закиров – татар милли хәрәкәте активисты булган бер хатынның улы икән. Шулай ук бу егетнең «мәктәпләрдә татар телен укытуны яклаган журналист» Эльмира Исрафилованың җанатары булуы да, урыс телен яклаучыларга каршы митинглар аша шушы юлга кереп китүе дә хәбәр ителә.

Руслан исламны хөрмәт итсә дә, намаз укыса да, тәңречелек белән бик каты кызыксынган, тәңречелек украиннар белән татарларның ата-бабаларыннан килгән уртак дин дип исәпләгән, диелә.

Язуларынча, Руслан 2014нче елның гыйнварында Мәйданны яклау өчен Киевка китә һәм шул елның маенда ук Донбасстагы бәрелешләрдә катнаша, шунда яраланганнан соң Чаллыга кайтып дәвалана һәм тагын Украина китә: «Закиров Киев режимы ягында сугышкан – моның белән туган Татарстанының бәйсезлеген якынайтам дип исәпләгән. Шул ук вакытта ул туган республикасының бәйсезлек алуын Кырымны Украинага кайтару белән бәйләгән. Украина порталы Барсның «без сезнең дә, безнең дә азатлыгыбыз өчен сугышабыз», дигән сүзләрен китерә. «Барс» – Руслан Закировның хәрби кушаматы буларак атала.

Мәкаләдә аның ничек һәлак булуы, тормыш юлы, республикадагы татар милли хәрәкәте турында бик тәфсилләп язылса да, аның фотосы күрсәтелми. Бары йөзләре капланган ике сугышчы фотосы гына урнаштырылган. Ул фотода да Руслан Закировның сурәтләнүе язылмаган.

Кыскасы, татарлар азына, республикада урыс телен куркыныч астына куюлары гына җитмәгән, хәзер инде ачыктан-ачык украин «фашистлары» ягында урысларга каршы сугыша башладылар, моңа каршы бер-бер чара күрергә кирәк дигән уйга этәрә Татарстан әләме һәм туграсы белән бизәлгән бу мәкалә. Ә Казаннан Луганскига китеп, анда сепаратистлар җитәкчелегенә ярдәм итеп йөрүче журналист Алексей Топоров, үз бәясен биреп, Русия махсус хезмәтләрен Казанда татар сепаратистларына каршы эшләмәүдә, бары Рәис Сөләймановка һәм урыс активистларына каршы гына көрәшүдә гаепли.

«Азатлык» радиосы, үз укучыларына Руслан Закиров турында өстәмә мәгълүмат бирергә теләп, Эльмира Исрафилова белән элемтәгә керде. Мәкаләнең шактый өлеше Исрафиловага һәм Руслан Закировның аның белән бәйләнешләренә багышланган. Әмма Эльмира үзен яклаучылар арасында андый кешенең булмаганлыгын белдерде. «Азатлык»ның Чаллыдагы хәбәрчесе андагы иң актив тәңречеләрдән дә Руслан турында өстәмә мәгълүмат алырга тырышып карады. Алары да Руслан Закиров дигән кешене белми булып чыкты. Шулай ук Чаллы милли хәрәкәте җитәкчеләре дә Русланның әнисе булырга мөмкин кешене таба алмады. Мәкаләне «Новороссия» өчен язган автор буларак Түбән Камадан Владимир Петров күрсәтелгән. Түбән Камада да андый журналист табылмады.

Мәкаләдә күп тапкыр «Патриоты Украины» порталы мәгълүматлары кулланылуын истә тотып, әлеге редакциягә дә мөрәҗәгать итеп карарга булдык. «Патриоты Украины» исә Руслан Закиров турында берни дә язмаганлыгын, бары тик Татарстаннан килеп, Украинага каршы сугышкан һәм 31нче мартта Авдеевка янындагы бәрелештә һәлак булган (кайбер чыганакларга караганда, күмер газыннан тончыгып үлгән) Константин Седов турында гына язганлыгын белдерде. Бу мәкаләдә Седовның берничә фотосы һәм хәтта фатир номерлары белән төгәл адресы да китерелә.

Седовның «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә барлык мәгълүматлар да диярлек 2нче апрельдә үк бетерелгән. Бары ниндидер бер түбәдә, урыс акценты белән татарча «алга» дип кычкыра-кычкыра, украиннарга каршы ут ача алмый азаплануларын күрсәтүче бер видео гына калган. Анда катнашучыларның берсе Седов булырга охшый.

Шулай ук, аның дусларының апрель башында «ВКонтакте»да Костяның үлеменә кайгыру язмаларын гына табарга мөмкин.

Шулай итеп, татар егете, Чаллыдан «Донбасс урысларын үтерергә» киткән «нацист-русофоб» Руслан Закиров турындагы бу мәкалә ялганга нигезләнгән шовинистик пропаганданың бер үрнәге булырга охшап тора. Һәм чынлыкта ни булып ятуын бик ачык итеп сурәтләүче вакыйганы – Татарстаннан чыккан егетнең украин халкына каршы кирәксез сугышта һәлак булуын чираттагы пропаганда ямаулыгы – ачыктан-ачык татарофоб уйдырма белән каплап куйдылар.

Наиф АКМАЛ

Коррупциягә каршы көрәшүче активист «Бердәм Русия» праймеризында катнаша

Заманында коррупциягә каршы аяусыз көрәш игълан иткән, сайлаулардагы хәрәмләшүләрне фаш иткән Тимур Тимуршин «Бердәм Русия» фиркасенең праймеризына теркәлү узды. Популяр блогер карашларын үзгәрткәнме һәм намзәт буларак нинди темаларны күтәрмәкче?

Хәзерге вакытта Тимуршин «Антикоррупция» оешмасының эшен алып бармаса да, үзенең блогында, Фейсбуктагы битендә җитди проблемалар күтәрә, хакимиятләрне дә тәнкыйтьләвен дәвам итә иде. Иҗтимагый эшен ул хәзер Татарстан Җәмәгать палатасында икътисад өчен җаваплы комиссиядә алып бара, Татарстан милли китапханәсендә татар мирасын дөньяга таныту юнәлешендә хезмәт итә.

«Бердәм Русия» партиясенең намзәтләрне сайлау чарасы башлану алдыннан ук Татарстан матбугатында кайсы Дума депутатының урынын саклап калуы, кайсысының төшеп калуы хакында белгечләр фаразы басылып чыкты. Экспертларның уртак фикере шул: Дума депутатларының күпчелеге үз урынын саклап калачак.

Тимур Тимуршин да бу тикшеренүләр белән танышкан. Әмма шул ук вакытта праймеризның гадел үтүенә ышана һәм «Бердәм Русия» чыннан да яңа кешеләрне, заманча карашлы яшьләрне эзли, дигән карашта тора.

Блогер үзенең cоциаль карашларын җиткерү өчен «Бердәм Русия»дән башка фирка таба алмадым, дип әйтә. «Гадел Русия» дә, коммунистлар да, либераллар да аны канәгатьләндерми.

Карашларны үзгәртү мәсьәләсенә килгәндә, Тимуршин, «үзгәртмәдем, һаман да коррупциягә каршы көрәшергә кирәк дип саныйм», диде. Бу эшчәнлек һәм сайлаулардагы хәрәмләшүләр, коррупция белән бәйле җәнҗаллар аша танылган «Бердәм Русия»гә керүдә каршылык күрми ул.

Тимуршин «Бердәм Русия»дә төрле кешеләр бар, барысын да ришвәтчелектә, караклыкта гаепләү дөрес түгел дигән карашта тора.

Сайлаучылар алдында ул икътисад һәм ватанпәрвәрлек темасына чыгышлар ясамакчы. Милли мәдәниятне, туган телне саклау мәсьәләсендә дә аның үз карашы бар. Мәсәлән, ул соңгы 25 елда хакимиятләр алып барган телне өйрәнү программалары кире нәтиҗә бирде, милли ашларны, милли музыканы, милли киемнәрне үстерү юнәлешендә Татарстанда эш алып барылмады яки нәтиҗәсез булды, дип саный. Шул ук вакытта Тимуршин милли мәдәниятнең сакланып калуына борчылса да, бу темаларны праймеризда күтәрергә җыенмый.

Бикә ТИМЕРОВА

Казан-Мәскәү килешүе яңартылырмы?

Татарстан һәм Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүенең вакыты чыгарга күп вакыт калмады. Русия Президенты Владимир Путин 10 еллык килешүне раслаган канунны 2007нче елның 26нчы июлендә имзалаган иде.

Килешү гамәлдән чыгарга бер елдан артык калып барса да, аны яңарту өчен Татарстанда эшләр башланмаган әле. «Азатлык»ка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Әлегә вакыт бар», дип белдерде.

Шартнамәдә Татарстан халкының республика туграсы төшкән, татарча язулы битле үзгә паспортка ия булулары турында да әйтелгән. Аннан кала, Татарстан җитәкчесе булырга теләгән кешенең ике дәүләт телен дә яхшы белергә тиешлеге турында язылган. Бу документка республика икътисадының төп терәге булган табылган нефтькә салымны килештерү дә салынган иде.

Хәзерге шартнамә Русия һәм Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешүдә икенче документ булды. Вакыты чикләнмәгән беренче шартнамә 1994нче елда кабул ителгән иде. Әмма 2003нче елда Русиядә төбәкләрнең канун чыгаручы оешмаларның һәм башкарма хакимиятләрнең гомум принциплары турында канунга үзгәрешләр кертелде һәм бу документка моңа кадәр кабул ителгән бөтен килешүләр дә ике ел эчендә яңартылырга тиеш, дигән юллар язылды.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов бу шартнамәнең вакыты озайтылыр дигән фикердә.

«Аның өчен җыелып торулар кирәкми. Мөддәтне озайту (пролонгация) дигән әйбер бар. Русия парламенты һәм Татарстан парламенты шартнамәне дәвам итү карары чыгара да, эш шуның белән бетә», – ди Хәкимов. Ике арадагы килешүнең булган маддәләре үтәлсә дә яхшы булыр иде дигән фикердә ул.

Әле яңарак кына халык Татарстан Президенты атамасын калдыру-калдырмау турында берәр карар кабул ителерме, Дәүләт Думасы ни дияр, Русия Президенты ни әйтер икән, дип көткән иде. Русия Думасы кабул иткән канун нигезендә Татарстанда президент атамасы 2016нчы елның гыйнварыннан гамәлдән чыгарга тиеш иде. 2016нчы ел үз җае белән генә башланып китте, әлегә кадәр атама мәсьәләсен рәсми рәвештә күтәрүче булмады. Әнә шул рәвешле Татарстан һәм Русия арасында шартнамәнең барлыгын онытып, мөддәте озайтылмыйча калмасмы? «Азатлык» әлеге сорауны да Хәкимовка юллады.

– Шартнамәнең онытылмавы бездән тора. Әгәр аны тормышка ашыру кирәк икән, Татарстанның үз парламенты бар, хөкүмәт эшләргә тиеш.

– Бу шартнамә Русиядә федерализм саклануның бер мисалы булып торамы? Бармы ул федерализм? Илнең бүгенге хәленә нинди бәя бирер идегез?

– Хәзер Русиядә федерализм дигән сүзне бик яратып бетермиләр, әмма безнең (Татарстан) өчен ул төп юнәлеш. Әйтергә кирәк, кайдадыр ул югалды, кайдадыр сакланды. Менә без бүген Чехиянең Көньяк Моравия төбәгендә. (Хәкимов белән Көньяк Моравиядә Татарстан көннәрендә очраштык – «Азатлык») Менә бу тышкы эшләр күзлегеннән караганда бу – чын федерализм. Әгәр инде Татарстанның Мәскәүгә күпме салым түләвен карасак, монда федерализм бик күренеп бетми. Татарстан Мәскәү белән эшләргә өйрәнде инде, салымны күп кенә түләсә дә, Русиянең төрле структуралары аша күп кенә кире кайтара да, әмма монда бюрократия үсеп китә. Ләкин нишлисең инде, Русиядә бюрократия бик көчле.

– Татарстаннан кала Русиядә башка республикалар да бар. Федерализм күзлегеннән караганда, аларның хәле ничек?

– Кызганыч, матур гына башланган иде һәм федерализм да үсеп киткән иде, ләкин кайбер өлкәләр бу суверенитет мәсьәләсенә уен кебек, җиңелчә генә карады. Без суверенитетны җаныбыз-тәнебез белән алырга тырыштык. Без күпме ала алдык, шуның кадәр алдык, ә тегеләр уйнагач, уен булып калды ул. «Башнефть»не карасагыз, Башкортстан үзенең икътисадының нигезен югалтты, ә без Татарстанда саклап, («Татнефть»не) аны икътисадның нигезенә салдык.

– Русия дөньяда үрнәк булган федерализмны үзендә булдыра аламы? Аның өчен ни эшләргә кирәк?

– Русия ниндидер сәяси кризиска эләксә, булырга мөмкин. Бу хакимият вертикале дип мавыгу онытылса, федерализм әкрен генә кайта башларга мөмкин. Русиянең бүтән юлы юк, аның бердән-бер юлы федерализм аша гына булачак дип уйлыйм мин.

– Татарстан бүгенге хәле белән чагыштырганда тагын да бәйсезрәк була аламы?

– Мөмкин. Бүген күп нәрсә икътисадтан тора. Әгәр икътисадың нык икән, вәкаләтләреңнең күпме икәнен уйламасаң да була. Русиядә кагыйдәләр шундыйрак – канунга карамыйлар, ә акчаның кемдә күбрәк булуына карыйлар. Без бүген акча булганда күп нәрсәне хәл итә алабыз.

Тарихчы академик Индус Таһиров фикеренчә, Русия федерализм юлыннан киткәндә генә зур дәүләт булып кала алачак.

«Мин Русияне таркату турында сүз алып бармыйм. Русия бүгенге рәвешендә яши алмаячак. Ул һичшиксез үзгәрергә тиеш. Зур дәүләт булып калырга исәбе бар икән, ул вакытта федерация һәм конфедератив элементлар булырга тиеш, һәм Татарстан бәйсез рәвештә дөнья мәйданына чыгачак», – ди Индус Таһиров.

Наил АЛАН

Комментарии