Татарчалаштыру «өмә»се

Татарчалаштыру «өмә»се

«» яшьләр хәрәкәте быел да заманча ысуллар белән егетләрен-кызларын үзенең «Мин татарча сөйләшәм!» чарасына җәлеп итмәкче. Быел аңа эре бизнес ширкәтләре дә кушыла. Мәсәлән, «Билайн» кәрәзле элемтә ширкәте « дозоры» уенында катнашучыларга бүләкләр бирәчәк. Бу ширкәт быел теленә багышланган зур реклама чарасын уздыру белән яшьләренең күңелен яулаган иде инде. Шулай ук «Генерирующая компания» ширкәте дә бу чараларны уздырырга ярдәм итә.

«Үзебез» хәрәкәтенең интернет-сәхифәсе хәбәр иткәнчә, «Мин татарча сөйләшәм!» чарасы берничә зур өлештән торачак. Республика мәктәпләрендә бәйгеләр үткәрелә һәм активистлар интернетны татарча сөйләштереп карый. Шулай ук, 25 апрель көнне яшьләр «Мин татарча сөйләшәм!» байракларын тәрәзәләрдән чыгарып, машиналарда бер-бер артлы тезелеп, урамнарыннан узарга ниятли.

23 апрель көнне «Үзебез» яңа буын хәрәкәте «Мин татарча сөйләшәм!» чарасы кысаларында яшьләр арасында бик популяр булган «Татар дозор» маҗара уенын оештыра. Быелгы чаралар Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан, Казанның тарихи урыннарына гына түгел, мәшһүр татар язучылары Фатыйх Әмирхан, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗатына да багышлана.

Узган елны уенда унар кешедән торучы алты команда катнашты. Алар төрле оешмаларга, транспортка кереп, андагы хезмәткәрләрне татарча сөйләштерде, үтеп барган кешеләргә тарихи урыннар турында мәгълүмат бирде, «Мин татарча сөйләшәм!» футболкаларын сатып карады. Шулай ук яшьләр икенче дәүләт телендә хезмәт күрсәткән кибет һәм башка урыннарда «Мин татарча сөйләшәм!» чарасының билгеләрен ябыштырды.

«Татар дозоры» уены нәтиҗәләре, җиңүчеләр, 26 апрель көнне, Бауман урамында узучы «Мин татарча сөйләшәм!» чарасы вакытында игълан ителәчәк.

Командалар саны чикле. Быел «Татар дозор»да «Ялкын» журналы коллективы, «Алтын урта» татар яшьләре клубы инде катнашачагын раслаган. Үткән елда «Шәрык» клубы, «Безнең гәҗит» хезмәткәрләре, татар факультетлары студентлары уйнады.

Уенны оештыручылар, активистлар белән бергә, татар телен санга сукмаучы оешмалар исемлеген төзегән. «Үзебез» сәхифәсе хәбәр иткәнчә, анда ашамлыклар һәм сәнәгать тауарларын сатучы эре сәүдә челтәрләре, башка оешмалар да бар. Мәсәлән, бу исемлеккә «Эдельвейс-М», «Карусель», «Патерсон» челтәрләре, «Парк Хаус», «МЕГА», «Тандем», «Кольцо» сәүдә үзәкләре, «Челны-хлеб», «Челны Холод», «Чистопольский молочный комбинат» ширкәтләре, «Махеев» майонез җитештерү оешмасы, «Кирбинка»-«Олероли», «Альдермышский источник» оешмалары, «Казанский мясокомбинат», «DOMO», «Мэлт», «Эльдoрадо» кибетләре, «Транстехсервис», «Акос», «Сапсан» автосалоннары, «Мойдодыр» автоюгычы, «Хитон», «Нэфис Косметикс» ширкәтләре дә бар.

«Мин татарча сөйләшәм!» чарасын оештыручылар татар телен кулланырга теләмәгән оешма, кибет хуҗаларына хатлар юллаганда, Мари республикасында эшләүче «Йола» ит комбинатын уңай мисал итеп китерергә куша. Бу ширкәт Татарстандагы кулланучыларга тышлыгында татарча язылган казылыклар сата.

Катнашырга яки күзәтергә теләүчеләрне «Үзебез» яңа буын яшьләр хәрәкәте «Вконтакте» челтәрендәге махсус төркем аша бәйләнешкә керергә чакыра. Бу чараны оештыруда тагын Бөтендөнья татар яшьләре җыены, Татар конгрессы, шәһәр һәм республика хакимият оешмалары катнаша.

Бикә ТИМЕРОВА.

Русия интернетында иреккә куркыныч яный

Интернет һөҗүмнәреннән, сәяси цензурадан, хөкүмәтләрнең интернет инфраструктурасын контрольдә тотуыннан интернеттагы иреклеккә куркыныч артканнан-арта. Кеше хокукларын яклаучы Freedom House оешмасының җәмәгатьчелек игътибарына чыгарылган «Интернеттагы иреклек-2011: Интернет һәм дигитал медианы дөньякүләм бәяләү» исемле хисабында шундый борчылу белдерелә.

Интернеттагы иреклеккә мондый һөҗүмнәр интернет кулланучылар кинәт күбәеп киткән чорга туры килә. Соңгы биш елда дөньяда интернет кулланучылар икеләтә арткан. Яңа төр медианың тәэсире көчәюгә хөкүмәтләр интернеттагы гамәлләрне контрольгә алырга, мәгълүматның ирекле агышын чикләргә һәм интернет кулланучыларның хокукларын башкача бозарга тырышулар белән җавап бирә.

Freedom Houseның башкарма мөдире Дэвид Крэмер: “Мондый тәфсилле нәтиҗәләр интернет иреклегенең җиңел генә бирелмәвен күрсәтә”, – ди. Аның әйтүенчә, демократия булмаган илләрдә интернетта ирекле фикер белдерүне чикләүгә күбрәк игътибар бирелә.

Freedom House мондый хисапларны 2009 елдан бирле әзерләп килә. Быелгы хисапта 37 илдәге вәзгыять тикшерелгән. Ул илләргә бәя биргәндә интернетка тоташуга һәм интернеттагы мәгълүматларны чикләүләр һәм кулланучыларның хокукларын бозулар исәпкә алына.

Тикшерелгән илләр арасында Эстония интернет иреклеге иң зур булган ил дип атала. Аннан соң Кушма Штатлар килә. Иң соңгы урында – Иран. 11 илдә ирек юк дип бәяләнгән. Алар арасында Белорус, Бирма, Кытай, Куба, Согуд Гарәбстаны һәм Тайланд та бар.

Freedom House алдагы елда интернеттагы иреклек аеруча куркыныч астында булган берничә илне аерым төркемгә керткән. Алар – Русия, Үрдүн, Тайланд, Венесуэла һәм Зимбабве. “Русиядә бәйсез телевидение каналларының бетерелүе һәм 2000 елдан бирле матбугатның чикләнүе сәбәпле, интернет, җәмәгатьчелекнең фикер алышуы һәм сәяси карашларны белдерү өчен, чагыштырмача ирекле булган соңгы чарага әверелде”, – диелә.

Әмма интернетка тоташу мөмкинлекләре арткан вакытта, интернеттагы иреклек кимегән. Русия блоггерларын куркыту очраклары арткан. 2009 һәм 2010 елларда хакимият блоггерларга, кимендә, 25 мәртәбә комачауларга маташкан, 11 блоггер кулга алынган. Бу ел ахырында парламент сайлавы, киләсе язда исә Президент сайлавы үтү сәбәпле, хөкүмәтнең интернетка тәэсир итү тырышлыклары артыр, дип көтелә.

Наиф АКМАЛ.

«Иттифак»ка – 20 ел: сәясәткә кайту теләге бар!

«Иттифак» милли фиркасенең беренче Корылтае 1991 елның 13-14 апрелендә уза. Партия Татарстанга тулы яулау максатын куя. Фирканең төп идеолог­лары галимнәр Рашат Әмирхан, Рафаил Мөхәммәтдинов була. «Иттифак» оешуга 20 ел тулган көннәрдә, аның рәисе Фәүзия Бәйрәмова «Азатлык» белән әңгәмә корды.

– Фәүзия ханым, 20 ел элек – татар иҗтимагый үзәгенең гөрләп эшләгән чагы, демократия еллары. Шул вакытта «Иттифак» фиркасе оешу очраклы булмагандыр?

– «Иттифак» 1990 елда ук оеша башлады. Ни өчен партия булдык? Бу сорауны миңа еш бирделәр: «Ни өчен иҗтимагый үзәктә генә эшләмисез, ник аннан аерылырга», – диделәр. Ул елларда татар иҗтимагый үзәге җитәкчеләр белән тыныч кына эшләргә, союздаш республика дәрәҗәсе алырга теләгән иде. Әмма без империянең нәрсә икәнен белеп тора идек.

«Иттифак» партиясе башта ук Татарстанның тулы бәйсезлеге өчен көрәшүен әйтеп куйды. « генә дәүләт теле һәм ватандашлыгы гына булырга тиеш» дигән программа татар иҗтимагый үзәгенә ошап җитмәде. Шул сәбәпле, аерылырга туры килде. Әмма аерылу устав белән программада гына күренде. Чараларны һәрвакыт бергә уздырдык. Тик 1990 елларның уртасындагы вәзгыятенә бәя биргәндә, без тагын аерылдык. «Иттифак» җитәкчеләрне бәйсезлекне «сатуда» гаепләде.

– Бу – 1994 елда, Шартнамә төзегән вакытлармы?

– Әйе. Шартнамәне кабул итмәдек. Татарстан җитәкчеләренең чигенүен кискен тәнкыйтьләдек, оппозициягә күчтек. Ә татар иҗтимагый үзәге һаман җитәкчеләр белән эшләргә тырышты. Бу ялгышны алар хәзер генә аңлады.

– Бер яктан караганда, тел һәм ватандашлыктан тыш, «Иттифак»ның программасы тормышка ашырыл­ган. Аны тулысынча үтәү өчен көрәш булдымы?

– Депутат буларак, бу вәзгыятьне үзгәртергә тырышып карадым. Ягъни бер тел һәм ватандашлык булырга тиеш, дидем. Хәтта Татар­стан Конституциясен кабул итүдә катнаш­маска уйлаган идем. Әмма мине үгетләделәр. Аннан соң татар теле урысныкы белән тигез булсын, дип Татарстан хакимнәренә басым ясарга тырыштык. Хәтта мәхкәмәгә кадәр барып җиттек. Гомумән, ул елларда милләтчеләр – җитәкчеләрне, җитәкчеләр безне мәхкәмәгә биреп торды.

«Иттифак» партиясе куйган максатлар теоретик яктан үтәлсә дә, аны гамәлгә ашырганда җитәкчеләр көрәш мәйданында үзләре генә калды. Ә без урамда калдык – депутатлыкка үткәрмәделәр. Аннан милли партияләрнең сайлауда катнаша алмавы турында канун кабул ителде. Моны да туктатып булмады. Шул сәбәпле, урам фиркасенә әйләнеп калдык.

– «Иттифак» партиясе зур сәясәттән тулысынча киттеме, әллә кире кайту өмете бармы әле?

– Аның өчен Русия белән Татарстанда демократия булу кирәк. Төбәк партияләрен тыю турындагы канун юкка чыгарылырга тиеш. Башка милли-төбәк фиркаләре дә сайлауда катнаша алмый. Әйтик, Татарстанда «Республика» партиясе бар иде. Алар да төшеп калды. Ә Фәрит Мөхәммәтшин төзегән «Татарстан – Яңа гасыр» фиркасе «Бердәм Русия» «канаты» астына барып керде. Бу партияләр барысы да бетте.

«Иттифак»ның зур сәясәткә кайтуына өметләнәм. Чөнки без рәсми теркәлгән, кануни яктан мөмкинлек­ләр бар. Партиягә яңадан яшьләрне кабул итә башладык. «Фикер» клубында җиде «Иттифак»ка керде. Һәм «Иттифак» партиясенең Казан бүлеген әлеге яшьләр белән торгызырга уйладык.

Зур сәясәт нәрсә ул? Зур сәясәт – сайлау­да катнашу, хакимияткә үтү һәм үзеңнең программаңны үтәү. Ә урамда мөрәҗәгатьләр кабул итеп йөреп кенә максат-бурычларны тормышка ашырып булмый. Шул ук бәйсезлек, тел мәсьәләсен. Аның өчен, кулда мөмкинлек булырга тиеш. Ә бу – депутатлар, министрлар кулында. 90нчы елларда бу безнең кулда иде. Шуңа уңышларга ирештек. Ә алга таба болай эшләү бик авыр булачак. Бу – сәясәт түгел.

– Фәүзия ханым, соңгы вакытларда «Бердәм Русия» партиясе өчен аз тавыш бирә башладылар. Бигрәк тә, рус төбәкләрендә. Ә Татарстанда бу партия өчен 99% тавыш биргән татар районнары бар. Киләчәктә федераль фиркаләр урынына милли партияләр килү ихтималы бармы?

– Бу Татарстанның ни дәрәҗәдә мөстәкыйль булуыннан килә. Хәзер Татарстанда «Иттифак» – бердәнбер милли партия. Милли фиркаләр тиз генә хакимияткә килмәс. Чөнки халыкны, беренче чиратта, социаль мәсьәлә борчый. Ә бу сәясәттә, хакимияттә кем булуга барып төртелә. Халык моны аңлагач, үзгәрешләр булыр.

Ә менә Татарстанның Чирмешән районында халыкның 100%ы «Бер­дәм Русия»не сайлавы – җирәнгеч күренеш. Чөнки хайван гына шушылай бердәм булып абзарга керә. Бу бит халыктан көлү. Татарстанның, татар милләтенең дәрәҗәсе төшә. Һәр партия парламентка үтсен, гадел көрәш булсын! Менә ул вакытта әйтерләр.

Саша ДОЛГОВ.

Өметсез чирле балаларга хоспис

Русия хөкүмәте авыр хәлдәге балаларга, үлемгә дучарларның соңгы көннәрен җиңеләйтүгә акча таба алмый. Русиядә үлемгә дучар балаларның төгәл санын беркем дә әйтеп бирә алмас. Алар арта бара. Төрле радиостанцияләр, телевидениеләр теге яки бу балаларга ашыгыч рәвештә акча кирәк, дигән игъланнарны даими биреп тора. Гадәттә, бу белдерүләр: «Ашыгырга кирәк, сәламәтләндерү өчен санаулы көннәр генә кала», – дип тәмамлана.

Бер мисал: Татарстандагы лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм иткән хәйрия фонды (ул Анжела Вавилова исемен йөртә) сәхифәсенә кереп карау да җитә. Анда Леня Кузнецов, Максим Долонин, Бикмөхәммәтов һәм тагын өч балага ашыгыч рәвештә SOS сүзләре белән: «Ярдәм кирәк!» – дип язылган. Аларга сөяк җелеген күчереп салу өчен, кыйммәтле операция ясау зарур. Әлеге операция Европада 15 мең евро торса, Петербурда ике тапкыр кыйммәтрәк. Һәр ел саен Казанның 1нче балалар хастаханәсенә республикадан лейкемия белән авырган 50ләп баланы китерәләр.

Күп очракта чир көчәйгән һәм инде баланы савыктыру вакыты узып киткән була. Әти-әнисе өчен дә, якыннары өчен дә, баланың үзе өчен дә иң авыр вакытлар килеп җитә.

Үлемгә дучар балаларның соңгы көннәрен җиңеләйтү өчен, Казанда балалар хосписы ачарга җыеналар. Хоспис булдыру эшенә артистлары да кушыла. 30 апрельдә хоспис бинасын төзекләндерү өчен, «Пирамида» күңел ачу үзәгендә беренче хәйрия концерты узачак. Анда Резедә Шәрәфиева, Дилә Нигъмәтуллина, Айгөл Бариева, Асаф Вәлиев, «Зө-Ләй-Лә» төркеме һәм башка җырчылар катнашыр, дип көтелә. Хоспис өчен мондый хәйрия концертлары Татарстанның башка урын­нарында да булачак. Йомгаклау концертын сентябрь аена планлаштыралар.

Наил АЛАН.

Наркотикларга каршы нәтиҗәсез көрәш

Шушы көннәрдә Казандагы 143нче мәктәптә сигезенче, тугызынчы сыйныфларда укучыларның наркотик куллану-кулланмавын тикшерәчәкләр. Бу хакта аларның әти-әниләре белән киңәшеп тә тормаганнар.

“Балаларны җыеп алып керәләр дә тикшерәләр”, – ди әлеге мәктәп укытучысы. Моңа кадәр булган тикшерүләргә 10-11нче сыйныфларда укучы егетләр эләккән булган. Укытучы әйтүенчә, әлегә кызларны бу тикшерүгә җәлеп итмиләр икән.

Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, укучыларның әти-әниләреннән һәм студентларның үзләреннән рөхсәт алмыйча тикшерү үткәрү канун бозу булып санала. “Кешеләрнең сәламәтлеген саклау турында Русия канунының 24нче маддәсе бар. Анда, 15 яшьтән соң ниндидер медицина тикшерүләрен узуны кеше үзе хәл итәргә тиеш, дип язылган. Наркотик­ка тикшерүләр дә керә аңа.

Татарстанда мондый хәлләр ихтыяри-мәҗбүри ысул белән үткәрелә. Тикшерү үтәргә теләмәгәннәр­не имтиханга кертмибез, зачетларыгызны бирә алмыйсыз, дип куркыталар. 2008 елда, үз хокукларын яклап шундый тикшерүдән баш тарткан өчен, Казан дәүләт техник университетының икенче курс студенты Михаил Киндерне, зачетларын бирсә дә, имтиханнарга кертмәгән иделәр. Киндер үз хокукын яклап уку йортын судка биргәч кенә, дөреслекнең үз ягында икәнен раслады. Үз хокукларын башка яклау­чылар күренми.

Шулай ук, наркотик куллануны ачыклау өчен тикшерүләр үткәрү бернинди нәтиҗәләр дә бирми, чөнки вакыт узып киткән була инде. Даими куллана торганнар үзләрен фаш итәселәре килми. Гадәттә, әлегә мондый тикшерүләр өчен кешенең сидеге алына. Ә бәдрәфкә яшүсмер үзе генә кермәскә дә мөмкин”, – ди Б. Мөхәммәтҗанов.

Казандагы бер мәктәп мөдире: “Наркотик кулланган бала укыганы ачыкланса – ул мәктәп өчен зур “кара тап булып тора”, – диде. Шуңа күрә, кулланучылар табылган очракта да, аны дөньяга чыгармаска тырышалар. Тикшерү үткәрүчеләр һәм мәктәп җитәкчелеге үзара килешергә мөмкин.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, укучылар сәламәт булсын өчен, төрле чаралар үткәрелүен әйтә. Әмма наркотик кулланучыларның саны кимеми, арта гына. 143нче мәктәп укытучысы да кайбер мәктәпләрдә “чәчләр үрә торырлык” ди. Үзенең мәктәбен, ул гади генә бер белем йорты, дип атый. Анда күпчелеге – артык бай булмаганнарның балалары. Мәктәп кәттәрәк булган саен, наркотик кулланучылар һәм тәмәке тартучылар да күбрәк, ди ул.

Февраль башында республиканың наркотикка каршы комиссиясе утырышында Татарстан Президенты Миңнеханов та хәлнең катлаулы булуын әйтте. Наркотикларга каршы максатчан дүрт программа эшләгән. Республика бюджетыннан 170 миллион сум акча да тотылган. 2006 елдан бирле республикада 616 мең укучының наркотик куллану-кулланмавы тикшерелгән. Әмма узган ел белән чагыштырганда, республикадагы наркоманнар 1,3%ка арткан.

Яшьләрнең наркотик куллануын ачыклау өчен нәрсә эшләргә, дип Русия җитәкчелеге дә баш вата. 18 апрельдә Русия Президенты Дмитрий Медведев Иркутскида Дәүләт шурасы президиумы утырышында укучыларны тикшерү өчен канун кирәклеген әйтте. Юстиция министры Александр Коновалов наркотиклар кулланган өчен җинаять җаваплылыгы кертүне тәкъдим итте.

Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте директоры Виктор Иванов, мәктәп укучыларын хастаханәләргә салып тикшергән очракта бернинди канун бозулар да булмаячак, дип белдерә.

Узган елның июнендә Медведев “2020 елга кадәр Русиянең наркотикларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясе”н имзалаган иде. Әлеге документ нигезендә, наркотик куллануны ачыклау өчен, бар кешедән дә кан алганда тикшерү үткәрү җитә, дигән иделәр. Инде быел Ерак Көнчыгышта наркоманияне кисәтү өчен сынау мәйданчыклары оештырылачагы турында да хәбәр ителде. Екатеринбург 7-11нче сыйныфта укучыларның тикшерүгә әзер икәнлеген белдерә. Ә Татарстан һәм Башкортстан, тиешле канун булмаса да, үсмерләрнең хокукларын бозып, мондый тикшерүләрне үткәрүен дәвам итә. Әмма миллионнар тотылган эшнең хасияте турында сөйләүче дә, эшнең уңышы да күренми.

Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте илдә ике миллион ярым наркотик кулланучы бар, дип белдерә. Ел саен 100 меңләп кеше әфьюн кулланудан үлеп бара. Наркоманнарның 70%ы – 30га кадәр булган яшьләр.

Наил АЛАН.

Мәгарифкә дә акча тамарга тора

14 апрель көнне Татарстанга Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко килеп китте. Казан Ратушасында төрле төбәкләрнең мәгариф җитәкчеләре катнашында узган Русиякүләм җыелышта мәгариф системасын модернизацияләү, укытучыларның хезмәт хакларын күтәрү һәм башка мәсьәләләр хакында сүз барды.

Русия фән һәм мәгариф министры сүзләренә караганда, 2011-2013нче еллар арасында мәгариф системасын заманчалаштыру өчен 120 миллиард сум акча тоту планлаштырыла. Шуның 20 миллиарды инде быел ук таратылачак икән. Бер караганда, бу күп тә шикелле, ләкин кораллану өчен триллионнар сарыф ителгәндә, әлеге сумма диңгездәге тамчы кебек кенә.

Фурсенко сүзләренчә, бу акчалар да бушка гына таратылмаячак. Моның өчен мәгариф өлкәсендә төбәкләрнең үз проектлары булырга тиеш. Ә федераль үзәк белән килешү вакыты август башына билгеләнгән.

Татарстан мәгариф ми­нистры Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, республикада мәгариф өлкәсендә төрледән-төрле проектлар га­мәлгә ашырыла. Ул: «Татарстан мәктәпләрендә заманча тех­нологияләр үзләштерелә, электрон белем бирү оештырыла, Сингапур кебек чит илләрнең тәҗрибәсе файдаланыла, укытучыларга буш­лай ноутбуклар тапшырыла, уку­чыларны мәктәп автобуслары белән укырга йөртү системасы тормышка ашырыла», – дип белдерсә дә, республикада ничә мәктәпнең «оптимальләштерелүе» хакында мәгълүмат биреп тормады.

Гыйльметдинов сүзләренчә, бер­дәм дәүләт имтиханнары тапшыруда да республика укучылары уңышларга ирешкән. Әйтик, Татарстан укучыларының күрсәткечләре 2009 елда Русиядәге уртача күрсәткечләрдән түбән булса, 2010 елда алга китеш күзәтелгән.

Татарстан министрының ярты сә­гатьтән арткан чыгышын Мәскәү министры ахырдан бүләргә мәҗбүр булды. «Татарстанда мәгариф өлкәсендә башкарылган яхшы эшләр белән кунакларны куркытып бетермәгез», – дип, шаяртып алды.

Төбәкләрдән килгән мәгариф ми­­­нистрларын исә күбрәк укы­ту­чы­лар­ның хезмәт хакларын арттыру темасы кызыксындырды.

«Бер караганда, укытучыларның хезмәт хаклары начар дип әйтмәс идем мин, – диде Фурсенко. – Олы яшьтәге укытучылар пенсиягә китәргә ашыкмый, ә яшьләргә урын юк. Беркемгә дә сер түгел: укытучылар 45 яшькә җиткәч, хезмәт хакларына өстәп, һөнәри дә ала бит әле».

Фурсенко сүзләренчә, укыту­чы­ларның хезмәт хакларын төбәк икътисадындагы уртача дәрәҗәсенә җиткерү максаты куела. Әмма федераль үзәк финансларны җиңел генә бирергә уйламый. Моның өчен республика һәм төбәкләрнең үзләренең дә укытучыларның хезмәт хакларын күтәрү эшендә катнашулары сорала. Үзәктән бирелә торган субсидияләр исә төбәкләрнең бюджетына һәм күпме укучы булуына карап бүленәчәк. Татарстан Президенты әлеге фикергә җавап йөзеннән: «Русиядә 13 «донор» регион бар. Шулар арасына без дә керәбез. Ә мондый «донор»ларның хәлен аерым карарга кирәк. Икътисадыбызга карап без елына 10 миллиард сум субсидия бүләргә тиеш булабыз. Ә бу исә мөмкин түгел», – дип, үз сүзен әйтте.

Җыелышта сөйләшенгән сүз­ләрдән чыгып шуны әйтергә була: Мәскәү түрәсе укытучыларның хезмәт хакын 30%ка арттыру ягында тора. Дума сайлаулары якынайгач, пенсияне бераз күтәреп, хәрбиләр һәм табибларның да хезмәт хакларын арттыру вәгъдәләре бирелә. Хәзер инде боларга өстәп, укытучылар күңелендә дә өмет чаткылары уятмакчы булалар.

Райнур ШАКИР.

Усман Әлмиев – вафат

Татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе – Усман Әлмиев 96 яшендә бакый дөньяга күчте.

Ул 1939 елда, язгы ташкын сыман, башкару үзенчәлекләре, үзенә генә хас аһәң белән сәхнәгә килеп чыга. Җырчы татар эстрада сәнгатенә нигез салучыларның да берсе була. Опера һәм эстраданы ул үзенең ике канаты кебек күрә. Усман ага дөньяга «Сарман» җыры белән чыккан.

«Башмагым» музыкаль комедиясендә – Галимҗан, «Галиябану»да – Бәдри һәм Хәлил, «Алтынчәч»тә – Урмай һәм Җикмәргән, «Ирек»тә – Ирек һәм башка әсәрләрдәге төп рольләр Усман ага тудырган якты образлар булып тора.

Усман Әлмиев 1915 елның 24 апрелендә Яшел Үзән районының Акъегет авылында туа. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Татар опера студиясен тәмамлый.

1945 елда – Татарстанның атказанган, ә 1957 елда Татарстанның халык артисты исеменә лаек була. 30 елдан артык Татарстан театр әһелләре берлегендә эшли, 20 елын аңа җитәкчелек итә.

Наил АЛАН.

Комментарии