Проблемаларны бергә чишик!

Эчүчелек аркасында гаиләләр таркала, күпме кеше якты дөньядан вакытыннан алда бакыйлыкка күчә. Күпме фаҗигаләр чыга шул зәхмәт аркасында. Үз районыбызда да эчү аркасында якты дөнья белән хушлашучылар бихисап. Ил буенча алсаң, очына чыгармын димә. Эчкече гаиләләрдә күп очракта җинаятьче балалар үсә. Алар хәлне тагын да катлауландыра.

Миңа 2009 елның октябрендә 52 яшь тулды. Шушы яшемә җитеп аракы, сыра, шәраб, тәмәкене авызыма да алганым юк. Үзеңне яшь вакытта кулга алсаң, олыгая төшкәч бу яктан дилбегәне нык тотарга, аек, сәламәт тормыш рәвешен дәвам итәргә тулысынча мөмкин икән. Иптәшләр миңа: “Син тартмыйсың, эчмисең, гел саф һавада йөрисең. 100 яшькә кадәр яшәрсең”, – диләр.

Түбән Новгород өлкәсенең Березовка бистәсендә алкогольле эчемлекләр җитештерү аппаратларын күпләр үз теләкләре белән эчке эшләр органнарына тапшырган. Аек, сәламәт тормыш алып бару өчен тырышалар икән. Алтай краеның бер авылында 2009 елда “ычкынып”, урып-җыю компаниясен өзә язганнар. Шуннан күбесе үзләре теләп кодировка ясаткан. Нәтиҗәдә эшне уңышлы дәвам иткәннәр.

Русия – алкогольле эчемлекләр куллану буенча арасында беренче урында. Кеше башына елга 15-18 литрга җитә, диләр. Эшләр болай барса, киләчәктә эшче кулларның бик аз калуы ихтимал.

Аннары, наркомания, токсикомания кебек негатив күренешләргә каршы катгый һәм кырыс кануннар кабул итеп булмыймы? Аларның каналларын ябып, наркобизнес белән шөгыльләнүчеләрне кырыс җәзага тартуга ирешәсе иде. Мәсәлән, Вьетнамда наркотик сатучы һәм кулланучыларга үлем җәзасы бирелә икән. Шуңа анда наркотик белән бәйле җинаятьләр бөтенләй юк.

Тагын шунысы борчый: соңгы 10 елда 5-6 гаиләне тәбриклибез дигән булып, “фальшивый” товарлар тәкъдим итеп, соңыннан сез безгә шул хәтле суммада акча тиеш дип, кулларына рәхәт кенә акча төшерергә омтылучы җинаятьчеләр дә килеп чыккалый безнең якларга. 5-6 мәртәбә капкадан борып җибәргән бар. Бу хакта район хакимияте хезмәткәрләренә дә әйттек. Аеруча яшендәгеләрне кәкре каенга утыртып китә андый ялганчылар.

Тагын сәрхушләр темасына әйләнеп кайтыйм әле. Эчкечелекне киметү өчен, бәяләрен дә үстереп карадылар. Аның каравы, составында спирт булган арзанлы, зыянлы химикатлар эчеп үлүчеләр артты. Трояр исә Газраилның ярдәмчесе.

Проблемалар күп. Секталар, спекуляция, скинхедлар, мошенниклык, коррупция, экстремизм, террор һәм башка негатив күренешләр. Аларга каршы көрәш чаралары оештырып, максатка ирешеп булыр иде дип саныйм. Сез дә бу хакта киңәшләрегезне, фикерләрегезне язсагыз иде.

Динар ЛАТЫЙПОВ.

Әгерҗе районы, Чишмә авылы.

Йөрәктәге яра…

Без, сугыш чоры, сугыштан соң туган балалар да 70 яшьләр тирәсендә. Ул авыр чорда, кечкенә булсак та, илебезнең җиңүе өчен күп көч керттек. Үзебез сыер асрап – сөт, май күрмәдек, сарык асрап оекбаш, бияләй кия алмадык. Әбиләр югыйсә көн-төн җеп эрләде. Без, балалар, аны каттык. Бабабызны “халык дошманы” буларак гаепләп, атып үтергәннәр. Ат караучы булган ул, әмма ат та үтермәгән, тәртә дә сындырмаган. Бары тик күргән төшен генә сөйләгән. Авыл сатлыкҗаннарына шул җитә калган. Өстәгеләргә ярап, кеше санын тутыру өчен, бабамны кулга алганнар. Үлемгә үк хөкем дә иткәннәр. Йөрәгенә атканнар. Соңрак акладылар. Бу дөрес гамәлме инде?! Сталинны гаеплиләр. Сталин килеп, аның төшен тыңлап тормаган бит. Атучы да ул түгел. Барысы да куштаннар эше. Әниемә дә сәбәбе чыкса-чыкмаса да: “Әтиең янына җибәрәбез”, – дия торган булганнар.

Без 6-7 яшьлек булсак та, ашлыктан чүп чүпләдек, җәй буе әбиләр белән кырга эшкә йөрдек. Ач килеш тырышкан хезмәтебез илнең капкорсаклары өчен булган икән. Аз гына хезмәт хакыбыздан салып барган акчабызны да яндырдылар, үз кесәләренә тыгып куйдылар. Бүген исә безгә бернинди ташлама да юк. Яңа Президент гаделсезлекне күреп, хәлебезгә керер дип ышанып калабыз.

Ф.ШАКИРОВА.

Азнакай районы.

Кайтаваз

Сталин булсамы?!

“Сталин безнең беләнме?” (27 гыйнвар, 2010 ел) язмасын укыгач, үз фикеремне җиткерергә булдым.

Мин дә сугыш чоры баласы. Авырлыкларны күп күрдем. Шулай да Сталинны хурламас идем. Немец гаскәрләре Мәскәүгә килеп җиткәч тә, Кремльдән качмаган ул. Сталин булдырган тәртип аркасында Җиңүгә ирештек, дип уйлым. Дөрес, закон каты иде ул чакта. Шулай булмаса сугыштан соң шәһәрләрне аякка бастыру мөмкин хәл иде микән?

Әйе, ул чорда күп кешене гаепсезгә хөкем иткәннәр. 200 грамм ипи өчен, ничә баласы елап калуга карамастан, сөргенгә сөргәннәр. Ә хәзер?! Бүген 2-3 кеше үтергән җинаятьчене 5 ел төрмәгә утырталар. Бу дөреслекме? Аннан, Сталин үзе килеп атып йөрмәгән. Аны шул җирлектәге җитәкчеләр башкарган. Сослангерны гына алыйк. Булачак фронтовикларны ничек интектергәннәр?! Безнең авылдан гына да 3 кеше үлде! Монда да Сталин гаепле булдымы икән?! Хәзерге тәртипсезлекне күргәч, ирексездән, Сталин булса, бу дәрәҗәгә җитмәс иде, дип уйлап куясың.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Фәүзия Бәйрәмовага ачык хат

Фәүзия, синең өчен җаным әрни. Намазым артыннан үзеңә исәнлек теләүдән тыш, башка берни эшли алмыйм. Менә бит үз милләте, үз дәүләте, үз дине, татарларның үз илендә кимсетелмәвен теләп көрәшкән мөселман хатыны “экстремист” булган.

Русия гомер буе бер төрле закон язды, икенче төрле эшләде. Руслар кебек безнең дә үз телебездә сөйләшеп, гореф-гадәтләребезне үтәп яшисе килә. Нигә шуның өчен без “экстремистлар”, “националистлар”?

Фәүзия, без татарлар өчен, бәлки, көрәшү урынсыздыр да?! Ник дисәң, руслашып беттек бит. Безнең диндә ике олы бәйрәм бар. Шунда да бер генә җитәкченең дә мәчеткә кереп дога кылганын күргәнебез юк. Ә илбашларының чиркәүгә керүләрен гел тәфсилләп күрсәтәләр. Әйе, хәзер Ильминскийлар кебек ачык чукындырмасалар да, руслаштыру уңышлы алып барыла. кызларыбыз һәм егетләребез Илья, Анастасия, Федорлар үстерә. Без татарлар шундый халык инде: “Ледниковый период”та Иван Грозный булып киенеп чыккан Марат Бәшәровны, Алсуны, Кабаева, Хамматова, Нуриевларны милләттәшләребез дип лаф орабыз. Ә алар үзләрен кем дип саный икән?!

Фәүзия, әгәр мөмкинлегең булса, кит син бу илдән. Аз гына булса да үзең өчен яшә. Әйдә, җиңелде дисеннәр. Шундый гыйбарә бар: акыллы әйткән “юл бирдем”, юләр әйткән “мин җиңдем” дип. Син дә акыллы бул.

Ә без синең Ходай алдында да, халык алдында да изге икәнлегеңә ышанабыз.

Азнакайдан бер әби.

нигә төшеп калган?

Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәге 2010 елгы Тукай премиясенә кандидатлар исемлегенә күренекле язучыбыз, милләтпәрвәр, татар халкының Милли Мәҗлесе рәисе Фәүзия Бәйрәмованы да тәкъдим иткән иде. Билгеле булганча, Тукай премиясенә лаеклы кандидатлар исемлегенә Фәүзия Бәйрәмова кертелмәгән. Бу исемлектә кемнәр генә юк! Исемнәре бөтенләй таныш түгел лаеклылар да була икән!

Миңа калса, бу исемлектә Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова һәм Зәки Зәйнуллиннар кебек милләтпәрвәр, татар халкының хокуклары өчен көрәшкән күренекле язучыларыбыз булырга тиеш.

Бу Тукай премиясе лауреатларын ачыклаучы комиссия әгъзалары Мәскәүдән килгән кешеләр түгелдер бит инде?! Шулар өчен тырышып йөргән затларны бүләкләргә нишләп теләмиләр икән?

Милли хәрәкәт юлында йөрүчеләрне хөкүмәт даирәләрендә дә яратмыйлар. Аларны ФСБ, милиция, суд юлында йөртеп интектерәләр. Төрле кимсетүләргә дучар итәләр.

Милли хәрәкәт юлында йөрүчеләргә беркем дә түләми. Югыйсә үз мәнфәгатьләрен кайгыртмыйлар бит. Шулай булгач, аларны яклау, саклау чаралары нигә күрелми икән?

Без инде болай да күп гасырлар буе изелеп, кимсетелеп, кыерсытылып яшәгән халык. Инде бу ХХI гасырга җиткәч булса да тулы хокуклы халыклар рәтендә яшисебез килә бит.

Үзебезне үзебез, халкыбызның күренекле кешеләрен якламасак, безне кем яклар? Шуны аңлап эш итсәк иде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

шәһәре.

“Мин – фронтовик баласы!”

Быел миңа 68 яшь тула. Еллар буе сугыш ятиме икәнемне тоеп, “әткәй” дип дәшкәннәргә кызыгып яшәдем. Аяксыз, кулсыз булса да, әтием булса иде, дип хыялландым.

Мин сугышның иң авыр көннәрендә – 1942 елның 15 октябрендә туганмын. Әнкәй, мәрхүмә, сөенмәгәндер дә, чөнки 13 октябрьдә әтинең хәбәрсез югалуы турында “кара кәгазь” ала. Сталинград фронтыннан ике генә хаты килеп кала аның. Кызганыч, әтинең фотосурәте дә калмаган.

Дөньяга килгәч, гомере булса, кеше яши икән. Мин дә үстем. Ниләр генә күрмәдек без сугыштан соңгы авыр елларда! Әтисез калуыбыз гына аз булды, чын мәгънәсендә таладылар бит. Тырышып-тырмашып асраган сыерның сөтен, сарыкның йонын, тавыкның йомыркасын – барысын да тапшыра идек. Үзебез ач югыйсә.

Ватан сугышы җиле хәтта балама да кагылды. 1985 елда Ленинградта институттан үзен армиягә алдылар. Военкоматка барып, эшнең нидә икәнлеген белешә башлагач, бу елларда армиягә алырдай ир балалар саны җитми икән. “План тутырып булмый”, – дип җавап бирделәр. Улым Әфган сугышында 2 ел хезмәт итеп, бәхеткә, исән-сау әйләнеп кайтты.

Бүген мин ялгыз яшим. Фатирымда кыш көне җылылык 16-17 градустан артмый. Идән аслары юеш булса кирәк, кием-салымга кадәр күгәрә. Салкынга чыдый алмагач, электр җылыткычы куярга туры килә. Ай саен җылылык өчен меңнән артык түләсәм дә, файдасы юк.

Боларның барысын да шуңа язам: мин дә бит фронтовик баласы! Ярдәмгә дә хакым бардыр.

Әни дә әти өчен бер тиен ярдәм ала алмады. Җиңү көнендә бары ике килограмм ит бирәләр иде

Мөзәккирә АБДЕРАХМАНОВА.

Мөслим районы.

Юлсыз интегәбез!

Безнең Сатлыкан авылы Балык Бистәсенең иң матур җиренә – тау башына урнашкан. Ул үзенең җиләкле болыны, кечкенә генә булса да балыклы күле, саф сулы чишмәләре белән дан тоткан. Авылда яшәүчеләрнең күбесе картлар. Шулар белән беррәттән авыр, эшсезлек заманында авылга ямь өстәп яшәүче яшь парлар да бар. Яңа ел көннәрендә ике бәби өстәлде. Кешеләребез бердәм булып, тату яшәргә тырыша. Авылдашлардан, эшмәкәрләрдән акча җыеп, зиратны төзекләндердек, кечкенә генә булса да күпер ясаттык. Ләкин үзәгебезгә үткәне – юлсызлык. Табигать шартлары яхшы булганда, авылыбызда юл өзелми. Әмма кышкы бураннарда, язгы-көзге пычракларда җәяү дә барып булмый. Ашыгыч ярдәм машинасы да килә алмый. Ут-күз чыга калса, ни буласын уйлавы да куркыныч. Кибеткә товар да килә алмый. Кибетче, кыш көннәрендә аптырап, су буеннан чанага тартып алып менә.

Юл турындагы үтенечебезне җирле үзидарә җитәкчеләренә дә, район түрәләренә дә җиткердек. Илһам Усман улына 3 хат яздык. Беренче хатка – 2009 елда, икенчесенә – 2011 елда, ә өченче хатка 2013 елда программага кертеләчәк дип җавап бирде. Район җитәкчеләренә язган хатка 43 кеше кул куйган иде, нәтиҗәсе генә булмады. Авыл халкы һаман юлсыз интегә.

Исем-фамилиямне куймыйм.

Комментарии