- 19.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №14 (14 апрель)
- Рубрика: Архив
Беркөнне тәнәфестә классташ кызлар белән сөйләшеп торабыз. Дуслар турында сүз чыккач, берәү: “Күптән түгел Казандагы дус кызым треш булырга теләве белән уртаклашты. Кирәкле киемнәр дә алган инде. Чәчен кистерергә йөри”, – дип әйтеп куйды. Әлеге хәлгә классташымның үз фикерен сорадым. “Мин аны гаепләмим, димәк, дустымны нәрсә дә булса бу юлга этәргән. Ул сәбәпләрне кайчан да булса миңа сөйләр дип уйлыйм. Аңа карап кына мин дуслыгыбызны өзмәячәкмен. Ләкин үзем андый неформалларга битараф”, – дигән җавап ишеттем.
Трешлар неформалларның бер төре икәнен генә белә идем. Мәктәптән кайтуга интернетка “ябыштым”. Трешларның башка неформаллардан нәрсә белән аерылуын беләсе килә бит.
Неформал сүзе җәмгыятебезгә әле күптән түгел генә үтеп керде. Кемнәр соң алар? Неформаллар – гади, бар кеше тарафыннан кабул ителгән кагыйдәләргә, социаль нормаларга буйсынмаучы, каршы чыгучы, үзләренең стандарт булмаган фикер йөртүләре, яшәү рәвешләре, киенү стильләре белән башка яшьтәшләреннән аерылып торучы яшүсмерләр. “Кычкырып торучы” киемнәр кигән, күп очракта төркем-төркем булып йөрүче яшүсмерләр кешеләрдә еш кына аңлашылмаучанлык, хәтта нәфрәт тә уята. Аларга эшсезлектән шулай йөриләр дип тәнкыйть күзлегеннән чыгып карыйбыз бит. Ә ул яшүсмерләрнең шулай йөрүенең һәм киенүенең дә үз сәбәпләре барлыгын күп очракта уйлап та карамыйбыз.
Интернетта хәзер неформаллар турында мәгълүматлар да, алар өчен ясалган махсус сайтлар да тулып ята. Трешлар турында сорап язганыма җавап итеп бик озын исемлек килеп чыкты. Монда язылганнарны укып, башкалардан аерылып торучы яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышын, эчке дөньяларын, тормышка булган карашларын да белеп була икән.
“Треш” сүзе Америкада барлыкка килгән. Үзләрен треш дип санаучы кешеләр кабул ителгән җәмгыятьтән һәм Америка культурасыннан баш тарткан. Гади кеше өчен сәер, кыргый булып саналган әйберләр аларның яшәү рәвешен тәшкил итә. Төп девизлары да сәер, хәтта бераз куркыныч булып яңгырый: “Бернинди кагыйдәләрсез!” Трешларга өсләренә теләсә нәрсә кияргә ярый. Ләкин кием, әлбәттә, кагыйдәләргә буйсынмаска тиеш. Аерым тотамнары төрле төскә буялган кара яки коңгырт чәч, кычкырып торучы футболка, ертык колготка һәм чалбар, пирсинг…Музыкадан рок һәм металга өстенлек бирәләр.
Хәзер иң популяр неформаллар булып эмо һәм готлар санала икән. Аерым тотамнары кызыл яки алсу төскә буялган, бер күзне тулысынча каплап торучы кыска кара чәчле, ап-ак йөзле, кап-кара итеп сызылган күзле эмолар игътибарны шундук үзләренә җәлеп итә. Эмолар артык эмоциональ (исемнәре дә шуннан килеп чыккан), эмоцияләрен теләсә кайчан һәм теләсә кайда күрсәтә алалар. Алар субкультурасы күбрәк кызларны җәлеп итә. Киемнән тар джинс чалбарлар, кысып тора торган, кечкенә үлчәмдәге кофта-футболкалар, төрле төстәге каеш, беләзек, чалбарга асылган төрле тимер-томырга, калын аслы кроссовкаларга өстенлек бирәләр. Эмолар өчен төп төсләр булып кара һәм кызыл-алсу төс санала.
Гот – XX гасырның 70нче еллар ахырында барлыкка килгән субкультура. Готларның стиле үз эченә караңгылыкка, кара төскә, канга, мистикага булган мәхәббәтне ала. Готларның традицион киемнәре кара төстә. Киемгә асылынган тимер-томыр күп очракта көмеш була (готлар алтын кулланмый). Мәңгелек тормыш символы буларак готлар “анкх” дигән мисыр тәресен куллана икән. Киң таралган символикалардан шулай ук табут, баш сөяге, ярканат сурәтләрен атарга була. Һәр гот өчен караңгы төндә зиратта каберләр арасында курыкмыйча йөрү мәҗбүри. Аларның багышлау кичәләре дә зиратта уза.
Тагын неформаллардан металлист, панк, фрик, ролевик, фолкер, хиппи кебекләрне атарга була. Барлык неформаллар да диярлек музыкадан рок, дарквейв, металлга өстенлек бирә.
Неформаллар турындагы кайбер мәгълүматларны укыганнан соң чәчләр үрә тора. Аларны аңлау сәләте бөтен кешегә дә бирелмәгәндер шул. Махсус сайтларда үзләренең тормышлары турында язганнар, бер-берсенә киңәш биргәннәр. Күпме утырсам да, неформалларны яманлаган язмаларга юлыкмадым.
Моңарчы аерым субкультурага ия яшүсмерләр белән артык кызыксынганым юк иде. Тик бүген бер генә вакыйгага да битараф калырга ярамый. Шәһәрдә башкалардан аерылып торучы яшүсмерләрне күрүгә күнегеп барабыз бугай. Инде авыл яшьләре дә әлеге замана чиренә иярә. Безнең мәктәптә дә бер кыз эмо булырга теләп, карадан киенеп йөри башлаган иде, укытучылар тиз туктатты. Һәр вакыйганың үз аңлатмасы була, диләр. Башкалардан аерылып торучы, тормышка бүтән күзлектән караучы яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышына да аңлатма бар, әлбәттә. Ләкин татар рухы сакланган авылларыбызда әлеге күренеш бигрәк тә кыргый булып күренә. Яшүсмерләрнең әлеге субкультураларга иярә баруына телевидениедән күрсәтелүче кинолар да тәэсир итми калмыйдыр. Неформалларга нәфрәт белән караганчы яки битараф булып калганчы, аларга ярдәм итү юлларын табу, фикерләренең хаталы икәнен күрсәтү кирәктер, минемчә. Карадан киенеп, аерым бер кысаларга кергән кагыйдәләргә каршы чыгып кына җәмгыятьне үзгәртеп булмаячак бит. Үзеңне башкалардан аерып күрсәтүнең башка юлларын, башка ысулларын табарга кирәк. Җәмгыятебезне эмо-готлар басып алса, милләт, кешелеклелек, кануннар дигән төшенчәләр бөтенләй юкка чыкмасмы соң?
Фәнзилә МОСТАФИНА.
Арча районы, Мөндеш авылы.
Кызлар да кояш астында
Шәһәребездә татар егетләре өчен урын һәрчак түрдән. Ел саен “Татар егете”, “Татар малае” бәйгеләре оештырылып килә. Әмма кызлар-йолдызлар ни өчендер күләгәдә утырып кала яисә тәнне күрсәтүгә кайтып калган мода конкурсларында гына катнашырга мәҗбүр була. Андый фестиваль-бәйгеләрне бүген эте дә, бете дә үткәрә. Ниһаять, “Яшьтәш” балалар берләшмәсенең “Милли бизәк” программасы җитәкчесе Гөлнара Шәйхаттарова татар кызларын берләштерердәй “Татар кызы – таң йолдызы” конкурсын оештырып җибәргән. Бәйге быел гына “аваз салса” да, беренче коймак төерле була, дигән әйтемне урталайга яра да куя. Шушы сынауда катнашкан һәр кыз үз чыгышы белән иң таләпчән һәм иң кырыс хөкемдарны да таң калдырырга сәләтле.
“Татар кызы – таң йолдызы” өч этаптан гыйбарәт. Мәктәп сайлап алу турыннан узган 14-17 яшьлек кызлар 18нче лицейда икенче турда, ягъни ярымфиналда көч сынашкан. 15 кыз арасыннан финалга 6 кызны гына үткәрүне күздә тотсалар, милли җанлы һәм киң күңелле жюри рәисе Мәүлит Хисамиев тагын ике кызга финалга “юллама” бүләк иткән. Шулай итеп 8 кыз апрельдә узачак финалга тирләп-пешеп әзерләнеп ята.
Мин “Яшьтәш” берләшмәсенә килеп кергәндә кызлар баш-аягы белән репетициягә чумган иде. Аларны биредә сәнгатьнең бөтен төрләренә “син” дип кенә эндәшергә өйрәтәләр. КДУның Чаллы филиалындагы “Балкыш” театр студиясе җитәкчесе Факия Шәйхуллина “таң йолдызлары”н актерлык осталыгына өйрәтә, шәһәребезнең популяр җырчысы, “Сердәш” ансамбле “фабриканты” Рәйханә Нәбиуллина җыр осталыгы серләренә төшендерә, Гөлнара Шәйхаттарова сәхнә теленә өйрәтә. Укытучылары әйтүенчә, кызлар беренче көннәрдә йомыкый, оялчан иделәр. Ләкин күпсанлы тренинглардан соң тәмам үзгәреп беткәннәр, беренче көннәрне хәтергә алсаң, җир белән күк арасы! Репетицияләргә йөри-йөри кызлар рухи яктан үсә, сәхнәгә чыгуның тәмен татый. Рәйханә ханым кызларга үзенең бөтен белгәнен соңгы тамчысына кадәр бирергә тырыша. Эстрада җырларын әз-мәз генә өйрәткәләсә дә, татарның терәге, умыртка сөяге булырдай кызларга күбесенчә халык җырларын өйрәтә. Укытучылар шәкертләренең мөлаемлыгы һәм күңел сафлыгы аркасында үзләре дә яшәреп китәләр икән. Факия Габдулловна татар теленең киләчәге хакында борчылуын белдерде. Аныңча, мондый конкурсларны ешрак үткәрергә кирәк.
Оештыручылар финалның кайбер серләрен чиште. Әйтик, тамашаны “Зөһрә кыз” композициясе белән ачып җибәрәчәкләр (бәйгенең исеме менә кайдан килә – Л.З.) Бәйгенең исеме һәм җисеме турында Гөлнара ханым менә инде ике ел уйлап йөргән. Аның сүзләренә караганда, хәзерге заман кызлары мәктәпне тәмамламас борын бик иртә кияүгә чыгалар. Ә бит гаилә учагын саклаучы үрнәк хатын булу бер дә җиңел түгел: иртә таңнан кичкә чаклы гел аякта булырга туры килә. Финалда кызларга никах, намаз, хәтта мәхәббәт мендәренең нәрсәдән ясалганлыгы турында сораулар биреләчәк. Тамашаның ахырында “таң йолдызлары” үзләренең матур һәм купшы күлмәкләреннән йөреп күрсәтәчәкләр.
Кызлар инде күптәннән тулы куәтләренә әзерләнәләр дә әзерләнәләр. 60нчы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Диләрә Фәвәризова фикеренчә, татар кызы җырларга, биергә, кул эшләренә дә оста булырга тиеш. Ләкин Диләрә үзенең киләчәген татар теле белән бәйләп китәргә җыенмый, хыялы – тәрҗемәче булу. “Замана үзгәрә, шуңа күрә сәхнә минем балачак хыялым булып кына калачак инде”, – ди ул. 80нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Алия Әхмәтҗанова үзе турында жюри әгъзаларын биюе һәм елмаюы белән алдырган дип уйлый. Биредә ул сәхнә серләренә тагын да тирәнрәк төшенгән. 24нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Ләйсән Мөхәммәтҗанова быел шәһәркүләм “Нәүрүзбикә” конкурсында җиңү яулаган. Бу бәйгедә дә жюри әгъзаларын биюе белән таң калдырмакчы. 4нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Айсылу Мортазина шулай ук “Нәүрүзбикә” бәйгесендә үзен сынап караган. “Татар кызы”нда мин җыр-моң һәм күз карашым белән барысын аяктан егармын әле”, – ди ул. 18нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Лилия Куштанова финалга үтәчәгенә ышанмаган да. Киләчәген журналистика белән бәйләмәкче. Шул ук 18нче мәктәпнең 9нчы сыйныфында белем алучы Ландыш Гатауллина сүзләренә караганда, замана татар кызы тугры, кыю, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булырга тиеш. Ландыш музыка мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә, пианино, фортепиано, курайда уйный. Буш вакытында китап укый. 18 яше тулгач, “Йолдызлар фабрикасы”нда катнашырга хыяллана.
“Татар кызы – таң йолдызы” бәйгесендә җиңүчегә лалә чәчәге рәвешендә таҗ тапшырылачак. Ләкин ул гомер буе шкаф шүрлегендә тузан җыеп ятмыйча, ел саен бер җиңүчедән икенчесенә күчә торган булачак. Дизайнерлар инде таҗны ясый да башлаган. Бу конкурсның тагын бер үзенчәлеге – кызлар катнашу өчен бер тиен дә чыгарып салмаганнар (Хәзер бит өч тиенлек конкурста катнашыр өчен дә акча түлисе – Л.З.)
Финалны 15 апрельдә үткәрергә исәплиләр. Оештыручылар матди ярдәм күрсәткәне өчен Мәүлит Хисамиевка бик рәхмәтле. Мәүлит абый кебекләр сафы артса, бәйрәм тамашасының оештыру сыйфаты артыр, кызларның күңел дәфтәрләрендә бу чара тагын да матуррак истәлек булып уелып калыр иде.
P.S. Чаллыдагы “Яшьлек” берләшмәсенең “Меридиан” (56/20) клубы сәнгатькә, җыр-моңга үлеп гашыйк булган татар егет-кызларын үзенә дәшә. Түгәрәкләрдә шөгыльләнү бушлай.
Линар ЗАКИРОВ.
Чаллы шәһәре.
Комментарии