- 19.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №14 (14 апрель)
- Рубрика: Архив
Минзәлә татар дәүләт драма театрында рәссам-бизәүче булып эшлим. Сәнгать өлкәсендә күп еллар хезмәт иткәнгә, үзем дә бер хат язарга булдым. Моңа Хәлимә Җамалиеваның “БГ”да чыккан “Галиябануны Галяга әйләндермәгез?” (17 февраль, 2010 ел) дигән язмасы этәрде.
Чыннан да, ишетеп, күреп торасыз, татар театрларының хәзерге режиссерлары элеккеге татар классикларының пьесаларын яңача, заманча итеп куябыз дип мактана башлады. Миңа калса, бу бер дә әйбәт нәрсә түгел. Җитмәсә, ачу китереп, декорациясен дә, уйнау-кылануларын да, хәтта музыкасын да яңачалап бозып бетерәләр. Шуларны мактап газеталарга да язган булалар. Ә менә “Шәһри Казан” газетасының 21 гыйнвар көнне чыккан санында “Галиябану”ның (М.Фәйзи) яңача куелган спектаклен караган кешеләрнең фикерләре турында әңгәмә басылган иде. Анда Г.Камал артистлары – Рауза Хәйретдинова, Әсхәт Хисмәт, Асия Юнысова – өчесе дә яңача куелышка тискәре фикердә булулары турында әйткән. Рауза апа, хәтта, шул спектакльдә үзе уйнаган кеше буларак, аны караганнан соң өч көн авырып яттым дигән. Искәрмә өчен шуны әйтим әле: Рауза апа белән Әсхәт Хисмәтов, ә Асия апа Юнысова Г.Кариев һәм К.Тинчурин исемендәге театрларда куелган “Галиябану” спектакле турында үз фикерләрен җиткергән. Кызганыч, берсе дә: “Эх ошады!” – дип мактамаган.
Күп еллар театрда эшләү дәверендә күренекле “Зәңгәр шәл”не өч мәртәбә сәхнәләштерделәр. Элеккегеләре шулкадәр тормышчан, карап туеп булмый иде. Ә соңгысы – заманча, яңача декорацияләр белән куелганы бик уңышлы булып чыкмады. Озак бармады, шуның белән бетте. Чыннан да, элеккеге “Галиябану”, “Башмагым”, “Зәңгәр шәл” кебек классик әсәрләрне яңача, бозып күрсәтү – аларга ясин чыгу белән бер. Әнә, классик булмаса да, соңгы вакытларда Т.Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү”не яңача куябыз дип телевизордан күпме шапырындылар, газеталарга яздылар, ләкин аның элеккеге кебек уңыш белән баруына бик шикләнәм, ышанасы килми.
Салихҗан МИҢНЕГӘРӘЕВ.
Минзәлә.
Күкләр шаһит
5 февральдә Апас районы Түбән Барыш авылында батыр очучы, укчы-радист Габделхак Хәлилулла улы Хәлиловның уникаль язма истәлекләреннән торган “Күкләр шаһит” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылаган көннәрдә язучы-публицист Фирдәвес Хуҗин үз өстенә бик зур җаваплылык алып, истәлекләрне әдәби-документаль повесть итеп чыгарды.
Китапның дөнья күрүендә Миңнеһаҗәр апаның хезмәте зур. Әткәйнең сугышта югалып калган медальләрен раслаучы документны кайтару өчен, Мәскәү архивларына хат юллый, Казанның Үзәк архивы белән дә, Апас районы музей хезмәткәрләре белән дә тыгыз элемтәдә торып эш итә.
Менә китап әткәйнең авылдашлары хөкемендә… Кичәгә районның олы кунаклары, барлык авыл китапханәчеләре, авыл халкы һәм шулай ук әткәйнең алты баласы кайткан иде.
Кичәнең кереш өлешендә китап турында Зур Күккүз китапханәчесе Галия Җәләева: “Укый башлагач, соңгы битен япмыйча туктап булмый. Китап гади авыл малаеның эчке кичерешләре аша укучыда туган илгә бирелгәнлек хисләре тәрбияли. Истәлекләр бер-бер артлы үрелеп бара, укыган саен укыйсы килеп тора. Очучының еллар буе бөртекләп җыелган хәзинәсе югалмаган, бик кадерле бүләк булып туган авылына әйләнеп кайтты”, – дип сөйләде.
Истәлекләр…
Йөрәкләрдә алар.
Онытылмаган бит берсе дә.
Кем онытсын?
Ут эченә үзе
Аягүрә барып керсен дә…
Габделхак Хәлилов – сугыш кичкән шәхес. 1940 елның октябрендә Армиягә чакыру билеты ала. Совет солдатын укчы-радистлар әзерли торган частька җибәрәләр. 1941 елның 18 августында әткәй беренче мәртәбә сугышчан йөкләмә ала. Немецларның бөтен фронт буйлап, һөҗүмгә күчеп, ашкынулы алга барган көннәре. Әткәйләрнең эскадрильясы дошман линиясен үтеп, тимер юл станциясендә торган немец танкларын, ягулык тутырылган цистерналарны бомбага тота. Немец ут ачып, безнең берничә очкыч бәреп төшерелә. Әткәйләр экипажы сугышчан йөкләмәләрен үтәп, аэродромга әйләнеп кайта.
1945 елның 11 мартына кадәр илебезне немец фашист-илбасарларыннан азат итәр өчен, “ТБ-3” “ИЛ-4” “ТУ-2” тибындагы самолетларда ул 102 мәртәбә дошман тылына үтеп керә. Украина, Белоруссия, Польша җирләрен азат итеп, гитлерчыларның алынмас форты саналган Көнчыгыш Пруссия башкаласы Кенигсбергны бомбага тотканда, әткәйләр очкычы дошман истребителе тарафыннан бәреп төшерелә. Бу аның 102нче – соңгы очышы була. Әткәй шәһәр үзәгендәге урамнарның берсенә, немец солдатлары стройга тезелеп басып торганда, алар каршысына парашют белән төшә. Аяклары җиргә басуы була, немец офицеры йөгереп килеп әткәйнең яңакларына суккалый һәм аны комендатурага алып китәләр…
Шул минуттан 34 көнгә сузылган әсирлек чоры башлана… Бертуктаусыз сорау алулар, типкәләп кыйнаулар, кимсетүләр, ачлыктан интегүләр…
Әсир килеш Пилау каласы, Даниянең башкаласы Копенгаген, Германиянең Нюрнберг, Гамбург, Фульда, Вюрцбург, Цвикау шәһәрләре аша үтә.1945 елның 13 апрелендә союзниклар – америкалылар ярдәме белән әсирлектән котыла.
Совет гаскәрләре ягына тапшырылганнан соң да әле кабат үзебезнекеләрнең Алкинодагы фильтрация лагерында тикшерү үтә. Ерак Көнчыгышта Хәрби-Һава көчләре хезмәтен 1946 елның сентябрендә тәмамлап кайта. Туган авылы Түбән Барыш кызы Кәримәгә өйләнеп, 4 кыз һәм 2 ул тәрбияләп үстерәләр. 1949 – 1950 елларда, Сталин репрессияләренең икенче дулкыны башлангач, махсус хезмәтләргә күп мәртәбәләр чакырылып, тикшерүчеләрнең шикле карашлары астында кеше шәхесен кимсетә торган аңлатмалар бирергә туры килә әле аңа.
Дошманны җиңеп, исән калу – үзе зур бәхет. Шулай да әткәйнең җаны телгәләнгән, йөрәгеннән кан саркыган, күңеле сагышланган. Чөнки югалган документларын беркайчан да кире кайтара алмавына, авылдашларына моны ничек аңлатырмын дигән сорауга җавап таба алмый азаплана.
Күңелендә төер. Сугышның башыннан ахырына кадәр ут эчендә йөреп, беренче “Батырлык өчен” медаленең эзсез югалуы, “Кенигсбергны алган өчен”, “Берлинны алган өчен”, медальләреннән мәхрүм калу, 151 мәртәбә парашюттан сикерүне раслаучы белешмәнең юкка чыгуы – болар һәммәсе аянычлы язмышның ачы җимешләрен татуга дучар итә.
“Саумы Түбән Барыш! Мин синең бер гади улың, күп еллар чит җирләрдә сират күпере кичкән кебек, үлемнән бер карышта гына йөргәндә дә бер генә мизгелгә дә сине исемнән чыгармадым, Сиңа хыянәт итмәдем. Моңа күкләр шаһит!
Мин туган авылыма кайтуым, якты дөньяда яшәвем, сөя һәм сөелә белүем белән бик бәхетле”, – дигән юллар әткәйне күз алдына китереп бастыра.
Гомер буе күрше булып яшәгән Әсма апа Зиннурова кичә барышында әткәйне җор телле, теләсә нинди эшкә дә кулы оста, хуҗалыкта хатын-кыз өчен нинди ярдәм кирәк булса, һәрвакыт иң элек Габделхак абыйга бара идек дип искә алды. Ә әткәй ферма мөдире булып эшләгәндә сыер сауган Рушания апа Яруллина әткәйне намуслы, сабыр, акыллы киңәшче, ярдәмчел буларак күңеленә кереп калуын әйтте.
Апас районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алсинә Вазиховна үз чыгышында: “Габделхак абыйның очучы укчы-радист булуы гына да күп нәрсә турында сөйли. Андый җиргә теләсә кемне алмаганнар. Тикшереп, характеры белән сабыр, төгәл, җитди, үз эшен төгәл башкара белә торганнарны сайлаганнар. Димәк, Габделхак абыйда бу сыйфатлар булган”, – дип бик югары бәя бирде.
Кичәдә әткәйнең бертуган сеңлесе Рәисә апаның да булуы, аның әткәй белән булган бер вакыйганы сөйләве кичәне җанландырып җибәрде. Очучылар әзерли торган мәктәптә укып йөргәндә, әткәйгә авыл өстеннән үтәргә туры килгән һәм ул шунда тимер ачкычка бау белән бәйләп хат ташлап калдырган. Кырда эшләүче апалар хатны күреп барып алганнар. Анда әткәй үзенең исән-сау укып йөрүен, барлык авылдашларга да сәлам юллавын әйткән.
Очрашуны алып баручы Түбән Барыш авылының мәдәният сарае мөдире Мостафина Кәүсәрия Нурулла кызы әткәй китабыннан өзекләрне күңелне тетрәндерерлек итеп яңгыратты. Алар Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рүзия Фоат кызы Низамова белән китап кулга килеп кергәннән бирле шушы китап эчендә генә яшибез, диделәр. Рәхмәт аларга.
Шулай ук Апас мәдәният йортыннан килгән яшь җырчылар Айрат Айтуганов, Гөлия Шиһабиева, Гөлия Хәйруллина, Рамил Насретдинов, Ләйсән Садыйкова башкаруындагы җырлар йөрәккә үтеп керерлек булды.
Тормыш – хыял, чынга ашырыгыз,
Тормыш – сынау, анда сынмагыз,
Тормыш – бәхет, шуны тудырыгыз,
Тормыш – көрәш, аңа чыдагыз!
Без әткәйнең алты баласы Гүзәл апа, Зөфәр абый, Әнәс абый, Җәүһәр апа, Миңнеһаҗәр апа һәм мин кичәне оештыруда булышучыларга, килгән кунакларга, җырчыларга рәхмәтле. Аларның олы йөрәкле, игътибарлы, нечкә күңелле, ихтирамлы, самими булуларына сокландык. Кадерле әткәебезнең авылдашлары күңелендә акыллы, намуслы, сабыр, олы хөрмәткә ия бөек зат булып саклануын күреп, әткәебез белән горурландык. Китапны тәкъдим итү кичәсендә сөйләнгән сүзләр, җырланган җырлар барлык әткәйләргә изге дога булып барып ирешсен, ә исән булганнарына Аллаһы Тәгалә озын гомер бирсен дип, күңелебездән теләдек. Моңа күкләр шаһит!
Гөлфия ИБРАҺИМОВА.
Алабуга шәһәре.
Артистлар кызыксындырмый
“БГ”да артистлар турындагы гайбәт басылмавы белән аерылып тора иде. Соңгы арада биредә дә андый язмалар күренгәли башлады. Берсе машина алган, икенчесе кайберәүләрне үпкәләткән, кайсылары кыска итәк кия – болар кемгә кирәк икән?! Мәсәлән, Айдар Галимовның машина алуы мине һич тә кызыксындырмады (14 октябрь, №41, 2009). Авыл җирендә дә йорт саен машиналарның нинди генә маркасы юк. Аннан, Салаватның: “Журналистлар – тиле”, – диюе дә шаярып әйтелгән сүздер (26 август, №34, 2009 ел). Аны ишеткән кешенең җырчының үзе белән бу хакта сөйләшеп алуы җиткәндер. “Мин булганны яздым бит”, – димәгез, кешене үзе юкта хурлап сөйләү – гайбәт. Ә булмаганны әйтү – яла.
Газеталарның ниндие генә юк. Спорт, медицина, артистлар турында… “БГ”ның вазифасы башкадыр дип беләм.
Салих ЗИННӘТОВ.
Зәй районы, Аксар авылы.
“Йолдызларга”
Йолдызларны күктән күзли идек,
Хәзер менә җиңел анысы.
Барасы да концерт, дискәтүккә,
Сәхнәләргә генә карыйсы.
Нинди гыйлем алып, кай арада,
“Йолдыз” булып куя барысы.
Булсын иде димен, тик шулай да,
Бераз моңы, бераз тавышы.
Сүзләре дә кайчак, ташка үлчим,
Кемнәр яза икән анысын.
Өйрәтсәләр, мин дә язар идем,
Бик тә килә язып карыйсым.
Рәфкать ШӘРӘФЕТДИНОВ.
Биектау районы, Коркачык станциясе.
Комментарии