Карагыз, кем килде

дәүләт университеты хәзер Идел буе федераль университеты исемен йөртәчәк. Аның ректоры итеп Алабуга мэры Илшат Гафуров билгеләнде. Яңа оештырылган тагын дүрт югары уку йорты җитәкчеләре белән беррәттән Новосибирск шәһәрендә узган киңәшмәдә аны Премьер-министры Владимир тәкъдим итте. Бер ай эчендә ректорлар университетларның үсеш программасын тәкъдим итәргә тиеш. Федераль бюджет аларга бер ел эчендә кимендә 400 миллион сум акча бүлеп бирергә әзер.

Китәсез дәмени?

Быел хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрне комиссариатларда 18 апрельдән үк кабул итә башлаячаклар. Армиягә баручыларның яртысы – дипломлы белгечләр. Әзерлек эшләрен тикшерү өчен Татарстанга Русия генштабы вәкиле Сергей Николенко килде. Ул егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү республикада югары дәрәҗәдә икәнлеген белдерә. Казан һәм районы вәкилләренә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады, бүләкләр тапшырылды. Быелдан армиягә чакырылучы һәр егетнең электрон картасы булдырылачак, ә качып йөрүчеләрне исә кара исемлеккә тупламакчылар. Анда эләгүчеләрне дәүләт оешмаларына эшкә кабул итмәячәкләр.

Җиңел-җиңел җиде кат

Казанга яңа янгын сүндерү машиналары кайтарылды. Алар “Нива” машинасы базасында ясалган. Автомобильләргә 180 литр су сыйдырышлы махсус баклар урнаштырылган. Ул 6 минут дәвамында ут белән көрәшергә җитә. Белгечләр әйтүенчә, мондый техника гадәттән тыш хәл урынына тиз арада барып җитү өчен кирәк. Автомобильләр башлыча Казан-Уфа трассасында килеп чыккан һәлакәтләр очрагында кулланылырга тиеш.

Тагын бер педофил…

Түбән Камада 69 яшькә җитеп килүче педофил кулга алынды. Тикшерүчеләр белдергәнчә, ул озак вакыт дәвамында яшүсмерләргә карата бозык гамәлләр кылган. Кимендә дүрт шундый очрак булган диләр. Соңгы тапкырында ул бер кыз балага мәктәп ишегалдында ук бәйләнгән. Хәзер бабай тикшерү астында, гаебе расланса, аңа ким дигәндә 3 елга ирегеннән мәхрүм калу яный.

Ферма янып китте

районында җирле Агрохим җәмгыятенең терлекчелек фермасы янып киткән. Янгын тәмәке тарту аркасында чыккан дип фаразлана. 40 баш яшь бозаулар торган агач корылма янына прессланган салам китереп бушаталар. Эшчеләр шуның янында тәмәке тарта, берсе төпчеген сүндереп бетерми. Саламга ут каба, бозаулар торган сарайга күчә. Хезмәткәрләр тырышлыгы белән терлекләрне коткарып калалар. Ә сарай исә тулысы белән янып бетә.

Депутат дип тормаганнар

Кайбычта җирле фермер, Кошман авылы җирлеге депутаты Ринат Садриевка суд ике ел шартлы срок бирде. 2006-2008 елларда ул “Кошман” җәмгыяте директоры булып эшли, салымнар түләми. Бурычлар өелгәч, җәмгыятьнең милкен таратып, аны банкротлыкка чыгармакчы була. Әлеге оешма байлыгын ул үзенең фермерлык хуҗалыгына күчерә. Нәтиҗәдә, бюджетка миллион ярымнан артык акча керми кала.

фермасы нинди була?

Татарстанда авыл хуҗалыгы үсешендә күрше Ульян тәҗрибәсе кулланылачак. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов белдерде. Ул өлкәнең Александровка авылында булып кайткан. Биредә һәрберсе 10 баш ана дуңгызга, 10 һәм 25 баш сыерга исәпләнгән мини-фермалар төзелә. Янәшәдә үк торак йортлар корыла. 130 квадрат метрлы 120 йорт салырга исәплиләр. Алар янәшәсендә йөзләп кечкенә ферма. Продукцияне эшкәртү дә шунда ук җайга салына. Заманча технологияләр терлек карауны җиңеләйтә, аларны тәрбияләү ирле-хатынлы гаиләнең дә көченнән килә икән. Өлкә хакимияте яше утызга җитмәгән гаиләләр арасында конкурс үткәрмәкче. Алар белән килешү төзелеп, айга 25-30 мең сум акча түләнәчәк. 10 елдан ферма һәм торак йорт гаилә милкенә күчә, кешеләр үз тормышларын үзләре, дәүләт ярдәменнән башка җайларга тиеш була. Хәзер әлеге тәҗрибәне Татарстанда куллану мөмкинлеге карала.

Губернаторлар күпме акча ала?

Күрше Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых узган ел миллион ярым сум акча эшләгән. Шуның 1 миллион 447 мең сумы – җитәкчелектән керүче хезмәт хакы. Белыхның Мәскәү өлкәсендә җиде сутый җире һәм 345 квадрат метр мәйданлы йорты бар, башкаланың үзендә ике фатиры исәпләнә – иң зурысы 173 квадрат метрлы. Моннан тыш, милкендә – өч Тойота джибы. Аның берсен Белых эшкә йөрү өчен куллана. Шунысын да әйтик: 2008 елда губернаторның кереме 72 миллион сум тәшкил иткән иде – ул вакытта мондый зур акчаны Белых милек сатуы белән аңлатты.

Шикаять нәтиҗәсе

Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов узган җомга көнне Эдуард Юлдашевны матбугат, нәшрият һәм полиграфия Идарәсе җитәкчесе постыннан алды. Аның отставкасын республика журналистлары таләп иткән иде. Элеккеге милиционер Юлдашевны алар үз вазифасына туры килмәүдә гаепләде. Бу хакта Рәхимовка ачык хат та яздылар. Анда барлыгы 1200 имза тора.

Күпмесе исән калган?!

Татарстанда 100 мең гектар мәйданда уҗым культуралары һәлак булырга мөмкин. Бу – көздән чәчелгәннең 14 проценты дигән сүз. Кыш башы карсыз һәм салкын булу бигрәк тә Буа, Чүпрәле, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Әлмәт районнарына зыян салган ди, белгечләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фаразлаганча, әлеге районнарда 30 процент басуларда икмәк өшегән булырга мөмкин.

Киләчәк турында да уйларга кирәк

Кешенең кәефе әйләнә-тирәгә, табигатькә бәйле, диләр. Язны без илһам чыганагы, яңа хисләр, яңа өмет-хыяллар фасылы дип атарга күнеккән. Яз килү белән бөтен борчу-мәшәкатьләр юкка чыгар дип уйлыйбыз. Әмма кыш буе яшеренеп яткан җирләреннән чыккан чүп бар матурлыкны бетерә.

Күптән түгел Казанда булырга туры килде. Өс-башларын язгы җиңел киемнәргә алыштырсалар да, яз казанлыларның күңеленә үк үтеп кермәгән әле. Кешеләрнең йөзе кырыс, күзләре салкын, сөйләшүләрендә дә салкынлык, битарафлык сизелеп тора. Башкаларга игътибар да итмиләр, каядыр ашыгалар, чабалар. Кешеләрнең йөзләрендә сизелмәсә дә, урамнарда яз килгәне күптән күренә инде. Пычрак. Кыш буе кар астында “тыныч кына” яткан чүп-чар яз килүгә “баш калкыта”. Ниләр генә юк анда! Ташлаганда, шулай кар астында ятар да үзеннән-үзе юкка чыгар дип уйлыйбыз микән? Әллә тирә-юньнең пычрануында, чүпкә бата баруында беркемнең дә гаме юкмы?

Авылда да шул ук хәл. Карны юл читләрендә күңелне чиркандырырлык күренешләр алыштыра башлагач, мәктәп укучыларын юл кырыйларын чистартырга чыгаралар. Аны алай укучыларга җыйдырганчы, чүп-чар ташлауга каршы берәр закон кабул итеп булмыймы? Ул чүпне җыеп, арбага төяүгә, әллә каян гына җил чыга да бөтен хезмәтеңне бетерә дә куя бит.

Казанда автобуста ике кыз сөйләшеп бара. Берсе кызып-кызып: “Мин автобус билетын да чүп чиләгенә салам. Ни өченме? Чөнки киләчәкне дә уйлыйм. Бер билет кына димә. Шуны юлга мин ташласам, син ташласаң, шәһәрнең миллионлаган халкы ташласа, балаларыбыз нинди илдә яшәр соң? Гомумән, калырмы әле ул җәмгыять, үз чүбебезгә үзебез батып үлмәбезме?” Шәһәрдә чүп савытлары очраса да, кулга тоткан чүпне шунда илтеп салырга иренәбез, юлга ташлап калдыруны кулайрак күрәбез шул күп очракта”, – ди.

Кызның сүзләре уйланырга мәҗбүр итте. Аның кебек уйлаучылар, шулай эшләүчеләр күбрәк булса, шәһәрләребез, авылларыбызның йөзе дә чиста, матур, үзебезнең йөзләребез дә көләч, якты булыр иде, мөгаен.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Арча районы, Мөндеш авылы.

Мәскәүдә федераль судья үтерелде

Мәскәү шәһәр суды судьясы Эдуард Чувашов үтерелгән. Прокуратура тикшерү комитеты һөҗүм аның эшенә бәйле булган, дип фаразлый.

Судьяга булган һөҗүмне Чувашов яшәгән йорттагы видеокамералар яздырган, атышларны ишеткән.

Эдуард Чувашов соңгы елларда милләтара нәфрәт нигезендә кылынган җинаятьләрне тикшерә иде. 8 апрель көнне судья рус милләтчеләре төркеме башлыклары Артур Рыно һәм Павел Скачевскийга хөкем карары чыгарган. 25 февральдә Чувашов славян булмаган кешеләрне үтерүдә гаепләнгән “Ак бүреләр” милләтчеләрен хөкемгә тартты.

1996-2008 елларда Русиядә судьяларга 23 һөҗүм ясалган, күбесендә алар һәлак булды. Соңгы очрак Самарада теркәлде. 2008 елның 25 ноябрендә Самара өлкә суды рәисе Любовь Дроздова барган машинага ут ачканнар. Судьяның эче яраланды, әмма ул исән калды һәм эшен дәвам итә.

Җиңүнең 65 еллыгына ярлыкау кануны расланды

Русия Дәүләт Думасы Икенче Бөтендөнья сугышында җиңүнең 65 еллыгына багышлап тоткыннарны ярлыкау турында канун өлгесен беренче укылышта раслады. Бу канун нигезендә барлыгы 260 кеше – ветераннар, тыл хезмәткәрләре, элекке концлагерь тоткыннары, Ленинград камавында яшәгәннәр төрмәләрдән һәм изоляторлардан чыгарылырга мөмкин.

Депутатлар бу канунны икенче һәм соңгы укуда киләсе атнада караячак. Ул тулысынча раслану белән үк гамәлгә керәчәк.

Комментарии