Азчылык телләрен кыерсытмагыз!

Республикабыз халыклары Ассамблеясе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин күптән түгел Страсбургта “Төбәк телләре һәм азчылык телләрнең Европа хартиясен” саклау мәсьләләренә багышланган җыенда чыгыш ясаган. Әмма парламенты 2001 елда имзалаган халыкара хартияне ратификацияләми.

халыклары Ассамблеясе шурасының 6 апрельдә узган утырышында бу турыда шактый кызу фикер алышу булды. Мөхәммәтшин белдерүенчә, Русия халыкара хартияне ратификацияләмәвен илдә телләр бик күп булуы, аларның барысын да өйрәнү зур чыгымнар соравы белән аңлата. Бу уңайдан Мөхәммәтшин теле мәсьәләсенә тукталып, татарларның азчылык халыклар исемлегенә кермәвен, шушы телдә биш миллионнан артык кеше сөйләшүен искә алды.

Утырышта Ассамблеянең якшәмбе мәктәпләре җитәкчесе Майя Хухунашвилли милли-мәдәни оешмаларның туган телләрен саклау өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштырды. Хухунашвилли дә Русиянең төбәк һәм азчылык телләрнең Европа хартиясен ратификацияләмәвенә борчылу белдерде.

Майя Хухунашвилли 25-26 гыйнварда Мәскәүдә “Төбәк телләре һәм азчылык телләре хартиясенә” багышланган мәгълүмати семинарда катнашкан. Аны Европа шурасы һәм Русиянең Төбәкләрне үстерү министрлыгы оештыра. Беренче көнне утырышта чит ил кунаклары катнашканга, һәм башка азчылык телләр турында сөйләшү шома бара. “Икенче көнне чит ил вәкилләреннән башка узган түгәрәк өстәлне алып бару татар-төрек мәктәпләрен юк иткән Ольга Артеменкога тапшырыла. Бу ханым -Русия Мәгариф министрлыгының милли мәгариф проблемаларын тикшерү үзәге җитәкчесе. Артеменко Татарстан делегациясе чыгышларын күсәк тотып каршы алды”, – ди Хухунашвилли.

Утырышта Ассамблеянең 2010 елга эш планы да кабул ителде. Анда дәүләт оешмалары катнашында Сабантуй, Питрау, Симек, Каравон кебек халык бәйрәмнәре оештыру, татар яшьләре форумы һәм Хәтер көнен уздыру һәм башка бик күп чаралар каралган.

Татарстан халыклары Ассамблеясе шурасы утырышында Казанның рус мәдәнияте җәмгыяте вәкиле Михаил Щеглов Татарстанда рус теле азрак укытылуга борчылып, милли-мәдәни оешма башлыклары каршына чәчрәп чыкты.

Дөрес, оешма җитәкчесе Александр Салагаев җыелышка үзе килмәде. Фәрит Мөхәммәтшин әйткәнчә, Салагаев мондый чаралар вакытында гел берәр кая чыгып китә. Щегловны Татарстанда татар телен күп укытулары борчый. Шуңа күрә Татарстан укучыларының белем дәрәҗәсе, башка төбәкләр белән чагыштырганда, түбән икән. Хәер, рус милләтчесе башка төбәкләрне бөтенләе белән русныкы гына итеп күрә. Шуңа аларны рус төбәкләре дип кенә атады. “Рус балалары рус телен өйрәнү өчен акча түләп укытучылар яллый. Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын Татарстан балалары ике тапкыр начар тапшырды”, – диде ул.

Щеглов Ассамблея оешмалары белән берлектә Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсен хәл итү өчен уртак сөйләшү үткәрергә чакырды. Щеглов чыгышын алкышлап кабул итүче булмаса да, торып каршы әйтүче дә табылмады. Ни татар, ни болгар, ни башкорт оешмасы Щегловны үз урынына утыртмады. Фәрит Мөхәммәтшинның аңа биргән җавабыннан аңлашылганча, биредә рус телен өйрәнүне камилләштерү, ә башка телләрне саклау – икесе ике мәсьәлә булып кала. Республиканың фән һәм мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин белдерүенчә, Татарстанда рус һәм татар телләре канун нигезендә укытыла. Мәктәпләрдә рус телен дә, татар телен дә кыскарту хокукы берәүгә дә бирелмәгән.

Саша ДОЛГОВ

Мортазин ач тора

Татарстан Президентының элекке матбугат вәкиле, социаль каршылык чыгаруда гаепләнеп, 1 ел да 9 айга ирегеннән мәхрүм ителеп, Дегетле колониясенә ябылган Ирек Мортазин анда үзенең эзәрлекләнүенә ризасызлык белдереп ачлык игълан иткән. Бу турыда Азатлыкка җәмәгате Ләйсән Ситдыйкова сөйләде. Рәсми чыганаклар әлеге хәбәрне расламый.

Ләйсән Ситдыйкова ире белән соңгы мәртәбә 6 апрель кичендә телефон аша гына сөйләшкәнлеген, тулырак һәм яңарак мәгълүмат булмавын белдерде.

– 1 апрельдән ул ачлык игълан иткән. Бу хакта миңа 6сында шалтыратып әйтте. Аны Дегетле авылына чыкканы өчен изоляторга ябып куйганнар. Шуңа протест итеп ачлык игълан иткән. Ул моңарчы да авылга чыгып йөргән. Анда чыгып һава сулап керүне тәртип бозу дип санамый. Аның Татарстанның кеше хокуклары вәкиле Вагыйзов һәм төрмәләрне контрольдә тотучы прокурор белән очрашасы килә. Үзе моны «Вечерняя Казань» газетасында чыккан мәкаләсе белән аңлата. Күрәсең, аның Татарстанда хакимият алмашынуына булган фикерләре кемгәдер ошамаган, ди ул үзе, – ди Ләйсән Ситдыйкова.

Татарстанның җәза карарларын гамәлгә ашыру идарәсе матбугат сәркатибе Инга Мазуренко исә Мортазинның ачлык тотуы турындагы хәбәрне кире какты.

Ләйсән Ситдыйкова 2008 елның көзендә Татарстанның элекке Президенты Минтимер Шәймиевнең үлеме турында хәбәр иткәннән соң судка тартылган Ирек Мортазинның киңкүләм мәгълүмат чараларында яла ягу өчен төрмәгә ябылучы итеп сурәтләнүенә рәнҗүен белдерде һәм Ирек Мортазин яла ягуда түгел, җитәкчелекне тәнкыйтьләгән өчен социаль киеренкелек чыгаруда гаепләнеп ирегеннән мәхрүм ителүенә басым ясады.

– Барысын да бутап бетерделәр. Шәймиевне күмүче, диләр аны. Ул бернинди дә күмүче түгел. Аны Шәймиевнең үлүе турындагы хәбәр өчен хөкем итмәделәр. Гаепләү эше интернетта бар, ул 282нче маддә нигезендә хөкем ителгән. Һәрвакыт шул бер балык башы – имеш ялган, гайбәт тараткан өчен. Юк шул, аның өчен түгел. Барысы да ачык язылган, ачып карарга гына кирәк, – диде Ирек Мортазинның җәмәгате.

Наиф АКМАЛ

Татарга юл куймаузыянга

Казанда беренче тапкыр татар морзалары һәм дворяннары тарихына, аларның нәселен дәвам итүчеләргә багышланган фәнни конференция булды. Әлеге җыенда катнашучылар бу чараны тарихи вакыйга, дип атый.

Русиянең табигать фәннәре академиясе академигы Илдар Үтәмешев фикеренчә, Русиянең дворянлыгы татарларга бурычлы. Ул үзе 100дән артык әгъзасы булган Мәскәү морзалары оешмасы вәкиле.

– Татарның генофонды бик көчле була. Шуңа күрә Русиядә ике зур бар дип саныйм. Болгар ханлыгы заманыннан ук татарлар һәм руслар бер-берсе белән кушылды, катнашты. Менә 60 ел инде татар халкы 5 миллион булып тора. Башка халыклардан аермалы буларак, татар үсми. Ул русларга һәм башка милләтләргә китә һәм шуңа күрә генофонд тарала. Русиядә ярым рус, ярым татар 40-50 миллион кеше булыр. дөньяда да татар беренче. Президентларны, ЦК секретарьләрен барласаң, һәммәсенең әнисе, я булмаса кемедер татар булды, – ди Үтәмешев.

Аның фикеренчә, Русиядә ике милләтне – татар һәм русны, ике телне – татар һәм рус телләрен, ике динне – ислам белән христианны, кошның ике канаты кебек, тигез дәрәҗәгә куйган вакытта гына, илнең киләчәге матур булырга мөмкин. Бу ике халыкны тәңкәнең ике ягы дип тә атый ул. Бүгенге сәясәт – татарга юл куймау, мәнфәгатьләрне кысарга тырышу, гомумән, ил өчен зур зыян икәнлеген дә әйтә.

Рус дворяннары шовинистмы?

Бүгенге вәзгыятьтән чыгып эш йөрткәндә, татар морзалары, дворяннары нәселен дәвам итүчеләр татарлыкны саклау һәм татарларга аңлы караш урнашсын өчен нинди дә булса йогынты ясый аламы соң? Шушы чара вакытында Русия табигать фәннәре академиясе әгъзасы таныклыгы тапшырылган галим Дамир Исхаков фикеренчә, әлеге конференция андый юллар да ачарга мөмкин. Бу очрашуны да ул көчләрне берләштерү юлы буларак бәяли.

– Татар морзалары сан ягыннан күп түгел, әмма булганнарын бергә тупларга кирәк. Бу оешма алга таба рус дворяннары белән элемтәләрне көчәйтергә дә мөмкин. Күзәтүләремнән чыгып, рус дворяннары арасында шовинизм дигән нәрсә юк. Шовинизм башка урында. Шуңа күрә алар белән бергә эшләгән вакытта безнең мәнфәгатьләрне бергә үткәрергә мөмкин булачак. Рус дворяннарының чит илләрдә дә оешмалары бар. Алар шундагы аристрокатлар белән бәйле. Татарны дөньяга чыгару өчен дә кирәк ул оешма, – ди Дамир Исхаков.

Аның фикеренчә, рус дворяннары арасында күп кенә руслашкан татар нәселе вәкилләре бар. Аларның татарга мөнәсәбәте үзгә. Татар токымыннан булган морзаларга алар туганнары итеп карый.

Морзалар – җәмгыять тарихы

Татарстан фәннәр академиясе академигы Миркасыйм Госманов морза һәм дворяннарны күп гасырлар буена тормышка тәэсир ясаган катлам буларак бәяли. Әлеге катламны юк итү өчен зур көч куелганлыгын да билгеләп үтә.

– Татар ханлыгын, җирләрен яулап алган рус феодалларына мондагы җирләргә дә хуҗа булу кирәк иде. Морзалар нигездә җир биләүчеләр иде. Җирләрен тартып алгач, татар морзаларының күпчелеге ярлылана һәм гадәти крестьяннарга әверелә. Аларны, гадәттә, “чабаталы морзалар” дип йөртәләр. Совет чорындагы сәясәт нәтиҗәсендә морзаларны танымау, кире кагу һәм сакланып калганнарын яңадан талау булды һәм шулай итеп морзалар юкка чыкты, – ди Миркасыйм Госманов.

Галим морзалар тарихын өйрәнү җәмгыять тарихын тирәнрәк белү өчен кирәк, ди ул.

Наил АЛАН

Кырым татар оешмалары тыелырмы?

Кырымдагы Мәскәү яклы сәяси төркемнәр Украина президенты Виктор Януковичка мөрәҗәгать итеп Кырым татарларының Милли Мәҗлесе һәм Корылтае эшен тыюны сорады.

Кырым руслары блогы җитәкчесе, Кырым парламенты әгъзасы Олег Радивилов белән Корылтайны оешкан җинаятьчел төркем дип атады һәм аларны Конституциягә каршы эшчәнлектә гаепләде.

– Русиядәге кебек террор һөҗүмнәре булмасын өчен Мәҗлес-Корылтайның экстремистик эшчәнлеген туктатырга кирәк, – диде ул.

Кырым руслары блогыннан тыш, Кырым руслары җәмгыяте, Таврия берлеге дә Мәҗлес һәм Корылтай эшчәнлекләрен тыюны сорап Януковичка ачык хат юллады.

Кырым татарларының Милли Мәҗлесе һәм Корылтае 1917 елда оештырылган иде. Сталин хакимияте чорында алар тыелды. Әмма Советлар Берлеге җимерелгәндә, Кырым татарларына кире үз ватаннарына кайту рөхсәт ителгәндә, Мәҗлес һәм Корылтай үз эшен яңартып җибәрде.

Мәҗлес әгъзасы Али Хәмзин Кырымдагы Мәскәү яклы оешмаларның мондый белдерүләрен провокация дип атады һәм Мәҗлес белән Корылтайның Украина Конституциясе нигезендә эш итүен белдерде.

Хәмзин бу төркемнәрне Кырымдагы вәзгыятьне тотрыксызландырып, Грузиянең Көньяк Осетия төбәгендәге кебек хәл чыгарырга маташуда гаепләде.

– Мәҗлесне тыю бары тик Кырымдагы хәлне тотрыксызландырачак кына. Кырым татарларын совет репрессияләре куркытмаган кебек Мәҗлесне тыю да өркетмәячәк. Һәм Кырым татарларының милли үзидарәсен тыю Украинаның коммунист системага охшаш расистик хакимият урнаштыруын аңлатачак, – диде Хәмзин.

Милли Мәҗлеснең Кырымдагы авыл һәм районнарга элекке татар исемнәрен кайтару тырышлыгына да рус оешмалары кискен реакция белдерә.

Кырымда татар авыллары исемнәрен кире кайтару таләпләре татарларның сөргеннән кайта башлавыннан соң ук куелган булса да, әлегә нәтиҗә юк. Дөрес, авыл һәм шәһәр атамаларын кире кайтару өчен бернинди хокукый адымнар әле ясалмаган. Тиздән бу мәсьәлә белән шөгыльләнәчәк махсус комиссия төзелә. Кырым татарлары шуннан соң вәзгыять үзгәрер дип өмет итә.

Наиф АКМАЛ

Шәһәрдә яшәү сәламәтлеккә зыянлы

7 апрель – халыкара сәламәтлек көне. Казанда да бу көн билгеләнеп үтте. Табиблар бүгенге алга киткән җәмгыятьтә 100% сәламәт кеше юк дип саный. Аеруча эре шәһәрләрдә халыкның сәламәтлеге начар. Иң мөһиме, гел авыру турында гына уйламаска, тормышны дөрес җайлаштырырга кирәк, ди алар.

Русиядә быелгы сәламәтлек көне “Сәламәтлек һәм урбанизация” шигаре белән узды. Белгечләр икътисадый һәм мәдәни тормышның эре шәһәр үзәкләрендә генә туплана баруы халык сәламәтлеге өчен төрле проблемалар тудыра, дип саный. Халыкның зур шәһәргә агылуы, һаваның пычрануы, йогышлы авыруларның таралуы, халык эчә торган су сыйфаты начарлануга китерә.

Сәламәтлеккә зыян китерә торган спиртлы эчемлек эчү, тәмәке тарту, дөрес тукланмау һәм аз хәрәкәтләнү дә организмның эре шәһәр тормышына җайлашу нәтиҗәсе дип санала.

Алга киткән эре шәһәрләрдә һава һәм су сыйфаты начар була. экологлары чиста һәм яхшы су булдыру – халык сәламәтлеген кайгыртуның иң яхшы күренеше булыр иде, дип саный. Татарстанда спортка игътибар бирелә, әмма сәламәтлек өчен бу гына җитәрлек түгел, сулаган һавадан, эчкән судан башларга кирәк, ди экологлар.

Елына бер генә көн сәламәтлек көне уздыру халыкның физик һәм психик сәламәтлеген яхшыртмый әле. Кеше үз сәламәтлеген ел әйләнәсе кайгыртып яшәргә тиеш.

Татарстанның атказанган табибы Гомәр Зыятдинов:

– Һәр кешедә нинди дә булса авыру табып була. 100% сәламәт кеше юк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләвенчә, физик, психик яктан һәм рухи таза кеше генә сәламәт була. Мондый кеше булмыйдыр. Ләкин кеше авыруы белән “дус” булып та яши ала. Иң мөһиме – тормышны дөрес җайлаштырырга. УЗИ тикшерүе килеп чыккач, белгечләр кеше организмында төрле чигенешләр таба башлады. Ләкин дөрес яшәү рәвеше алып барса, кеше ул тайпылышлар белән гомере буе да яшәргә мөмкин, – ди.
Кайберәүләр олы шәһәрдә яшәү кешенең психикасын, рухын какшата дип саный. Психотерапевт исә күңелгә якын һәм җан тынычлыгы булган урында яшәргә кирәк, дип саный.

– Кайбер кеше олыгайгач, шәһәр ыгы-зыгысыннан авылга качып китә. Аңа анда тыныч, ул үз урынын таба. Ә кайберәүләр, киресенчә, авылдан шәһәргә күчәргә омтыла. Аларга зур шәһәрдәге тормыш, андагы тизлек ошый.

Шәһәрдә яшәүче, әлбәттә, үзенең физик сәламәтлегенә күбрәк игътибар итәргә тиеш. Чөнки безнең илдә эре шәһәрләрдә һава начар. Чит илләрдә моңа зур игътибар бирәләр, ә бездә алай түгел, – ди Гомәр Зыятдинов.

Әйтик, Латвиядә 1 апрельдән җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыелган. Татарстан җитәкчелеге дә тәмәке тартуны чикләү турында сөйләшкән иде. Ләкин бу сүздә генә кала бугай…

Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА

azatliq.org

Европада тагын бер эш

Наркополиция тарафыннан кыйналган Казанда яшәүче бертуганнар – Александр һәм Алексей Аверьяновлар шикаятен Европа суды теркәде.

Ике ел элек алар дәүләт наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан кыйналып, тән җәрәхәтләре алган иде. Ел ярым дәвамында Татарстанда җинаять эшен кузгатудан баш тарттылар. Казан хокук яклау үзәге юристлары ярдәмендә шикаять Страсбургка җибәрелде

Комментарии