Мөслимнең үз «Ашыгыч ярдәм»е

Мөслимнең үз «Ашыгыч ярдәм»е

Мөслим районында булып, андагы матур үрнәкне күреп кайттык әле. 2018нче елда район башлыгы Рамил Муллин эшмәкәрләр белән сөйләшкән дә, алар Мөслим үзәк больницасына ике җиңел машина бүләк иткәннәр. Дәүләт биргән «Ашыгыч ярдәм» машиналарыннан тыш, халыкка беренче ярдәм күрсәтә торган машиналар инде болар. Аларга саф татарча «Сәламәт Мөслим» дип язып та куйганнар (менә бит, урыс сүзе кыстырмый гына да була икән!). «Бу машиналар авыл кешесенә ашыгыч ярдәм күрсәтә. Берсе – бөер авырулыларны Чаллыга гемодиализга (организмны чистарту) йөртә, үзебездә андый мөмкинлек юк чөнки. Ә икенче машина район буенча ярдәм күрсәтә. Юлларыбыз яхшы, шуңа күрә ерак авылларга да баралар», – дип сөйләде Мөслим үзәк больницасының баш табибы Рамил Морзаханов.

Комментарии