«Милли мәдәният музеен җимерүчеләр тарихка Шаһгали булып кереп калачак»

«Милли мәдәният музеен җимерүчеләр тарихка Шаһгали булып кереп калачак»

18нче мартта БТИҮ активистлары Милли мәдәни үзәкне ябу, Татар милләтен үстерү стратегиясе һәм Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховны яклау темаларына матбугат очрашуы үткәрде.

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТ МУЗЕЕ

Милли мәдәният музее хезмәткәре Ләйсән Кариева сүзләренчә, Милли мәдәният музее бинасы моңа кадәр дә күп кенә оешмаларны кызыктырды, хәзер кабат кызыгу башланды. Заманында милли җанлы кешеләр музей бинасын төннәр буе саклап чыгалар иде, диде ул.

«Безгә хәзер Бауман урамындагы кечкенә генә бина тәкъдим ителә. Әмма анда музей экспонатлары сыймаячак. Бу экспонатлар халыкныкы бит, музей да халык өчен булырга тиеш. Киләчәк буыннарга нәрсә калдырабыз без? Бу экспонатлар һәм музей лаеклы бинага урнашырга тиеш. Татарстанның 100 еллыгына без яңадан-яңа күргәзмәләр белән гөрләп эшләп китәргә тиеш идек, ә хәзер киресенчә килеп чыга», – диде ул. Ләйсән Кариева Бауман урамындагы бина вакытлыча гына булып, музейга яңа бина төзесәләр, әйбәт булыр иде, дип саный.

«Хәзер музей Бауман урамындагы 3нче йортка күчәчәк, ә анда сыймаган экспонатлар Илдар Зариповның торак йортында сакланып торачак, диләр. Әмма экспонатларны торак йортта саклау канун буенча тыелган. Бу хакта Миңнехановка да, Русия Мәдәният министрлыгына да, музейлар берлегенә дә хатлар язылды. Әлегә җавап килмәде», – диде ул.

Бер мәдәният йортын икенче бер мәдәният оешмасы, ягъни милли китапханә алырга теләве башка сыймый, әхлакый яктан караганда да бик матур күренеш түгел, диде Кариева.

Матбугат очрашуында катнашкан архитектор, төзелеш ветераны Валерий Хәмитов фикеренчә, Милли мәдәният музеен Бауман урамындагы 3нче йорт бинасына күчерү бөтенләй дөрес гамәл түгел. «Бу бина махсус музей бинасы итеп төзелмәгән. Ул бит 1780нче елларда хакимият бинасы итеп салынган. Анда агач балкалар тора, тимер-бетон түгел. Димәк, ул янгын ягыннан да имин түгел. Дөнья күләмендә әһәмиятле экспонатларны янгын ягыннан имин булмаган бинага урнаштыру башка сыймый. Анда теләсә нинди оешманы, теләсә нинди министрлыкны урнаштырып була. Янгын вакытында хезмәткәрләр тиз арада аннан чабып чыга алачак. Ә дөньяда бердәнбер булган татар мәдәнияте музее экспонатларын 15 минутта урамга чыгарып бетерә алмаячаксың! Анда тәрәзәләр тар, фасады да зур түгел. Бу бина берничек тә музей комплексы өчен туры килми. Дөньяның теләсә кайсы иленә, яисә Русиягә карыйбыз икән, музей комплекслары һәрвакыт элекке патша сарайларына урнаштырылган. Рус музеена карагыз, Париждагы Лувр, Версаль музейлары кайда урнашкан? Болар бит элекке патша сарайлары. Ә бездә никтер махсус музей өчен төзелгән бинадагы җайланмаларны җимерәләр, музейны аннан чыгаралар һәм экспонатларны ниндидер хакимият бинасына күчерәләр. Ә янгын сүндерүчеләр дә, башка оешмалар да моңа күз йома. Хәтта яңа машиналар сатыла торган биналар да киң, иркен, анда халык рәхәтләнеп карап йөри ала», – дип белдерде Валерий Хәмитов.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Милли мәдәни үзәкне ябу һәм Милли мәдәният музеен куып чыгаруны татар тарихына каршы эшләнгән җинаять, дип бәяләде. «Бу музей – татар халкының дөньядагы бердәнбер музее. Без, ТИҮ буларак, акча өчен татар мәдәниятен һәм тарихын юк иткән кешеләргә нәфрәтебезне белдерәбез. Бу кешеләрнең милләте дә, мәдәнияте дә юк. Аларның Алласы бер – ул доллар дип атала. Әмма миллиард доллардан башка да әһәмиятле әйберләр, хәзинәләр бар әле. Икенче бер милли мәдәни үзәк төзү турында беркем бер сүз әйтми. Милли мәдәният музеен җимерүчеләр татар халкы тарихына Шаһгали булып кереп калачак», – диде ул.

ТАТАР СТРАТЕГИЯСЕ

Матбугат конференциясендә татар халкының үсеш стратегиясе темасына да урын бирелде. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев: «Болай барсак, 2030нчы елга татарча белүче калмаячак. Чөнки хәзер татарның урта мәктәбе юк. Милли университеты юк. Шулай ук 1990нчы елларда көрәшеп алынган ике теллелек тә юк. Татар милләтенең йорты яна дигән сүз. Һәм хәзер татар халкының үсеш стратегиясен төзеп маташалар. Бу вакытта стратегия төзүнең мәгънәсе юк бит. Аның урынына татар халкын коткару программасын төзергә кирәк», – ди. «Татар теле чын дәүләт теле булырга тиеш. Татар теле дәүләт оешмаларында, хокукый оешмаларда, сәүдә оешмаларында, гомумән җәмгыять тормышында урыс теле белән бертигез кулланылса, татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең саны бик тиз үсәр иде», – диде ТИҮ рәисе.

Татар халкының үсеш стратегиясенә карата ТИҮ керткән икенче тәкъдим – кичекмәстән Татар милли университетын ачу, мөстәкыйль милли мәгариф системасын булдыру.

АЗАТ МИФТАХОВ

Чарада Мәскәүдә тоткарланган татар активисты Азат Мифтахов турында аз сөйләшенде. Фактлар аның гаепсез булуын күрсәтә.

ТИҮ вәкилләренең матбугат очрашуы 15нче мартта Бакый Урманче музеенда узарга тиеш иде. Ләкин оешма вәкилләрен музейга кертмәделәр. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, музейда матбугат конференциясе уздыруны «Казан» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Луиза Космылина тыйган булып чыкты.

Тукай бүләгенә дәгъва кылучылар исемлеге билгеле булды

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе комиссиясе 2019нчы елда әлеге бүләккә дәгъва итүче намзәтләрне атады. Тукай бүләгенә быел 16 кеше һәм иҗат төркеме тәкъдим ителде:

  1. Елена Алексеева — «Казань. Кинематограф. Из века в век» (1897-2014) монографиясе өчен;
  2. Надир Әлмиев — график эшләр сериясе өчен, «Колокола Хиросимы» циклы, Дәрдмәнд, Г.Тукай, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Кутуй, Р.Бохараев һәм башка татар шагыйрьләре җыентыгына иллюстрацияләр, «Татарстан, Алтай» пейзажлар сериясе өчен;
  3. Марат Әмирханов — «Казан йорт», «Олуг Мөхәммәд» китаплары өчен;
  4. Рифкать Вахитов — Татарстан рәсем сәнгатенә керткән өлеше өчен. «Тарих һәм шәхес» сериясе, 1998-2019нчы еллар;
  5. Тәлгать Галиуллин — «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен;
  6. Габделәхәт Гаффаров (Әхәт Гаффар) — «Олы юлның тузаны» романы, «Дәрья башы» һәм «Әхәт Гаффар» китаплары өчен;
  7. Галимҗан Гыйльманов — «Тәкъдиргә юл» хикәяләр һәм новеллалар җыентыгы, «Ходай бүләге» повестьлар җыентыгы өчен;
  8. Айдар Фәйзрахманов — татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы, «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен;
  9. Рифат Фәттахов — Рәшит Ваһапов (2004-2017нче еллар) исемендәге татар җыры халыкара фестивален тормышка ашыру һәм татар халкы традицияләрен саклауга керткән өлеше өчен;
  10. Мәдияр Хаҗиев – «Татар хатыннары» сериясе өчен (25 эш);
  11. Нурислам Хәсәнов – «Күрәчәк» һәм «Җан авазы» романнар һәм повестьлар китаплары өчен;
  12. Әнвәр Шәрәфиев – «Сандугач» фортепиано пьесалары, «Чулпан Йолдыз», «Наз» җыентыклары өчен;
  13. Эльмира Шәрифуллина – «Тамды яшем», «Бала күңеле – ак кәгазь» китаплары өчен;
  14. Дмитрий Туманов, Раилә Гарипова, Дмитрий Платонов, Наталья Смирнова, Айдар Гайнетдинов, Тимур Мортазин, Диана Сәфәрова, Николай Штыков — «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате республика фестивале өчен;
  15. «Әлиф» иҗат берләшмәсе: режиссер Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамов, биюче Нурбәк Батуллин — «Әлиф» хореографик спектаклен иҗат иткән өчен;
  16. Камал театры артистлары төркеме: Люция Бикчәнтәева (Хәмитова), Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин – татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен.

Тукай бүләге лауреатлары 26нчы апрельдә билгеле булачак. Премиянең күләме 2014нче елдан бирле 500 мең сум тәшкил итә.

Татарстанда 1200 татар теле укытучысы башка фәннәрне укытуга күчерелгән

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Дәүләт шурасы утырышында мәгариф программаларын үстерү турында хисап тотты. Ул республикада укыту биш телдә – татар, урыс, чуаш, удмурт һәм мари телләрендә алып барыла, дип белдерде.

2018нче елда 1200дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы, уку планнарына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, башка белгечлекләр үзләштерде диде Борһанов.

Татар теленең атнага ничә сәгать калганы турында министр бер сүз дә әйтмәде. Ул бары тик бүгенге көндә «бөтен укытучылар да республика мәктәпләрендә эшкә урнаштырылды», дип чикләнде.

Шул ук вакытта Борһанов бүген «һәркем өчен татар телен өйрәнү мөмкинлеге бар» дип саный. Мисал өчен, ул «чикләнмәгән санда укучылар кабул итүче» «Ана теле» татар теленә читтән торып өйрәнү проектын атады.

Былтыр Русиядә мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертелеп, туган телләр мәктәпләрдә ихтыярига калганнан соң, күп кенә укытучылар башка белгечлекләргә яңадан укырга мәҗбүр булды. Алар хәзер урыс теле һәм әдәбияты, тарих, рәсем дәресләре укыта, балалар бакчаларында, башлангыч классларда эшли.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов белдерүенчә, Казанда башка белгечлеккә 400дән артык татар теле укытучысы укыган.

Путин «фейк» яңалыклар һәм хакимиятне мыскыллау өчен җәза кануннарын имзалады

Русия Президенты Владимир Путин «фейк» яңалыкларны томалау һәм интернетта хакимиятне һәм дәүләт символларын мыскыл итүче язмалар өчен җәза бирү турында кануннарны имзалады. Документлар хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде.

Хакимиятне мыскыл итүче постлар урнаштыру вак хулиганлыкка тиңләнәчәк. Бер ел эчендә беренче тапкыр шундый язма чыгарган өчен 30-100 мең сум, икенчесе өчен 100-200 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу, өченче һәм аннан соңгы очраклар өчен 200-300 мең сум штраф һәм иректән мәхрүм итү карала.

Роскомнадзор мондый мәгълүмат урнаштырылган сайт җитәкчесеннән язманы бер тәүлек эчендә алып куюны таләп итәчәк, югыйсә сайт томаланачак.

«Фейк», ягъни дөреслеккә туры килмәгән яңалыклар турындагы канунга ярашлы, дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләрне ачыклаганнан соң, Роскомнадзор алар урнаштырылган сайтларны томалый алачак. Фейк таратучыга административ җәза биреләчәк. Дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләрнең җәмәгатьчелеккә, аерым кешеләргә салган «зыяны»на карап, физик затларга 30 мең сумнан 400 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга 60 мең сумнан 900 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 1,5 млн сумга кадәр штраф салу карала.

Канун өлгеләрен Русия Думасына депутат Дмитрий Вяткин, сенаторлар Андрей Клишас, Людмила Бокова һәм башкалар керткән иде.

Канун өлгеләре текстларын хокук яклаучылар һәм журналистлар тәнкыйтьләп чыкты. Әлеге кануннарны кабул итү сүз иреген чикли, диделәр, теге яки бу яңалыкларны «ялган» дип тану кысалары аңлашылмый, дип белдерделәр. Документларны әзерләү вакытында аларга кайбер дәүләт оешмалары да тискәре бәя бирде. Президент каршындагы Кеше хокуклары шурасы канун өлгеләрен кире кагуны сорады. Шулай ук «Свободное слово» берлеге, «ПЭН-Москва», Петербурның ПЕН-клубы журналистлары канун өлгеләренә каршы чыгыш ясады. Аларның белдерүендә әлеге кануннар кабул ителү «илдә турыдан-туры цензура тәртибе урнаштыруны аңлата» диелә.

Комментарии