Яшьлекне сагынып…

Эш арасында һич кисәтмәстән мине күрше Рифкать абый үзенең 55 яшьлек юбилеена чакырды. Шәһәрдә яшәсә дә, гел туган авылына әнисе янына каерып кына тора. Бик тә үзенчәлекле абый ул! Август аеның алмагачлары арасында сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган зур озын өстәл әзерләгәннәр, өстәл тирәли якыннары, туган-тумачалары, дус-ишләре утырышкан. Иң кызыгы шунда: ул хәләл җефетсез генә, бер урамда уйнап үскән балачак дусларын җыйган. Инде бу дуслар – дөнья тоткасы, ир уртасы булган егетләр. Мин юбилярны мактап, туган җир, туган як турында шигырьләремне укыганнан соң, алар тостлар әйттеләр, затлы бүләкләрен тапшырдылар.

– Рифкать абый, сиңа зур рәхмәт, син безне бер йодрык шикелле тоттың, армиягә баргач, бик кирәк булды бу йодрык, – дип рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Бераз йомшаргач, Рөстәм исемлесе гармунда көй сузды. Дәррәү кушылып җырлап җибәрделәр:

Ак пәрдәләр элгән тәрәзәңдә

Таңга хәтле янды утларың.

Сине өзелеп көттем.

Сине өзелеп көттем.

Йөрәк ярсып типте, чыкмадың, –

дип, «р» авазына басым ясап җырладылар. Күрәм, күзләре яшьләнде, елыйлар болар.

– Нигә елыйсыз, егетләр? Әллә бәхетсезме сез? – дип сорадым. Алар, бер-берсен бүлдереп:

– Сез безгә карамагыз! Безнең гаиләдә бар да җитеш, хатыннар да әйбәт, балалар да укып урнашкан. Балачакны, чаңгылы урамнарны, күмәкләшеп уйнаган чакларны, беренче мәхәббәтебезне сагынабыз, – дип истәлекләре белән уртаклаштылар.

Мәҗлес беткәч, култыклашып, урам тәрәзәләрен зеңгелдәтеп, «р» авазына өстенлек биреп, яшьлектә, балачакта күңелләренә уелып калган җырны суздылар. Әйтерсең лә алар шушы җыр аша яшьлек елларын эзлиләр, балачак сукмакларын якынайталар. Урам әйләнгәндә бу егетләрнең җыр авазы караңгы урам почмакларына кадәр яңгырап торды. Җыр урам әйләнде, яшьлек эзләрен эзләде. Ә иртән инде аларның затлы машиналарының төтеннәре генә авыл уртасында сузылып калды.

Дилбәр ӘХӘТОВА,

Актаныш районы, Тәкмәк-Югары Яхшый авылы

Комментарии