Түзәсең инде түзәргә калгач

Безнең ил халкы гомер буе берәр төрле җиңеллек булмасмы дип ышанып яшәсә дә, өметләре акланмаган. Патшалар заманында ук башланып китеп, бертуктаусыз барган сугышларда чит җирләрне басып алып, җиңүләргә ирешсәләр дә, ачлы-туклы булып хәерчелектә яшәп, кайгы-хәсрәтләре арта гына барган.

1917нче елдагы революцияне халык шатланып каршы алып, бирелгән вәгъдәләргә ышанып, патша хөкүмәтенә каршы күтәрелеп чыксалар да, файдасы булмый. Күрше-тирә илләрне басып алу сәясәте дәвам итә, әле алай гына да түгел, дөньядагы бөтен илләрне басып алып, җир шарында коммунизм төзү нияте белән яши башлыйлар. Бусы инде бөтенләй дә акланмый торган акылсыз сәясәт икәнен күрсәтте.

Совет хөкүмәте төзелеп, берсеннән-берсе кырыс законнар барлыкка килгәннән соң, авылда яшәүче халыкны көчләп колхозга кертеп, аларның булган бар мал-мөлкәтләрен – ат, арба, чана, сбруйларын талап алып, колхоз оештыралар. Каршы килүчеләрне кулга алып юк итәләр яки Себер якларына авыр төзелеш эшләренә озаталар. Хөкүмәтне яки ил җитәкчеләрен яманлап бер сүз әйтсәң дә, ахыры хәерле булмый.

Аннары Икенче бөтендөнья сугышы. Ул елларда булган хәлләрне 70 ел буе язсалар да, әле хәзер дә язып бетерә алганнары юк.

Сугыш бетеп, бераз гына булса да җиңелрәк тормыш башланыр дигән өметләр дә акланмады. Сталин исән вакытта халыкка бернинди дә җиңеллек эшләнмәде. Авыл халкына бигрәк тә авырга туры килде. Көне-төне эшләсәң дә, хезмәт хакы түләнмәде. Иге-чиге булмаган төрледән-төрле налог һәм заемнарны, балаларың ач булса да, түләмичә котылып булмады. Бер рәхәт күрмичә үлеп киткән әниләр ничек түләп бетерә алдылар икән ул салымнарны, дип әле хәзер дә уйланып утырам.

Инде бу хәсрәтләрдән соң бүтән беркайчан да кан коешлар булмас, дип уйласак та, безнең илгә каршы сугыш ачмасалар да, Венгрия, Чехословакия һәм Әфганстандагы мәгънәсез сугышларны үзебез китереп чыгарганга күрә, беркемне дә гаепләргә хокукыбыз юк дип беләм.

Ил җитәкчелегенә Михаил Горбачев килгәч, демократик ысуллар белән яши башлап, сүз иреге бирелгәч, Америка һәм башка илләр белән дуслык мөнәсәбәтләре булдырган идек. Моңарчы Русиядә булмаган акыл белән яши башлап, рәхәт, тыныч тормышта яшәү бәхете чынлап та килде, ахры, безнең илгә дә дисәк тә, анысы да барып чыкмады гына түгел, СССР дип аталган көчле зур илебез бөтенләй таркалып юкка чыгарылды.

«Коммунизм оҗмахы» төзү сәясәте барып чыкмыйча, дөньяның алга киткән илләре кебек, капиталистик системага күчеп яши башласак, Русиянең дә чәчәк аткан алга киткән ил булачагына өметләндерделәр. Монысына да ышандык, ышанмыйча кая барасың. Шундый зур тәҗрибәле кешеләр белми әйтмәсләр дидек. Бактың исә, мондый кыргый капитализм системасының бөтенләй дә гади халык өчен түгел, халык байлыгын үзләштерүче коррупционерлар, гаделсезлекләр белән яши торган кешеләр өчен икәнен аңладык.

Капиталистик системага күчкәч тә, Русия илендә сугышмыйча гына яшәп булмаслыгын аңладык. Бу юлы инде үзебезнең ил саналган Чечен республикасына ике мәртәбә сугыш башлап, шәһәрләрне юкка чыгарып, ике яктан да күпме кеше, шул исәптән Чечняның дүрт президенты һәлак булды. Әрәм булган ил байлыгы һәм әйтеп бетерә алмаслык кайгы-хәсрәт китерде бу сугыш.

Берничә көн генә булса да, Грузия белән дә сугышып алдык бит әле. Шуннан бирле Грузия белән дошманлашып яши башладык.

2014нче елның мартында Кырымны Русиягә кушып куйдык. Аның белән генә канәгатьләнмичә, Украина җире булган Донбасста да сугышта катнаштык. Менә шушыннан соң инде безнең илгә карата төрледән-төрле санкцияләр куллана башладылар. Русиянең яшәү чыганагы булган төп байлыгыбыз – нефтьнең бәясе 30 доллардан да түбән бәягә сатыла башлады. Инфляция котыра, әйбер бәяләре көн саен диярлек артып тора башлады. Донбасстан Русиягә килгән миллионга якын кешене Русия үз җирендә кабул итте. Донбасста калган кешеләргә кирәкле әйберләрне, ризыкларны йөзәрләгән КАМАЗ машиналары белән илтеп бирә башладылар. Бу илебез әле дә чыдый дип уйлап куям. Кая куеп бетерергә белмәгән байлыгыбыз булгач, үз илебездәге 6-7 мең сум пенсия алып яшәүче әбиләргә яки сугыш чоры балаларына әзрәк берәр төрле ярдәм күрсәтсәләр, күңелгә ятышлырак буласы түгелме соң?

Ил җитәкчесе илдә килеп чыккан кризиска карата халыкны түзәргә чакырды һәм түзеп торган халыкка үзенең рәхмәтен дә җиткерде. Кризис ике елдан бетәр дисә дә, аның бетәргә исәбе юк, киресенчә, тирәнәя генә бара.

Илдә булган кризис өстенә кризис ясап, Русия самолетлары Сүрия җирен бомбага тота башлады һәм Мисырдан Петербургка кайтучы самолетка куелган бомба шартлап, бер гаебе булмаган 224 кеше һәлак булды. Сүрия җирен бомбага тотып кайтып килүче самолет та Төркия чигендә бәреп төшерелде. Күп еллардан бирле дусларча яшәгән Төркия Русиянең дошманы санала башлады. Ничек кенә булса да, Төркиядән китерелгән арзан бәягә сатыла торган товарларның чикләнүе һәм иң арзанлы булган ял итү урынының бетерелүе халык файдасына түгел икәнлеге билгеле.

Югарыда саналган сугышларның берсеннән башкасын барысын да Русия үзе китереп чыгарса да, ул үзен бервакытта да гаепле итеп санамыйча, гаепне башкалардан эзли. Ә халык түзә, түзми нишләсен инде, түзәргә мәҗбүр ителгән халык булгач. Әле Русия хөкүмәтеннән алган хәбәр буенча, 2030нчы елда Русия чәчәк аткан ил булачагын әйтеп, аптырашта калдырдылар. Каян белделәр икән 15 елдан нәрсә буласын? Иртәгә нәрсә буласын да белеп булмаган вакытта. Халык түзә инде, тагын күпме түзәргә кирәк булыр, әлегә моны берәү дә белми торгандыр.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии