«Путинга дүрт ел буе ышанып яшәдем»

 «Путинга дүрт ел буе ышанып яшәдем»

Биш ел элек Путинга мәдхия җырлап танылган Олег Лихачев Русия Президентын мәхкәмәгә биргән. Ул Путинны черек капиталистик система төзүдә, әшнәлектә гаепли, шуның аркасында халыкның күпчелеге һәм үзенең дә хәерчелектә яшәвен әйтә.

Татарстанның Питрәч районы, Янсуар авыл җирлеге депутаты, җырчы, алып баручы һәм диджей Олег Лихачев гаризасын 11нче февраль көнне Мәскәүнең Тверской районы мәхкәмәсенә юллаган. Ул анда Русия Конституциясенең 7нче маддәсен дә искә ала: «Русия Федерациясе – сәясәте кешенең лаеклы тормышын һәм ирекле үсешен тәэмин итәрдәй шартлар тудыруга юнәлдерелгән социаль дәүләт. Ә мин, икътисади богауларга бәйләнгән ир-ат, Путин аркасында гаиләмне тәэмин итә алмаганга, гаиләм аның тарафыннан төзелгән хәерче тормыш-көнкүреш кыясына бәрелеп ватылды, аерылыштык…» – дип яза.

Олег Лихачев, Путинны җавапка тартуны сорап, үзенә боларны таләп итә:

– гаражы, мунчасы, бакчасы булган сатып алынмый калган йорт;

– сатып алынмый калган BMW 6 һәм Audi Q7 машиналары;

– кунакханә комплексы яки яшелчә, җиләк-җимеш һәм терлек комплексы сыйфатында эшмәкәрлек;

– «урыс эстрадасы йолдызы» дигән статус;

– банкка булган бурычларын каплауны;

– элекке хатыны Татьяна Лихачеваны кире кайтаруны һәм гаиләсен аның контроленә тапшыруны.

«Азатлык» Олег Лихачевның фатирында кунак булып, аның, үзе әйткәнчә, «хәерче» тормышы белән танышты.

«Без – дүрт кеше: аерылган хатыным, мин һәм ике улым бер бүлмәле фатирда яшәргә мәҗбүрбез. Матди кыенлыклар аркасында 2013нче елдан бирле шушы фатирның аш бүлмәсендә һәм коридорда сипләү эшен тәмамлый алмыйбыз. Менә шундый хәерче депутат мин», – дип каршы алды Олег Лихачев.

– Олег әфәнде, сез Янсуар авылы җирлеге депутаты, татарча беләсезме?

– Юк, кайбер җөмләләрне генә әйтә алам. «Мин сине яратам», «мин сине телим», мәсәлән. Татарча җырлар беләм. Минем улым татар балалар бакчасына йөри, аның татарча белүен телим. Әлегә ул белми.

– Депутатлыкка ничек кереп киттегез?

– 2014нче елда мин «Владимир Путин – молодец!» дигән җыр яздым, 2015нче елда Русия коммунистлары фиркасенә кердем, 2016нчы елда депутат булдым. 2014нче елда Дәүләт Шурасына сайлауларда катнашып караган идем, әлбәттә, миңа үтәргә ирек бирмәделәр. 2015нче елда Казан шәһәре Думасына сайлауга үземне тәкъдим иттем, 2016нчы елда Русия Думасына сайлауларда катнашырга йөрдем…

– Путинны мактаган җырдан соң, нигә «Бердәм Русия»гә бармадыгыз?

– Халыкка каршы булган фиркагә бара алмыйм бит инде, мин андый кеше түгел. Коммунистлар үзләре чакырды да, мин шул фиркагә кердем.

– Ә депутат буларак нәрсәләр эшлисез?

– Мин авыл хуҗалыгында берни аңлый алмыйм, шул Сабантуйлар оештыруда гына катнашам. Минем дәрәҗәмдә авыл җирлеге депутаты булу ул бик аз. Алар булырга тиеш – алар бар. Ә нәрсәдер эшләргә… Юк, эшләгән юк.

– Аңлавымча, «Владимир Путин – молодец!» җырын язганнан соң, сезнең тормыш барыбер уңайланып, үсешкә киткән. Депутат булгансыз.

– Ул җыр ниндидер йогынты ясады дип әйтә алмыйм. Мин шуны аңладым: Татарстан, Русия түрәләре Путинны сүгәргә генә түгел, хәтта мактарга да курка. Алар аны мактарга ярыймы-юкмы икәнен белмиләр. Өстән ул үзе күрсәтмә бирмәсә, хәтта җырны да халыкка чыгармаячаклар.

– Олег әфәнде, 2018нче елда сез «Я отрекаюсь от Путина!» җырын яздырдыгыз. Тегесеннән соң үсеш булмаса да, монысыннан соң гаиләгез өчен курыкмыйсызмы?

– Үзең өчен курыкмыйсыңмы дип сорагыз. Мондый тормыш булганда, берни куркыныч түгел!

– Сез – Татарстанда Путинны мәхкәмәгә биргән беренче кеше. Ни өчен шулай эшләргә булдыгыз?

– Чөнки бу ил халкының өчтән береннән күбрәге, шул исәптән мин дә хәерчелектә яшибез. Бәяләр күтәрелә, табыш артмый, тормыш шартлары түзә алмаслыкка әйләнде. Бу бик күп проблемаларга китерә, мәсәлән, хатыным да минем белән шуның аркасында аерылышты. Мин аерылышмадым, ул аерылышты.

– Сез мәхкәмәгә язган гаризада «Дүрт ел буе Путинга ышандым һәм кешечә яши башларбыз дип өметләндем» дисез. Ә кешечә яшәү сезнеңчә ничек була?

– Гаризада язган таләпләрне сез тулаем җитди кабул итмәгез. Хәер, үз йортың, машинаң булу – ул нормаль күренеш. Гаризада күрсәтелгән чит ил машиналары да… Ярты Мәскәү шундый машинада йөри. Нишләп аларга йөрергә ярый, ә миңа ярамый? Үз кунакханәм һәм рестораным булуын телим – бу күптәнге хыялым. Кешечә яшәү – ул гаиләң, үз фатирың, машинаң, яраткан һәм яхшы түләнелә торган эшең, кияргә киемең, ашарга ризыгың, яхшы тәрбияң булу.

– Ә сез кайчан да булса кешечә яшәдегезме?

– Юк, беркайчан да яшәмәдем.

– Шуңа карамастан 2014нче елда «Владимир Путин – молодец!» дигән җыр яздыргансыз?

– Мин хәзер генә аңладым: Русия ул нефть белән газ сатудан килгән акчага гына яшәгән. Кыйммәткә сатканнар һәм халыкка ташларлык сөякләре булган. Азмы-күпме кешечә яшәрлек мөмкинлек бирелгән. Менә хәзер аз гына түзәбез дә, аннары кешечә яши башлыйбыз, барына да Көнбатыш санкцияләре гаепледер, дип уйладым. Ләкин соңыннан аңлашылганча, барына да черек капиталистик система, туган-тумачалык һәм акчаның сыйфат белән гаделлектән өстенрәк булуы гаепле икән. Бер күч олигархлар бөтен табигый байлыклар белән идарә итә, халыкның акчасы ризыкка һәм төрле түләүләргә көч-хәл белән генә җитә. Ә кем ризык өчен эшли? Кол! Аның ял итәргә барырга да мөмкинлеге юк.

Ышандым, өметләндем һәм 2018нче елда без президентка соңгы тапкыр мөмкинлек бирдек. Русия халкы түзем бит ул! Ул халыкка йөз белән борылыр һәм аның хәлен ничектер җиңеләйтү өчен нәрсә дә булса эшләр дип уйладым. Ә ул нишләде? Шул ук кешеләрне идарәдә калдырды. Пенсия яшен арттыру реформасын гына карагыз! 2018нче елның 26нчы июнендә мин Путинны кисәтеп видеоролик яздырдым. «Мин «Владимир Путин – молодец!» дигән җыр авторы, хәзер ул җырны җырлый алмыйм, чөнки автоматтан атып куачаклар, сез хезмәт хакларын 80 мең сумга, ә пенсияне 40 мең сумга җиткермичә, мин аны җырлый алмаячакмын», – дидем.

Мин һәрвакыт халык белән булдым. Путинны мактап җырлаганда да халык өчен идем.

– Сезнең «Я отрекаюсь от Путина!» дигән җырыгыз «Владимир Путин – молодец!» дигән җырдан популяррак булып чыкты. Сезнеңчә, бу нигә шулай булды?

– Бу этапта халыкның өчтән бере чыннан да хәерчелек чигендә басып тора һәм күпчелекнең күзләре ачыла башлады дигәнне аңлата. Путин бит ул психологик яктан бик матур, бөек, юморлы кеше. Ләкин халыктагы ышанычны югалта башлады.

– Олег әфәнде, сезнең барыбер бүген фатирыгыз, машинагыз бар. Күпчелек бит сездән дә начаррак хәлдә яши.

– Көләсезме? Дүрт кешегә – бер бүлмәле фатир! Бу нормальме? Алай булырга тиеш түгел! Фатирга 2013нче елдан бирле ремонт ясый алмыйм. Машинам – Daewoo Matiz. Ул машинамы? Бу бит көлке! Минем яшьтә һәм эчке үсеш дәрәҗәмдә мин джипта йөрергә тиеш. Бу элементар әйберләр һәм һәркемдә булырлык.

– Лаеклы яшәү өчен гаилә башлыгының айлык кереме күпме булырга тиеш?

– Бу коммунистлар тарафыннан саналган инде. Хезмәт хакы уртача 80 мең сум булырга тиеш. Америкада урам себерүче дә безнең акча белән 150 мең сум ала. Укытучылар 200-300 мең сум ала. Хәзер минем гаиләдә, соңгы ярты елда, бер кешегә аена 15 мең сум керем була. 2014нче елга кадәр әле мин, музыкант булып йөреп тә, аена 100 мең сумга якын акча эшли идем. Мисыр, Төркиягә ял итәргә бара идем. Әле бәяләр ул чакта түбәнрәк иде. Хәзер бәяләр дә өч тапкырга үсте, ә керем кимеде. Димәк, мин хәзер – хәерче. Абсолют хәерче!

– Нигә мәхкәмәгә пенсионерлар бармый? Эшчеләр бармый?

– Мин үзем кайчандыр телевизион наркоман идем. «Беренче канал»ны карап яшәдем. Барына да ышандым. Аларның мәхкәмәгә бармавының беренче сәбәбе – телевидениедән бик көчле пропаганда бара. Шуңа күрә күпчелек Путинны «молодец» дип уйлый. Ә Америка начар, ди. Ә яшьләр – студентлар, алар әле тәҗрибәсез. Социаль челтәрдәге реакциягә караганда, алар проблеманың үзәген күрми.

– Ә сез кешечә яшәмәвегездә үзегез үк гаепле дип уйламыйсызмы? Өч дипломыгыз бар, бәлки, эшкә урнашып карар идегез?

– Әйе, минем кулинар училище, музыка училищесы дипломнары һәм Казан дәүләт университетының журналист белгечлеге дипломы бар. Мин яхшы диджей һәм алып баручы, миңа бу эш белән шөгыльләнү ошый һәм мин шушы эшне эшләргә тиеш тә. Бүген миңа 44 яшь. Хатыным да минем сәхнә артисты булуымны көтте, ләкин көтеп җиткерә алмады. Шуңа карамастан бу өлкәдә үземне акчасыз да зур уңышка ирешкән кеше дип саныйм. Федераль каналлардагы тугыз төрле шоуда катнаштым, бу – бик зур уңыш. Ә шахтага, төзелешкә барырга кушкан кешеләргә мин болай дим: әгәр Путин һәм аның иптәшләре минем белән бер бригадада шахтага, төзелешкә эшкә барса, мин дә алар белән эшләячәкмен.

– Ничек уйлыйсыз, мәхкәмә гаризагызны кабул итәчәкме?

– Юристлар әйтүенчә, кабул итәчәк, ләкин аның буенча эш булмаячак, чөнки мин куйган таләпләрнең нәрсәдән чыгып формалашуын дәлилләп булмый. Путин бит кагылгысыз. Кабул итү-итмәүләре мөһим дә түгел. Мин моның белән кемнәрнеңдер күзен ачам һәм үземне күрсәтәм.

Илдинә ЯДКӘРОВА,

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Русия Думасы хәрбиләргә гаджетлар куллану һәм мәгълүмат таратуны тыйды

Русия Думасы хәрбиләргә үзләренең хезмәте турында медиада сөйләүне яки мәгълүматны интернетка урнаштыруны тыя торган канун өлгесен өченче укылышта кабул итте. Бу хакта парламентның түбән пулаты сайтында хәбәр ителә.

Хәрбиләргә шулай ук хезмәттәшләре, шул исәптән гаскәрдән китүчеләр һәм аларның гаилә әгъзалары турында мәгълүмат бирү дә тыела. Моннан тыш канун өлгесе гаскәргә яки хәрби җыеннарга чакырылучыларга смартфон, планшет, навигатор һәм башка шундый мәгълүмат яздыра, саклый һәм интернетка чыга ала торган җайланмалар куллануны тыя.

Әлеге төзәтмәләрне Думага Русия Хөкүмәте керткән иде. Канун өлгесе авторлары хәрбиләрдән чыккан мәгълүмат башка илләрнең махсус хезмәтләренә һәм террорчыларга кызык булырга мөмкин дип саный.

Моңа кадәр Русия Саклану министрлыгы хәрбиләргә интернетта үз-үзләрен тотуда киңәшләр чыгарды һәм социаль челтәрләр кулланудан баш тартырга тәкъдим иткән иде. Киләчәктә әлеге киңәшләрне махсус канунга кертәчәкләр, дип тә белдерелде.

92 яшьлек әбине өеннән чыгаруга каршы петицияне 100 меңнән күбрәк кеше имзалаган

Яшел Үзәндә каза хәлендә дип табылган йортта яшәүче хезмәт ветераны, икенче төркем инвалид, 92 яшьлек Мәрфуга Һадиеваны яклап язылган петицияне 100 меңнән артык кеше имзалаган. Аны берничә көн элек журналист Юлия Фәйзрахманова Change.org порталына урнаштырган иде.

Яшел Үзән районы мәхкәмәсе әбине йортыннан чыгару карары кабул иткән иде. Мәрфуга Һадиевага һәм аның кызы Дания Перминовага йортны калдырып чыгарга кушалар. «Мәрфуга Һадиева – сугыш баласы, Икенче бөтендөнья сугышы чорында, яшүсмер килеш, саклану заводында эшләгән. Хәзер шәһәр башкарма комитеты аны үз фатирыннан урамга чыгара», – диелгән петициядә. Халык йортларның каза хәлендә булуын раслый торган бәяләмәләр ялганга нигезләнгән, хакимияткә әлеге йортлар торган җир кирәк, дип белдерә.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии