Татарны мыскыл итүчегә 100 мең сум җәза

Татарны мыскыл итүчегә 100 мең сум җәза

15нче февральдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе татар милләтеннән булган кешеләрне интернетта мыскыл иткән Павел Хотулевны гаепле дип тапты. Аңа карата 282нче маддә нигезендә (милләтара низаг тудыру) җинаять эше җәй көне ачылган иде.

Хотулев «Мой мир» социаль челтәрендәге «Русский язык в школах Татарстана» төркемендә татар милләтен кимсетә торган язмалар урнаштырган. Аның баласы мәктәптә укый һәм татар телен үзләштерү аңа, имеш, кыен икән. Ләкин 52 яшьлек эшмәкәр үз фикерен исбатлау вакытында артыгын язып аткан. Аерым алганда, ул татар телен «пенопласт кытыршылыгы, пыялада тимер белән сызу, бер көтү эт өрүе» белән чагыштыра. Шулай ук Татарстан урысларын баш күтәрергә өнди һәм «русофоб» хөкүмәтне бәреп төшерергә чакыра. Гомумән алганда, өч ай дәвамында Хотулев мондый йөздән артык язма калдырган.

Хотулевның язмаларын тикшерүне сорап берничә шикаять язылган. Бу маддә нигезендә иң аз штраф 100 мең сумга тиң, иң зур җәза – 2 елга иректән мәхрүм итү. Прокуратура Хотулевка 150 мең сум штраф бирүне таләп иткән. Хөкемдар Олег Цветков бу сумманы 100 меңгә төшерергә карар кыла.

«Мин беркайчан да бу гаепләү белән килешмәячәкмен. Бу эшне үз кулыбызга алсак, барлык инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә җыенам», – диде Хотулев мәхкәмә утырышыннан соң.

Хотулевны Татарстан киләчәге дә борчый. Интернеттагы язмаларыннан күренгәнчә, ул Татарстанны урыслар яшәгән Казан губерниясенә һәм татарлар яшәгән «резервацияләргә» бүләргә чакырган.

Ленар МӨХӘММӘДИЕВ.

«Метеорит төшү җир тетрәү кебек булды»

Җомга иртәсендә Урал төбәге өстеннән метеорит очып узды. Ул шартлап, кисәкләре шәһәрләргә, авылларга коелды. Төрле чыганаклардан күренгәнчә, 250-500 кешегә зыян килгән.

Чиләбе татарларының Акмулла исемендәге иҗат берләшмәсе әгъзасы, Чибәркүл шәһәрендә яшәүче Нурислам Айбулатов әйтүенчә, иртәнге сигезләр тирәсендә алар көчле балкыш күргән, шуннан Чибәркүл өстеннән шартлау дулкыны узып киткән. «Өйләребез җир тетрәүдәге кебек бераз селкенеп алды. Хәрбиләр бездә гел корал шартлатып тора. Мин башта шулар эшедер дип уйлаган идем. Аннан шартлаудан соң булган кебек дары исе дә таралды. Чибәркүл шәһәрендә җимерелүләр дә, зыян күрүчеләр дә булмады», – диде Айбулатов.

Метеоритның һава катламына кереп көчле балкыш белән януын Чиләбе, Свердлау, Төмән өлкәсе, Башкортстанда, Казакъстанның төньяк өлешендә һәм Идел буе федераль бүлгесендәге кайбер урыннарда да күргәннәр.

Чиләбе өлкәсендәге Еткуль авылы хакимияте башлыгы Михаил Грецай: «Балалар мәктәптә түгел, ә өйләрендә зыян күрде, алар тәрәзә пыялалары ватылып җәрәхәтләнде», – дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу кадәр көчле шартлау дулкыны беркайчан да күзәтелмәгән.

Чиләбе цинк заводы корылмалары зур зыян килгән биналарның берсе.

Метеорит калдыклары «Маяк» атом берләшмәсе урнашкан төбәккә төште. Белгечләр, атом калдыклары сакланучы «Маяк»ны кешелек өчен иң куркыныч урыннарның берсе, дип әйтә. Бүген «Маяк»та бер миллиард кюри атом калдыклары саклана. Анда 200дән артык атом зираты, атом калдыклы су белән тулган мичкәләр бар. «Маяк» урнашкан Озерск шәһәре җир астындагы атомлы сулыкның әкренләп кенә Чиләбегә таба юл алуы турында да белдерелә.

Бүген дөньяның 18 иленнән «Маяк»ка атом калдыклары китерелә. Русия моның өчен 20 миллиард долларны кесәсенә сала. Халык исә яман шеш һәм башка гомерлек авырулардан, тумыштан гариплектән җәфалана.

Озерск шәһәрендә яман шеш белән авыручылар, бөтен илебез буенча чагыштырып караганда, 20 процентка күбрәк.

Наил АЛАН.

Миңнеханов: «Ришвәтчелек ач кешеләр булган җирдә генә юк»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Forbes журналының урыс телендәге чыгарылышына әңгәмә бирде. Ул анда Татарстан икътисады, «Татнефть», ришвәтчелек, төбәк башлыкларын сайлау һәм узган елгы һөҗүмнәр турында фикерләрен әйтә. Әңгәмәнең кайбер кызыклы урыннарын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

«ТАТНЕФТЬ» ТУРЫНДА

– Күптән түгел сез Татарстанның «Татнефть» ширкәте белән хушлашырга җыенмавы турында әйттегез. Бу сорауга җавап кына идеме яисә сез аерым бер тәкъдим булганлыктан үз карашыгызны белдердегезме?

– Бу сорауга җавап иде. «Татнефть» – файдалы һәм керем китерә торган ширкәт. Аның безгә бернинди зыяны юк, ширкәт даими рәвештә хезмәт хакы, салымнар, дивидентлар түли, капитализацияне арттыра. Нигә аны кемгәдер бирергә? Ни өчен мин ширкәтнең кемнеңдер кулына күчүенә ризалашырга тиеш? Ул республика горурлыгы, ил горурлыгы. «Газпром» да дәүләт милеге санала, аңа карап беркемгә дә начар түгел.

ТӨБӘК БАШЛЫКЛАРЫН САЙЛАУ ТУРЫНДА

– Федераль үзәк губернаторларны сайлау мәсьәләсендә ачыклык кертә алмый. Шәхсән сез моңа ничек карыйсыз? Былтыр халыкка сайлау мөмкинлеген кайтару турында канун кабул ителде, хәзер бу мәсьәләне төбәкләр ихтыярына калдырмакчы булалар.

– Сайлауның һәр төре дөрес. Вазгыятьтән чыгып, тегесе дә, монысы да яхшы. Русия – яшь дәүләт: аның үз гореф-гадәтләре бар. Җәмгыять җитди үзгәрешләргә әзер булырга тиеш.

– Татарстан өчен сайлауның кайсы формасы уңайлы?

– Татарстан өчен икесе дә дөрес. Былтыр бездә туры сайлау системасы кертелгән иде, хәзер ул вакытлыча туктатылды. Бу мәсьәләне чишү миннән дә, администрациядән дә тормый. Бу эш белән безнең парламент шөгыльләнә.

РИШВӘТЧЕЛЕК ТУРЫНДА

– Инвестицияләр җәлеп итүдә Татарстан тәҗрибәсен уникаль дип әйтеп була…

– Бернинди уникаль әйбер дә юк. Башка төбәкләрдә дә уңышлы инвестиция проектлары бар. Бәлки, без бу өлкәдә бераз алга киткәнбездер. Ләкин барысы да Давоста күрсәтелгән шикелле начар түгел.

Кызганычка каршы, кайбер коллегалар Русияне ришвәтчелеккә баткан ил итеп күрсәтәләр. Әйе, бездә ришвәтчелек бар, административ киртәләр дә җитәрлек. Ләкин бу хәлне төзәтү өчен нинди эшләр башкарыла, шуны да күрергә кирәк.

Перспектива булган бөтен җирдә ришвәтчелек бар. Ач кешеләр булган җирдә генә ришвәтчелек юк.

Шуңа күрә бу проблема актуаль, ләкин аның әһәмиятен арттырып күрсәтергә кирәкмәс. Безнең ил бай һәм перспективалы.

ҖӘЙГЕ ҺӨҖҮМНӘР ТУРЫНДА

– Универсиада алдыннан Татарстан өчен иминлек мәсьәләсе дә актуаль. Былтыр республикада дини экстремизм ялкыны күзәтелде, мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм булды. Бүген төбәктәге вәзгыять ни дәрәҗәдә тотрыклы?

– Норвегиядә Андрес Брейвик 70ләп кешене үтергәч, нишләптер Европада беркем дә бу ил начарланды димәде?

Америкада да көн саен кемнедер үтерәләр…

Әйе, бу хәлләр бездә булды, гаеплеләр билгеле, хокук саклау органнары бик уңышлы эшләделәр.

Экстремизм очраклары бар һәм, кызганычка каршы, бу бик начар. Дәүләт бу хәлләрдән читтә тора алмый. Хөкүмәтне бәреп төшерүгә, көч куллануга яки бер диннең икенчесеннән өстен икәненә өндәү һәрвакыт фаҗигале тәмамлана. Җинаятьләрне башкаручылар иманлы кешеләр түгел, алар фәкать ислам диненә язылган бандитлар. Әмма бу хәл бөтен җирдә булырга мөмкин. 2001 елда Америкада игезәк-манаралар җимерелде, ләкин аңа карап Америка начарланмады.

Беренчедән, безнең бу әйберләргә чик кую өчен төгәл кануннар булырга тиеш. Берни дә тиктомалдан килеп чыкмый: кайдадыр без карап җиткермибез, кайдадыр – хокук саклаучылар. Әлегә Русиядәге кануннар барлык нечкәлекләрне дә искә алмый. Ә җинаять кылучылар чит илләрдә белем алган, алар Русия мохитеннән читләшкән.

Икенчедән, безгә төпле миграция сәясәте кирәк. Хәзергесе күп төрле проблемалар тудыра. Узган елгы хәлләр безгә четерекле урыннарны анализларга мөмкинлек бирде. Хәзер без мәчетләрдә тәртип урнаштырабыз, кешеләрне укытуда ярдәм итәбез.

Әлбәттә, дин дәүләттән аерылган булырга тиеш. Әмма без кешеләрне үтерү турында экстремистик чакырулар ишеткәндә, кайберәүләрнең бер диннең икенчесеннән өстенрәк куюын күргәндә читтән генә карап торыйкмы? Без башка конфессияләр белән гасырлар буе дуслыкта-татулыкта яшәдек һәм хәзер тынычлык бозуга ирек куймаячакбыз.

«Татар дәүләте булмаса, татар телен саклап калып булмаячак»

16 февральдә Казанның Бауман урамында 21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышлап пикет узды.

Татар иҗтимагый үзәге оештырган пикетта «Татар теле – дәүләт теле», «Мәгариф турында Русия кануны татар мәктәбен юк итә», «Татарстанда бер дәүләт теле – татар теле булырга тиеш!», «Мәскәү миссионерлары – Татарстанда персона нон грата» дигән һәм башка татарча һәм русча шигарьләр дә күтәрелде.

ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев әлеге пикет белән туган телдә урта белем алуга дәүләт гарантиясе һәм бердәм дәүләт имтиханының татар телендә дә бирелүенә мөмкинлек тудыруны таләп итүләрен белдерде.

ТИҮ вәкиле Рәүф Ибраһимов төп максатлары татар телен һәм татар мәктәбен саклап калу икәнен әйтте.

– Әмма без күпме генә тырышсак та, Русия арбасында утырабыз һәм аның канунына буйсынырга туры килә. Русия империя булмыйча федераль дәүләт булса, бу дәүләтнең кануннары да үзгәчә булыр иде. Шул кануннар нигезендә без үз телебезне саклап кала алыр идек. Әмма бүгенге көндә вәзгыять бик катлаулы. Татар мәктәпләре азаеп кына калмый бөтенләй югалуга таба бара. Узган елның 31 декабрендә кабул ителгән мәгариф турындагы Русия кануны үз телеңне бары тик теләгең булганда гына укырга куша. Теләмәсәң, бөтенләй өйрәнмә, ди. Без бит балалар үстерәбез. Әгәр балаларыбызга үз телебезне өйрәтмибез икән алар бит Маугли булып үсә. Шуңа күрә безнең, татар кешесе буларак, үз балаларыбызны Маугли итеп үстерәсебез килми. Татар дәүләте булырга тиеш. Әгәр татар дәүләте булмый икән үзебезнең телне дә саклап калу мөмкин булмаячак», дип белдерде ул.

Райнур ШАКИР.

Урыс милләтчеләре мигрантларга каршы

Якшәмбе көнне Казанның Бауман урамында «Новая сила», «Российский общенародный союз» һәм «Русский альянс» хәрәкәте вәкилләре Урта Азия һәм Кавказ арты илләре ватандашлары өчен виза тәртибе кертүне сорап пикетка чыкты. Шаляпин һәйкәле янында утызлап активист җыелды.

Мигрантларга карата мөнәсәбәт Чаллыда булган хәлләрдән соң кискен борылыш алды. Үзбәкстаннан килгән мигрант Фарух Ташбаев 8 яшьлек Василиса Галицынаны үтерүдә шикләнелә.

Пикетка чыгучылар төрле плакатлар әзерләгән. Шулар арасында «Иммигрант, ватанпәрвәр бул! Үз өеңдә яшә!», «Үтерү, көчләү һәм наркотиклар – эш көче өчен артык зур хак», «Үзебездә дә җинаятьчеләр җитәрлек. Килмешәкләр нигә кирәк?» ише плакатлар бихисап иде.

– Урта Азия һәм Кавказ арты илләре белән виза режимы кертүне сорап имзалар җыябыз. Без Русиягә сыйфатсыз кара эшчеләрне кертүгә каршы. Бу Русияне үлемгә алып бара торган юл. Киләчәктә галәмгә ракеталар җибәрүче калмас. Күз алдыбызда Русиянең икътисади яктан актив халкы деградациягә дучар булачак. Мондый миграция шаукымының прогресска аяк чалуы һәр мәктәп баласына аермачык билгеле, – диде «Новая сила» хәрәкәтенең Татарстан бүлеге башлыгы Виктор Диц.

Пикетчыларга урыслар гына түгел, кайбер татарлар да бик теләп кушылды. Урамда имза куючылар исемлеге арасында татар фамилияләре дә шактый күренде. Ләкин төп оештыручылар булып урыс милләтче хәрәкәтләре тора.

Узган ял көннәрендә Мәскәүдә, Екатеринбургта, Мурманск, Пермь, Красноярск һәм Дондагы Ростовта да мигрантларга каршы пикетлар үтте.

Ленар МӨХӘММӘДИЕВ.

Комментарии