Русиядә «Крымнаш» бәясе көннән-көн арта

Русиядә «Крымнаш» бәясе көннән-көн арта

Русиядә Яңа ел бәйрәмнәре бетеп тә өлгермәде, Мәскәү, кризис сәбәпле, янчыкны тагын да ныграк кысачагы турында хәбәрләрне ирештерә башлады. Ил җитәкчелеге, гади халык тормышын авырайткан үзгәрешләрне булдырмаска тырышабыз, дип сөйләнсә дә, акча җитешмәүне нәкъ халык җилкәсенә аудара тора.

Озакламый җәмәгать транспортына да бәяләр нык кына сикерергә мөмкин. Русия транспорт министры Максим Соколов төбәкләргә автобус, троллейбус һәм трамвай чыгымнарының бер өлешен каплау өчен моңа кадәр бирелеп килгән акчаларның 2016нчы елда инде бирелмәячәген белдерде. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләне хәзер төбәкләрдәге хакимиятләр үзләре хәл итәргә тиеш булачак.

Төбәкләрдә транспорт ташламаларын бетерүгә каршылык чаралары башланды. Аерым алганда, 15нче гыйнвар көнне Сочи үзәгендә йөзгә якын кеше җәмәгать транспортына ташламаларны бетерүгә протест йөзеннән урамны япты. Краснодарда да шәһәр үзәгенә меңгә якын кеше җыелды. Алар да минималь пенсиядән күбрәк акча алучыларга транспорт ташламаларын бетерүгә каршы чыкты. Соңыннан төбәк хакимиятләре 1нче февральдән бу ташламаларны кайтарырга вәгъдә итте.

Инде кайбер төбәкләрдә җәмәгать транспорты туктап калу хәленә җитеп килә. Мисал өчен, Түбән Новгородта энергетикларга түли алмаганга, троллейбус һәм трамвайлар бу айда ук туктап калырга мөмкин. Бу проблема Омск, Тольятти һәм Петрозаводскида да килеп чыкты.

Татарстанда «артачак икән» дигән сүзләр хәзер гадәтигә әйләнеп бара. Республикадагы мәгълүмат чаралары да, халык күнегә төшсен дип, күрәсең, ярты елдан соң булачак бәя артулар турында да кисәтә башлады. Татарстанда балалар бакчаларына түләү бәяләре 8 процентка күтәреләчәк. 1нче июльдән исә халык газ өчен – 7,5, ут өчен – 7, су өчен – 6, җылылык өчен – 8 процентка күбрәк түләргә тиеш булачак.

«Крымнаш» бәясенең пенсия акчаларына йогынтысы да сизелергә мөмкин. Татарстан пенсия фондының 14нче гыйнвар көнне үткән еллык утырышында төрле оешмаларның бу фондка вакытында акча күчермәве нәтиҗәсендә 2015нче ел ахырына бурычның 2,1 миллиард сумга җиткәнлеге әйтелде. Белгечләр фикеренчә, фондка акча җыелмау чүпрә кебек кабара гына бара.

Инде кайбер төбәкләрдән хезмәт хакларын тоткарлау очраклары турында да хәбәрләр килә башлады. Владивосток һәм Партизанскида балалар йортларында эшләүчеләр ноябрьдән бирле хезмәт хакы алмаган, дип хәбәр итте Приморье һөнәр берлекләре федерациясе.

«Крымнаш» дип очынулар башлангач, Русия җитәкчелеге халыкның пенсия фондына күчереп, картлык көнгә җыела торган маясы (накопительная часть) салынган кесәгә дә кулын сузды. 2016нчы елда бюджет бу мая акчаларын 344 млрд, 2017нче елда – 412 млрд, ә 2018 елда 471 млрд сум тотачак дип хәбәр итә «Ведомости». Алга таба хөкүмәт бу акчаларны кайтара алырмы – монысы билгесез. Русия Кырымны аннексияләгәннән бирле пенсиянең җыелып бара торган өлеше туктатылды. Башта ул 2015нче ел беткәнче дип белдерелгән иде, ә аннан соң 2016нчы ел ахырына кадәр дип игълан ителде.

Вашингтондагы Брукингс институтының өлкән фәнни хезмәткәре, 1995-98нче елларда Русия финанс министры урынбасары һәм шул ук вакытта Русия Үзәк банкы идарәсе рәисе урынбасары булган Сергей Алексашенко киләчәктә пенсионер булачакларның акчаларын хәзер Кырымга, юллар төзүгә тоталар, дип белдерә. «Әле шушы көннәрдә генә хөкүмәт Кырымда электр станциясе төзү турында карар имзалады. Аны «Ростех» төзиячәк һәм моның өчен Русиянең Уралга кадәр булган Европа өлешендә электр кулланучылар өстәмә салым түләячәк. Елына өстәмә 10 миллиард сум акча Кырымга электр станциясе төзү өчен «Ростех»ка биреләчәк», – ди Алексашенко.

Акча җитешмәүдән халыкның тормышы начарлана барганга, Русия икътисад үсеше министрлыгы 2016нчы елга социаль-икътисадка кагылган фаразларны үзгәртте. Министрлык түрәләре фикеренчә, 2016нчы елда икътисад үсеше бөтенләй булмаячак. 2015нче елда инфляция 12,9 процент тәшкил иткән, илдән 50 млрд долларлык капитал чыгарылган булган. Беренчел фаразда, 2016нчы елда тулаем җитештерүчәнлек күләме (ВВП) 0,7 процентка үсәчәк, дип белдерелсә, министрлыкның яңа фаразлары буенча, киресенчә, 0,8 процентка төшәчәк. Хезмәт хакларына караган саннар да үзгәртелә. Элек хезмәт хаклары 0,2 процентка кимиячәк диелсә, хәзер 3,5 процентка төшәчәк, дип күрсәтелә. Халыкның кереме кимү 4 процент булачак, алдан бу сан 0,7 процент кына иде. Эшсезлеккә кагылган саннар да үзгәртелгән: 2016нчы елда эшсезләр саны 6,3 процентка җитәчәк диелә, алдан 5,8 процент, дип фаразланган иде.

«Советлар Берлеге вакытында да, аннан соң да ил дөнья икътисадына ныклап кереп китә алмады. Русиягә каршы кертелгән чикләүләр, Русиянең үз эченә бикләнүе һәм, без бөтенесен дә үзебез җитештерәбез, дип импортны алыштырырга омтылуы – ул технологик хезмәттәшлектән баш тарту», – ди Сергей Алексашенко. Аның фикеренчә, чикләүләр озаккарак сузылган саен, Русия дөнья технологияләр үсешеннән артка кала барачак.

Наил АЛАН.

Милли мәктәпләр иминлеккә яный, дигән сүзләр концепциядән алынган. Әлегә

Урыс телен укыту концепциясен әзерләүче эшче төркем милли мәктәпләрнең ил иминлегенә куркыныч янавы турындагы юлларны әлеге документ өлгесеннән алган. Русия Думасы рәисе Сергей Нарышкин җитәкчелегендәге комиссия моны хуплармы?

Урыс телен укыту концепциясенең өлгесе («Русиядә гомум белем бирү оешмаларында рус теле һәм әдәбияты укыту концепциясе») милли республикаларның кайберләрендә зур ризасызлык тудырды. Документтагы «Бүген Русиядәге 4 меңнән артык мәктәп урыс телендә белем бирми һәм бу Русия ватандашларын тигез булмаган шартларга куя. Бу проблеманы күрмәмешкә салышу илнең тел бердәмлеген югалтуга, социаль яктан төрле катламнарга бүленүгә һәм киеренкелеккә китерәчәк, бу исә ил иминлегенә турыдан-туры куркыныч тудыра», дигән юллар белгечләр тарафыннан иң куркынычы, дип бәяләнде.

Татарстан Дәүләт Шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, бу документ өлгесендәге милли мәктәпләрнең куркыныч тудыруы турындагы юлларны шау-шудан соң төшереп калдырганнар. «Эшче төркем яңа вариантын әзерләгән, анда безне куркыткан юллар юк. Әмма бу эшче төркем тәкъдиме генә, документ өлгесен Русия Думасы рәисе Сергей Нарышкин җитәкчелегендәге комиссия расларга тиеш», – диде Вәлиев.

Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары 2015нче елның 23нче декабрендәге утырышта, концепция өлгесен бу килеш кабул итәргә ярамый, дигән мөрәҗәгатьне хуплап, аны Нарышкин исеменә җибәрергә дигән карар кабул итте. Бу утырышта Вәлиев депутатлар алдында чыгыш ясап, урыс теле концепциясен милли мәгарифкә яңа һөҗүм, милләтләрне үлемгә хөкем итү, дип бәяләгән иде.

Саха (Якутия) парламенты урыс теле концепциясе өлгесен тикшерү өчен үзләрендә Русия күләмендә конференция җыярга, дигән тәкъдим белән чыкты. 29нчы декабрь көнне Саха парламентында әлеге концепциягә багышланган утырыш үтте. Анда республикадагы иҗтимагый оешмаларның вәкилләре дә катнашты. Әлеге утырышта концепция өлгесенең җитешсез яклары барланды. Алар Русия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановка да юлланды.

Якутлар да документтагы милли мәктәпләрнең ил иминлегенә турыдан-туры куркыныч тудыруы турындагы юлларны Русия Конституциясе нигезендә ана телендә белем алуга хокукны бозу булып тора, дип белдерә.

Якутия парламентында үткән әлеге утырышка кадәр бу республикадан Русия Думасында депутат Иван Шамаев, концепцияне тәнкыйтьләп, Нарышкин исеменә хат юллады. Шамаев документ өлгесе сәясиләштерелгән һәм ул мәгариф, телләр турындагы федераль кануннарны боза, дип бәяләде. «Әгәр концепциядә милли мәктәпләргә каршы ачу сакланып калса, бу безнең дәүләтнең федератив төзелешен җимерүгә этәргеч биргән беренче документ булачак», – диде Шамаев. Аның фикеренчә, концепция өлгесе рус теленнән кала барлык милли телләргә дә каршы юнәлгән.

ARD сайты хәбәр итүенчә, концепция үзгәрешләрсез кабул ителсә, Бурятия мәгариф министрлыгы планнарын да челпәрәмә китерергә мөмкин. Министрлык бурят теленең мәгарифтә кысрыклануына борчылып, мәктәпләрдә милли тел мохитын булдыру планын әзерләгән булган. Бурятия башлыгы Вячеслав Наговицын да концепция шау-шуы күтәрелгәнгә кадәр алдагы елларда һәр районда фәннәрнең бер өлеше бурятча укытылган кимендә бер мәктәп булырга тиеш, дип белдергән иде.

Наил АЛАН.

Татар өчен өч сүз зур байлыкмы?

Интернетта, Мәскәү милли мәдәни мохтарияте тәкъдиме белән «Өч сүз» дип аталган социаль кампания башлангыч алды, дигән хәбәр таралды. Проект авторлары фикеренчә, «татар туган телендә өч сүз әйтә икән – бу аның гомерлек байлыгы булачак».

Кампанияне башлап җибәрүчеләр Русиядә яшәүче татарларны өч сүз ярдәмендә туган телдә сөйләшергә өйрәтеп була дип ышандыралар. Өндәмәләр әлегә рус телендә язылган. Алар бу өч сүз программасын татарча өйрәнү буенча иң аз чыгымлы, ләкин иң нәтиҗәле ысул, дип саный. Программаларында алар: «Өч сүз – ул киләчәк буыннар турында кайгырту. Бу хәбәрне хәзер үк башкаларга да җиткер. Ул безнең киләчәгебез», – дип белдерәләр. Тагын да үтемлерәк булсын өчен, программада урыс телендә булса да: «Татар кешесе ул – әтисе татар булганы түгел, оныклары татар булганы», – дип тә язылган. Менә тагын шигъри юллар белән әйтелгән, үзгәртелмичә бирелгән бер кагыйдә:

«Туган телдә өч сүз әйтсәң дә,

Ты станешь сказочно богат!

Не понял смысл? Приобщайся

Өч сүз все вокруг говорят».

Менә, кем әйтмешли, «не понял смысл» килеп чыкты да, милли мәдәни мохтарият рәисе Әнвәр Хөсәеновка мөрәҗәгать итеп, проект турында сөйләвен үтендек. Ләкин ул: «Мин бернәрсә дә белмим, аны безнең матбугат үзәге эшләде шикелле», – дип җавап бирде. Ә бит программаның үзендә, бу проектны Мәскәү милли мәдәни мохтарияте оештыра, Мөфтиләр шурасы, федераль автономия дә теләктәшлек белдерә, дип язылган. Бу проектның интернет сәхифәсендә «татар» сүзен әйткән һәм татарга мөнәсәбәте булган күп кенә шәхесләрнең фоторәсемнәре дә куелган.

Милли мәдәни мохтариятнең матбугат хезмәткәре Асия ханым Баткаева Мәскәүдән еракта булып чыкты. Без аңа, шушы проект турындагы сорауларга җавап бирүен үтенеп, хат юлладык.

– Бу проектка җигелеп эшләүче кемнәрне әйтә аласыз?

– Бу бөтен бер җәмгыять башлаган эш. Ул кешеләрне туган телгә мәхәббәт берләштерә. Алар төрле буын кешеләре, төрле белем алган шәхесләр, төрле шәһәрләрдән.

– Сез ул проектны 720 көн әзерләдек дип язасыз…

– Әйе, без бу проектны ике ел әзерләдек. Шул вакытта татарларның үз туган телләрен белмәвенә шаккаттык! Менә сезнең үз телен белмәгән урысны күргәнегез бармы? Юктыр. Безгә алардан үрнәк алырга кирәк.

– Бу проектның максаты нидә?

– Татарларны бу проблемага тарту. Өйдәме, эштәме, ялдамы, гаиләдәме – өч сүз булса да татарча әйтергә гадәтләнү. Һәркем дә курсларга йөреп өйрәнә алмый бит инде. Ә менә өч сүз бик җиңел!

– Нинди тылсымлы сүзләр соң алар?

– Теләсә нинди өч татар сүзе. Аерым бирелгән сүзләр юк. Исәнләшү, саубуллашу, рәхмәт белдерү, яратуны әйтү – болар барысы да шул өч сүзгә керә инде.

– «Өч сүз – зур байлык» дип язасыз, аның байлыгы кайда соң?

– Ул өч сүз туган телгә юл ача, аның байлыгы да шул, – дип, урыс телендә җавап бирде безнең сорауларга Асия ханым.

Аларга бу эшләрендә чын күңелдән уңышлар телисе килә. Бик самими, беркатлы бу проект нинди уңышларга ирешер икән, ул турыда әйтүе бик кыен. Бу проект көтмәгәндә почтага килә торган, «укы да башкаларга хәбәр ит» дип язылган «изге хатлар»га бик охшаган. Ничек кенә булмасын, изге теләкләр бар ул проектта. Их, шулай өч сүз белән генә туган телне өйрәнеп булса иде!

Нәзифә КӘРИМОВА.

Комментарии