Гөлиясез тормышка ышанасы килми

Гөлиясез тормышка ышанасы килми

Юлларда күпме гомерләр кыела. Яшь, матур гомерләр… Чәчәк кебек гомерләр… Кайчакта язмышның шул дәрәҗәдә рәхимсез булуына ышана алмыйсың. Югалтуны күңелең кабул итми, гаеплеләрне эзлисең. Эзлисең-эзлисең дә, ахыр чиктә нәкъ менә шушы очрактагы кебек: «Артык яраттык шул, әллә күз тиде микән?» – дип, үзеңне дә фаҗигадә гаепле итеп калдырасың. Ата-ана күңеле дә шулай бәргәләнә, әле дә тынычлык таба алмый. Җавапсыз сораулар артык күп шул.

ОЧРАКЛЫЛЫКМЫ?!

Гөлия кечкенәдән артык акыллы, тәрбияле, белемгә омтылучан бала була. Чаллы шәһәрендә татар-төрек лицеен тәмамлый. Күпләр беләдер: әлеге лицейда тәрбияләнгән кемгә генә карама, барысы да үҗәт, тырыш һәм максатына ирешүчән була. Шуңа күрә Гөлиянең кайда укуын белгәч тә, аның нинди төпле кыз булуын төшенеп, күзалдына китереп утырдым.

Лицейдан соң Казан дәүләт университетының Филология факультетына укырга керә ул. Инглиз, испан телләрен тирән үзләштерә. Әти-әниләре кызларын түләүле бүлектә укыталар. Гаиләнең бар кереме Гөлияне укытып, кеше итүгә юнәлдерелә. Кыз да ата-ананың бу акчаларга нинди авырлык белән ирешүен, көнне-төнгә ялгап эшләвен аңлый, йөзләренә кызыллык китерми, имтиханнарда сынатмый. Гөлия белән бер вакытта бер үк бинада укып йөрүебезне аңлау да, мине шушы фаҗигагә артык якынайтты ахры. Романо-герман телләре бүлегендә уку өчен никадәр көч һәм сабырлык кирәклеген анда укучылар гына аңлыйдыр. Көн-төн тел өйрәнү – рәхәт эш түгел.

Университетны тәмамлагач, бер ел чамасы Гөлия «Транс-техсервис»та эшләп ала. Аннан соң Татарстан авиакомпаниясенә эшкә урнаша. Телләр белүче кеше кайда да кирәк шул. Күз өстендә каш булган бу кызны соңрак «Ак-барс аэро» компаниясе үзенә эшкә чакыра. Нинди хезмәт хакы кирәк булса, шундый хакка эшләтергә риза була алар. Гөлия дә озак уйлаганнан соң шунда күчә. «Ак-барс аэро»да очкычларга сертификатлар алучы кеше була ул. Чит илләргә командировкаларга йөри. Артык күп белә, күпне күрә, дигәндәй…

Очкыч белән булган трагедиядән соң, башта «Татарстан» авиакомпаниясендә, аннан соң «Ак-барс аэро»да да тикшерүләр башлана. «Кызым, тикшерү вакытында зур кимчелекләр тапмадылармы соң?» – дип кызыксына Әтисе Шәфигулла абый Гөлиягә шалтыратып.

– Әй, алар төрлесеннән яза инде, – ди кыз һәм артыгын сөйләп тормый. Моңарчы бөтен серне әтисе белән уртаклашкан кыз, бу юлы аңлы рәвештә дәшми каламы, әллә тәфсилләп торасы килмиме… Шул тикшерүләр вакытында, узган елның 9нчы декабрендә, иртән эшкә барышлый, Гөлиянең машинасы тип-тигез урында йөк ташучы машинага борылып бәрелә һәм 28 яшьлек кыз шунда ук җан бирә. Очраклылыкмы?! Бәлки…

ТӨШЛӘРГӘ КЕРГӘН ҺӘЛАКӘТ

Шәфигулла абый белән сөйләшеп утырабыз. Ул редакциягә кызының үлеменнән соң төгәл бер ай вакыт узгач кергән иде.

– Миңа Гөлиянең үлеме турында иптәш кызы Олеся шалтыратып әйтте, – ди ул. Аның иртән шалтыратуын күргәч үк, нәрсәдер булуын аңладым инде. Аерылмас дуслар иде бит. Ул шалтыратуга ук телефонны алып: «Олеся, нәрсә булды?» – дип сорадым. «Гөлия авариягә очраган бит, Шәфигулла абый», – диде ул. «Каты эләккәнмени?» – дидем. Бераз дәшми торганнан соң: «Үлгән, Шәфигулла абый», – диде. Яшәвемнең бер мәгънәсе дә калмады кебек, – дип күз яшьләрен сөртә ата.

Наскаевлар гаиләсендә ике бала үскән. Гөлия – төпчекләре. Апасы Лилия аннан 10 яшькә олырак булганга, ул аның өчен икенче әнисе кебек якын булган. «Хәзер Лилия дә сеңлесен сагынып көн-төн күз яше түгә», – ди Шәфигулла абый.

– Машинада өч ел йөри иде инде. Узган кышта йөрмәде, курыкты. Бу кышта да чыгасы булмаган да бит. Лилия апасы да шушы вакыйгадан соң гына әйтте: «Әллә ничә кат күрдем бит Гөлиянең авариягә очрап үлгәнен, төшемне аңа да әйтә идем, тыңламады», – диде. Зур юлларга чыгарга да курка иде кызыбыз. Чаллыга машина белән бармады, «үлем юлы» дип кенә атый иде ул якларны. Ә куркыныч аны икенче якта көтеп торган икән менә. Юл ул көнне бик боламыклы булган. Кар боткасын шушы фаҗигадән соң юлчылар килеп шунда ук җыештырып та киткәннәр, – дип сөйли ул. – Хәзер еламаган бер көн юк. Артык яраттык бугай без аны. Мәктәптән кайтканда биш минутка соңга кала башласа да тукталышка чаба идек. Гел шалтыратып тордык. Үзе белән сөйләшмәгән бер көнебез булдымы икән?!

ТОРМЫШКА АШМАГАН ПЛАННАР

Гөлиянең Америкага эшкә китеп, эш таба алмый йөрүен дә әтисе ачынып сөйләде. Әй борчылган алар шул чакта кызлары өчен. Ничек акча җибәрергә дә белмәгәннәр. «Кеше балалары туңдырма ашап йөри, ә безнең ашарлык та акчасы юк, дип борчылдык. Ул чактагы борчуларыбыз бөтенләй чүп булган икән шул», – ди Шәфигулла абый. Кызының киемнәрен, бизәнү әйберләрен барлавы, җыештырулары турында да күз яшьләре аша сөйләде. Блокноттагы язуларын, кызы кулы белән язылган шигырьләрне укып елауларын, инглизчә язган әйберләрне тәрҗемә иттерергә җыенуын да белдерде. Гөлия – юк, ләкин Гөлияне югалту белән килешә алмыйча яшәү, Гөлияле тормыш дәвам итә.

Кызларының туйларда шахит булып йөргәннәре, җырлаулары, чит телдә котлаулары – барысы да дисктагы язмаларда саклана. Менә бит ул, әллә кайда түгел, күз алдында… Ләкин шул ук вакытта ул юк та.

Гөлиянең блокнотында 2013нче елга язылган теләкләргә, планнарга күз саласың да, вакытның нинди аяусыз булуын күрәсең. «Француз телен өйрәнергә», «Йоганы өйрәнергә», «Чит илгә ялга барып кайтырга», «Мин яраткан һәм мине яраткан кешегә кияүгә чыгарга», «Эштә югарырак күтәрелергә» һәм ул язган башка планнарга карыйсың да, тагын бер кат бу югалтуга ышанасы килми. Әле бит ул кияүгә чыгарга, матур-матур кызлар-малайлар үстерергә, тормышына куанып яшәргә дә яшәргә тиеш иде.

– Беренче гыйнвар көнне без кызыбының үлгән урынына бардык. Артыбыздан аларның генераль директоры Петр Трубаев килеп туктады. Ул да үзенең уң кулын югалтуы турында әйтте, – ди, күңеленә шик корты кергән Шәфигулла абый.

Гөлиянең үлү турындагы таныклыгында һәлакәт урыны «Лаеш районы, аэропорт» дип язылган. Бәлки, шул ук аэропорт бу үлемгә сәбәпче дә булгандыр, бәлки, бу кайгыдан кая барып бәрелергә белмәгән ата-ананың шиге генәдер… Ничек кенә булмасын, гомерне кире кайтарып, язмышларны үзгәртеп булмый.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии