Туган як бизәкләре

Туган як бизәкләре

Зур Сәрдек «Ак калфак» оешмасы 13нче декабрь көнне авылның мәдәният йортында шул җирлектә яшәүче һөнәр осталарына багышланган «Туган ягым бизәкләре» дигән фольклор бәйрәм үткәрде.

Кукмара татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый берләшмәсенә йөрүчеләр дә, матур табигать кочагында урнашкан авылда булып, анда үтәчәк гаҗәеп матур тамашаны карадылар.

Зур, мәһабәт мәдәният йорты. Иркен залда шушы төбәктә яшәүчеләрнең оста куллары эшләгән әйберләрдән күргәзмә оештырылган. Чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкычлар янына тукталсаң, күзләрең камашырлык матурлык. Купка авылында яшәүче Ситдыйкова Рәдүлә туташ чиккән сөлгегә шактый озак тукталып карап тордым. Аеруча зәвык белән матур итеп чигелгән иде ул. Икенче якта – итек басу осталары күргәзмәсе.

Үз төбәкләренең һөнәрчеләре, алтын куллы осталары күп. Төрле формалар китереп, матур итеп капка ясаучы Шамил Сафин, өйләр җылытучы Әхияр Ногманов, өй эчләрен бизәүчеләр: Сәлим Сәләхов, Мансур Билалов, тәрәзә наличнигы ясаучы Равил Вәлиев, шәл бәйләүче Нурсия Мәгъсумова һ.б. Бу алтын куллы осталарны һәм аларның эшләрен презентация ярдәмендә карап бардык.

Концертны осталарның остасы Зур Сәрдек мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова алып барды. Үзе сөйли, үзе җырлый, үзе чибәр, үзе уңган Рәмзиягә сокланмаган кеше юктыр. Күзләр генә тимәсен.

Изображение удалено.

Төбәкнең моңлы җырчылары да күп. Үзе җыр язып, үзе җырлап, халыкны таң калдыручы Нурсил Шәймәрданов, Купкадан Фәүзия апа Баһаветдинова, Ринат Сөләйманов, Гөлсөяр Мифтахова, Кукмарадан килгән эшмәкәр Ясирә Гарифуллина чыгышларын халык алкышларга күмде.

Чәчкә биючеләр ансамбле «Чабата» биюен биеп, сәхнәдә ут чыгардылар дисәк, һич тә ялган булмас. Каз өмәсе күренешен, театральләштерелгән тамашаларын караганнан соң, бу тәэсирләрне аңлатырлык, матур сүзләрдән дә матур сүзләр табылмады, ә кичке уеннары яшьлеккә алып кайтты. Мәктәп балаларының бию ансамбле концертка ямь өстенә ямь өстәде.

Казаннан чакырулы кунаклардан «Халкым минем» телетапшыруын алып баручы һәм авторы Ләйсәнә Садретдинова, «Халкым минем» газетасы баш мөхәррире Гөлназ Шәйхи, «Ак калфак» иҗат берләшмәсе рәисе Кадрия Идрисова, Кукмара район башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина, районыбызның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Бариевич та бәйрәмдә бар иде.

Килгән кунаклар өчен әзерләнгән өстәл табыны да туй өстәленә тиң иде. Ит бәлеше, каз коймагының тәме әле бик озакка сакланыр. Зур Сәрдек ягында гына каз суйган көнне пешерелә торган кабартманы каз маена манып ашап җибәрсәң, берничә көнгә тамагың тук дигән сүз.

Бу бәйрәмгә күпме кешенең авыр хезмәте, ә бәлки йокысыз төннәре дә киткәндер. Шаккатмалы концерт ахырына якынлашты. Вакыт кай арада үтеп тә киткән, сизми дә калдык. Булдырдыгыз диясе генә кала.

Хөрмәтле зурсәрдеклеләр! Сезнең янда булып, шушы тамашадан алган тәэсирләребез безнең күңелләрдә бик озак сакланыр әле.

Рафилә ФӘТТАХОВА.

Кукмара районы.

Комментарии