Милләт турында уйланулар

Милләт турында уйланулар

Әй беләсе килә:

Кем булган бабаларыбыз,

Кем булыр балаларыбыз?

Бу адәм балаларын борчый торган иң төп сорауларның берседер. Билгеле инде, hәр ата-ана, беренче чиратта, балалары өчен борчыла. Аларның бәхетле булуын тели. Ләкин берәү дә хәтта иртәгә нәрсә буласын да белми.

Ярар, киләчәкне белеп булмый. Ә үткәннәрне беләбезме соң? Әле бит кичә генә булган хәлләрне дә инде кырыкка кырлап бетерделәр. Үз заманында биек трибуналардан: «Ельцинга альтернатива юк!» – дип тәкрарлаган кешеләр, хәзер: «Теге алкаш», – дип кенә җибәрәләр. Гомумән, дәүләт башында торган кеше турында сөйләсәң, бу сәясәт була, ә ул хакимияттән киткәч, аның турында сөйләү – бу инде тарих. Ә бүгенге көндә тарих адәм баласының фантазияләре өчен иң зур мәйданга әйләнде. Чөнки математикада, ике икең биш була, дисәң, кеше көләргә мөмкин. Астрономиядә, кояш җир тирәсендә әйләнә, дисәң, бармак белән төртеп күрсәтүләре бар. Ә тарихта… Ә тарихта бүген төп принцип – шаккаттыру. Укыганнар егылып китәрлек булсын. Шуңа күрә «фантазия» сүзен кулландым. Чөнки «уйдырма» сүзен куллансам, «тарихчы»ларның үпкәләүләре бар. Бу очракта «тарихи фантазияләр» жанры барлыкка килде, дисәм, дөресрәк булыр кебек, чөнки музыкада «фантазия» дип ирекле формада язылган музыкаль әсәрләрне атыйлар. «Альтернатив тарих» барлыкка килде. «Фольклор тарих» модага керде. Тарихчылар арасында кем генә юк – физиклар, лириклар, төзүчеләр, геологлар, депутатлар, делегатлар, хәтта минем ише мал табиблары да бар.

Менә шул тарихи фантазияләргә бер мисал китереп карыйм әле. Бүген «тарихчылар» зурдан кубып, ду китереп, ярсып-ярсып, Чынгызхан нинди милләттән булган, дигән бәхәс алып баралар. Ярый әле кулларында каләм генә, кылыч салсаң берсен-берсе турап бетерерләр иде.

Буш сүз сөйләмәс өчен берничә вариант китерәм. Ләкин әле бу башка вариантлар юк, дигән сүз түгел. Безнең милләт борынгы, безнең милләт бөек, дип күкрәк сугарга теләүчеләр аз, дип беләсезме. Мәсәлән Александр Македонскийны утызлап милләт үзенеке дип нисбәтләргә тырышкан.

  1. Чынгызхан – монгол. Бу дөньякүләм тарих фәнендә аксиома дип табылган вариант, тукталып тормыйм.
  2. Чынгызхан – кытай. Мәсәлән Пекинда Чынгызханга мавзолей төзелгән hәм ул рәсми рәвештә бөек кытай императорлары исемлегенә кертелгән.
  3. Чынгызхан – татар. Аның исеме – «Диңгез (Океан) хан». Монгол атамасы «мәңге» дигән сүздән килеп чыккан.
  4. Чынгызхан – казах. Р.Данияров фикере буенча, Шынгысхан – исем түгел, ә титул (бу чыннан да шулай). Шын – таулардагы биек пик, ә гыс – борынгы төрки телендә нур. Ягъни биек нурлы хан. Менә бит, теләгән елан ите ашаган, диләр. Теләгәч, «Диңгезхан»ны «Биектаухан»га да әйләндереп була икән. Р.Данияров, «монгол» атамасы казах сүзләре: «Миң» – мең hәм «Гөл» – гаскәр (меңләгән гаскәр) кушылудан килеп чыккан, дип саный.
  5. Чынгызхан – осетин (алан). Күпләр гаҗәпләнер, ләкин З.Э.Джиоева, үзенең «Аланский след» дигән зур мәкаләсендә «Тынгис» исеме «тынг» – чиктән тыш, бик нык, күз күрмәгән hәм «ис» – бар (чиктән тыш бөек) дигән осетин сүзләреннән килеп чыккан, дип нисбәтли. Ул шулай ук Чынгызханның улларына hәм оныкларына борынгы алан исемнәре кушылган дип саный. З.Э.Джиоева фикере буенча, «монгол» атамасы осетинча («мон» – рух, җан, «гол» – обоз, олаулар) обоз рухын аңлата. Монголларның зур обозлары тирә-якны куркуга салган.
  6. Чыңгызхан – славян. Хет егыл, хет үл. Ләкин Александр Самсонов буенча: «Чин есть хан». Аның язуынча, чыганаклар Чынгызханны озын буйлы, озын куе сакаллы, мәченеке кебек саргылт яшел күзле итеп күрсәтәләр. Ләкин күп кенә китапларда очрый торган 13нче гасырда кытайда ясалган портреттан табак битле, кысык күзле, сирәк сакаллы чеп-чи монгол карап тора. Астына Чынгызхан дип язылган.

Җитте, булды. Бүтән дәвам итмим. Чөнки үземнең дә баш әйләнә башлады. Бөтенесенең чыганагы бер – Рәшид әд Дин, ә нәтиҗә төрлечә. Бу нәрсә дигән сүз? Бу алты вариантның, ким дигәндә, бишесе ялган, гафу, чынбарлыкка туры килми дигән сүз. Ә бит hәркайсының укучысы бар. Күпмесе, без бөек халык, дип күкрәк суга. Ләкин сүзеңне халыкара фәнни симпозиумда авыз тутырып әйтә алмыйсың икән, моннан милләткә он да юк, йон да юк.

Ә шулай да,

Кайдан соң ул милләт?!

Каннанмы,

Җаннанмы,

Телдәнме,

Илдәнме,

Җирдәнме.

Әллә инде

Даланы айкаган

Җилдәнме?

Бәлки каннандыр? Мин үзем, галим буларак, бу факторга хәйран зур өметләр баглаган идем. Менә кемне дә булса генетик яктан тикшерәбез дә, синең фамилияң генә Иванов, яисә Смит, ә үзең биологик яктан, гадирәк әйтсәк, кан буенча чеп-чи татар бит, дип, маңгаена чәпибез. Әнә бит, Пушкин дөрес әйткән икән: «Теләсә кайсы урысны кыргычлап кара, татар килеп чыга», – дип. Юк, булмады. Беренчедән, бу өлкәдәге бүгенге фәнни казанышлар, милләтләрне генә түгел, рәтләп расаларны да аерырлык дәрәҗәдә булып чыкмады. Күрәсең, кешеләрдә эритроцитлар, лейкоцитлар гына түгел, геннар да бер чама. Икенчедән, шул ук Пушкинның варислары арасында бүгенгесе көндә, кайбер мәгълүматлар буенча, 37 милләт вәкилләре бар икән. Ә бөтенесендә дә Пушкин геннары.

Өченчедән, үз вакытында А.Х.Халиковның «Пятьсот русских фамилий булгаро-казанского и татарского происхождения» дигән китабын укыгач, мин ачынып:

«Биш йөзләп татар нәселе»…

Моны ничек аңларга,

Моны ничек акларга?

Хет бер урыс нәселен сез

Табыгызчы татарда,

дип язган идем.

Юк, дигәндә дә, бар. Бер мисал китерим әле. Минем кече сеңелем Казанда урыс егетенә кияүгә чыкты. Туйга безнең яктан, хатын белән миннән башка, берәү дә бармады. Ике кызлары туды. Шутовалар: Карина белән Ирина. Кызларга 5-6 яшь вакытта әтиләре үлеп китте. Мин сеңелне: «Монда азапланма, әти белән әнинең дә икесенә генә кыен, карап торырсың», – дип, авылга кайтырга күндердем. Ике кыз татар авылында, әби-бабай янында үстеләр, татар мәктәбендә укыдылар. Татар егетләренә кияүгә чыктылар. Берсе Сафина, икенчесе Галимова булды. Каринаның уллары – Камил белән Камал, Иринаның кызы Мәликә. Яртылаш урыс каны булуга карамастан, Карина да, Ирина да әле намаз да укыйлар бугай. Тормышның менә шундый борылышлары да була аның.

Күптән түгел Татарстанның беренче премьер-министры Мөхәммәт Сабировның апасы Фатыманың Бөек Ватан сугышында катнашуы, шунда булачак ире, украин егете Ефимны очратуы турында укыдым. Сугыштан соң алар Киев өлкәсендә яшиләр. Билгеле, бу очракта Фатыманың балалары украин булып үскәннәрдер. Ә Мөхәммәт Галләмовичның балалары татарлар. Ягъни хәтта туганнан туганнар да ике милләт вәкилләренә әйләнәләр. Бу күренеш бүген хәйран еш очрый. Шулай итеп, канны, кешенең милләтен билгеләүдә гаять зур роль уйнавына карамастан, төп фактор дип алып булмый.

Бәлки, кешенең милләте нинди телдә сөйләшүенә карап билгеләнәдер? Милләтне саклар өчен телнең никадәр әhәмияткә ия икәне турында шул кадәр күп язылды, монда кабатлап торуның кирәге юк, дип саныйм. Чөнки теле булмаган милләтнең әдәбияты да, җыры да, моңы да, мәдәнияте дә, милли аңы да булмаячак. Рәсми чыганаклар да бу факторны беренче урынга куялар. Бары уртак телдә сөйләшкәннәр генә бер милләт санала. Кайчандыр үзем дә:

Җитте заман. Кайберәүләр

Күкрәк суга: «Я – татарин».

Кайчан өйрәнер әйтергә:

Татар мин, дип, татар мин,

дип язган идем. Өйрәнделәр. Баштарак, чыктым аркылы күпер, дип сөйләшкән җитәкчеләребез дә хәзер матур итеп татарча сөйләшәләр. Ләкин мин татар авылында үсеп, татар мәктәбендә укып, әллә ни көч куймыйча гына татарча яхшы белгән кайберәүләрнең: «Татарча белмәгән татар – татар түгел инде ул», – диюләре белән килешә алмыйм. Кеше төрле шартларда үсәргә, тәрбияләнергә мөмкин. Минем Үзбәкстанда үскән татарларны да күргәнем булды. Минем белән сөйләшкәндә, ул үзен татарча сөйләшә дип уйлый, ләкин сүзләрнең 70-90 проценты hәм әйтелеше үзбәкнеке. Чөнки ул үзбәк арасында үскән, үзбәкчә укыган. Ләкин ул үзен татар дип саный, аның татар буласы килә hәм ул татар. Ләкин бу ниндидер бер чиккә кадәр. Минем үзбәкләшкән татарларны да күргәнем булды. Ялгышмасам, әле Совет вакытында ук үзбәк язучылары арасында хәйран гына кан буенча чиста татарлар да бар иде.

Мәсәлән Чулпан Хаматова, Казанда татар гаиләсендә туып үссә дә, татарча белми. Ләкин ул үзен татар дип саный. Шул ук вакытта ул рус актрисасы. Минем фикеремчә, татарлар аны үзләренеке санап, аның белән горурлана алалар. Ул безнеке. Ләкин, кызганыч, аның балаларының татар булуы шикле. Хәтта аларны татарчага өйрәтсәң дә. Алар инде татар телен без инглизчәне өйрәнгән кебек өйрәнәчәкләр, ягъни чит телне.

Иле булган милләтләргә җайлы. Мәсәлән Франциядә, французча бер авыз сүз белмәгән гарәпләрне дә hәм Британиядән күчкән бретонлыларны да кертеп, бөтенесе дә французлар, Төркиядә бөтенесе дә (татарларны да кертеп) төрекләр, Германиядә бар да немецлар. Ләкин бу «демократик» илләрдә дә бөтен гражданнар да тигез түгел. Шул ук Франциядә 3 миллионга якын бретонлылардан бары 200 меңе генә туган телендә сөйләшә, алары да олы яшьтәгеләр. Чөнки Франциядә француз телен саклар өчен кабул ителгән канун нигезендә 1994нче елдан бирле дәүләт бары француз телендә укытуны гына финанслый. Русиядә, күрәсең, алардан үрнәк алырга тырышалар. Хәзер аңладыгызмы инде «демократик» сүзен ни өчен куштырнаклар эченә алганны? Кайда да «демократия» ул көчлеләр өчен. Ә бит Франция иң демократик илләрнең берсе. Франциядә сәяси мәгънәдә «милләт» дигән сүз юк дәрәҗәсендә. Илдә бретонлылар, басклар, каталоннар h.б. яшәүгә карамастан, алар бөтенесе дә Франция гражданнары яки французлар. Шул ук вакытта Швецариядә, Италиядә яшәүче французлар бу мәгънәдә француз түгелләр. Алар швецариялеләр, итальяннар.

Ә без татарларны, кайда яшәвенә карамастан, бөртекләп җыярга мәҗбүрбез. Чөнки безнең гербыбыз, флагыбыз, президентыбыз, хәтта конституциябез бар, ә дәүләтебез… Миңа каршы килүләре дә мөмкин: безнең дәүләтебез – Татарстан, дип. Әйе, Татарстан Конституциясендә «Татарстан Республикасы – …демократик хокукый дәүләт», дип язылган. Ләкин шунда ук «Русия Федерациясе субъекты булган…» диелгән. Калганын укучылар үзләре уйласын.

Үз вакытында СССРны таркатуда чит тел сүзләрен куллану хәйран роль уйнады дип саныйм. «Плюрализм», «консенсус» h.б. Шул еллардан бирле «суверенитет» сүзе киң кулланыла. Матур сүз. Парламентларда да, мәйданнарда да кулланып була. Татарстан Конституциясендә дә «Татарстан Республикасы суверенитеты», дип язылган. «Суверенитет» сүзенә хәйран күп мәгънә салынган, китаплар, мәкаләләр язылган. Ләкин аның төп мәгънәсе – бәйсезлек (независимость). Суверенный – бәйсез (независимый). Ә бу сүзләрне куллансак, бик кискен яңгырый. «Бәйсезлек» сүзеннән «азатлык» сүзенә дә ерак түгел. Шуңа күрә кемдер аңлап, кемдер аңламый – колакка сукмый торган «суверенитет» сүзен кулланалар. Менә шулай «суверенный Татарстан» булып йөрибез.

(Дәвамы булачак)

шагыйрь, профессор

Рифат ҖАМАЛ КОРБАНОВ

Комментарии