«Су анасы», «Шүрәле»ләр сагындыра

«Су анасы», «Шүрәле»ләр сагындыра

Көндәлек эш-мәшәкатьләрдән бер кат арынгач, ял көннәре, кичләр «Мульт» каналын карап үтә безнең. Сүз дә юк, матур, мавыктыргыч сюжетлы мультфильмнар күрсәтәләр аннан. «Маша һәм Аю», «Барбоскиннар» дигәннәре минем үземә дә ошый, рәхәтләнеп карап утырам. Ә менә тәрбияви ягы әллә ни мактанырлык димәс идем. Машаның, Аюның сүзен тыңламыйча, (Аю бит олырак персонаж) һаман кирелек эшләп йөрүе дисеңме, биш бертуган Барбоскиннарның, һәр серия саен диярлек нидер бүлешә алмый, бәхәсләшүләреме – болар берсе дә бала өчен үрнәк геройлар түгел, минемчә. Ә менә «Лунтик һәм аның дуслары»ндагы «өлкән буынның» кече геройларга, тормышта тарыган хәлләргә нигезләнеп, нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнлеген аңлатуы балаларны тәртипле булырга өнди, «Фиксиклар»дагы акыллы Фиксик бабайның күп кенә нәрсәләргә аңлатма бирүе баланың аң-зиһенен күпмедер дәрәҗәдә үстерә кебек.

Безне әти-әниләр, кулларына китап тотып, «Су анасы», «Шүрәле», «Сак-Сок» әкиятләре аша тәрбияләргә тырыштылар. Көнозын мультфильм күрсәтә торган «Мульт», «Карусель» каналлары юк иде шул без үскәндә. «Ну, погоди!», «Кар кызы» кебек әкиятләрне диафильм аша карый идек без. Энем белән нидер бүлешә алмый талаша башласак, әни: «Сак белән Сок кебек буласыгыз киләме әллә?» – ди торган иде. Эссе көннәрдә көне буе елгада су коенып ятудан, урманга кереп адашып калудан шул Су анасы, Шүрәлеләр генә тыеп торгандыр инде безне. Сөйләп кара син хәзерге балаларга әкият геройлары турында. Бернинди курку белмәс, артык кызыксынучан балалар: «Шүрәле, Су анасының өе кайда?» – дип йөдәтеп бетерәчәкләр, үзләрен яннарына алып барып таныштырырга кушмасалар әле. Әле беркөнне улым «Су анасы» әкиятен тыңлаганда да мине бүлдереп, «Әнием, ә ул малай нигә йөгерә? Нигә аны әтисе машина белән килеп алмый?», «Нигә Су анасы мунчада яисә душта юынмый?», «Су анасы полициягә шалтыратканмы соң?» кебек әллә ничә сорау бирергә өлгерде. Ни кызганыч, әкиятне тәмамлап, улымның сорауларына җавап бирергә туры килде. Ә ул мине бик гаҗәпләнеп тыңлап торды да, озак кына уйлангач: «Юк, әни, бу әкиятне дөрес язмаганнар. Полиция килеп, ул малайны алып китәргә тиеш иде», – ди. Менә шуннан соң утыр син балага урланган тарак тоткан малайның тирләп-пешеп өенә йөгергәнен сөйләп.

Кулга китап тотып әкият уку искелек калдыгы булып санала инде хәзер. Ә мин әле башлангыч сыйныфта укыган чакларымда да, әниемнең килендәше Мөслимә апада «әкият капчыгы» барлыгына да чын күңелдән ышана идем. Бүгенгедәй хәтерлим, сыйныфташым Раилә белән (ул аның энесенең кызы иде) ял көннәрендә Мөслимә апаларда кунып кала торган идек. Йоклар вакыт җиткәч, үзебезне тәртипле тотып, апабызга булышкан очракта шул капчыктан «алып», бер-ике әкият сөйли торган иде. Күпме теләсәк тә, «әкият капчыгы»н кулга төшереп булмады. Төсле-төсле җепләр белән чуарлап чигелгән әлеге капчыкны Мөслимә апа үзеннән бер дә калдырмый иде. Нинди зиһенле булган элеккеге кеше?! Шул әкиятләр аша безне тәрбияли алган. «Әкият капчыгы»ндагы әкиятләрне тыңлар өчен тәртип тә бозмадык, әти-әнигә дә булыша идек, дәресләрне дә үз вакытында әзерләдек.

Әкиятләр, мультфильмнар аша ничек яхшылыкка өйрәтергә соң балаларны? Тарзан һаман шул: шәрә йөри, Көлсылу төнге уникедән соң гына өенә кайта, Бэтмен үзенең бэт-мобилендә сәгатенә 450 чакрым тизлек белән куа, ә Карсылу бөтенләй җиде кәрлә белән йоклый. Белмәссең…

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Комментарии