Нишләп ялгыш язабыз?

Нишләп ялгыш язабыз?

Гаҗәп хәл: без барыбыз да урта яки югары белемле кешеләр, димәк, үз телебездә дөрес итеп сөйли һәм яза белергә тиеш; әмма газета-журналлар, китаплар укыганда, радио-телевидение тапшырулары тыңлаганда һәм караганда еш кына телне бозып язу һәм сөйләү күренешләренә тап булабыз. Тел ялгышлары күптөрле. Без бу мәкаләдә бары тик кайбер сүзләрнең хаксыз рәвештә кушылып язылуы, кечкенә хәрефләр урынына баш хәрефләр язу кебек орфография хаталары һәм тыныш билгеләрен куюдагы аеруча күп очрый торган ялгышлар турында сөйләрбез.

Кайбер каләм ияләре сөйләмдәге (җөмләдәге) үзара ачыклаулы мөнәсәбәттә торган ике сүзне бер сүз итеп, кушып язу белән мавыгалар. Нәтиҗәдә телебезнең дөрес язу кагыйдәләре, тәгаенләп әйткәндә, кушма сүзләр ясалу тәртибе тупас бозыла.

Телебездә янәшә торган ике сүз, мөстәкыйль мәгънәләрен югалтып, гомуми яңа бер мәгънә белдерә башлаган очракта гына кушма сүзгә әверелә. Мәсәлән, көнбагыш, атланмай, ишегалды, өйалды, аккош (аккошларның барысы да ак булмый. – Р.Ю.), өчпочмак (ашамлык),суүсем, өскорма һ.б. Кайбер каләм ияләренең исә теге яки бу янәшә торган ике сүзне бернинди нигезсез кушып язып, алардан үз белдеклеге белән кушма сүз ясап куюларын һич кенә дә яраклы гамәл дип әйтеп булмый.

Хәзер мисал итеп китереләчәк уйдырма кушма сүзләрнең барлык кисәкләренең дә мөстәкыйль мәгънәләре аермачык аңлашылып тора, һәм, димәк, алар бернинди дә кушма сүзләр түгел, бәлки үзара ачыклагыч мөнәсәбәтендәге аерым-аерым сүзләр. Шулай булгач, аларны кушып язу телебезнең дөрес язылыш кагыйдәләрен тупас бозу итеп санала.

«Канкойгыч бәрелешләрдә ул ике тапкыр контузия ала». Мондагы канкойгычны кушып язу өчен дә бернинди нигез юк. Ул да рус телендәге кровопролитные (столкновения) сүзен калькалаштыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Дөресе – кан койгыч (кан коюлы, канлы).

«Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге» («Ил күләмендә халык…»).

«Моңа кадәр Владимир Якунин тизйөрешле тимер юлны салу эше башланмаска да мөмкин икәнен әйткән иде» («… тиз йөрешле тимер юлны салу эшенең башланмаска да мөмкин икәнлеген әйткән иде» кирәк).

«Улым, синнән башка берялгызым нәрсә эшлим, кайт» (бер ялгызым булырга тиеш).

«Очасавара архипелагы янында суасты вулканы атылгач…». Бу җөмләдәге суасты русчадагы подводный (вулкан) сүзеннән калькалаштырып алынган. Дөресе – су асты вулканы.

«Хуҗалыкта җәйге лагерьлар юк, маллар ярымбәйләп асрала» («…ярым бәйләп…» кирәк).

«Йөзегезгә карагач ярымай күренә». Монда ике хата бар: беренчедән, карагач сүзеннән соң өтер куелырга тиеш; икенчедән, ярымай дигән сүз юк, ярым ай сүзләре генә булырга мөмкин. Җөмлә стиль ягыннан да бик тупас төзелгән. Ул «Йөзегездән ай нуры сирпелә» яки «Йөзегез ай кебек балкый» кебегрәк төзелергә тиеш.

«Бертөркем галим яман шешнең барлык төрләрен дә… җиңү ысулын уйлап тапкан» («Бер төркем галимнәр…» кирәк).

«Кеше тормышының иминлеген саклау – республикада алып барыла торган киңкырлы юнәлешләрнең берсе» (дөресе – «…күп кырлы яки күп төрле юнәлешләрнең берсе»).

Ара сүзе белән бергә килгән сүзләрне кушып язу да дөрес түгел: «Милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калу өчен…»; «динара элемтәләр булдыру да дөрес булыр иде».

Сүзләрне ялгыш кушып язу очраклары аеруча күп сүзе белән бергә килгән әйтелмәләргә карый. Бу мәсьәләдә соңгы вакытларда сәер күренеш хөкем сөрә: күп сүзе белән янәшә торган барлык сүзләрне дә кушып язу гадәткә кереп бара. Мисаллар:

«Күпмилләтле, күпдинле илебездә тыныч-тату яшәү аеруча әһәмиятле».

«Гүя, аның күпсанлы пассажирлары…тугайларга таралышкан».

«Быел күптөрле эшләр эшләнде».

«Күпфатирлы йортлар белән идарә итү».

Бу җөмләләрдәге күп сүзе белән кушып язылган сүзләр – рус телендәге многонациональный, многочисленный, многоквартирный сүзләренең ялгыш калькалары. Аларның берсе дә кушма сүзләр түгел һәм, димәк, аларны кушып язарга да нигез юк.

«Уйдырма» кушма исемнәргә мисалларны күп күрсәтергә мөмкин.

Телебездә күп таралган ялгыш язу очракларының бер төрен тезмә ялгызлык исемнәрен яза белмәү тәшкил итә. Моның төп ике сәбәбе бар: берсе – рус телендәге шундый исемнәрне ялгыш тәрҗемә итү, икенчесе – тезмә ялгызлык исемнәрен язу кагыйдәләрен белмәү.

Рус телендә дә, татар телендә дә тезмә ялгызлык исемнәрен язу кагыйдәсе, нигездә, бер төрле: тезмә ялгызлык исемнәренең беренче сүзе генә баш хәрефтән языла, калганнары кечкенә хәреф белән башлап языла. Хәер, тезмә исем составында ялгызлык исеме булса, ул зур хәреф белән башлап язылырга тиеш, әлбәттә. Әмма бу мәсьәләдә рус теле белән татар телләренең бер үзенчәлеге бар. Рус телендә тезмә ялгызлык исеме эченә кергән беренче уртаклык исеме баш хәрефтән язылса, аны татарчага тәрҗемә иткәндә, рус әйтелмәсе эчендәге сүзләрнең урнашу тәртибе үзгәргәнлектән, рус тезмәсендә баш хәреф белән язылган беренче сүз татарчада, кайчакта, беренчелеген югалтып, кечкенә хәрефтән башлап язылырга тиеш була.

Ләкин бу үзенчәлек ике тел белән эш итүчеләр практикасында еш кына исәпкә алынмый. Нәтиҗәдә тезмә ялгызлык исемнәренең дөрес язылышы кагыйдәсе бозыла. Мәсәлән, Министерство образования и науки Республики Татарстан дигән русча тезмә ялгызлык исемдә Министерство сүзе әйтелмәдә, беренче булып торганлыктан, баш хәрефтән язылса, татарчасында мәгариф сүзе, беренче урында булмаганлыктан, кечкенә хәреф белән башлап язылырга тиеш. Әмма безнең мәгълүмат чаралары авторлары бу кагыйдәне бервакытта да исәпкә алмыйлар һәм «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы»формасында – Мәгариф сүзен баш хәреф белән язалар.

«Аппарат Кабинета Министров Татарстана» әйтелмәсендә Аппарат, тезмә ялгызлык исемнең беренче компоненты буларак, баш хәрефтән языла. Аны татарча әйткәндә исә, аппарат, сүзтезмәнең башында тормаганлыктан, кечкенә хәрефтән башлап язылырга тиеш. Әмма бөтен газеталарда һәм башка чыганакларда «Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты» дип, ягъни аппаратны хаксыз рәвештә баш хәрефтән язалар.

«Татарстан Республикасы хөкүмәте» дигәндә дә кайберәүләр ялгыш хөкүмәт сүзен баш хәрефтән язалар.

«РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович… очрашуында катнашты». Бу җөмләдә дә хөкүмәт һәм рәис сүзләре ялгыш баш хәрефләр белән язылган.

«Татнефть Директорлар советының чираттагы утырышы булып узды». Директорлар сүзен зур хәрефтән башлап язуны һич кенә дә нигезләп булмый: ул бернинди дә ялгызлык исеме түгел.

«Бу турыда РФ Вице-премьеры Ольга Голодец белдерде». Монда Вице-премьерны баш хәрефтән язу шулай ук дөрес түгел.

Менә бу җөмләдәге Гадәттән тыш илчесе әйтелмәсенең гадәттән сүзен баш хәреф белән язылуын берничек тә аңлатып та, аңлап та булмый: «Япониянең Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Тикохито Харада… утырышында катнашты». Гадәттән тыш илче (гадәтие дә, гадәттән тышы да) һич кенә дә ялгызлык исеме була алмый.

Казандагы мәгълүм бер концерт залын газеталар менә болай яза: «С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы». Дәүләт һәм зур сүзләрен зур хәреф белән башлап язуны ничек нигезләп була? Берничек тә булмый. Бу тезмә исемне тезмә ялгызлык исеме дип әйтергә телибез икән, моның өчен әйтелмәнең беренче сүзен (С.Сәйдәшев) зур хәреф белән башлап язу җитә.

Кайбер каләм ияләре язганда, гомумән, аны-моны уйлап тормыйча гына эш итәләр, күрәсең. Менә бу җөмлә авторы мәгариф сүзен ни өчен баш хәреф белән язды икән?! «Бу көннәрдә Мәгариф хезмәтләреннән файдаланучылар хокукын яклау җәмгыяте башлыгы…». Шушы ук фикерне бу җөмләгә карата да әйтергә була: «Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында… кагылып үтте». Юллама ни өчен баш хәрефтән язылган? Ул ялгызлык исеме түгел бит!

Мәкаләбезнең башындарак тезмә ялгызлык исемнәрен язуда ялгышлар күбесенчә тәрҗемә иткәндә рус һәм татар телләренең үзенчәлекләрен исәпкә алмау аркасында килеп чыга дигән идек. Шушы фикерне расларлык тагын бер-ике гыйбрәтле мисал китерәбез.

«Татарская государственная филармония имени Габдуллы Тукая». Татарчасы – «Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе» (Татар һәм дәүләт сүзләре баш хәреф белән язылырга тиеш түгел).

Баш хәрефле сүзләр мәсьәләсендәге фикерләребезне шуның белән тәмамлап, татарча язуда тыныш билгеләре кую турында әйтик.

Хакыйкать шул: татарча язмаларда тыныш билгеләрен куюда хаталар күп, хәтта бик күп. Алар пунктуация кагыйдәләренең төрле өлкәләренә карый, ягъни эчтәлекләре буенча күп төрле. Без аеруча күзгә ташланып торганнарының кайберләрен генә бәян итәрбез.

Тыныш билгеләрен куюга яки тиешле урында куелмауга караган ялгышларның бигрәк тә киң таралган төре ул – җөмләнең аерымланган хәл дигән кисәкләрен өтерләр белән аерып күрсәтә белмәү. Мондый хаталар үзләре ике төрле: җәенке хәл кисәкләрен яки бөтенләй аермыйлар, яки өтерне күбесенчә бер яктан – соңгы сүзеннән соң гына куялар. Бу хәл исә, бердән, сөйләмнең интонациясен дөрес куярга комачаулый, икенчедән, мәгънәне, эчтәлекне дөрес аңларга мөмкинлек бирми. Мисалларга игътибар итик.

«…бәрәңге уңышы гектарыннан 200 ц чиген узып, уртача 235 центнер тәшкил итә». Бу җөмләдә «гектарыннан 200 ц чиген узып» дигән җәенке хәл аерымлана һәм, димәк, уңышы сүзеннән соң өтер куелырга тиеш, әмма ул куелмаган.

«Бәрәңгеләрне мөмкин кадәр җентекле итеп аралап, чирле яки черегәннәреннән арындыру мөһим». Мода «мөмкин кадәр җентекле итеп аралап» дигән җәенке хәлнең беренче сүзе (мөмкин) алдыннан өтер куелырга тиеш.

«Черү ихтималын алдан белү өчен кайберәүләр полиэтилен пакетка 10-20 бәрәңге салып, ике атна тота». Өчен сүзеннән соң өтер куярга кирәк.

«Әтнә районы мәктәпләре бүген белем биреп кенә калмыйча, авыл халкын… җиләк-җимеш белән дә сөендерә». Бу җөмләдә «белем биреп кенә калмыйча» – аерымланган хәл һәм, димәк, ике ягыннан да өтер белән аерылырга тиеш. Әмма монда, гадәттәгечә, автор пунктуация кагыйдәсен белми яки аңа игътибар итми: белем сүзе алдыннан өтер куймый.

Кушма җөмләнең «Эш шунда», «Шунысы әһәмиятле», «Шуңа игътибар итик» кебек баш җөмлә кисәкләреннән соң ике нокта куелырга тиеш. Әмма бу кагыйдә дә сирәк авторлар тарафыннан гына үтәлә: гадәттә, күп кеше андый җөмлә кисәкләреннән соң өтер яки сызык куя. Мәсәлән: «Эш шунда – Люксембургта фирманың төп офисы урнашкан…». «Шунысы мөһим, ул Лондон университетында… лекцияләр укый» (шунда, мөһим сүзләреннән соң ике нокта куелырга тиеш). «Исегезгә төшерәбез, 17 июль Татарстанда ял көне буларак игълан ителде» (төшерәбез сүзеннән соң шулай ук ике нокта куелырга тиеш).

Тыныш билгеләрен бер дә кирәкмәгән, һич кенә дә тиеш булмаган урыннарда куеп язучылар да аз түгел. Мәсәлән: «Гомер буе эшләп, арымаган».

«Мөнир Абдуллович, минем кулда – Сезнең… Журналистлар берлеге әгъзасы булуыгыз турында таныклык»; «Авыл буенча, күрше салалардан кеше эзләп чакырып йөрим»; «Газета, чын-чынлап, Татарстанның дәүләтчелеген торгызу трибунасына әверелде».

Бүген сөйләм телендә дә, язма телдә дә хаталар күп. Телебезгә игътибар җитми, аның сөйләм һәм язу кагыйдәләре шактый нык бозыла. Туган телебезнең дөреслеген, сафлыгын кадерләп саклыйк, хөрмәтле милләттәшләр!

Рүзәл ЮСУПОВ,

академик.

Комментарии