«Кондуктор да миллионнар алмый»

«Кондуктор да миллионнар алмый»

Җәмәгать транспортында көнгә бер тапкыр булса да ызгыш-талашны күрергә туры килә. Гадәттә, конфликт кондуктор белән пассажир арасында килеп чыга инде. Берсе акча сорый, икенчесенең бирәсе килми.

Әле беркөнне генә пенсия яшьләрендәге кондуктор апа, кычкырыпмы-кычкырып, яшь егеттән акча сорый. Егет тә сүзеннән кире кайтырга ашыкмый: «Түләдем, картадан түләдем бит», – ди. Аның кырыендагылар түзмәде, кондукторга: «Түләдем дип әйтә бит инде, ник бәйләндегез аңа, карак сез, карак!» – дип, бер тавыштан, егетне яклый башладылар. Талаша торгач, егет иренеп кенә, мыскыллы елмаеп, кесәсеннән түләү картасын чыгарып, апага сузды. Баксаң, түләмәгән булган!

– Шуның ише «куяннар» еш очрыймы? – дип сорамый булдыра алмадым.

– Күп булмаган кая, бүген генә дә менә бишенчесе! Җитмәсә, бу егетне бар автобус дәррәү килеп яклап маташа, имештер, мин карак! Хәзер инде алтынчы елымны эшлим, сизәм, күзеннән күрәм түләгән, түләмәгән кешене. Кайберәүләр: «20 сум акчага калгансыңмыни инде, тавыш куптарып йөрмәсәң», – дип тә кычкыралар. Ә безнең троллейбусларга ничә кеше кергәнен санап тора торган махсус датчиклар куйдылар, ай азагы җитте исә, акча чутлап интегәбез. Мәсәлән, ун кеше керде ди, ә акчасы сигез кешелек кенә, ул ике кешенең акчасын үзебездән түләттерәләр, җитмәсә, үз кесәгезне калынайту ягын карыйсыз, дип, яла ягалар. Менә бу датчикларны куйгач, яшьләр уен таптылар үзләренә. Ишектән бер көтү атылып керәләр дә: «Фәлән җиргә барамы?» – дип сорыйлар. «Бара» дисәм дә, «Юк» дисәм дә, көлешеп чыгып китәләр. Әле аңламаганнардыр дип, артларыннан: «Бара, бара», – дип чыгып кычкырам. Башта шулай бераз аңламый йөрдем. Баксаң, тегеләр бит датчик куйган җирдән үтәләр, компьютерда кергән кеше санын алып торалар, ә ай азагы җиткәч, мин акча түлим. Хезмәттәшләрдән ишеткәли башлагач кына аңыштым. Югыйсә, бер зыяным да тими инде, кызык кирәк кешегә. Без дә бит кеше, кызым, вакыт үткәрергә чыкмыйбыз, акча ягы кысанрак булгач, эшләми кая барасың, монда да миллионнар алмыйбыз, иш янына куш булсын дип йөрибез инде, – дип сөйләп алды кондуктор Сания апа.

Ә берсендә урта яшьләрдәге кондуктор апа кесә телефоныннан кемгәдер зарлана: «Сарык белән бер инде бу студентлар, өелә-өелә кереп тулалар, әйткәнне дә ишетмиләр. Үзләре, имештер, югары уку йортларында укыйлар, кем генә нәрсә генә укытадыр шул тилеләргә!» Җитмәсә, ипләп кенә, тукталыш сораган кызга: «Синең кайда төшәсеңне мин белергә тиешмени, мин навигатор түгел», – дип кычкырып, үз сүзенә үзе куанып, телефоныннан сөйләшүен дәвам итте.

Андый кондукторлардан интернет челтәрләрендә дә еш кына зарланып яза башладылар. «Подслушано в Казани» төркемендә укырга туры килде бу хәл турында. Автобуста олы яшьтәге бер әби, урын калмаганлыктан, басып барырга мәҗбүр булган. «Түләү картасы сумкада, кызым, сумка аша гына сук инде», – дигән сүзгә җавап итеп, кондуктор ачык авазга кычкырырга керешкән: имештер, алай акча алу аның вазифасына керми, кыенмы-түгелме, әби картаны алып бирергә тиеш. Бичара әби акча алып азаплана, тегесе һаман аның каршысыннан китми икән. Интегеп тә, акчасын тапмагач, ишеккә таба барган әбине җиңеннән сөйрәп алып, акча таләп итә башлаган. Автобустагы кешеләр, әбине кызганып, акча да сузып караганнар, алмаган, «Үзе түләсен, күп күрәм мин аның ишеләрне», – дип кырт кискән.

Укуга барганда, кайтканда, шыплап тулган автобусларда еш йөрергә туры килә. Күптән түгел генә ике зур сумка белән кереп бастым, тотынып торырга да урын юк. Көч-хәл белән генә акча алып азапланганымны күргән кондуктор апа, урыныннан торып, егылып китмәсен дип, кулымнан тотып торды. Тукталышка килеп җиткәч, бер пакетымны алып, үзенең утыргычына куйды. Кайтып җиткәнче, шул апаны күзәтеп бардым. Ни сорасалар, шуңа җавап бирә, навигатор булмаса да, сораган кешегә юлны аңлата, алдан тукталышларны кисәтеп бара. Шул автобуска тукталышларның берсендә 10-11 яшьләрдәге малай кереп басты. Бик озак кына сумкасын актарып та, акчасын тапмагач, кондуктор янына барып нидер пышылдады. «Гафу итегез», – дигән сүзе генә ишетелде миңа. Кондуктор апа да, ипләп кенә баш какты да үз урынына барып утырды. Югыйсә, ул апа да нишләргә белми интеккәнлектән генә эшкә чыккан миллионер хатыны түгелдер.

Эльвира ГАЙНЕТДИНОВА.

Комментарии