Корбан бәйрәме җитте

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, 27 ноябрьдә Корбан бәйрәме мәчетләрдә 7.10 сәгатьтә белән башланачак. Бәйрәм намазлары – 7.50дә каралган.

Узган елгы кебек үк Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм вәгазе бер сәгатькә соңрак башлана. Аны мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый алып барачак. “-Яңа гасыр” телеканалы Кол-Шәрифтәге бәйрәм чарасын турыдан-туры трансляцияләячәк. мәктәпләрендә укулар башлана

Грипп сәбәпле, Татарстанда барлык урта мәктәпләрдә көзге каникул вакыты озайтылган иде. Инде кайбер мәктәпләрдә укулар башланды. Ләкин районнардагы баш һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе килешүе нигезендә авыручылар саны 20%тан арткан мәктәпләрдә карантин сакланачак әле. Балалар да, укытучылар да хәзер дәрескә битлекләрдән йөрергә тиеш булачак.

“Роспотребнадзор» оешмасының җирле бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстанда тамак, сулыш юллары авырулары белән чирләүчеләр саны 36 мең теркәлгән. Бу эпидемия чиге дип саналган күрсәткечтән 1,7 тапкырга югарырак. Татарстанда дуңгыз кизүен йоктырган кешеләр саны 348гә җитте. Аларның 114е Казанда яши.

Грипптан битлек юк

Казан аптекаларында гриппка каршы препаратлар һәм битлекләр юк. Антимонополия хезмәте булдыксыз фармацевтларны җавапка тарту белән яный. Шулай ук препаратларга канунсыз бәя күтәрүне дә тикшерергә вәгъдә итә. сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова да бу нисбәттән дәүләт контролен көчәйтәчәкләрен искәртте. Экспертлар фикеренчә, товар җибәрүчеләрнең бәя белән намуссыз эш итүе нәтиҗәсендә дефицит туа.

Казандагы хокук яклау үзәгенә дә аптекаларда вируска каршы препаратларның һәм битлекләрнең булмавы турында шикаятьләр керә икән. “Без аптекалардагы киеренкелек уңаеннан прокуратурага һәм монополиягә каршы хезмәткә мөрәҗәгать итәргә җыенабыз”, – дип белдерә Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов.

Кичә Казанда “Эшлекле дүшәмбе” утырышында башкалабыз сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Рамил Әхмәтов якын көннәрдә аптекаларда битлекләр булачак, дип ышандырды. тагын телевизорда

Русия Премьер-министрының халык белән телевидение аша аралашуы 26 ноябрьдә үтәргә тиеш. Дөрес, аның сүзчесе турыдан туры элемтә тапшыруының әзерләнүен расласа да, төгәл көнен әлегә атамады.

Көтегез, автомобиль арзаная

Узган ел белән чагыштырганда, Русиядә автомобиль сәүдәсе 51%ка кимегән һәм экспертлар 2010 ел башында сәүдәгәрләр машиналарга зур ташламалар бирергә мәҗбүр булачак, дип фараз итә. Шунысы игътибарга лаек: автомобиль сату базарында сәүдә күләме айдан-айга кимеп барды. Бары тик хәзер генә ниндидер тотрыклылык сизелә. Мөгаен, кризисның төбенә җиткәннәрдер.

Мәктәп акча талый

Казандагы 41нче мәктәптән ике ана мәктәптә канунсыз акча җыю турыдагы шикаять белән хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать иткән. 3 сыйныфта укучы балалар укытучыларының көн саен беренче дәрес башланыр алдыннан мәктәп фондына акча тапшырмаган ата-аналар исемлеген игълан итүеннән, балаларга акча сорарга кушуыннан зарлана. Моңа өстәп, укытучы балаларны дебил, дауна, идиот кебек сүзләр белән мәсхәрәли дә икән. “Һәр ай саен 300 сум түлибез. Ләкин аның ни өчен сарыф ителгәнен генә аңламыйбыз”, – ди әниләрнең берсе. Хәзер бу әниләр Казан хокук яклау үзәге юристлары ярдәмендә прокуратурага гариза язган, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.

Казан хокук яклау үзәгенә йомышы төшүчеләргә аның телефоны – 2770386.

БДИ үзгәрә

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру системасы реформаланачак. Хәзер Русия Дәүләт Думасы бу нисбәттән закон проектын әзерли. Яңа закон нигезендә укучылар БДИны үз теләкләре белән генә бирергә тиеш булачак.

Русия Президенты Медведев та федераль җыенга үз юлламасында БДИны төп дип сакларга, ләкин белем дәрәҗәсен тикшерүнең бердәнбер чарасы итмәскә кирәк, дип белдерде.

Комментарии