- 18.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №46 (18 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Тирә-ягын урман уратып алган һәм олы юлдан читтә утырган Имәле Башы авылы халкы бүген цивилизациядән артта калган һәм үз көнен авырлык белән булса да үзе күреп яшәргә мәҗбүр. Сорау туа: нигә андый хәлгә төшкән соң алар? Җавапны, мөхтәрәм укучылар, әйдәгез бергәләп эзлик.
ЙӨЗЬЯШӘРЛӘР АВЫЛЫ
Авыл урман һавасына бай булгангамы, озын гомерле кешеләр байтак биредә. Хәрирә әби Шакирова 103 яшен тутырып үлеп китте. Вазих ага Шакиров исә 97 яшендә дөнья куйды. Мария әби Павлова да 100гә якынлашып килә. Алексей белән 50 ел яшәү дәверендә биш бала тәрбия кылып үстерәләр. Ире дә 90 яшен узып үлгән. Үзе улы Анатолий һәм Валентина тәрбиясендә менә 32 ел бергә тату гомер кичерәләр.
Татар гаиләләре белән мөнәсәбәтләре әйбәт. Тирә-күршеләр белән рәхәтләнеп татар телендә аралашалар. Пешкән ризыкларын үзара бүлешеп, бер-берсенә кунакка йөриләр.
Мария әбинең 3 туганы сугыш кырында ятып кала. “Безнең нәселдән төрле сугышларда 12 ир-ат башын салды”, – ди ул, үткәннәре белән уртаклашып. Мария әби бу якты дөньяның кадерен белеп яшәргә өнди, сабырлыкка чакыра.
ПРОБЛЕМАЛАР ЧИШЕЛЕШ КӨТӘ
Имәле Башы авылын ике якка бүлеп, Имәле елгасы ага. Кешеләрнең котын алган елга күпме яшьләрне үз куенына алырга өлгергән. Кайсы эчеп, башын югалтып елгага баткан. Гомумән, эчүчелек тамыр җәйгән авылда. Халыкка эш юк. Хәтта кибет белән медпункт та юк икән биредә. “Безне үлеп бетсеннәр, диләрдер. Юлыбыз да юк бит. Балалар да безне күмәргә кайта алмый. Кайбычка бару өчен кеше саен 200 сум акча түләп, машина яллап, 45 чакрымны урап, Олы Урсак аша йөрибез. Урсак урманчылыгына килеп җиткән асфальт юл безгә кадәр 3-4 чакрым гына бит югыйсә”, – дип ачыргалана Дания Мөхәммәтҗанова.
Күптән түгел йөзгә якынлашкан сугыш һәм хезмәт ветераны Вазыйх Садыйков үлеп киткән. Әтиләрен күмәргә кайтучы уллары 2 мең чакрымны узып та, 5 кенә калгач керә алмый. Олы Урсак юлында батып кала. Әтиләрен күмәргә чак өлгерәләр. “Авыл бетмәсен иде. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә байтак бит әле. Без бит шушы авыл һавасын сулап, болында уйнап үскән кешеләр, балаларыбыз да монда яшәсен иде”, – ди “Алтын башак” ширкәтенең Имәле Башы авылы буенча бригадир Альберт Миңнуллин, борчылып.
Терлек-туар үстереп көн күрүче халыкның ах-зарын югарыда утыручылар да ишетсен иде, берүк.
ТӨРЛЕ ҖИЛЛӘР ИСТЕ
Имәле Башы авылы чишмәләргә дә бай. Дүрт чишмә төрлесе-төрле яктан тибеп чыгып, Имәле елгасына коя. Аларның барысын да чистартып, карап торалар. Каюм абый белән Дания Мөхәммәтҗанова Гәрәй кизләвен караса, башкалар Тимерша, Шәвәли кизләүләренә үләргә ирек бирми. Яз килеп җитүгә, җиң сызганып чишмәгә җан өрәләр. Кирәкмәгән коры-сарыдан арындыралар.
Чишмә чишмә инде ул. Иң беренче чиратта, тәмле чәй суы алу өчен кирәк. Авыл эчендәге колонкаларның ватылып бетүе борчый халыкны. Шуңа кайбер җирләргә кое казытканнар. Өлкәннәр өчен ул бик авырга туры килә. Җәй көне генә түгел, кышы да бар бит әле аның. Коедан су чыгарып ташулары җиңел түгел…
Имәле Башында, әйткәнемчә, төрле милләт вәкилләре яши. Русы, чуашы, татары, мордвасы, һәрберсен уртак тел – татар теле берләштерә.
– Төрле җилләр исте безнең баштан. Шуңадырмы бер-беребезне таш кыядай сакларга тырышабыз. Сырхауласак, хәл белешәбез. Дания Мөхәммәтҗанова табиб төсле. Кан басымы үлчи торган приборын күтәреп, хәзер килеп җитә”, – ди Гөлсинә апа Гәрәева.
ДАНИЯ КАБАКЛАРЫ
Дания Мөхәммәтҗанованың көз генә түгел, кыш айларында да кып-кызыл булып пешкән помидорларын күреп шаккатасың. Ә бакчасында нинди генә яшелчә үсми. Кабакларын күрсәң, берсе-берсе берәр пот бардыр. Бөтен бакчасы тирәләп үстергән, ташып бетерерлек түгел хәтта. Сарай да, абзар да кабак белән тулган. Кыяр, шалкан, суган, тагын әллә нинди яшелчәләр үсә монда. Хезмәтне яратсаң, иренмәсәң, була икән ул.
Әнә шундый тырыш, уңган халык белән танышып кайттым мин бу авылда. Авыл яшәргә тели, шуны таләп итә. Әйдәгез, киртә кормыйк, булышыйк аларга.
Зөһрә ФӘИЗОВА.
Кайбыч районы.
“Шүрәле” – нигез ташы
Кайсыбыз мультфильм карарга яратмый икән? Бүген кибет киштәләрендә маҗараларның иге-чиге юк: СССРда төшерелгәннәрдән алып, Голливудныкына чаклы. Элек «Микки Маус», «Ну, погоди!», «Крокодил Гена белән Чебурашка»ны мөкиббән китеп карасак, бүген аларны «Шрэк», «Мадагаскар», «Ледниковый период»лар кысрыклады. Уолт Дисней да «мультфильмнар» мичендә төрледән-төрле әкиятләр «кыздыра». Безнекеләр дә сынатмый. Әнә бит, «Ну, погоди!»ның берничә яңа сериясе чыкты. Әмма американнар бар нәрсәне күреп тора, «Ну, погоди!»ның яңа серияләренә ияреп, «Том һәм Джерри»ның яңа өлешләрен төшерергә исәплиләр.
Без, ни өчендер, американнар иҗат җимешләрен авызыбызны ачып, тын алмыйча карап утырабыз. Ә нишләп алар безнең мультфильмнарны шул халәттә карамый икән? Америка телеканалына инглиз теленә тәрҗемә ителгән “Смешариклар”дан башка Русиядә чыгарылган берәр мультфильм хакында беләләрме икән? Юк, чөнки бездә Уолт Дисней кебек тәүлек саен сугарып торучы бернинди үзәк юк. Соңгы арада тамашачы мәхәббәтен Алёша Попович, Добрыня Никитич һәм Илья Муромец турында төшерелгән шаян мультфильмнарына бар көчен салучы “Мельница” компаниясе кинәт туктап калды. Безнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәрвакыт “Киләчәк – сезнең кулда!” ди, сыйныфташлар кеткелдәүдән башка бер нәрсә әйтә алмый. Укытучыбыз шушы сүзләрне әйткәндә, бәлки мультфильмнар киләчәге турында да кайгыртадыр.
Хәзерге заман үсмерләре фантазиягә бик бай. Газета-журналларда табак-табак әкиятләр, хикәяләр басыла, әмма шул кысадан читкә тайпылмыйлар, чөнки аларга этәргеч бирүче юк. Газета-журналлар ел әйләнәсендә иң яхшы мультфильм сценарие кебек конкурс оештырса, печән кибәненнән энә табылгандай, яңа исемнәр калкып чыгуы ихтимал.
Бүген Татарстанда Шүрәле турында анимацион мультфильм төшерелде. Анысы да тиктомалдан килеп чыкмады, ә “Алтын мөнбәр” фестивале уңаеннан әзерләнде. Бәлки “Шүрәле” Татарстан мультфильмнарының нигез ташы булыр, бер ун елдан рәхәтләнеп, саф татар телендә “штампланган” маҗаралар карау бәхетенә ирешербез.
Кыскасы, мультфильмнар индустриясе безнең кулда!
Линар ЗАКИРОВ.
Яр Чаллы шәһәре.
Кайтаваз
Каян килгән “математиклар”?
11 октябрьдә үткән Хәтер көне әле хәзер дә күңелне дулкынландырып тора, төрле фикерләр уята. Без аның 11 октябрьдә узачагын “БГ” битләреннән укып белдек. Бу көнне мәйданга иртән үк килеп бастым. Халык җыелмас, ахры, дип борчыла да башлаган идем. Юкка гына булган икән. Берәмләп тә, төркем-төркем булып та килә башладылар. Шатлыгымның чиге булмады. Монда җыелучыларның һәрберсен кочаклап үбәсем килде. Шушы ял көнне йоклап ятмыйча, мәйданга килүчеләр – барысы да минем фикердәшләр, кан кардәшләрем Казан ханлыгының җиңелү фаҗигасен йөрәк үзәгеннән үткәрүчеләр, бәйсезлек, азатлык өчен утка-суга керергә әзер торучылар.
Без мәйданга җыелып, иле, дине, халкы өчен һәлак булган бабаларыбызны искә алабыз, дога кылабыз. Бүгенге хәл, киләчәк турында сөйләшәбез. Арада үткен сүзле, курку белмәс батырлар да бар. Алар Русиянең бүген татарларга каршы нинди мәкерле сәясәт үткәрүен ачып сала.
Ә инде Хәтер көнен кайчан үткәрү турындагы бәхәскә килгәндә, шуны әйтәсе килә: Казанның камалышта торган 41 көненең һәрберсен искә алып дога кылсаң да артык булмастыр. Ул чакта татар каны чиләкләп аккан, меңләгән кеше гомере өзелгән. Ләкин Фәүзия Бәйрәмовалар Хәтер көнен 1989 елның 15 октябрендә башлап җибәргән дип беләм. 20 ел эчендә күпләр бу датага күнеккән. Аны 15 октябрьдә башка илләрдә дә билгеләп үтәләр икән.
Инде Хәтер көнен матур гына 5 ел үткәргәннән соң, табылган бит акыллы башлар. Бу чара 12 октябрьдә үткәрелергә тиеш дип (“БГ”, 14 октябрь, “Хәтер көне кайчан?” исемле язма) санап чыгарганнар. Сез шушы биш ел эчендә кайда булдыгыз соң, “математиклар”? Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллиннар бәйсезлек яулап, ачлык игълан итеп мәйданда утырганда, сез кайда идегез? Суверенитет азрак аякка баскач, дөньялар тынычлангач, сезнең тавыш та ишетелә башлады. Казанның җиңелү вакытын көнләп, сәгатьләп төгәлләвегез ул бит үзегезне күрсәтү, мактану өчен генә.
Раил Имамов үзе үк 10-15 кеше җыелып дога кылабыз дип әйтә. Бик яхшы, җыелыгыз, дога кылыгыз, намаз укыгыз. Сезгә бер кеше дә начар сүз әйтмәс. Ләкин йөрмәгез инде халыкны ялгыштырып. Шундый зур, әһәмиятле эшкә аяк чаласыз бит.
Европада буш сүз сөйләүче мактанчыкларның битләренә торт белән бәрәләр. Гыйракта ботинка ыргыталар. Безнең татарда биткә төкерү гадәте бар. Бу Хәтер көнен бутап, аңа каршы аяк чалучылар битенә төкерүчеләр Татарстанда да табылыр әле.
Фазыл ЙОСЫПОВ.
Яшел Үзән районы, Түбән Карамалы авылы.
Кайтаваз
Барысы да бер түгел
Ләйсән Әхтәмованың “Татар теле “не модно” язмасы (“БГ”ның 28 октябрь саны, №43) уйга калдырды. Миңа калса, Ләйсән бу язмада 10-15 ел элек булган хәлне язган. Чөнки бүген яшьләрдә татар теленә бөтенләй бүтән төрле караш. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре елдан-ел азайса да, югары уку йортларында фәннәр татарча укытылмаса да, ана телебез үсә һәм яши бирә. Белмим, Ләйсән нинди маршруткада йөридер, әмма мин булган автобусларда, ким дигәндә, 3-4 кеше татарча сөйләшә. Ә иң кызыгы – алар авылдан килгән яшьләр түгел, ә шәһәрдә тәрбияләнеп үскән егет-кызлар. Мин укый торган төркемдә дүрт Казан кызы бар. Кайберләренең татар теленең лексикасын һәм грамматикасын белүенә сокланып карыйм. Рус дусларым, таныш-белешем арасында татарча аңлаучы гына түгел, ә ярыйсы ук үзләре дә татарча сөйләшә белүчеләр бар. Шуңа күрә барлык яшьләрне дә бер калыпка салма, Ләйсән!
Лилия ЛОКМАНОВА,
КДУ студенты.
Кайтаваз
“Балам гаепсезгә утыра”
Яр Чаллы шәһәреннән Линар Закировның ялган детектор турындагы язмасын укыгач (“БГ”, 12 август, 2009), үз фикеремне җиткерергә булдым.
Линар мәкаләсендә Эльвира белән Галиәхмәтнең (“БГ”, Эльвира Фатыйхованың “Табышмак” язмасы. 29 июль, 2009 ел) кайсы дөрес, кайсы ялган сөйләгәнен белер өчен, детекторга утыртырга кирәк дигән.
Линар энем, син моны ышанып яздыңмы? Шәхсән үзем моңа ышанмыйм. Ул электән бар иде инде. Языйм әле.
2000 елны улым Артур Шириевны хөкем иттеләр. Аңа ялган яла ягып, 18 ел бирделәр. Белә торып улымны батырдылар. Ә гаеплеләр янда, иректә калды.
Язманы укып чыккач тагын уйга баттым әле. Шул чакта улымны да детекторга утыртсалар, аның урынына гаепле кешене эзләрләр һәм, бәлкем, дөреслек өскә чыгар иде дә. Улым Артур 9 ел буе төрмәдә газап чикмәс иде.
Һәр әни баласына ипи ашатып үстерә. Начар юлда йөрсеннәр дип өйрәтми. Улым да кешелекле, олы җанлы бала булып үсте.
Ходай зур кайгы-хәсрәтләр бирмәсен иде инде. Барлык хезмәткәрләргә гаилә тынычлыгы, имин көннәр телим.
Сәкинә КАШАПОВА.
Олы Әтнә.
Комментарии