- 18.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №46 (18 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Республика һәм федераль судның Ирек мәйданыннан 250 метр тирәлегендә пикет уздыруны тыю турындагы Министрлар Кабинеты карарын Президентның элекке сүзчесе Ирек Мортазин шикаять иткән иде. Аның сүзләренчә, әлеге карар нигезендә хөкүмәт Ирек мәйданында урам чараларын уздыруны тыюны күздә тота. Чөнки күп вакытта халык, үз дәгъваларын белдереп, нәкъ республика Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт Шурасы биналары каршына чыга иде. Татарстан Югары суды һәм Конституцион судның да Ирек мәйданында урнашуын исәпкә алганда, әлеге биналардан 250 метр тирәлегендә халыкка пикетка чыгу тыелды. Әмма Русия Югары суды әлеге карар белән килешмәде.
Ирек Мортазин “Регнум”га белдерүенчә, суд әлеге карарның барлыкка килү нигезен аңламаган, шуңа 28 октябрьдәге беренче утырыш кичектерелгән булган. Суд Татарстаннан аңлатма сораган. Күрәсең, төпле аңлатма булмау сәбәплеме, карар гамәлдән чыгарылган.
Шулай итеп Ирек мәйданы иректә калса да, Ирек Мортазин үзе хөкем карарын көтә. Казанның Киров район судында аңа каршы ачылган җинаять эшен судта тикшерү тәмамланды.
Ирек Мортазин соңгы сүзендә, Татарстан Президентының тыңлаулар башында әйткән сүзләре дөреслеккә туры килми дип, аны ялганда гаепләде. Мортазин: “Шәймиевның уллары янына эшкә алу үтенече белән барганым булмады”, – ди. Үзенең Президент сүзчесе урынына билгеләнүен ул системада “үз кеше” булуы белән аңлатты.
Элекке матбугат вәкиле һәм журналист Мортазин, республика хакимиятләре аны «системага каршы чыгучы» буларак эзәрлекли дип санавын әйтте.
Судта соңгы сүзендә Мортазин үзен гаепсез дип танылуын һәм аклау карары чыгарылуын сорады. Аның сүзләренә караганда, суд карары 24 ноябрьдә генә игълан ителәчәк.
Прокурор аңа 3,5 еллык колония җәзасын бирүне таләп иткән иде. Мортазинны Татарстан Президентына яла ягу, социаль катламнар арасында нәфрәт тудыру маддәләре нигезендә гаепләделәр.
Ландыш ХАРРСОВА. Бикә ТИМЕРОВА
“Говори по-русски!”
Рәфис Кашапов шартлы рәвештә 1,5 елга хөкем ителгәч, ярты елдан артык вакыт узды. Бу вакыт эчендә Чаллыда милли хәрәкәт бер генә урам җыены яки пикет оештырмады.
Шәһәр ТИҮе үзенең штаб-фатирына бикләнде кебек. Шулай да иҗтимагый үзәк хатлар, мөрәҗәгатьләр язу, аны тарату ысулы белән эшләвен дәвам итә.
Иҗтимагый үзәк соңгы утырышын Чаллыда татар теле торышына багышлады. Анда катнашучыларның әйткән фикер-тәкъдимнәрен исәпкә алып, Чаллы хакиме Илдар Халиковка хат-мөрәҗәгать кабул ителде.
Анда татар мәктәпләренең туган телдән ныграк читләштерелүе, урамнарда татарча рекламаларның бөтенләй диярлек юкка чыгуы, транспортта татарча белдерүләрнең бетүе хакында әйтелә. ТИҮ вәкилләре фикеренчә, кибетләрдә, транспортта рус милләтеннән булган кешеләрнең татарларга “Нигә татарча сөйләшәсез, сез бит Русиядә яшисез”, – дип бәйләнүләре ешайган.
Хастаханәләрдә, даруханәләрдә, шул ук кибетләрдә “Говори по-русски!” дип тупас җавап бирүләрнең көчәюе күзәтелә икән. Нәкъ менә шушы күренешләр Русия һәм Татарстан Конституцияләрен, кануннарын бозу булып тора. Вәзгыять милләтара ызгыш тудырырга мөмкин, дип саныйлар биредә.
“Күптән түгел Чаллының “Күңел” радиосына иртәнге тапшыруларны Татарстан гимны белән башлау турында тәкъдим белән чыктык. Хәзер тапшырулар шул гимн белән башлана. Яңа төзелгән ЗАГС бинасында татарча язу юк иде. Безнең мөрәҗәгатьләрдән соң “Тантана сарае” дип язып элделәр. Ләкин татарча сүзләрнең хәрефләре русчадан ике тапкыр кечкенә һәм кеше күрми торган урында.
Хәзерге заманда куркып, башны комга яшереп ятарга ярамый. Татар, башкорт, чуаш һәм башка рус булмаган халыклар өчен кризис хәзер генә килмәде. Безнең халыклар Русия империясендә гасырлар буена икътисадый, әхлакый-рухи кризиста яши”, – ди Рәфис Кашапов.
Гафиулла ГАЗИЗ
Татарстанга 100 депутат азмы, күпме?
Республика түрәләренең фикере бер – таман гына. Арттырасы да, азайтасы да юк. Аның каравы, Русия Президенты Дмитрий Медведев башка фикердә.
Федераль җыенга чираттагы юлламасында Президент төбәктәге депутатларга кагылышлы фикерләрен әйтте. “Һәр төбәктә депутатлар санын билгеле бер калыпка салып барларга кирәк” – диде ул. Мисал итеп, Мәскәү шәһәренә һәм Тыва Республикасына тукталды. “Мәскәү зур икътисадый үзәк булуга карамастан, анда нибары 35 депутат, Тыва республикасы исә, икътисадый яктан әллә ни алга киткән төбәк булмаса да, биредә 162 депутат. Бу хәлне тәртипкә салырга кирәк”, – диде.
Мәскәүдәге 35 депутат белән чагыштырганда, Татарстандагы 100 депутат та күп тоела. Дөрес, аларның 20се генә даими рәвештә Дәүләт Шурасына эшкә йөреп хезмәт хакы ала. Алай да депутат исемен кулланып үз эшен башкаручылар саны артык күп булудан республикага файда юк, диючеләр дә бар.
Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев Медведевнең бу сүзләренә үз фикерен белдерде.
– Мәскәүдә 35 депутат булып, Тывада 162 булуы сәеррәк тә булырга мөмкин, әмма бу мәсьәләне ордым-бәрдем генә хәл итү мөмкин түгел. Русиянең җирле үзидарәләрдә хакимиятне ничек оештыру турындагы кануны бар. Димәк, бу мәсьәләне башка төрле хәл итәргә телибез икән, канунга үзгәрешләр кертергә кирәк.
Мәскәүдән торып кына төбәкләрдә ничә депутат булырга тиеш дигән сорауга җавап биреп булыр микән? Медведев үз чыгышында демократияне үстерү турында күп сөйләде. Әмма депутатларга карата булган бу фикере, киресенчә, демократияне киметү, төбәкләрнең хокукларын кысу.
Мәскәү, бәлки, 35 депутат белән үз проблемаларын хәл итә ала торгандыр. Әмма Тыва Республикасы, Якутия җирләре үзе бер ил була алырлык җир, шуңа да анда берничә депутатка гына бөтен мәсьәләне белеп бетерү – булмаслык хәл.
Әгәр Татарстанда 100 депутат сайлана икән, аның бит 20се генә даими рәвештә эшли, калганнары утырышларга гына килә, айга 1500 сум акча ала һәм бернинди ташламалардан файдаланмый. Бу мәсьәләдә инде төбәкләрнең эшенә кысылу, аларның болай да бетеп барган хокукларын тартып алу кирәк микән. Бүген төбәкләргә җитәкчелек тә, хөкүмәт башлыклары да Русия Президенты тарафыннан билгеләнеп куела, бары тик депутатлар гына – демократик юл белән хакимияткә килгән кешеләр. Парламент – иң демократик орган икән, димәк, бу мәсьәлә дә иң демократик юл белән хәл ителергә тиеш”, – ди Разил Вәлиев. Академик Индус Таһиров та Президент Медведевнең төбәкләрдәге парламентларга караган фикерен уңай кабул итми.
– Төбәкләрнең эшенә тыкшыну – үзәкләштерүнең бер күренеше, – ди ул.
Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов тиешеннән артык депутатны туендырып ятуда мәгънә юк дип саный. Аның фикеренчә, республикага 50-60 депутат та җиткән. Әмма Дмитрий Медведев чыгышында ул әлеге мәсьәләдән бигрәк, юлламаның гомуми сайлыгына игътибар иткән.
– Иң аңлашылмаганы – Медведевнең мөһим проблемалар тирәсендә әйләнгәләп йөрүе. Үз чыгышында ул илнең сәгать бүлемнәренә, парламент составына һәм башка күп кенә вак мәсьәләгә тукталды, мөһим проблемаларны әйтмәде. Медведев безне камилләшергә чакыра. Әмма моңа либерализм аша гына ирешеп була. Әмма бу турыда бер сүз дә әйтелмәде. Гомумән, Президентның чыгышы буш булды, – ди Әхмәтов.
Үзәкнең төбәк парламентын төзүдә катнашуын исә, Әхмәтов бер дә демократияне кысу дип кабул итми. Аның фикеренчә, бүген җирле парламентлар болай да аз хокуклы. Шуңа күрә анда 50ме, 150 депутат утырамы – аерма юк, ди ул.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
1989 инкыйлаблары: Мәскәү Язы
Бу көннәрдә Көнчыгыш Европа илләрендә коммунизм ишелүгә китергән вакыйгаларның 20 еллыгы билгеләнә (1989 елдагы Польша һәм Венгрия күтәрелешләре, Берлин дивары ишелү, Чехословакиянең Бәрхәт инкыйлабы…) Ләкин бу көзге инкыйлабларга кадәр әле Мәскәү Язы да була. Горбачевның перестройка сәясәте, беренче ирекле сайлаулар, сүз иреклеге, җәмгыятьнең уянуы…
1989ның язы. Советлар Берлегенең беренче тапкыр демократик рәвештә сайланган халык депутатлары корылтае зур киеренкелек белән бара. Азатлык архивында сакланган язмада кеше хокукларын яклаучы галим академик Андрей Сахаров Совет җитәкчесе Михаил Горбачев белән сүз өчен тарткалаша.
Совет халкының мондый хәлне әле күргәне юк иде. Кешеләр утырыш залыннан булган тапшыруларны йотлыгып күзәтә. Кемдер өеннән чыкмыйча сәгатьләр буе телевизор алдында утыра.
– Кешеләр радиоалгычлар күтәреп йөрде, трамвай, автобуста депутатларны тыңлады, – дип искә ала Петербургтагы «Ватандашлар контроле» исемле хокук яклау оешмасы рәисе урынбасары Юрий Вдовин. – Кемнеңдер радиоалгычы булмаса, янәшә басып тыңлый иде.
1980 еллар ахыры. Горбачевның реформалар сәясәте иң югары ноктасына җиткән чак. Ирекле сайлаулар, сүз иреклеге, меңләгән кеше катнашында урам җыеннары, җәмгыятьтә уяну.
Шул ук вакытта татарның да милли хәрәкәте күтәрелә. Горбачевның “перестройка” һәм “гласность” сүзләрен татарлар, шартлы рәвештә, “бәйсезлек” һәм “дәүләт теле” дип «тәрҗемә» итә.
Нәтиҗәдә, бәйсезлек турында декларация кабул ителә, соңрак референдум үтә, ниһаять, яңа Конституция кабул ителә.
Ләкин Горбачев реформалары бик авыр бара. Коммунистлар партиясендәге каты куллы түрәләр аның «гласность» һәм «перестройка» шигарьләренә каршы чыга. Горбачевның “ярымчаралары” белән канәгать булмаган демократ депутатлар, зыялылар, диссидентлар аннан читләшеп, яңа хәрәкәткә туплана.
– Нәкъ шул корылтайда демократик хәрәкәт белән Горбачев җитәкләгән реформачыл номенклатура арасында бүленеш барлыкка килә, – ди Мәскәүдәге сәясәт белгече Татьяна Ворожейкина.
Демократ депутатлар «Төбәкара төркем» дигән фракция төзи. Анда Юрий Афанасьев, Галина Старовойтова, шулай ук Борис Ельцин кебек шәхесләр керә. Төркемнең рухи җитәкчесе Андрей Сахаров була. «Аргументы и факты» басмасы үткәргән фикер белешүдә Сахаров илнең иң популяр сәясәтчесе дип атала.
«Московские Новости», «Огонек», «Новое Время» кебек басмалар элитаны тәнкыйтьләгән язмалар бастыра, моңарчы тыелган темаларны күтәрә. Бәйсез карашлы «Взгляд» тапшыруы телевидениедә иң популяр тапшыруга әйләнә.
Дөрес, рәсми цензура бетерелү белән җәмгыятьтә либераллар гына түгел, ә карагруһ көчләр дә уяна. Шул ук 1989да «Память» кебек үтә милләтчел шовинистик төркемнәр баш күтәрә башлый. Ел ахырына Русия җәмгыяте икегә бүленә – үтә милләтчеләргә һәм либерал зыялыларга.
14 декабрьдә Андрей Сахаров вафат була. Бу үлем демократлар сафында зур югалту була. Сахаров үлеменнән соң демократлар әләмен Борис Ельцин күтәреп ала. 1991 ел фетнәсендә ул җиңүче булып чыга. Горбачевның сәяси карьерасы бетә, Советлар Берлеге гамәлдән чыга.
Ельцин чоры бер яктан демократиянең дәвамы саналса, икенчедән, нәкъ менә аның чорында әшнәчелек, коррупция чәчәк ата башлый.
Аның варисы Владимир Путин чорында 1990 елларда ирешелгән демократия казанышлары да юкка чыгарыла. Бүгенге Думада бердәм фикер һәм ләббәйкәлек хөкем сөрә.
20 ел элек Мәскәү Язы уяткан өметләр бүген хыял гына булып кала.
– Ул ниндидер иреклек дулкыны иде, безнең андый нәрсәне күргән дә булмады, үз тормышыбызда күрербез дип уйламадык та, – ди Юрий Вдовин. – Ә хәзер без кире элекке халәткә әйләнеп кайттык.
Али ГЫЙЛЬМИ
Комментарии