- 18.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №41 (15 октябрь)
- Рубрика: Архив
Алсу Фазлыева, «Саф хисләр» төркеме җырчысы:
Беренче тиеннәремне мин Арча педагогия көллиятендә укыганда эшләп алдым. Ул вакытта бер төркем студентлар: Раяз Фасыйхов, Әбри Хәбриев, «Рәвешләр» юмор театрыннан Фәрит Галив, Гөлҗамал һәм мин авылларда концертларлар куеп йөри идек. Афишаларны да үзебез ясыйбыз. Ә авылларга маршрут автобусларында барып йөрдек, чөнки машина юк чаклар. Кунарга клуб мөдирендә кала идек. Аның акчасы әллә ни күп тә булмагандыр инде, әмма бер атнага җитә иде үзе.

Комментарии