Базар шәһәрне бозамы, әллә бизиме?

Базар шәһәрне бозамы, әллә бизиме?

«Кибеттә әйберләр бик кыйбат. Базарга төшсәң, аларны күпкә арзанга аласың. Мәскәү базарына да әйберләрне шул Үзәк базардан алып менеп саталар. Мисал өчен, бер итәкне шәһәр үзәгендәге базардан алсаң, ул 350 сум тора, бәясен төшереп 300 сумга бирәләр. Мәскәү базарында шул ук итәк – 600 сум. Үзәк базарга ничек төшмисең инде, әйберләр күпкә арзан бит», – ди З.Галимуллина.

Казан шәһәре үзәгендәге әйберләрне арзанга сатучы базар «Янтарь» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнеке. Рәсми исеме «Сәүдә шәһәре – бөтен нәрсә һәркем өчен» («Торговый город – все для всех») (алга таба – «Сәүдә шәһәре») дип атала. Базар мөдире Дмитрий Каргин сүзләренчә, ял көннәрендә монда килүчеләрнең саны җиде мең кешегә кадәр җитә. Базар 18 мең квадрат метр мәйданны били. Биш меңләп казанлыны эшле иткән ул. «Без – эшмәкәрләр һәм сатучылар да, зур салымнар түләгәнгә, шәһәр казнасына күп акча кертәбез. Базарларны ябып кына алар башка бер урында үз эшчәнлекләрен дәвам итә ала дигән сүз түгел. Хакимиятләр шәһәр читендә базар төзеп, шунда күчәргә дә тәкъдим итә. Сатучы эшмәкәрләр белән бу мәсьәлә турында сөйләшкән идек. Сәүдәгәрләр дә, сатып алучылар да анда бармаячак. Кешеләр монда йөрергә күнеккән инде. Кешеләр бит сәүдә урынының кирәклегенә үзләренең янчыклары белән «тавыш» бирә»,– ди Д.Каргин.

Халык үз итеп «Нариман базары» дип йөргән сәүдә урыннарын шәһәр мэры Илсур Метшин, түбәнсетеп, «чын Черкизон», дип атады. «Бу базар – шәһәр үзәгендәге бөтен пычракның оясы һәм мондый урын башкала үзәгендә булмаска тиеш», – диде ул. И.Метшин янына киңәшмәгә килгән әлеге бина хуҗаларының берсе: «Без эшлекле һәм дустанә сөйләшү булыр дип көткән идек, әмма алай барып чыкмады», – дип белдерде. Шәһәр башлыгының тел төбеннән аңлашылганча, хакимият ул базарларны башкаладагы яшәеш челтәренең бер аерылгысыз өлеше итеп түгел, ә артык кашык һәм үги баладай күрә.

Тарихи һәйкәлләрне саклау иҗтимагый оешмасының бер вәкиле: «Әгәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан урамнарында үзе җәяү йөреп, шәһәр үзәгенең чүп оясы икәнлеген һәм коточкыч хәлдә булуын күреп, бу мәсьәләне югарыдан күтәрмәсә, 2005 елдан бирле мэр булып эшләүче Илсур Метшинның әле дә җимерекләргә, пычракларга исе китмәс иде», – дип белдерде. Хакимиятләрнең бу урыннарны бушатасы килгәнлеге сизелә. Сер түгел, дөньяның кайсы гына каласында булсын, шәһәр үзәгендәге җирләр үтә дә кыйммәт тора.

Шәһәр үзәгендәге базар хуҗалары үзләре дә сәүдә урыннарының замана таләпләренә тулысынча туры килмәвен, әлегә халыкка кулайлыкны җитәрлек тудыра алмауны таный. «Сәүдә шәһәре» җитәкчелеге базар комплексы проекты өчен шәһәр архитекторлары арасында бәйге игълан иткән. «Яныбызда гына мәчет бар. Бу бит шәһәрнең тарихи урыны. Без базарның тышкы йөзе дә тарихи стильдә булуын телибез. Ул туристлар һәм Казанда яшәүчеләрне дә үзенә тарта торган булырга тиеш. Ниятебез – аны сатып алу урыны гына түгел, ә ял итү урыны да итү», – ди Д.Каргин.

Базарны шәһәрнең үзенә күрә бер кайнап торган йөрәге дип тә әйтергә була. Сатулашу, хәбәр уртаклашу урыны да ул. Монда барысы да – яхшы, үтә сыйфатлысы һәм шулай ук бик сыйфатсызын да, башка җирдә булмаганын да сатып алырга мөмкин.

Базар базар инде – бик борынгыдан, кайсы илдә генә булмасын, кешеләрне үзенә тартып торган һәм алар, гадәттә, шәһәр үзәгендә булган. Хәзер Европаның кайбер илләрендә шәһәр үзәкләрендә базарлар оештырыла башлады. Мисал өчен, Чехия фермерлары атнага ике тапкыр Прагадагы паркларга килеп, үзләре җитештергән азык-төлекне сата. Монда кәҗә сөте дә, ала миләүшә (лаванда) балы да, сарык ите дә һәм шәһәр кибетләрендә булмаган башка нигъмәтләр дә алырга була.

​​Казан җитәкчеләре бүген исә шәһәр үзәгендә булган базарларны тәртипкә китерү, кешеләргә уңайлы итү түгел, ә читкә тибәрү сәясәте алып бара. Эшмәкәрләр әйтүенчә, соңгы бер ел эчендә генә дә җиргә салымны өч тапкыр рәттән арттырганнар. Халык күтәрелеп каршы төшкәч, соңгы арттыруны кире алганнар.

Наил АЛАН.

Мөселманнар такырбашларга каршы

Русиядә милли азчылыкларга каршы нәфрәт таратучы бихисап милләтчел оешма бар. Шуларның берсе – «Канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәт» дип аталган төркем быел Мәскәү суды тарафыннан тыелды. Ләкин тыю карары җирле бүлекчәләрнең эшчәнлеген туктата алмады. Киров шәһәрендәге бүлекчә – шундыйларның берсе. Җирле милләтчеләрнең җитәкчесе Денис Тюкин, урыс милләтчелеге идеологиясе Русиянең таркалган җәмгыятен берләштерә ала, дип саный: «Кешеләр моны сизә һәм урысның традицион кыйммәтләренә, урыс патриотизмына йөзләре белән борыла», – ди ул.

Ләкин моның ише милләтчел төркемнәр өчен бу «урыс кыйммәтләре» башка милли азчылыкларны кысуга кайтып кала. Алар милли азчылыкларны эш урыннарын алып бетерүдә, җинаятьләр кылуда гаепли. Алексей Добровольский – милләтчел җитәкчеләрнең берсе. Ул Русиянең бар бәлаләре өчен милли азчылыкларны гаепли. Совет чорында 13 ел төрмәдә утырып чыккан А.Добровольский соңгы елларда үзенең экстремистик чыгышлары өчен өч тапкыр җавапка тартылган: «Аяныч, халык үлә бара, аны эчертәләр, агулыйлар. Азия, Кавказ республикаларыннан әллә нинди халыкларны кертеп тутырдылар, ә үз халкыбыз үлә бара», – ди ул.

Киров шәһәрендәге милләтчел төркем исә көтмәгәндә каршылыкка тап булган. Русиянең Төньяк Кавказ төбәкләреннән килгән мөселманнар – экстремистлардан зыян күргән азчылыклар – интернет һәм социаль челтәр ярдәмендә берләшә башлаган. Үзләрен «Кара карчыга» дип атаган кечкенә генә бер төркем төбәктәге мөселманнарны эзәрлекләү һәм көч куллануга каршы тору өчен берләшергә булган.

Киров төбәге мөселманнары җитәкчесе Габденур Камалетдин сүзләренчә, милләтара нәфрәткә нигезләнгән һөҗүмнәргә каршы тору өчен, кайвакыт бу егетләр көч кулланырга да мәҗбүр. «Яшьләрдән сораганым бар, – ди Габденур хәзрәт, – безне кыйныйлар икән, без дә кыйныйбыз, диләр. Дагыстан егетләре сөйләде: аларга бер төркем яшүсмер һөҗүм иткән, кайберләрен хәтта тотканнар да, ләкин моны «хулиганлык» дип кенә бәяләгәннәр. Менә бу гаделсезлек, әлбәттә, каршылык тудыра. Безнең илдә бер генә идея булырга тиеш – канун алдында һәркем тигез дигән идея».

Ләкин «Кара карчыга»ларның каршылыгы, экстремистик нәфрәтләрне бастыру урынына, киресенчә, «утка май гына сибә» икән. Милләтчеләр бу азчылыкларны үзләрен көч куллануга котыртуда гаепли. «Кировтагы явызлыклар, нигездә, «Кара карчыга» дип аталган милли төркемнән чыга, – дип сөйли милләтчеләрнең җитәкчесе Денис Тюкин. – Аларның иң зур батырлыгы – унбиш кешедән торган төркемнең биш яшүсмергә һөҗүм итүе булды. 16-17 яшьлек бу яшүсмерләрнең нинди дә булса төркемнәргә катнашы булмаган, алар мәктәп мәйданчыгында сөйләшеп кенә утырган. Шунда, үзләрен «Кара карчыга» дип йөрткән унбиш әзмәвер килеп, аларны кыйный башлаган. Эш пычаклашуга кадәр барып җиткән. Хәзер суд бара, ләкин анда бер генә кеше гаепләнә. Белүемчә, һөҗүмнәр моның белән генә тукталмаган, вак-төяк чуалышлар дәвам итә».

Ничек кенә булмасын, Кировтагы киеренкелек әле дә саклана, милли азчылыкларның урыс шовинистларына каршылык күрсәтүе андагы киеренкелекне киметүгә, яисә тынычлык урнаштыруга әлегә өлеш кертә алмаган.

Татарстанда уңай тәҗрибә бар

Казанда әле генә АКШ Дәүләт cекретаре ярдәмчесе Майкл Познер булып китте. Татарстан башкаласында ул хакимият кешеләре белән генә түгел, дин әһелләре, сәяси активистлар белән дә очрашты. Дәүләт департаментында демократия, кеше хокуклары һәм хезмәт мәсьәләләре бюросы өчен җаваплы Майкл Познер сәфәренең нәтиҗәләре турында «Азатлык»ка да сөйләде.

Сез Казанда киңкырлы очрашулар үткәрдегез. Татарстанда кеше хокукларын үтәү өлкәсендәге вәзгыятьне сез ничек бәяләр идегез?

– Кайберләре уңай, әмма кайберләре борчылу да тудырырлык. Боларның барысы безгә бер сурәт ясау мөмкинлеген бирә.

Русия белән чагыштырганда, Татарстандагы хәлләр начарракмы, шундый укмы, әллә яхшыракмы?

– Чыдамлык, толерантлыкка килгәндә, ислам белән христианлык арасындагы мөнәсәбәтләр өлкәсендә хәлләр, минемчә, яхшырак. Бу төбәктә әлеге мәсьәләгә тиешле игътибар бирелә кебек күренә. Тарихи яктан караганда да бу мөнәсәбәтләр биредә яхшырак булган.

Татарстан һәм Башкортстан кебек төбәкләрнең сайлауларны хәрәмләшеп, хакимияткә ничек кирәк шулай үткәрү яманаты бар. Гадел һәм ирекле сайлауга ирешү өчен Сез нәрсәләр киңәш итәр идегез?

– Һәр илдә сайлауларның ничек үткәрелүен халык үзе билгеләргә тиеш. Дөньяда гомуми, универсал принциплар бар. Без биредә дә, башка илләрдә дә тавыш бирүнең ачык, гадел һәм конкурентлык нигезендә оешуын күрергә теләр идек. Моннан тыш, әлбәттә, ачык, ирекле мәгълүмат чаралары булырга тиеш, телевидение һәркемнең төрле карашларын яктыртырга, ә партияләр исә үз фикерләрен халыкка җиткерә алырлык формаларда оешу мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Сайлауда кем җиңәсен билгеләү безнең кебек читтән килгәннәр эше түгел. Биредә процессның, сайлау системасы корылышының ниндилеге бик мөһим. Ә бу өлкәдә әле кайбер бушлыклар бар. Бәйсез судларның булуы, процессларның дөрес юлдан баруын күзәтеп торган көчле хакимнәр булуы мөһим. Демократиянең чынлыгын тәэмин итүче менә шундый башка шартлар да бар. Аларның кайберләре биредә юк әлегә.

Сер түгел, соңгы елларда татар теле, гомумән, татарлык Мәскәүдәге федераль хөкүмәт тарафыннан көчле басым астында калды. Русия хөкүмәте татар мәгарифенә, әлифбасына һөҗүмнәр ясый, бәйсез мөселман оешмаларын эзәрлекли. Татарстан Президентын хәзер Мәскәү билгели, халык үз җитәкчесен сайлый алмый. Татарстанның үзендә дә татарга каршы хәрәкәтләр күтәрелә. Мәскәүнең Русиядәге милли һәм дини азчылыкларга карата сәясәте турында ни уйлыйсыз?

– Без биредәге генә түгел, ә бар Русиядәге вәзгыятькә борчылу белдерәбез. Илдәге милли һәм башка азчылыклар бар дөньяда танылган хокукларга ия булырга тиеш. Сез телгә алган нәрсәләр бу хокукларның киселүен күрсәтә. Русия хөкүмәте белән алып барылган гомуми сөйләшүебездә без аны универсал кеше хокукларын турыдан-туры һәм тулысынча үтәүгә күндерергә тырышабыз. Бу үз эченә берләшү, җыен, сүз иреклекләрен ала, азчылык һәм якланмаган төркемнәрнең хокукларын аеруча яклауны күз алдында тота.

Сезнең очрашуларыгызда күбрәк нинди тел кулланылды?

– Кайберәүләр русча сөйләде, кайберәүләр – инглизчә. Әмма, нигездә, рус теле булды.

Ягъни татар теле кулланылмады?

– Минемчә, юк, кулланылмады.

Бикә ТИМЕРОВА

«Саный белмәгән халыкка дәүләтне кем бирсен?!»

12 октябрьдә Казан Кремле эчендәге Сөембикә манарасы янында көндезге сәгать 12дә башланып, бер сәгатьләп дәвам иткән шәһитләрне искә алу чарасында ике дистәләп кеше катнашты.

Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәтнең Коръәннән аятьләр укуы белән башланган чарада иҗтимагый оешма вәкилләрен дә, түрәләрне дә күреп булмады.

«Хәтер көнен икегә бүлеп үткәрү кирәкле гамәлме?» – дигән сорау белән Кабан арты мәчете имам-хатыйб ярдәмчесе Нурислам хәзрәт Ибраһимга мөрәҗәгать иткәч: «Ул шәһитләр өчен һәр көнне килеп дога кылсак та, зыяны булмас», – дип белдерде.

«Без 15ендәге Хәтер көненә дә чыгабыз. Халык белән, җәмәгать белән бергә булырга тиешбез. Әмма төгәл бер көннең билгеләнүе кирәк. Бу көн хөкүмәт дәрәҗәсендә билгеләнсә дә, яхшы булыр иде. Чөнки анда да милләтпәрвәрләр, диндарларыбыз җитәрлек. Бу хәл яңа буынны тәрбияләүдә бер этәргеч булып торыр иде», – ди ул.

Татар иҗтимагый үзәге Хәтер көнен 15 октябрьдә дип белдерә, зурлап урам җыеннары уздыра, ә кайберәүләр бу көнне, тарихи фактларга нигезләнеп, 12сендә билгеләп үтү мәслихәт дип бара.

Хәтер көнен 1993 елдан башлап 12 октябрь көнне билгеләп үтүләрен әйтүче Раил Имамов фикеренчә, иске стиль буенча Казан 2 октябрь көнне сәгать өчтә тулысынча басып алына.

Хәтер көнен 15 октябрьдә уздыруны Татар иҗтимагый үзәге 2гә 13 көнне кушып уйлап чыгарды. Ә аның дөресе 12 октябрьдә булырга тиеш, ди ул. «Аның арифметикасы бик җиңел кебек күренә. Әйтик, без менә Яңа елны 1 гыйнварга каршы төндә үткәрәбез. Искечә дип тагын 13 көн кушып, 14е дә үткәреп алабыз. Һәм башка даталарга да шулай кушып барабыз. Әмма бу үткән һәм XX гасыр даталары өчен генә шулай. Әгәр дә без Тукайның, Ленинның туган көннәрен алабыз икән, ягъни 1800 елларны әйтәм, ул вакытта инде аерма – 12 көн», – ди Раил Имамов.

«Мин башта моңа үзем дә ышанмаган идем, энциклопедияне ачып карадым. Чыннан да, шулай. Ә менә тагын да бер гасыр алдан анда инде 11 көн аерма була. Хан заманы, ягъни XVI гасырда – 10 көн. 2гә 10 көнне кушсаң, 12се килеп чыга. Бу бит карап торышка ук элементар әйбер.

​​«Саный белмәгән халыкка нинди дәүләт булсын! Менә шуңа минем ачуым чыга. Шулай йөри торгач, 1993 елдан башлап бер егермеләп кеше җыелып, һәр елны 12 октябрьдә төшке сәгать 12дә Хәтер көнен үткәрәбез. Ә кайберәүләр Хәтер көнен һәр елны үзгәртә, 13е дә була, 15е дә була, өченче ел 10сында да үткәрделәр. Болай булса, кем Хәтер көнен истә калдыра ала? Һәр елны бер көнне үткәрелсә, ул халыкның күңеленә сеңеп кала. Без менә шуны телибез дә инде», – ди Раил Имамов.

Райнур ШАКИР.

azatliq.org

ТИҮ корылтае

Милли җыенның игътибар үзәгендә тел һәм милли мәктәпнең бетеп бару мәсьәләсе торды.

14 октябрьдә Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Х корылтае үтте. «Казан» милли-мәдәни үзәгендә узган бу корылтайга 161 делегат катнашты. Алар Татарстанның төрле төбәкләреннән һәм күрше өлкәләрдән, Мәскәү, Уфа, Оренбур шәһәрләреннән килгәннәр иде.

М.Мөлеков исемендәге БТИҮнең соңгы еллардагы эш нәтиҗәләре турында хисап чыгышын Нуриәхмәт Галишан ясады.

​​Җыенда шулай ук татар милләтенең бүгенге хәле, милли хәрәкәтнең эшчәнлеге, дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды. Корылтайда милли хәрәкәт вәкилләре Юныс Камалетдинов, Фәндәс Сафиуллин, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Нәҗибә Сафина, Наил Нәбиуллин һәм башка делегатлар чыгыш ясады.

Татарстан рәсми оешмалары исеменнән Дәүләт Шурасының милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев килгән иде. Ул үзенең чыгышында милли сәясәт турында Концепция кабул ителүе һәм телләр турындагы канунның яңадан карала башлавы хакында хәбәр итте. Һәм ул милли хәрәкәт вәкилләрен бу эшкә катнашырга чакырды.

Татар иҗтимагый үзәген төзүчеләрнең берсе Илдус Садыйков: «Милли хәрәкәттән китеп булмый. Милләтебез телсез калмасын өчен тырышырга кирәк. Мәчеткә барган саен, сөенеп кайтам: яшьләр күп йөри. Ләкин анда русча сөйләшәләр. Мине дулкынландырган нәрсә шул: үзеңнең телеңне, мәдәниятеңне, тарихыңны ниндидер судлар аша таләп итеп йөрергә туры килә», – диде.

​​Төшке аштан соң фикер алышулар дәвам итте. Корылтай карары кабул ителде. Анда «2004-2013 елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы» үтәлүе турында Татарстан Дәүләт Шурасында парламент тыңлаулары оештырырга тәкъдим ителә. Шулай ук: «Дәүләт Думасыннан «Төбәк телләренең Европа хартиясен» югары хакимиятнең раславын таләп итәбез», – дип әйтелә әлеге карарда.

Европа хартиясенә нигезләнеп, балалар бакчасыннан алып югары белем бирүгә кадәр, татар мәгариф системасын төзү мәсьәләсе дә куела.

Мәликә БАСЫЙР,

azatliq.оrg.

Комментарии