- 18.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №40 (13 октябрь)
- Рубрика: Архив
Мәскәүнең Тукучылар районында мәчет төзүгә каршы чыгучылар Президент Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итте. Җомга көнне исә мөселманнар намаздан соң мәчет төзүне яклап, имза җыйган иде.
Мәчет төзүгә каршы чыгучылар әлеге урында гыйбадәт йорты төзү өчен урын бирүне канунсыз дип саный. “Чөнки бу урын “Грайвороново” сәнәгать зонасы янында булган санитар-сак җиренә туры килә һәм ул бернинди җәмәгать биналары, шул исәптән гыйбадәт йортын төзү өчен кулланыла алмый”, – ди алар Президент Медведевка язган мөрәҗәгатьтә. Алар фикеренчә, биредә төрле милләт, дин вәкиле ял итә ала торган зур парк булырга тиеш. Шуңа алар Медведевтан Русия генераль прокуратурага җир бүленүнең канунилыгын тикшерүгә йөкләмә бирүне сорый.
Элегрәк бу районда мәчет төзүгә каршы чыгучылар гыйбадәт йорты төзелсә, этләр йөртү авырлаша дип, канәгатьсезлек белдергән иде. Русия мөфтиләр шурасы рәистәше Нәфигулла Аширов ул чакта: “Илдә мөселманнарның хокукы этләрнекенә караганда да түбәнрәк булып чыга”, – дип әйтте. Медведевка мөрәҗәгать белән чыгуга җомга көнге вакыйгалар сәбәпче булырга мөмкин. Чөнки Мәскәүнең җәмигъ мәчетенә җомга намазына килүчеләр ул көнне, төзелешне яклап, имза җыю оештырды. Шуннан соң ук Русия мөфтиләр шурасы интернет сәхифәсендә мөселманнарның киеренкелеге артуы турында хәбәр барлыкка килде. Чөнки ул көнне милиция җәмигъ мәчетенә даими керә торган юлларны ябып куя. Өлкәннәр мәчеткә керү өчен әйләнеп узарга тиеш була. Җитмәсә, гыйбадәт йортына сыймау сәбәпле, намазны урамда, кеше йөри торган юлда да укырга мәҗбүрләр. “Әлеге хәлдән соң мөселманнарның каршылыгын бары үгет-нәсыйхәт белән генә туктату мөмкин булды”, – дип язды мөфтиләр шурасы сәхифәсе.
Ләкин соңрак бу мөселманнар арасындагы каршылыклар кире кагылды. “Русия мөфтиләр шурасы монда үз максатларын күздә тотып шундый хәбәр тараткан, чөнки бер-ике бабайдан кала килеп туган хәлдән канәгатьсезлек күрсәтүче булмады”, – дип белдергән “Интерфакс”ка исемен әйтергә теләмәгән бер кеше. “Шушы юл белән Русия мөфтиләр шурасы “Олимпийск” спорткомплексы белән барган мәйдан тирәсендәге бәхәсне үз файдасына хәл итмәкче”, – дип белдерә шунда ук икенчесе. Әлеге мәйданда мәчет вакытлыча намаз кылу урыны, ә спорткомплекс машиналар кую урыны булдырырга тели. Шулай ук Тукучылардагы хәлнең куера баруы белән дә бәйлиләр. Ягъни Русия мөфтиләр шурасы бу адымны мәчет төзелешенең уңай хәл ителүе өчен кулланган. Мәчет төзелешенә каршы төркем исә махсус трафарет чарасын да башлаган. Анда “Mecheti.net. Парк – Әйе!” дип язылган. Һәр теләгән кеше бу әзер трафаретны алып, мәчет төзелеше турында белмәгән кешеләргә мәгълүмат җиткерү өчен язу калдыра ала икән.
Ландыш ХАРРАСОВА
Эчүчелек – кискен проблема
Татарстандагы аракы җитештерүчеләр аракы базарына яңадан-яңа төр товар чыгарып тора. Күптән түгел «иң булдыклы, иң көчле хатын-кызлар өчен» шигаре белән “Стерва” атамалы аракы чыкты. Аны тәкъдим итү чарасына Казандагы иң чибәр кызлар, уңышка ирешкән билгеле кешеләр чакырылды. Телевидениедәге рекламаларда «Дуслар җыелган җирдә сыра эчмичә булмый инде”, – дигән фикер алга сөрелә. Мәҗлесләр, күңел ачу чаралары, ишегалдында кич утырулар да спиртлы эчемлек белән күңеллерәк үтә, дип санала. Мәктәп тәмамлаучыларның «Cоңгы кыңгырау» бәйрәмендә дә урам тулы исерек яшьләрне күрү гадәткә кергән.
Рәсми саннарга караганда, Татарстанда сыра һәм алкоголь кергән коктейльләр эчү соңгы елларда арта бара. Республикада сыра куллану Русиядәге уртача саннан күбрәк.
Аракы эчү ягыннан да Татарстан алда. Республикада 2009 елда абсолют спирт куллану бер кешегә 15,2 литрга җиткән. Аның һәр литрыннан 2,5 литр аракы чыга. Димәк, бездә эчелгән аракы 1 кешегә ярты литрлы 76 шешә туры килә. Шулай итеп, Татарстан аракы куллану ягыннан бөтен Русия күрсәткеченә якыная бара.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов әйтүенчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы еллык куллану 8 литрдан артса, бу бөтен халык тормышына куркыныч тудыра дип саный. Министр республикадагы бу вәзгыятькә “эчүчелек эпидемиясе” дигән бәя бирде.
Алкоголизм белән авыручы кешеләр саны бер елда 1,5 тапкырга арткан. Психологларга ярдәм сорап ике тапкырга күбрәк кеше килә башлаган. Эчкечеләр исемлегенә ел саен республикада 2 меңгә якын яңа авыру килеп кушыла. Хәзер диспансерларда барлыгы 37 мең кеше табиб күзәтүенә алынган.
Президент Рөстәм Миңнеханов авылларда халыкның эчүгә сабышуын таный һәм бу өлкәдә тәртип урнаштырырга чакыра.
Эчүчелеккә каршы чаралар арасында төнлә һәм ял көннәрендә аракы сәүдәсен тыярга, эчкечене мәҗбүри дәваларга, адым саен спиртлы эчемлекләр сатучы кибетләр санын киметергә, дәүләткә спиртлы эчемлекләр сәүдәсен һәм җитештерүне үз кулына алырга кебек тәкъдимнәр аталды.
Аракы сатудан кергән акцизлар Татарстан бюджетының шактый өлешен тәшкил итә. Шуңа да карамастан Татарстан Президенты эчүчелеккә каршы кискен чаралар күрергә кушкан.
Бикә ТИМЕРОВА
Мәхмүтова колониядә калырмы?
Ресин Мәскәү хөкүмәтен Лужков кешеләреннән “чистартуын” дәвам итә. Яңа кешеләр килгәч, төрмәгә утыртылган журналист Айгөл Мәхмүтова язмышында үзгәрешләр булырмы? Айгөл хәзер колония-касабага озатылган.
Лужковка якын кешеләрне урыннарыннан алу, беренче чиратта, федераль үзәк йөкләмәсе булырга мөмкин. Яңа мэр билгеләнгәнче, урыннарны “чистартып” кую максаты истә тотыла кебек.
Ресин тарафыннан эштән җибәрелгән кешеләрнең соңгысы – Мәскәүнең Төньяк бүлгесе җитәкчесе Олег Митволь. Мэр вазифаларын башкаручы бу гамәлен: “Халык арасында Митвольнең эшләү алымнары яклау тапмады”, – дип аңлатты.
Митвольнең китүенә, беренче чиратта, Кремль тарафлы “Наши” хәрәкәте сөенде. Түрә аларны балалар бакчасыннан куып чыгаргач, “Наши”лар аңа каршы төрле кырын гамәлләр оештырды. Аерым алганда, алар: “Төньяк бүлеге кибетендә куллану вакыты чыккан әйберләр сатыла”, – дип каршылык чарасы уздырды, Митвольнең ярымшәрә плакатларын элеп куйды, шулай ук аның машинасы каршы юлга чыга дигән хәбәр таратты.
Митволь исә: “Бу оешманы дәүләт бюджетыннан финанслауны туктатырга кирәк”, – дигән тәкъдим белән чыкты һәм аларга каршы прокуратурага мөрәҗәгать итте.
Әлбәттә, “Наши” хәрәкәтенә аяк чалучыларны Кремльдә үз итүләре икеле. Моннан тыш, Митволь – су саклау зонасында коттеджлар төзүгә дә, табигатьне саклау урыннарындагы башка хокук бозуларга да каршы чыккан шәхес.
Мәскәү Думасына сайлауларны хәрәмләшүләрдә гаепләп килгән “Гадел Русия” фиркасе өчен дә юл ачылды. Алар бу сайлауны дөрес үтмәде дип тануны сорап, судка мөрәҗәгать итте. Әгәр алар шикаяте хупланса, Мәскәү думасы эшчәнлеге канунсыз булып саналачак.
Аңлашыла ки, Лужков “Бердәм Русия” фиркасе оештыручыларның берсе иде һәм аның җитәкчелегендә торды. Шуңа “Гадел Русия”нең Лужков һәм аның командасына каршы хәрәкәтен аңларга була кебек.
Тумышы белән Башкортстаннан булган журналист Айгөл Мәхмүтова да әлеге ике фирка арасындагы тарткалаш “корбаны” булуы ихтимал. Хәзер кыз – колониядә. Дөресрәге, аны берничә ай элек төрмәдән колония-касабага күчергәннәр.
Шунысын әйтергә кирәк: Владимир өлкәсенең Кальчугинодагы колониягә кадәр өч сәгатьлек юл. Алай да Айгөлнең башка тоткыннар белән бергә эссе июль аендагы “сәфәре” тәүлек буена сузылган.
– Мөгаен, мине я үтерергә, я туберкулез белән чирләтергә, яки инде үз-үземә кул салуымны теләгәннәрдер, – диде ул “Новая газета”га.
Айгөлгә карата ике җинаять эше ачылган иде. Төрле ишекләрне шаку, югары түрәләргә хатлар язу нәтиҗәсендә, җинаять эшенең берсе ябылды һәм журналист кыз колониягә күчерелде. Ә бит Мәскәүгә килгәндә 20 яше дә тулмаган Айгөл мондый хәлгә калачагын башына да китермәгәндер.
Айгөл Мәхмүтова туган ягыннан килгәч, трактор төзү училищесына укырга керә (хәзер университет) һәм апасында яши башлый. Кузьминки районында “Бердәм Русия”нең яшьләр бүлегенә кереп китә. Хәтта сайлау алды чараларында катнашып, “Бердәм Русия”не сайлау нисбәтеннән үз бүлгесен өченче урынга чыгара.
Аның фирка эшләренә кереп китүе җирле шура депутаты Андрей Черняков белән дә бәйле. Өч ел элек кенә үзе дә Нефтеюганскидан килгән бу кеше башта алкоголь бренды белән шөгыльләнә, ә аннары ниндидер бизнес тотып, Кузьминкида “Бердәм Русия” фиркасе өчен социаль кибет, ял көнне эшли торган базар һәм әбиләргә бушлай таратыла торган “Судьба Кузьминок” газетасын булдыра. Айгөл нәкъ шул газетаның баш мөхәррире итеп билгеләнә.
Ләкин моннан өч ел элек Черняков ниндидер сәбәптән район җитәкчесе белән уртак телгә килә алмыйча, “Бердәм Русия”дән “Гадел Русия”гә күчә. Һәм үзенең мөхәррире белән бергә басмасын да шунда алып китә. Иске эше белән яңасы арасындагы аерманы яшь журналист сизми дә кала кебек.
Шул ук вакытта Черняков аны эчке эшләр идарәсенең ике офицеры белән таныштыра. Һәм алар аңа журналист тикшерүләре нигезендә, канунсыз машина кую урыннары һәм гаражлар турында мәгълүмат биреп баруны тәкъдим итә.
Айгөл район җитәкчеләре белән халык мәнфәгатьләрен яклаучы журналист буларак очраша. Үҗәтлеге аркасында ул машина кую урыннары өчен җир бүлү, аларны төзү һәм район җитәкчелеге ярдәмендә бер көнлек ширкәтләр аркылы сату турында күп әйбер белүгә, документлар алуга ирешә.
Әлеге мәгълүматларның бер өлеше газетада басыла һәм эчке эшләр идарәсенә җибәрелә. Нәтиҗәдә, Мәскәүнең берничә районында 50 канунсыз машина кую урыннары барлыгы ачыкланып, төрле тикшерүләр узса да, беркем дә җинаять эше ачарга ашыкмый һәм ачмый да.
Шул ук вакытта район җитәкчелеге монда Айгөлнең “кулы уйнаганын” аңлагач, тиз арада аңа каршы чаралар күрә. Һәм төрле ялган юллар белән кызга карата ике җинаять эше ачып, 5,5 елга төрмәгә утыртып куюга ирешә.
Менә шунда гына инде Айгөл “Гадел Русия” белән “Бердәм Русия” фиркаләренең аермасын сизеп ала. Чөнки аңа яклау вәгъдә итсә дә, “Гадел Русия” аны коткарып кала алмый. Беренче тапкыр аны вакытлыча утыртылган изолятордан чыгаруга ирешәләр, әмма икенчесендә бу мөмкин булмый.
Ләкин шул ук вакытта “Гадел Русия” фиркасенең Думадагы вәкиле Николай Левичев ярдәмендә Мәхмүтованың шикаяте ике тапкыр Президентка тапшырыла, шулай ук бу хәл турында премьер да белә. Әмма Мәскәү суды журналистны чыгарырга ашыкмый. Хәтта вакытыннан алда азат итү турында мөрәҗәгать тә канәгатьләндерелми. Чөнки зур түрәләр һәм “зур акча” белән бәйле машина кую урыннары турында күп кенә яңа мәгълүмат ачыкланырга мөмкин. Шуңа Айгөлнең ераграк булуы отышлырак.
Хәзер Лужков киткәч, Мәхмүтованың язмышы үзгәрмәсме дигән фикер туа. Әмма Айгөлнең адвокаты моңа шик белдерә. Аның сүзләренчә, монда сүз хокук саклау оешмаларындагы коррупция, судның битарафлыгы турында бара. Һәм ниндидер үзгәреш булачагы икеле.
Ландыш ХАРРАСОВА
Казан егете акча урлаган?
Казан егете Артем Семенов җинаятьчел төркем белән АКШта 70 миллион доллар урлауда шикләнелә. Хәзер аны бар дөнья буйлап эзлиләр.
Үткән елның җәендә Артем Семенов, Казандагы башка бик күп студентлар кебек, акча эшләү хыялы белән берничә айга Америкага китә. Аның кебек яшьләр, гадәттә, савыт-саба юучы, буяучы, ресторанда, кунакханәләрдә хезмәт күрсәтүче булып эшли. Студентлар шул рәвешле акча казана, инглиз телен өйрәнә, Америка буйлап сәяхәт итә. Вакытлыча килеп, илдә канунсыз рәвештә качып калучылар да бар.
Америкада чакта Артем интернет аша үзе кебек үк читтән килгән кешеләр белән таныша. Алар аңа җиңел генә акча эшләп алырга тәкъдим итә. Федераль тикшерү бюросы (ФБР) мәгълүматларына караганда, яңа танышлары Казан егетенә 6 ялган шәхес таныклыгы бирә. Ул шушы документлар белән төрле банкларда хисап ачарга тиеш була.
Артем Семенов 2009 елның декабрендә Нью-Йорктагы «Америка банкы”ның Манхеттен бүлегендә ялган исемгә хисап ачканда кулга алына.
Соңыннан полиция аны иреккә чыгара. Әмма ул судка килми. Нәтиҗәдә, ФБР аны дөнья буйлап эзли башлый.
Казанда да Артемны күптән күргәннәре юк. Ул үзе укыган Казан технология университетында 3 сессия имтиханнарын тапшырмаган һәм ул аш-су инженерлары факультетының 4нче курсыннан чыгарылган.
Бикә ТИМЕРОВА
Хәтер көне 15 октябрьдә
1552 елда Мәскәү гаскәреннән Казанны саклап шәһит киткән татар сугышчыларын искә алу Казанда 15 октябрьдә Ирек мәйданында оештырылачак.
Җыенга Яр Чаллы, Уфа шәһәрләреннән татар оешмалары, мари, чуаш милли хәрәкәте вәкилләре дә киләбез дип ышандырган. Хәтер көне елдагыча иртәнге сәгать 10да Ирек мәйданында башланып китәчәк. 1552 елда Казанны яклаучылар рухына Коръән аятьләре укылыр, Илсөя Бәдретдинова һәм башка җырчылар, яшь шагыйрьләр, милләтчеләр чыгыш ясар дип көтелә.
Аннан халык төркеме урам буйлап Казан Кремленә таба китә. Сөембикә манарасы янында Казанны яклап шәһит киткәннәр рухына дога кылына. “Кол Шәриф” мәчетендә өйлә намазы укыла, дип хәбәр итте татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт.
Кремль янында 1552 елда Казанны саклаучыларга һәйкәл буласы урында бүген таш кына ята. Шул урынга төшү һәм татар зиратында сөякләре күмелгән сугышчылар каберен зыярәт кылу каралган.
Хәтер көнен Татарстанда рәсмиләштерү һәм Казанны яклаучыларга һәйкәл кую турында милли хәрәкәт һаман сөйли. Әмма бүгенгә кадәр бу таләпләрнең үтәлгәне юк. Галишан Нуриәхмәт фикеренчә, Татарстан хакимияте Казанны саклаучыларга һәйкәлне Мәскәүдән курыкканга куймый. Быел Казан мэриясе хакимияте урам йөрешен тротуардан гына үткәрү тәкъдимен дә әйткән. Янәсе, урам йөреше вакытында юл хәрәкәтен туктатып торырга туры килә. Шулай да халык үзәк урамнардан барачак.
Хәтер көне 1552 елның октябрендә Казан ханлыгы өчен Мәскәү белән сугышып, шәһит киткәннәрне искә алып оештырыла. Аны беренче тапкыр 1989 елда татар иҗтимагый үзәгенең 17 активисты башлап җибәргән иде. Алар арасында Марат Мөлеков, Юныс Камалетдинов, Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Исхаков һәм башкалар булды.
Дөрес, аны 12 октябрьдә билгеләргә дигән төркем дә бар. Алар Хәтер көне тарихи календарь буенча шушы көнгә туры килә дип саный. Раил Имамов җитәкчелегендәге төркем ел саен 12 октябрьдә Сөембикә манарасы янына җыелып, митинг үткәрә. Ул быел да узды. Наил Нәбиуллин җитәкчелегендәге яшьләр төркеме исә, 12 октябрьдә башкалабыз үзәгендә хәтерне онытмау кирәклегенә искәртүче 1552 данәдә тасма өләште. Ә кичен “Шәрык” клубының фикер кичәсендә Хәтер көне турында кызыклы бәхәс оештырылды.
Саша ДОЛГОВ
Комментарии