Китапның «алтын чоры»

Русиялеләр арасында сораштыру үткәргәннәр. Илебез халкының 22%ы көн саен китап укый, 42% – сирәк-мирәк, 35%ы бөтенләй диярлек укымый. Сораштыруда катнашучыларның 16%ының өендә китаплар бөтенләй юк икән. ВЦИОМ үткәргән тикшерү күрсәткәнчә, 13 ел элек укырга яратучылар саны 15%ка югарырак булган. Кем ничектер, әмма үземнең бүлмәмне китап киштәләреннән башка күз алдына китереп карагач, куркыныч ук булып китте. Компьютер, телевизор миндә дә бар, әлбәттә. Ләкин интернет аша уку белән кулга китап тотуны бутарга ярамый дип саныйм. Кем әйтмешли, шайтан башка, җен башка.

Хәзер китаплары турында. Беркөнне иптәш кызым баласына татарча китап эзли-эзли хәлдән тайган. “Юп-юка, кытыршы кәгазьле китапның русчасы – 40 сум. Нәкъ шуның ук татарча варианты – 120 сум. Акчамны жәлләмәдем, алдым. Ләкин шушы өчкә тапкырланган бәя һаман баштан чыкмый. Ахмаклык бит бу! Татарны ничек кенә кысрыкламыйлар?! Әлбәттә, ата-ана экономия йөзеннән арзанрагын ала, аннары кибетчеләр: “Татарчасы сатылмый”, – дип зарланган була”, – ди ул, исе китеп.

Бәяләр төрле кибеттә төрлечә. Татар китабы эзләүчеләргә Бауман урамында “Нур маркет”ка терәлеп урнашкан җир асты кибетенә керергә киңәш итәм. Анда 25-30 сумга балалар өчен бер дигән китап алырга була. Гомумән, татар китапларының хакы чүп кенә. Беркөнне үзем Һади Такташ шигырьләре белән Айдар Хәлим хикәяләрен – икесен бергә 50 сумга алып чыктым. Татар китапларын сораучы да юк, шуңа бәяләре түбән, диючеләр белән килешмим. “Кайбер авторларны, мәсәлән, Мөхәммәт Мәһдиевне халык күп сорый. Ләкин аның күптомлыгы беткәнгә бер ел, тиражы аз иде”, – диде китап кибетендә эшләүче кызлар. Ә республика буенча татар китапларын тарату эше кыенлык белән бара икән. “Татмедиа”да “Танылган татар язучылары күптомлыклары” сериясен тәкъдим итү кичәсендә катнашкан зыялылар да шуны кат-кат искәртте.

– Түбән Камадагы балалар бакчасына очрашуга барган идем, – диде Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. – Соңгы 3-4 ел эчендә балалар өчен чыккан китапларны да алып бардым. Тәрбиячеләр шуларны күреп, “Бездә шулкадәр балалар китабы бармыни?!” – дип шаккатты. Чөнки китап тарату юк дәрәҗәсендә, халык басмалар турында белми. Әлеге проблеманы хөкүмәткә йөкләп, дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк. Соңгы 5-10 елга перспектив планыбыз булырга тиеш. Татар гомер-гомергә китаплы булган, мондый халыклар дөньяда сирәк.

Соңгы 8 елда гына да күренекле 32 татар язучысының 150 күптомлыгы чыккан. “Китап чыгаруның алтын чоры бу”, – ди язучылар. Китаплар барысы да диярлек республика китапханәләренә, читтә яшәүче татарларга таратыла. “Берсе дә складта тузан җыеп ятмый”, – дип ышандырды Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров.

– Бу кадәр китап чыгару – феномен, – диде шагыйрь Роберт Миңнуллин. – Элеккеге союздаш республикаларда да мондый күренеш юк, бары башкортлар гына безгә иярергә тырыша. Китаплар, нигездә, бюджет акчасына чыккан. Шулай да, иганәчеләр ярдәме белән бастыручылар да бар. Мәсәлән, миңа чират җиткәч, акча булмады. 7 томлыгымны иганәчеләр ярдәме белән чыгардым.

Менә драматург Туфан Миңнуллин исә шигырьдән торган бу кадәр томнар чыгаруны бер дә хупламады.

– Ничек инде 7 том шигырь чыгарырга була? Аның өчен 200 ел яшәргә кирәктер, – дип эче пошты аның. – Гаяз Исхакыйның 15 томлыгы һаман чыгып бетә алмый, монысы нинди хәл? Нәкый Исәнбәт мирасы тупланмаган, аңа алынырга кирәк. Аннары, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев өчен 5әр томлыклар бик әз. Тукайныкы бөтенләй 2 генә том! Биредә Мөсәгыйть Хәбибуллин да утыра. Аның тарихи әсәрләрен күп алалар, бик яратып укыйлар. Мөсәгыйть аганың да күптомлыгын чыгарасы иде. Күптомлык чыгару – язучы эшен укучыга җыеп күрсәтү, моны дәвам итәргә кирәк.

– 200гә якын татар язучысы бүген актив иҗат итә. Язучылар күп һәм һәркайсының әсәрләрен халыкка җиткерәсе килә. Китап чыгаруны базар мөнәсәбәтенә калдырырга ярамый. Бу дәүләт заказы булырга тиеш, – дип саный Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов.

И.Ибраһимов бездә тәрҗемә эшенең аксавын да әйтеп китте. Бу яктан Каһирә шәһәрен үрнәк итеп китерде, китап башкаласы дип атады. Алар чит ил әдәбиятын француз теле аша гарәпчәгә тәрҗемә итә икән. Нәтиҗәдә, китаплар Мисыр аша башка гарәп илләренә дә барып җитә.

– Китап күргәзмәсенә Каһирәгә баргач, аларда китапның күплегенә шаккаттым. Эскерт кебек өеп куйганнар. Ләкин китаплары каты тышлы түгел, безнеке кебек сыйфатлы итеп эшләнмәгән. Халыкка тиз генә дөнья әдәбиятын җиткерү өчен бастыралар, күрәсең, – диде ул.

– Күргәзмәләргә еш йөрибез. Татар китаплары эшләнешенә тел шартлаталар, көнләшәләр. Китап күз явын алып, игътибарны җәлеп итеп торырга тиеш, – дип, аны куәтләде “Идел-Пресс”ның генераль директоры Әхмәтҗанов. – Ләкин ничек кенә мактасак та, халык китап киштәләрен уратып уза хәзер. Бер дустым Буада 4 миллион сум акча түгеп, 2 катлы китап кибете ачты. Шунда бер ай буена нибары 30 мең сумлык китап сатылган! Басмаларның абруен күтәрү өчен, 2012 елны “Китап елы” дип игълан итик.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин бераз тәнкыйтьләп алды. Бу күптомлыкларның фәннилегеннән канәгать түгел ул.

– Совет чорында басылган китапларда фәнни караш, нигезле кереш, шул чорны күз алдына китерергә ярдәм итүче искәртмә-аңлатмалар күрәбез. Бүген күптомлыкларны әзерләү принцибы нинди? Анда нинди материаллар кертелә? Мисал өчен, А.Гыйләҗев, Х.Камал күптомлыкларында авторлар турында бер генә җөмлә дә юк. Моны дөрес дип санамыйм. Мәктәп укытучыларына, китапханә хезмәткәрләренә бу белешмә кирәк. Ашыгып эшлибез. Шулай да фәннилектән читкә китмәсәк иде. Аның өчен Совет чорында киселеп калган материалларны табарга, архивларда утырырга кирәк.

Бу очрашуда тагын бер истә калган җөмлә Разил Вәливнеке булды. “Укытучылар белән очрашуга баргач, 40 укытучыга 3 китап сатып алдылар”, – диде ул. Туфан Миңнуллин да аңа кушылып: “Мин 480 укытучыга нибары 10 китап саттым. Үзе укымаган укытучы ничек дәрес аңлатсын?” – дип өстәде. Укыйм дигән кеше tatknigafund.ru сайтына кереп тә укый ала. Әлеге электрон китапханәдә бүген 1144 китап бар, киләчәктә артачак. Димәк, укырга мөмкинлек юк дию – аклану гына. Китаптан читләшмик, укыйк, җәмәгать. Китапсыз өй – ишәк абзары, ди татар халкы.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

сәхнәсендә – “Тартюф”

Г.Камал театрында “Тартюф” спектакленең журналистлар һәм театр белгечләре өчен ябык премьерасы булды. Драматург Жан Батист Мольер әсәренә куелган комедия бу. “Тартюф” – без Казан сәхнәсендә күрергә гадәтләнгән спектакльләрдән шактый аерыла. Монда татар калфаклары да юк, безнең гореф-гадәтләр дә очрамый, хәтта моңлы татар көйләрен дә тыңларга мөмкин түгел. Барысы да француз стилендә! Бах, Шнитке, Мишель Легран музыкасы яңгырый. Вакыйга Парижда XVII гасырда бара.

Биредә ике төп герой бар – Тартюф һәм Оргон. Әлеге рольләрне Фәнис Җиһаншин белән Искәндәр Хәйруллин башкара. Бер караганда, гап-гади сюжет: Оргон Тартюфны изге җан иясе дип уйлый, ә тегесе мәкерле адәм актыгы булып чыга. Геройлар йорт хуҗасына Тартюфның чын йөзен ачып бирергә теләп, ут йотып яши. Оргон исә гаиләсенә ышанмый, бу “фәрештәгә” кызы Мариананы кияүгә бирмәкче була. Нәтиҗәдә, аның хатыны Эльмира (рольдә – Гүзәл Минакова) хәйлә аша булса да иренә дөреслекне ача. Ләкин Тартюф та моның белән генә бирешми…

Спектакль үзенчәлекле, тәрҗемәсе уңышлы. Геройлар дөньясына кереп киткәндәй, бирелеп карыйсың. Нигезендә фәлсәфә ятса да, тамашачы спектакльнең башыннан ахырына кадәр көлә. Монда шактый оста уйнаучы артистларның да роле зурдыр. Хәлим Җәләловның әби ролендә булуы гына ни тора! Кызыл перчатка һәм эшләпә, ал төстәге костюм киеп, алка тагып чыкты ул сәхнәгә. Режиссеры Николя Струве, Франциядән бирле килеп, Камал артистлары белән эшләгән. Ул шулай ук актер, тәрҗемәче буларак та таныш. Струве русча яхшы белә, Казанда эшләү дәверендә татарча да берничә сүз өйрәнергә өлгергән.

– Русиягә турист буларак түгел, эш буенча киләсем килә иде. Ләкин “Тартюф”ны куярга чакыруларын белгәч, бераз көендем. Чөнки аны моңсу әсәр дип уйлап йөри идем. Ялгышканмын. Без “Тартюф”тан бер дигән комедия ясадык, миңа калса, уңышлы чыкты. Франциядә исә Мольер геройларын башкачарак, җитдирәк уйныйлар. Киләчәктә әлеге спектакльне француз актерлары белән дә куярга исәп бар, – ди Николя Струве.

Режиссер Камал артистларын да мактады: “Яхшы профессионаллар, әйбәт эшлиләр, фикерне шундук отып алалар. Минемчә, аларга комедия жанры ныграк килешә”.

Спектакль премьерасына Франциядән дә кунаклар килгән иде. Шуларның берсе – Русия-Франция елына багышланган чараларның генераль комиссары Николя Шибаэра.

– Өч ел элек Фәрит Бикчәнтәев белән очрашып, әлеге проект турында сөйләштек. Аның тормышка ашуына шатмын, – диде Николя Шибаэра. – Гыйнварда “Тартюф”ны Мәскәүдә куярга планлаштырабыз, анда француз театры вәкилләре дә булачак. Әлеге спектакльне күреп алырлар, кызыксынырлар, аның киләчәге булыр дип өметләнәм.

Режиссер Струве “Тартюф” язмасын Франциядә күрсәтәчәген әйтте. Тәкъдимнәр булса, спектакль белән Европага чыгу турында да уйлый икән. Ә Казан тамашачысы “Тартюф”ны декабрь аенда Камал сәхнәсендә күрә алачак.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Бу прикольно?

Мин кем? Мин – татар! Әти-әнием – татар! Татарстанда яшим! Татар булуым белән горурланам! Татарча сөйләшәм! Татар телен яратам!!! Ә нишләп соң яшьтәшләрем, төрле шәһәрдә яшәүче дусларым татарча сөйләшми? Ана телен белмиләр! Аның белән кызыксынмыйлар. Әти-әниләре – татар, ә балалары русча сөйләшә. Нишләп? Аңламыйм шуны. “Нигә русча сөйләшәсең?” – дип кайсы гына дустымнан сорасам да, җавап бер үк: “Бу прикольно!”. Нәрсәсе моның прикольно? Татар булып рус телендә сөйләшүме? Ата-баба телен бозумы? Татар телендә бер сүз әйтә белмәүме? Милләтеңә төкереп бирүме? Бу прикольномы?

Авылларда хәлләр бигрәк тә тирәнгә киткән, чөнки белән рус телен кушып сөйләшү «модада». Мәсәлән, ике кыз болайрак сөйләшә:

– Син бит миңа обещать иткән идең, новый күлмәгеңне күрсәтергә?

– Нуу, забыла бит, дустым! Завтра киеп килермен!

Шул ук җөмләләрне чиста татарча әйтсәң, күпкә матуррак яңгырар иде.

Ә менә күп кенә башка яшьләре татар теленә бер дә битараф түгел. Киресенчә, бу тел аларга бик ошый. Татарча сөйләшергә тырышалар, моңлы итеп җырлыйлар, гореф-гадәтләребезне өйрәнәләр. Ә без, татар балалары, моны күрмибез, аңламыйбыз, ишетмибез. Әй, татар, йоклама, уян! Без бербөтен, бүленмәс ! Шуның белән горурланып йөрик! Саф татарча сөйләшү, милләтеңне ярату – менә монысы, чынлап та, прикольно!!!

Гөлия ИМАМОВА.
Азнакай районы, Мәсгут авылы.

Комментарии