Казан Кремле Жириновскийның сүзләрен наданлык дип атады

Казан Кремле Жириновскийның сүзләрен наданлык дип атады

Русия Думасының көзге сессиясе ачылышында Владимир Жириновский милли республикалар бюджетларына күбрәк акча бирелә дип зарланды. «Казанны, Төньяк Кавказны акча белән тутырдыгыз, ә аннары урыс өлкәләрендә күп бала тапмыйлар дисез. Бу бит коточкыч! Урысларга да башкаларга биргән кадәр бирегез! Сез бит урыс парламенты, ә милли төбәкләргә күбрәк бүләсез», – диде Жириновский.

Аның әлеге сүзләре җәмәгатьчелекнең бер өлешендә ачу уятты

ЛДПР җитәкчесенең «Казанны акча белән тутырдылар, ул акчаларны урыс төбәкләренә бирегез» дигән сүзләрен Казан Кремле «наданлык һәм провокация» дип атады.

Казан Кремле Владимир Жириновскийның «Казанны акча белән тутырдылар» дигән сүзләренә карата үз фикерен белдерде. Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова, әлеге сүзләр «Конституциягә каршы килә», «республика белән бюджетара мөнәсәбәтләрнең эчтәлеген» бозып күрсәтә, ди.

«Жириновский бюджет сәясәте формалашуын һәм салым системасы төзелешен бик яхшы белергә тиеш. Татарстан федераль бюджеттан алуга караганда, күбрәк бирде һәм бирә», – дип китерә Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова сүзләрен Коммерсантъ-Казан.

Ул шулай ук ЛДПР лидерына «бөтен урыс халкыннан, шул исәптән, Татарстанда яшәүче урыслар исеменнән сөйләргә беркем дә рөхсәт бирмәгән», диде. «Аның чыгышын чираттагы шикле сәяси дивидендлар алырга тырышу дип бәялибез. Бу уңайдан Жириновскийның чыгышын бәяләр өчен «Наданлыкмы бу яисә провокацияме?» – диясе килә. Кызганыч, монда икесе дә бар кебек», – ди Галимова.

Удмурт җәмәгатьчелеге Разинның истәлек урынын юк итүгә ризасызлык белдерә

Ижауда удмурт телен яклап үзен яндырган Альберт Разинның истәлек урынын юкка чыгарганнар. Ул Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында, галим һәлак булган урында барлыкка килгән иде. Бөтен чәчәкләр, фотографияләр, шәмнәрне алып атканнар.

Удмуртлар хакимиятнең бу гамәленә ризасызлык белдерә, бу җирле түрәләрнең удмуртларга нинди мөнәсәбәттә булуын тагын бер кат күрсәтә, ди алар. Галим һәлак булган урында истәлек тактасы куярга кирәк дигән тәкъдимнәр дә яңгырый.

Альберт Разин хастаханәдә һәлак булганнан соң, ул үзен яндырган урынга халык чәчәкләр китерә башлады. Галимнең фотосурәтләре, шәмнәр, чәчәкләрдән истәлек урыны барлыкка килде. Әмма ул бары өч кенә көн тора алды.

12нче сентябрьдә Ижауда Альберт Разин белән хушлаштылар. Удмуртия башлыгы Александр Бречалов җеназага килмәде, бу вакытта ул Калашников музеен карап йөрде.

Сабанчы авылы халкы белән карьер хуҗалары низагы

Сабанчы авылы Әлмәт шәһәреннән 15 чакрым ераклыкта урнашкан. Шәһәргә якын булганга, монда күчеп урнашучылар да күп. Авылда 130 хуҗалык исәпләнә, якынча 300 кеше яши. Сабанчыларны бер проблема берләштерә. Инде дистә еллар биредә карьер бар, төзелеш өчен ком чыгарыла. Көне-төне экскаватор, тракторлар эшли, тегендә-монда йөк машиналары җилдерә. Карьер хуҗалары табыш акчасын санаса, Сабанчы кешеләре йөк машиналарыннан җимерелгән юлдан килгән зыян, эштән чыккан көпчәкләр, ватылган машиналарга ремонт ясау чыгымнарын саный.

Айдар Хәмзин – Сабанчы авылының «старостасы» һәм карьерга каршы көрәшүчеләрнең берсе. «Төп проблема – юллар. Монда авыр йөк машиналары йөри. Пычрак, ком, ташлар. Безгә бу бер дә ошамый. Ничәмә еллар казыйлар, акча эшлиләр, ләкин авылга бернинди ярдәм күрсәтмиләр. Юлны булса да рәткә китерә алалар бит, әмма юк, ул аларга кирәкми, үзебез төзекләндергәндә дә аяк чалалар», – ди ул.

– Авыл халкы ел саен үзара акча туплап юлны төзекләндерергә мәҗбүр. Һәркемнән 1-1,5 мең сум акча җыеп, йөк машинасы белән таш алып киләләр, эшләүчеләр яллап тәртипкә китерәләр. Быел да, староста буларак, акча җыйдым, эшләүчеләрне таптым. Танышым җыелган 105 мең сумга эшли башлады. Ләкин карьер хуҗалары моны белеп, прокуратурага мөрәҗәгать итте. Янәсе, мин канунсыз төстә акча җыям, хакимиятнең абруен төшерәм, ришвәтчелек белән шөгыльләнәм. Мине өч сәгать ярым полициядә тоттылар. Барысы хакында да ачык итеп сөйләдем. Ахыр чиктә юлны төзекләндерүчеләр эшләүдән баш тартты. Акчаны кире халыкка тапшырдым, – ди Хәмзин.

Карьерының хуҗасы – «Прикамское карьероуправление» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Узган елның җәендә ул Сабанчы карьерында эшне туктатырга мәҗбүр була. Чөнки авыл халкы мәхкәмәгә йөри торгач, карьерның канунсыз булуы дәлилләнә. Беренче чиратта, карьерның сәнәгать җире категориясенә карамаган булуы ачыклана. Ул – авыл хуҗалыгы җирләре.

2016нчы елда Татарстан экология министрлыгы мәхкәмә аша «Прикамское карьероуправление» җәмгыятенең эшен туктата. Эшен дәвам итсен өчен, җир кишәрлеге башта авыл хуҗалыгыннан сәнәгать җирләре категориясенә күчерелергә тиеш була.

Авыл халкы башта, менә бит, мәхкәмә системасы да гадел эшли ала икән дип куана. Ком чыгару карьеры үз эшен туктатачак, дип өметләнә. Мәхкәмә карарлары шуңа дәлил булып тора.

Карьер хуҗаларын 300 мең сум штрафка тарталар. Аннан Татарстан экология министрлыгы 1,1 млн сум күләмендә административ җәзага тартуны да сорый. Ни хикмәт, бу эшкә «Россельхознадзор»ның Татарстан идарәсе дә кушыла. Алар 108 кв.м. мәйданда туфракның уңдырышлы катламы юк ителүен раслый. Ике ай эчендә «Прикамское карьероуправление» бу җирләрдә рекультивация үткәрергә тиеш була. Ягъни, сәнәгать җитештерүеннән зыян күргән туфрак кире үз хәленә кайтарылырга тиеш. Мәхкәмә карары нигезендә 2019нчы елның 31нче гыйнварына кадәр рекультивация эшләрен тәмамлау бурычы куела. Бу хакта документ та бар.

Әмма Русиядә канунны үтәү халыкка гына кагыла, аерым шәхесләр өчен мәхкәмә карарларын да, канунны бозу да, аларны үзгәртү дә ярый. Авыл халкы бернинди рекультивация эшләре башкарылмады, ди.

Сабанчы авылында яшәүче 66 кеше төрле инстанцияләргә шикаять язган. Алар карьерны бетерүне һәм «Прикамское карьероуправление» ширкәтенә карата җинаять эше ачуны сораган. Бу күмәк хат. Аның тексты да җыелышта кабул ителгән.

Хат дәүләт структураларына барып ирешкәч, авылда сәер хәлләр башланган. «Прикамское карьероуправление» ширкәте халыкка басым ясарга керешкән. Карьерга каршы көрәшүче бер активистка аноним хат юлланган. Анда Сабанчы халкы шикаять итүне туктатмаган очракта, булган юлны актарып ату белән яныйлар. «Прикамское карьероуправление» ширкәтенең иминлек хезмәте башлыгы авылда яшәүчеләрнең һәммәсе белән аерым әңгәмә үткәрә башлый. Үзенчә «тәрбия дәресләре» уздыра. Ширкәт вәкиле һәркемгә шалтырата, һәр йортка керә.

Хәмзинне исә бу ширкәт вәкилләре мәхкәмәгә бирә.

– Карьерның иминлек хезмәте башлыгы Сергей Воропаев мине мәхкәмәгә бирде. Авылда берничә кеше аның ягына күчте. WhatsApp-та сабанчылылар аралаша торган төркем бар. Кемдер менә шунда аралашкан сүзләрне ком чыгару карьеры хуҗаларына юллап яткан. Анда «Хөрмәтле авыл халкы, сәгать 11дә җыелабыз. Карьер һәм юлны төзекләндерү турында сөйләшәчәкбез», – дигән хәбәр бар иде. Һәм ни дип уйлыйсыз? Шушы белдерү нигезендә Сергей Воропаев мине канунсыз урам чарасы үткәрүдә гаепләп мәхкәмәгә бирде. Имеш, җыен уздырганда дәүләт органнарын алдан кисәтергә кирәк, – дип сөйли ул.

Моннан соң Айдарны әле тегендә, әле монда йөртә башлыйлар. Әлмәтнең эчке эшләр идарәсенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегенә дә, Әлмәтнең җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенә дә чакыралар.

«Барысын да бер сорау борчыды – урам чарасын, карьерга каршы имза җыюны кем оештырды? Мине чакырткан әфәнделәрнең берсен дә канунсыз эшләүче карьер кызыксындырмады», – дип сөйләде Хәмзин.

Ахыр чиктә Айдар Хәмзингә мәхкәмә 20 мең сум штраф билгели. Ләкин Татарстан югары мәхкәмәсендә ул бу карарны кире кага һәм җиңеп чыга.

«Авыл халкы хәзер сүрелде. Әллә аларны куркыттылар. Хәзер беркем берни эшләми», – ди Айдар Хәмзин.

«Прикамское карьероуправление» җәмгыяте вәкилләре белән элемтәгә кердек. Башта аның хуҗасы Эдуард Гобәев белән озак кына аралаштык.

– Юлны ремонтлау безнең җаваплылыкка керми, әмма шулай булуга карамастан, без әлегә кадәр бер тапкыр да юлны төзекләндерү өчен ярдәм сораганны кире какканыбыз булмады. Техниканы кулланырга бирәбез, мәсәлән. Без эшли башлаганда ук юл юк иде, карьер эшли башлагач, юллар җимерелде, дигән сүзләр бөтенләй дөрес түгел. Әлеге вакытта рекультивация чоры уза, ул берничә этаптан торачак. Хәзерге вакытта техника эшли, әмма аз күләмдә. Аноним хатлар язучылар да башлыча Сабанчы кешеләре түгел, без бит кешеләр белән аралаштык, сөйләштек. Берсе дә каршы булуын әйтмәде», – диде ул.

«Прикамское карьероуправление» җәмгыяте вәкиле Сергей Воропаевтан авыл кешеләре өркетеп язылган аноним хатларның килеп чыгуы турында сораштык.

– Ул хатлар килеп чыккач та миңа сез яздыгызмы дип мөрәҗәгать иттеләр. Әмма безнең бервакытта да андый юл белән эш иткән булмады. Безнең аларга кагылышыбыз юк, – диде ул.

Сабанчы авылы Әлмәт районының Калейкин җирлегенә карый. Аның башлыгы Вадим Воронин. Халык аңа үпкәле, авыл җирендә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклар урынына карьер хуҗаларының җырын сайрый диләр.

Авыл халкы үз хокуклары өчен көрәшеп йөргәндә көтмәгәндә карьер хуҗаларын Татарстан хөкүмәте яклап чыгуы ачыклана. Быелның 7нче мартында премьер-министр Алексей Песошин имзасы белән Татарстан хөкүмәт карары дөнья күрә. Анда әлеге карьер урынының авыл хуҗалыгы категориясеннән чыгарылып сәнәгать җире статусына үзгәртелүе турында языла.

Кыскасы, бу карар «Прикамское карьероуправление»га яңадан эшне башларга мөмкинлек бирә. Рекультивацияне көтеп йөргән авыл халкына Казан түрәләреннән менә шундый кайнар сәлам.

Хәзерге вакытта Сабанчыда билгесезлек. Карьерда әлегә эш алып барылмаса да, йөк машиналары һәм башка техникалар тора. Татарстан хөкүмәте карары белән әлеге җирләр сәнәгать категориясенә күчерелүе «Прикамское карьероуправление»га иртәме-соңмы ишекләрен ачачак. Өстәвенә, быелның 1нче августында «Прикамское карьероуправление» Татарстан экология министрлыгының карьерда эшне туктату карарын шикаять итеп мәхкәмәдә җиңеп чыккан. Димәк, моңа кадәр мәхкәмәләрдә оттырып, авыл халкының тынычлыгын бозган карьер хуҗаларына тулы көчкә эшләргә комачау итүче булмаячак дигән сүз.

Хафиз Миргалимов депутат мандатын тапшыру ниятен белдерде

Татарстан Дәүләт шурасы президиумы утырышында ул республикада парламент сайлаулары нәтиҗәләре турында сүз бирүне сораган. Әмма Дәүләт шурасы рәисе, «Бердәм Русия» вәкиле Фәрит Мөхәммәтшин моңа каршы төшмәкче булган.

«Мин мандатны тапшырырга әзер!» – дигән Миргалимов. Мөхәммәтшин исә: «Бу сезнең хокук, әмма мин моны теләмәс идем», – дип җавап биргән.

Шулай да Миргалимовка чыгыш ясарга мөмкинлек биргәннәр, ул сайлау нәтиҗәләре белән килешмәве турында белдергән.

8нче сентябрьдә узган Дәүләт шурасы сайлавында «Бердәм Русия» фиркасе 72%, КПРФ 10% тавыш җыйды. Калган фиркаләр – «Гадел Русия», ЛДПР, «Русия коммунистлары», «Пенсионерлар фиркасе», «Үсеш партиясе» парламентка үтмәде. Аның каравы, ЛДПР, «Гадел Русия», «Үсеш партиясе» фиркаләреннән берешәр намзәт бер мандатлы бүлгедән үтте.

Сайлау нәтиҗәләрен КПРФ һәм «Гадел Русия» танымавын белдерде. Сайлау беркетмәсендә алар үз дәлилләрен китереп, имзасын куйды.

Комментарии