Эт урынына – үрдәк

Эт урынына – үрдәк

Кулларына кечкенә генә эт, мәче, хәтта күсе күтәреп, шәһәр урамнарында, җәмәгать транспортында йөрүчеләр хәзер әллә ни гаҗәпләндерми инде. Күз ияләште. Ә менә муенчак тагылган үрдәген «гүләйт» иттерергә алып чыккан абзый аптырашта калдырды. Казанның Урицкий паркында төшерелгән фото бу. Абзый үрдәгенә этләргә кидерә торган чып-чын муенчак таккан. Кулындагы кәрҗинендә дә үрдәгенә ашатырга дигән тәмлүшкәләрдер әле, ышан. Кулга эт тотып йөрү безгә заманында чит илдән күчкән бит, шуның кебек, чит илләр бу фотоны күреп алса, аларда да кулларына үрдәк күтәреп йөрүчеләр барлыкка килмәгәе әле…

Комментарии