Болгардагы «Кол Гали» кунакханәсе: бар да байлар өчен

Болгардагы «Кол Гали» кунакханәсе: бар да байлар өчен

Болгарда сентябрь урталарында ачылыр дип көтелгән «Кол Гали» Resort&Spa кунакханәсе кунакларны каршы алырга әзерләнә. 6нчы сентябрьдә монда беренче кунаклар булып китте инде. Казанда узган ЮНЕСКО форумы делегатлары кунакханәнең конференц-залында утырыш үткәрде, ә ахырдан алар өчен ресторанда кичке аш әзерләнде. «Азатлык» хәбәрчесе дә «Кол Гали» кунакханәсен күреп кайтты.

Кунакханә тышкы яктан тулысынча әзер дияргә мөмкин. Комплексны бар яктан сак хезмәте саклый. Яшеллек, асфальт, юлларда сызымнар – барысы да әзер. Кунакханәнең төп залына аяк басуга, кунакларны лалә чәчәге рәвешендә төрле төсләргә керә торган фонтан каршы ала. Келәмнәр, нәкыш һәм төрле бизәкләр татар һәм шәрык өслүбендә эшләнгән.

Кунакханәдә булачак бәяләр инде тәгаенләнгән. «Бер кешелек стандарт бүлмә (иртәнге ашны кертеп) бер кичкә 5800 сум торачак. Ике кешелек люкс бүлмә 20 мең сумга кадәр җитә», – диде кунакханә хезмәткәре. Барлыгы 149 бүлмә, шул исәптән 130 стандарт, 18 vip бүлмә һәм бер президент апартаменты бар. Болгарны карарга киләчәк гади авыл кешесе монда тукталырга җөрьәт итмәс. Кунакханә күбрәк акчалы туристлар, байлар һәм зур түрәләр өчен ясалган.

Спа комплексы җиде төрле мунчадан тора. Хамам мунча Ак пулат рәвешендә ясалган. Ул кунакханә комплексының уң ягында барыннан да аерылып тора. Ак төстә, нәкъ XIV гасырдагы тарихи бина сыман төзелгән. Ачык һәм ябык бассейн, теннис корты, баскетбол һәм балалар мәйданчыклары булачак.

Кунакханәне төзү күпмегә төшкәнен әлегә кадәр җәмәгатьчелектән яшереп киләләр. Комплексның җитәкчесе итеп, 2015нче елда ришвәт җәнҗалыннан соң Татарстан Пенсия фонды бүлеге рәислегеннән киткән Марсель Имамов куелган.

ДҮРТ ТЕЛДӘ ЯЗУЛАР ҺӘМ УРЫС ТЕЛЛЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘР

Бинадагы элмә такталарның, язуларның махсус эшләнгәне күренеп тора. Кунакханәнең исеме өч телдә дә бер төрле яңгырый – «Кол Гали». Гадәттәгечә урыска яраклашып, «Кул Гали» дип үзгәртүләр күренмәде.

Кунакханә эчендә мәгълүмати һәм тарихи белешмәләр биргән элмә такталар шактый. Холлда Кол Галинең кем булуын 4 телдә – татарча, урысча, инглизчә һәм гарәпчә язып куйганнар. «Шагыйрь, татар язма әдәбиятына нигез салучы, урта гасырлардагы төрки әдәбиятның күренекле вәкиле…» дигән юлларны укырга мөмкин. Тарихи белешмәләр кунакханәдә берничә җирдә урын алган. Мәсәлән, конференц-зал холлындагы телевизордан Болгарда ислам кабул ителүен тасвирлаучы тавышсыз видеоязма әйләнеп тора. Шуның янәшәсендә үк дүрт телдә Алмыш хан турында белешмә китерелә. «Алмыш – IX гасыр ахыры-X гасыр башында Идел буе Болгар дәүләтенең ханы» дип башлана элмә такта.

Диварлардагы һәм бүлмә ишекләрендәге элмә такталарда иң элек калын хәрефләр белән урысча язылган. Аннан, кечерәк итеп, татарча, инглизчә һәм гарәпчә китә. «Табиб бүлмәсе», «Балалар клубы», «Конференцияләр залы», «Сөйләшүләр бүлмәсе» кебек язуларны күрергә була.

Элмә такталарда татарчага урын табылган булса, хезмәткәрләр нигездә урыс телле. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә, урысча гына җавап кайтаралар. Татар телен аңлаучылар да бар. Ләкин кунакханәдә республика дәүләт телендә сөйләшү мәҗбүри түгеллеге күренә.

МЕНЮДА «УРЫС» БАЛЫГЫ, ШӘРАБ, АРАКЫ

«Кол Гали» кунакханәсендә ике ресторан, кафе-барлар бар. Ресторанда моңлы татар көйләре яңгырап тора. Колонналы залда татарча аңламаучы официантлар эшли.

Менюга килгәндә, официант ЮНЕСКО делегатлары өчен әзерләнгән ризыклар исемлеген һәм аларның бәяләрен күрсәтте. Иң беренче ризык «Татарская» дип атала. Ул хәләл сыер, үрдәк, тавык итеннән тора. Шунда ук төрле балыклардан торган «Русская» ризыгы да бар. 50 граммы – 380 сум. Зур бәлеш, өчпочмак, өлеш, кыстыбый, чәк-чәк, талкыш каләвә, кош теле дә тәкъдим ителә. Башка көннәрдә нинди меню булачак дигән сорауга официант төгәл генә җавап бирә алмады.

Хәләл ризыклар янында хәмергә дә урын тапканнар. «Шабли Премье Крю Монмен», «Моэт Шандон Брют Империал» кебек кыйммәтле шәраблар, 12 еллык «Макаллан виски», шешәсе 28 мең сумлык «Курвуазье» коньягы, «Ханская» аракысы бар.

Марат ГАРИПОВ

Һадиуллин: Татар телен укыту программалары урыс теленә тәрҗемә ителергә тиеш

17нче сентябрь көнне Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Казанның татар теле укытучылары белән очрашу оештырды. «Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирү программалары 2019нчы елның 1нче гыйнварына кадәр урыс теленә дә күчерелергә тиеш», – дип белдерде анда Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин.

Мәгълүм булганча, моңарчы укытучылар татар теле һәм әдәбияты дәресе буенча программаларны татар телендә генә яза иделәр. Программаларны урыс телендә язу кирәклеген министр урынбасары булачак тикшерүләр өчен кирәк дип аңлатты. «Бүген булмаса, иртәгә яисә ярты елдан соң, Мәскәүдән килгән тикшерүләр беренче эш итеп, ни өчен татар теле һәм әдәбияты программалары бер телдә генә язылган, дип сораячак. Килгән кешеләр өчен урысча да язарга кирәк», – диде Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, бу эш хәзерге вакытта алып барыла инде. Мәктәпләргә урысча язылган үрнәк программалар җибәрелгән. Шул ук вакытта журналларда темалар татарча язылачак, ди Һадиуллин. «Кем генә килмәсен, кем генә әйтмәсен», – диде ул. Аның сүзләренчә, бу Русия Мәгариф министрлыгы департаменты җитәкчелеге белән килештерелгән.

Министр урынбасары шулай ук хәзерге вакытта уку планнарының вариантлары булмавын белдерде. «Нинди уку планы булуга карамастан, ана теле һәм әдәбияты фәнен уку канун нигезендә мәҗбүри», – дип белдерде Һадиуллин.

Шул ук вакытта ул төрле мәктәптә татар теле дәресенең төрле санда булуын да таныды. Ана теле һәм әдәбияты 2 сәгать кенә булган мәктәпләр Татарстанда бик аз, алар барысы да профильле укыту юнәлешендә эшлиләр, ди министр урынбасары.

Очрашуда чыгыш ясаган Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар теле укытучыларын балаларны татар телен яраттырырга чакырды. Моны яңа китаплар, методикалар ярдәмендә башкарырга кирәк, ди ул. «Әлифбаны, сүзләрне үзгәртеп булмый, карашны үзгәртергә кирәк», – диде министр.

Тагын бер яңалык: Татарстанда туган (татар) тел һәм туган (татар) әдәбият дәресләрен укыткан ике мең укытучы өстәмә сынау узачак. Аны Рособрнадзор оештыра.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов исеменнән республиканың белем бирү оешмаларына юлланган документта «укытучыларның компетенциясен тикшерүне уздыру» турында әйтелә. Бу тикшерү «укытучылар үсешенең системасын формалаштыру һәм укытучыларның компетенцияләрен бәяләүне билгеләү» максатыннан уздырылачак икән.

Сынау төрле фәннәрдән үткәрелә диелә. Татарстан исә туган (татар) тел һәм туган (татар) әдәбият фәне тикшерүләрендә катнаша. Әлеге сынауны барлыгы 2 мең укытучы октябрь аенда узарга тиеш.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин бу сынауны «аттестациянең яңа формасы» дип атады. «Ни өчен без бу сынауда катнашабыз? Безнең ана телен укытуда чын мәгънәсендә кадрлар бар, белгечләр яхшы, укыту әйбәт, дәреслекләр бар, без бу процессны бөтен яктан алып барырга, ана теле һәм әдәбиятын инвариант өлешендә укытырга әзер дигәнне Русия Мәгариф министрлыгына расларга һәм аңлатырга тиешбез. Моның бернинди куркынычы юк», – дип сөйләде ул.

Һадиуллин сүзләренчә, бу татар теле укытучыларына гына кагылмый, бу процедураны җәй көне һәм узган ел урыс теле һәм әдәбияты, математика укытучылары да узды. Экспериментта катнашкан укытучыларга аттестациягә плюс булачак, ди ул. «Безгә генә эшләтәләр, башкалар язмый, дигән сүз булырга тиеш түгел. Моны аңласагыз һәм дөрес бәяли белсәгез, яхшы булыр иде», – дип аңлатты татар теле укытучыларына Һадиуллин.

ТИҮ белән Диния нәзарәте татар телен саклауда хезмәттәшлек итәргә җыена

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) вәкилләре Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелеге белән очрашып, татар телен саклау юллары турында сөйләшкән.

ТИҮ президиумы рәисе Фәрит Зәкиев сүзләренчә, очрашуда мөфти урынбасары Мансур Вәлиев, Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов һәм аның урынбасары Рәүф Хәсәнов катнашкан. Җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре татар телен һәм республиканың дәүләтчелеген саклау юллары турында сөйләшкән.

«Очрашуда мөһим мәсьәлә күтәрелде – татар телен саклау мәсьәләсе. Бу юнәлештә безгә берләшеп эшләргә кирәк дип саныйбыз», – ди Фәрит Зәкиев.

ТИҮ активистлары 2002-2010нчы елларда Русиядә татар телендә сөйләшүче кешеләрнең 1 миллион 70 меңгә кимүе, БДИ кертелү сәбәпле милли мәктәпнең юкка чыгуы, татар милли университетының һаман да төзелмәвенә басым ясаган. Зәкиев сүзләренчә, очрашуда шулай ук татар телен Татарстан мәдрәсәләрендә, Болгар ислам академиясендә укыту мәсьәләсе дә күтәрелгән.

Очрашу нәтиҗәсендә бернинди дә килешү төзелмәгән. Әмма Зәкиев мондый сөйләшүләр дәвам итәр дип ышана. «Без әйтергә теләгәнебезне әйттек. Безнең максатыбыз бер – телне саклау икәнлеген аңлыйбыз», – диде ТИҮ лидеры.

Татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгару башланганнан соң, ТИҮ дә, Диния нәзарәте дә телне саклау мәсьәләсендә активлашты. ТИҮ төрле дәрәҗәдә мөрәҗәгатьләр, хатлар язды, митинглар, пикетлар оештырды. Татарстан мөфтияте көче белән мәчетләрдә вәгазьләрне татарча уку артты, мөфтият бушлай татар теле курслары оештырды, татар теленә өйрәтүче Telegram каналы булдырды.

14нче сентябрьдә узган бу очрашуда ТИҮ Диния нәзарәтенә Хәтер көнендә бергәләп йөреш оештырырга да тәкъдим иткән. Зәкиев Казан башкарма комитетының 2013нче елдан бирле Хәтер көнендә йөреш уздырырга төрле сәбәпләр белән рөхсәт бирмәвен, быел да Хәтер көнен митинг һәм йөреш уздырып үткәрергә җыенуларын әйткән.

«Йөреш – халыкның милли үзаңын һәм горурлыгын күтәрә торган чара. Бу сәяси чара түгел, тарихи һәм мәдәни чара. Ул безнең борынгы дәүләтебезнең булуын искә төшерә. Без Хәтер көненә чуашларны, башкортларны, урысларны да чакырабыз. Чөнки бу безнең уртак тарих. Хәтер көне Татарстан хөкүмәте, Диния нәзарәте белән бергә үткәрелергә тиеш. Татарстанда яшәүче халыклар үзләренең борынгы тарихын белергә тиеш. Әмма XXI гасырда яшәсәк тә, халыкның күпчелегендә һәм Татарстан җитәкчелегенең башында әле дә XVI гасыр», – ди ТИҮ рәисе.

Зәкиев сүзләренчә, Татарстан мөфтияте Хәтер көнен бергәләп уздыру тәкъдименә әлегә җавап бирмәгән.

Быелгы Хәтер көнен 13нче октябрьдә Казанның Вахитов мәйданында уздыруны сорау планлаштырыла.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии