Сарык йоныннан картина ясый

Сарык йоныннан картина ясый

Кулы эш белгән кешегә бүген нинди генә шөгыль юк инде! Әнә Актаныш районы, Такталачык авылында яшәүче Сафура Билалова да, авылда кырыкмаса кырык эш бар, дип тормаган, җаен табып, күңеленә ятышлы шөгыльне үзләштергән. Буш вакытында йоннан картиналар ясый ул.

Такталачык коррекцияле мәктәбенең математика укытучысы Сафура ханым ике ел элек районда үткәрелгән бер мастер-класска эләгә. Сарык йонын әвәләп, виноград ясарга өйрәтәләр анда. «Туктале, – дип уйлый Сафура ханым, – моны әвәләп кенә түгел, җәеп тә картина эшләп буладыр бит!» Шундый уй белән интернетка кереп чума. Ә анда үрнәкләрнең ниндие генә юк! Сафура Билалова икенче көнне үк буялган сарык йоны сатып алып, ике песнәк төшерелгән картина ясап та куя. Сәгать ярым эчендә!

Шуннан китә инде: яңа үрнәкләр табыла тора, Сафура ханым аларны картина итеп төшерә бара. Йон, эрләгәндәге кебек, тартыла-сузыла да, коры килеш катыргыга җәеп салына, шуның өстенә пыяла каплап, рамка кидергәч, менә дигән картина килеп чыга. Буяу белән ясалган рәсем, вакыт үткәч, төссезләнә, матурлыгын югалта. Ә йон картина – киресенчә. Ул, пыяла астында басылып торып, утыра, киезгә әйләнә, шул сәбәпле төсе дә яктыра гына бара.

Сафура апаның иң беренче тәнкыйтьчесе – ире. «Ул, рәссам булмаса да, матурлыкны аңлый торган кеше. Картинада нәрсә җитми – хәзер әйтеп бирә. Менә монысында җылылык аз булган, кояш нурларын сузыбрак эшлә, дип әйтеп тора. Аңа ошаса, башкаларга да ошый», – ди Сафура ханым. Әзер үрнәкләр белән генә чикләнми ул – үз фантазиясен дә кушып җибәрә.

Билаловлар йортында гадәти булмаган картиналарны күреп, күрше-тирә, таныш-белеш тә сорап килә башлаган. Бәйрәмнәрдә үз кулың белән ясалган бүләк бирү гадәте кире кайтты бит хәзер.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Актаныш – Казан

Комментарии