Яндырылган язмышлар иле – Азнакай…

Яндырылган язмышлар иле – Азнакай…

Узган атна җомгасында, район хакимияте каршында, өйлә намазыннан соң озак та үтми, коточкыч вакыйга була: 42 яшьлек Альберт Хәмидуллин үз өстенә бензин сибеп ут төртә. Без шушы хакта ишетеп, бу атнаның дүшәмбесендә әлеге районга сәфәргә кузгалганда, нибары шушы хәбәрне һәм ул ирнең комада ятуын белә идек. Алдан ук әйтим: вакыйгаларга ачыклык кертергә теләвебез бик җиңел генә барып чыкмады. Бу эшнең җиде кат йозак астына яшерелгән булуы һәм кайбер органнарның массакүләм мәгълүмат чараларына ни рәвешле һөҗүм итүен белергә теләсәгез, язманы ахырына кадәр укып чыгарга киңәш итәм. Бу ирнең үз-үзен үтерерлек хәлгә китереп җиткерүенә сәбәпче булган кешеләр җавап тотачакмы? Миңа калса, юк. Чөнки алай булырга охшамаган. Ни өчен шулай әйтүемне алга таба аңларсыз.

Азнакайда без, беренче эш итеп, Альберт Хәмидуллинның әнисе Нәсимә ханым һәм аның туганы Рәсимә апа белән очраштык. Алар безгә гаилә тарихын, ирнең биографиясен энәсеннән җебенә кадәр ачып салды. Альбертның яшәгән фатирын, аның шәхси бүлмәсен күрсәттеләр. Фатир җыештырылган, бар әйбер үз урынында. Өйләнмәгән ир яши димәссең дә. Кием шкафындагы тәртип тә сокландырды.

«АНЫ ҮЗЕМ СҮНДЕРДЕМ»

– Җомга көнне Альбертны күрдегезме, Нәсимә апа?

– Сәгать 1ләр тирәсендә ул миңа килеп 400 сум акча алып китте. Әле сәгать 2ләр тирәсендә миңа шалтыратып: «Әни, минем белән сөйләш әле», – дип тә сорады. Тик мин генә моңа игътибар итмәдем. «Улым, сиңа 42 яшь бит инде, мин синең белән нәрсә турында сөйләшим. Хәзер кайтам», – дидем дә телефонны куйдым. Бу хәл шушы сөйләшүдән соң булган инде.

Изображение удалено.

Нәсимә апа күз яшьләренә буыла.

– Иң яраткан улым, туендыручым, терәгем иде бит ул минем! – ди ул үкси-үкси. – Туктагыз әле, нишләп мин «иде» дип сөйләшәм, ул исән, ул исән бит әле! Ул әле яшәячәк! – дип сүгеп атты үзен аннары…

– Шуннан соң мин өйгә кайттым, – дип дәвам итә кайгылы ана. Өстәлдә 3 битле хат ята иде. Күзлексез күрмәгәч, шул хатны укырга дип күзлекне эзли башладым һәм шул чакта фатирга оперативниклар килеп керде. Шок кичердем. Кулымдагы хатны тартып алдылар. Бары тик зур хәрефләр белән язылган: «Гафу ит мине, әни!» дигән сүзләрен генә күреп калдым. Әнә шуннан соң гына мин улым белән нидер булганын абайлап алдым да. Шул арада миңа сораулар яуды: «Сезнең улыгыз кызын үтергәнме?» «Нишләп үтерсен?!» дип тагын бер кат шок хәлендә калдым, тиз генә оныгым Илвинага шалтыраттым. Аннары тиз генә такси тотып больницага киттем. Андагы табиблар да: «Сез аның үзегезнең улыгыз булуын каян беләсез?» – дип кенә сорады. Әле бүгенгәчә янына керткәннәре юк. Хәле бик начар диләр.

– Ә нигә аны Казанга җибәрмиләр? Вертолет, самолет кебек санавиация чаралары да бар бит.

– Үз аңына килмичә кузгалтырга ярамый диделәр шул баламны.

– Үзегез күрмәгәч, аның сезнең улыгыз булуын ничек аңладыгыз?

– Улыгызның тезендә йолдыз кебек татуировкасы бармы? – дип сорады табиб. Әйе, бар, – дидем. Аннан соң, улым хакимият каршындагы мәйданда янганда, телефоны җиргә төшкән булган, шуны полиция хезмәткәрләре алып, шуннан кемлеген ачыклаганнар дип аңладым. Вакыйга булып ярты сәгать тә узмас борын алар йортка бәреп керде бит, – ди Нәсимә апа.

– Ә сезгә язылган хат хәзер кайда? Аны сезгә бирәчәкләрме соң?

– Бирәбез дигәннәр иде, бирмиләр. Кичә дә район тикшерү бүлекчәсе тирәсен бер әйләндем инде. Әйдәгез шул хатны сезнең белән бергә сорап карыйк әле, бәлки, бирерләр?!

***

Җомга көнне Альбертны хакимият каршында күрүчеләр бик күп булган икән. Алар белән бераз соңрак очрашып сөйләштек.

– Ул башта тәмәке тартып торды, – диде исемен атарга теләмәүче ир. – Соңыннан өстенә бензин койды да бер мизгел эчендә дөрли башлады. Узып баручы машиналар да туктады. Мин дә машинамдагы «огнетушительне» өстерәп чыгарып аңа көбек белән сиптердем.

– Яна башлаганчы өч тапкыр «Бисмилләхиррахманиррахим» дип кычкырган икән дип сөйлиләр. Дөресме ул?

– Белмим, анысын ишетмәдем, машина эчендә идем. Янганда «дочь» дип кычкыруын беләм. «Кызыма ярдәм итегез», дип тә кычкырды кебек ул.

«БЕРДӘНБЕР ТУЕНДЫРУЧЫБЫЗ ИДЕ!»

Нәсимә апа, көнне төнгә ялгап эшләп, ике улын берүзе аякка бастырган икән. 17 ел яшәгәннән соң иреннән аерылуын аның рәхимсез кеше булуы, балаларны җәберләвенә түзә алмавы белән аңлатты. Шул хәлдән соң Альберт гаиләдәге олы бала буларак, әнисенең төп ярдәмчесе, терәге була. Хәзер дә гаиләнең тоткасы, барысын да туендыручы булган ул. Күптән түгел генә эшеннән киткәнче, билгеле. Бу хакта бераз соңрак.

Гаилә хәленә килгәндә, Альберт та өйләнеп озак яшәми, аның да гаиләсе таркала. Ир үз кызыннан баш тартырга теләми. Элеккеге хатынының янау, куркыту, тыюларына карамастан, кызы янына барып йөри, булдыра алганча тәэмин итә. Хәтта хатыны, ирне кыздан аеру өчен, «кыз синеке түгел» дип кат-кат әйтә торгач та ир кызчыкны үзеннән калдырмый. Юк-бар сүзгә ышанып аны ташлап китми, ДНК анализларны үз акчасына ясатып кабат «кызлы була».

– ДНК анализы билгеле булган көнне Альбертым кош тоткандай очып йөрде, – ди Нәсимә апа. – Бик ярата иде ул кызын. Соңыннан тагын «иде» дип сөйләшүенә үз-үзен битәрләп, «ул әле исән» дип тынычлана төшә. Яшәр әле бирган булса, бергәләп, бик озак яшәрбез.

– Яши инде, нишләп яшәмәсен ди, – дип тынычландыра аны туганы Рәсимә апа. – Хәзер бит медицина көчле, әллә кемнәрне дә коткаралар. Альберт тормышчан кеше ул. Себергә эшкә чыгып китүе дә анда бераз акча туплап, монда кайткач йорт салырга дигән хыялын тормышка ашыру өчен иде. Әле менә күптән түгел генә, эшеннән киткәнче, машина алырга кредит ясап булмасмы дип йөри иде. «Мин әнием һәм кызым өчен генә яшим, алар өчен тырышам», – дия иде ул гел. Әле алга таба яшәү өчен тырмаша иде бит.

Альбертның һөнәре турында сүз чыккач, аның үз теләге белән эштән китүе турында да сөйләделәр. Альберт эшен бик яраткан. Әле август аена кадәр ул нефтьчелек өлкәсендә бораулаучы булып эшләгән, хәтта аларның бригадасы беренчелекне алып, аларга бик зур премия дә (дөрес булса, бригададагы 5-6 кешегә 200 мең сумнан артык акча дип ишеттек – авт.) түлисе булганнар.

– Альберт өйдән дә бөтен әйберне эшенә ташыды. Шундагы будканы уңайлырак итәсе килде аның. Эшенә яратып йөрде. Бригадаларының беренчелекне алуын, иң яхшы эш күрсәткечләренә ирешүен белгәч тә бик шатланды. «Бригаданы барыбер алга чыгардым бит», – ди иде. Аларның мастерлары яшь егет булгач, тәҗрибәне минем улымнан алгандыр, күрәсең. Кыскасы, август аенда бригада эчендә бер кечкенә конфликт килеп чыкты һәм ул эштән китү турында гариза язды. Ул эштән киткәнгә күрә, бригада алган беренчелек өчен түләнәсе премияне аңа бирмәделәр. Аның бухгалтериягә шалтыратканын үзем ишеттем. «Бу премиягә минем дә хакым бар, кызыма да мәктәпкә әйберләр алырга акча кирәк, ул кварталда мин дә эшләдем, аларны алдынгы урынга чыгаруда мин дә катнаштым бит», – дип бик өзгәләнде балам, – ди Нәсимә апа.

Эшсез калгач Альберт кайларга гына барып карамый, ләкин эш таба алмый. Казанда да таксига урнашырга тели, ләкин «яңа машиналар кайтып җитмәгән» дигән сылтау белән, аны соңрак эшкә чакырырга вәгъдә итеп озаталар.

– Әни, бәлки миңа хакимияткә барып караргадыр? – дип киңәште ул минем белән. – Мин ниндидер бер йомык боҗра эчендә калдым, бу авыр тормыштан чыгу юлы юк кебек, дип әйткәнен дә хәтерлим.

ХАК СҮЗДӘН КУРКАСЫЗМЫ?

Бу хәлдән соң халык арасында гайбәт тә бик тиз таралган. Бәлки, озын колаклар яратучы сүз боткасы кемнәрдер тарафыннан махсус күпертеләдер?! Чөнки бу вакыйганы көнендә үк төшереп алып эфирга чыгарган телеканалларның берсе ирнең хакимият каршында түгел, ә бер торак йорт каршында януын әйтә. Алай гына да түгел, http://directpress.ru интернет сәхифәсендәге шушы темага кагылышлы язмада рәсми аңлатма биргән Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да аның хакимият каршында түгел, ә торак йорт янында януын әйтә һәм сәбәбен гаилә проблемалары белән бәйли. «Ул безгә бернинди ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәде», – ди ул. Халык телендә исә «алкоголик, наркоман янган инде шунда», «адекват булмаган, авыру кеше янган», «гаиләсендә ызгыш булган икән, энесе белән фатир бүлгәннәр», «әнисе аны фатирыннан куып чыгарганга шулай эшләгән», «хакимияттә җитәкчеләр 10 көнгә каядыр киткән булган икән, шуңа аны тыңлаучы булмаган» кебек дөреслеккә туры килмәүче һәм инде азнакайлылар арасында киң таралган сүзләр дә кем файдасына очко өстәвен күрсәтеп тора. Димәк сау-сәламәт, исерек булмаган (гәрчә, аның шешә тотып, сыра яки аракы чөмереп торуын әйтүче булмады, тәмәкесен генә күргәннәр), үз гаиләсе өчен янып-көеп яшәгән, дөресрәге яшәргә тырышкан, ләкин шундый рәхимсез җәмгыятьтә үзенә урын таба алмаган ирне авыру һәм наркоман итеп күрсәтү кемгәдер файдалы булып чыга?!

Шулай ук халык арасында «ул хакимияткә кергән, ләкин аны куып чыгарганнар» дигән сүз дә йөри. Нишләптер, менә монысына ышану җиңел. Беренчедән, район хакимиятенең бу эшне йомып калырга маташуы көн кебек ачык. Икенчедән, әле үземне дә ул көнне шундыйрак алым белән «тәрбия кылдылар». Тик хакимият түгел, ә башкалар. Күрәсең, Азнакайда шулай кешене куып чыгару, мәсхәрәләү гадәти хәлдер.

ТИКШЕРҮ КОМИТЕТЫНДА «ИСЕМСЕЗ» КЕШЕЛӘР ЭШЛИ

Төш вакыты җитәргә 10 минут чамасы кала, Нәсимә апа белән бергә, район прокуратурасына кереп чыктык. Азнакай прокуроры урынбасары Илнур Мортазин исә, «йомшак кына итеп», безне Район тикшерү комитеты бүлекчәсенә юллады. Анда инде төштән соң барырга булдык. Төш вакытында Нәсимә апаны өенә озатып куеп, аның белән төгәл бер сәгатьтән очрашырга сүз куештык. Аерылышуыбызга 10 минут та узмады бер танышым шалтыратып, Альбертның үлүе турында хәбәр итте, әнисенә әйтми торуыбызны сорады.

Нәсимә апа белән кабат очрашканда ул әле Альбертның инде бу дөньяда юклыгы турында белми иде. Азнакай районы тикшерү комитеты бүлекчәсенә юл тоттык. Юл өстендә ул миңа улының кечкенә чагы, әтисен ачуландырмас өчен нинди кечкенә хәйләләр башкаруы, хәзер дә аны кечкенә чагындагы кебек яратуы, ул вафат булса тормышы туктап калачагы һәм башкалар турында сөйләде дә сөйләде. «Йөрәгеңне учыңа кысып тоту» ничек була ул дисәгез, шул вакыттагы халәтемне аңларга тырышып карагыз. Машина тәрәзәсеннән күземне юлга төбәп, инде күземә җыелган яшьләремне күрсәтмәскә, тыярга тырышып бардым-бардым да аны ничек тә бу вакыйгага әзерли башларга кирәклеген аңладым.

– Нәсимә апа, табиблар бит аның 80% тәне пешкән дип әйтә. Аны район шартларында гына саклап калу мөмкин түгелдер. Сез бу кайгы белән килешергә тырышыгыз, зур өметләр белән яшәп, соңыннан үзегезгә бик авыр булмасын.

– Табиблар башта аның 95% тәне пешкән диде, аннары бу сан әкренләп кимеде. 90 булды, аннан 80гә калды. Аның башы бик каты янган ди. Яшәр әле, Алла бирса. Оныгым шалтыратты, әтигә ясин чыгарга кирәк, диде. Кешегә исән чакта ук аны өметсез санап ясин чыксалар, ул әле тагын яши, имеш. Ясин чыгарга кирәк… Улымны югалту турында уйлый да алмыйм, әйтмәгез дә!

Без Азнакай тикшерү комитетына кереп, бу материал белән шөгыльләнүче өлкән тикшерүче янына кердек. Газетадан булуымны аңлаткач, ул чыгып торырга, көтәргә кушты. Көткән чакта Нәсимә апаның телефоны шалтырады. Ә хәзер әйтегез әле, баласын югалтуын белгән ананы нинди сүзләр белән юатып була?! Тикшерү комитеты бүлекчәсендә Нәсимә апаның кычкырып елаган тавышына бер-ике тикшерүче йөгереп чыкты. Нәсимә апаның дивар буйлап шуып төшкәнен күреп, аны ничек тә күтәрергә, ярдәм итәргә теләдем. Шунда ник бер тикшерүче килеп ярдәм итсен дә, ник берсе бер стакан су бирсен… Аны ишек төбендәге урындыкка утырткач, өлкән тикшерүче янына кереп сөйләшергә булдым.

– Альберт үлде. Ул үләр алдыннан әнисенә соңгы сүзләрен язып калдырган булган. Ул хатны сезнең хезмәткәрләр, кире кайтару шарты белән, аннан алган булган. Ул бит аны хәтта укырга да җитешмәгән. Нигә сез шул хатны анага кире кайтармыйсыз?

– Сез кем соң әле монда? Бар, чыгыгыз моннан, сезне күрәсем килми!

Азнакайда менә шулай сөйләшәләр кеше белән!

Бу эшне алып баручы өлкән тикшерүче, күпме генә соравыма карамастан, хәтта фамилиясен дә атамады. Җитәкче кеше, ягъни Азат Сәеткулов урынында юк иде. Икенче бер хезмәткәр (анысы да үз исемен атамады) мине бер кабинетка алып кереп, кулымдагы таныклыкны тикшерде, аның дөреслегенә шик белдереп күчермәсен алырга булды. «Ә сез миңа үз таныклыгыгызны күрсәтерсез микән?» – дидем мин бу хәлгә аптырап.

– Нишләп әле мин ниндидер урамнан килгән кешегә таныклык күрсәтеп торырга тиеш?!

– Күрсәтмәсәгез, үз исемегезне атый аласыздыр бит?

– Ниндидер урамнан килгән кешегә мин кемлегемне дә әйтергә тиеш түгел. Сез кем соң шулкадәр?!

– Таныклыгымны бирдем бит, кемлегемне карагыз.

– Ә мин сезгә ышанмыйм.

– Ярый, мин журналист түгел, ә ярдәм сорап килгән гап-гади бер авыл кешесе дип уйлагыз. Мин кем белән сөйләшүемне белергә тиешмендер бит инде.

– Мин сезнең каршыда хисап тотарга тиеш түгел.

– Альберт Хәмидуллин эшен алып баручы өлкән тикшерүченең фамилиясен белә аламмы мин?

– «Тайны следствия» дигән әйбер дә бар бит әле…

Менә шундый сөйләшү бик озак дәвам итте. Диктофонымны аның каршында сүндердем. Бу адәм артымнан чыкты:

– Сөйләшүне яздырырга сезгә кем хокук бирде?

– Нишләп мин, кемлеген дә белмәгән ниндидер адәмнән рөхсәт сорап торырга тиеш? – дидем мин. Әгәр бу сөйләшү рәсми тонда барса, бәлки, әле рөхсәт сораган да булыр идем. Ләкин үзенең кемлеге белән таныштырмыйча, мине аерым кабинетка алып кереп сөйләшергә тәкъдим иткән «непонятный» адәмнәрне яздырырга минем тулы хокукым бар!

Мондагы хәлләргә ниндидер аңлатма табу өчен ТР Тикшерү комитеты идарәсенең матбугат бүлеге җитәкчесе Андрей Шептицкийга шалтыраттым. Бу мыскыллауларга, ишек төбендә кычкырып елаган ананың өзгәләнүенә үземнең дә йөрәгем шартлап ярылыр дәрәҗәгә җиткән иде инде.

– Алар әле матбугат чарасына бернинди аңлатма бирә алмый, чөнки тикшерү бара гына, – диде ул. Әмма журналистлар белән дорфа сөйләшүгә, бәхетсез анага утырырга урындык та тәкъдим итмәгән тикшерүчеләргә бәя булмады.

МЕСКЕННӘР БЕЗ!

– Бу фаҗиганең протест чарасы булуы күренеп тора, мондый эш тик торганда гына эшләнми, – ди шәһәр советы депутаты Рөстәм Сәләхов. – Аның ничек кап-кара төтен белән дөрләп януын үзем күрдем. Эчкече, наркоман кеше янган дип гайбәт тараттылар. Андый кеше хакимият каршына килеп үз-үзенә ут төртә алмый. Район җитәкчелеге кешене ишетсен, аның белән бергәләп, кулга-кул тотынып эшли башласын, аның проблемаларына битараф калмасын өчен ничә кеше хакимият каршына килеп үз-үзенә ут төртергә тиеш?! – ди ул. – Бүген, Альбертның соңгы тапкыр сулыш алган минутларында район хакимияте «Вакансияләр ярминкәсе» оештырды. Безнең районда эш эзләгән кешегә эш болай да күп дигән сүзме бу, әллә башкага ишарәме?!

Азнакай районы тикшерү комитеты бүлекчәсе тикшерүчеләре нәрсә тикшергәнен тәки аңлый алмыйм. Анага язылган хатта аның инде ни өчен үлүе язылгандыр бит?! Күрәсең, кулдан язылган ул өч биттә кемнәрнең нәрсәдә гаепле булуы ярылып ятадыр һәм шуңа күрә аны анага кире кайтарырга ярамыйдыр да. Бу хат очраклы рәвештә югалса яки мәңгегә «тайна следствия» булып калса да гаҗәпләнмәм.

Бу фаҗига да, тикшерү комитеты бүлекчәсендәге сөйләшү дә, улының соңгы сүзләрен белергә хокукы булмаган ана да Русиядә яшәүчеләрнең ни дәрәҗәдә мескен, хокуксыз, яклаусыз җаннар булуын күрсәтә кебек миңа.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Азнакай-Казан.

Яндырылган язмышлар иле – Азнакай..., 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии