- 18.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №37 (19 сентябрь)
- Рубрика: Архив
11 сентябрь көнне дәүләт шурасы бинасына Татарстан гимнына җибәрелгән шигырьләрне бәяләүче комиссия тулысынча түгел, ә бер өлеше генә, унлап кеше җыелган. «Композиторлар, әдәбият галимнәре, җырчылар, шагыйрьләр һәм башка юнәлешләрдән берәр белгеч бар иде», – дип белдерә Зилә Сөнгатуллина. Алар утыздан артык шигырьне җырлап караган. Хәйран гына әсәр бәйгедән төшеп калган.
– Бүген без Рөстәм Яхинның көен куеп татарча да, урысча да җырлап карадык. Күп кенә шигырьләр төшеп калды, чөнки алар көйгә туры килмәде, гармония юк, басым туры килми, йә сүзләре артык булып чыкты, йә иҗекләр җитешмәде.
Үземә бер шигырь бик ошады. Татарча матур итеп җырларлык, эчтәлекле, тирән мәгънәле иде ул. Бу шигырьдә туган илеңә булган мәхәббәт эчтән бөркелеп торган кебек иде.
Теге коммунистлар заманындагы кебек турыдан-туры бәреп: «Чәчәк ат, Татарстан!» дигәндәй пафослы, ялган хислеләр дә бар иде.
Бүген без менә унлап кеше бергә утырдык. Миңа ошаган текстларның 90%ы аларга да ошады. Хәтта урыс кешеләре дә татарча сүзләрнең Яхин көенә матур булып килешеп торганлыгын аңлады. Алар ничектер йөрәктән чыгып күңелгә ята.
Шигырьнең матурлыгы гына түгел бит әле, сүзләр Яхинның көе белән бер аһәңдә дә булырга тиеш. Бу бәйгегә җибәрелгән шигырьләр бик күп, 180нән дә артыграк. Әле һаман да килә диләр. Без бу әсәрләрне авторларын белмичә генә башкардык. Бары тик җиңүче билгеле булгач кына аның авторы кем икәнлеге игълан ителәчәк.
Безнең зур комиссия дә бар. Аларга да шул 180нән артык шигырь таратылган. Киләсе атнада булачак утырышка комиссия әгъзаларының барысы да җыелачак.
Бу текстлар безгә яз көне үк бирелгән иде. Мин үзем җәй буе аларның һәрберсен көйләп-җырлап карадым. Кайбер авторлар көйне бөтенләй күз алдында тотмыйча язган. Шигырь сайлап алынгач, аны Дәүләт Шурасы депутатлары башкарачак, андагы депутатлар гына түгел, республикада яшәүчеләр барысы да яратып җырларлык булырга тиеш ул, – диде Сөнгатуллина.
Бәйге шартлары буенча, 1 октябрьгә кадәр өч әсәр сайлап алынырга тиеш. Икенче этапта шулар арасыннан җиңүче билгеләнә. Әгәр ул татарча шигырь булса, урыс теленә, урысча шигырь булса, татар теленә тәрҗемә ителәчәк. Бер үк автор сүзләрне татарча һәм урысча да язып җиңәргә мөмкин.
Татарстан 2013 елга сүзләре дә булган гимн белән керәчәк дип белдергән иде Дәүләт Шурасы.
Наил АЛАН.
Хиҗабны пикет яклады
14 сентябрьдә «Азатлык» татар яшьләре берлеге егетләре Казан медицина көллияте алдында мөселман кызларын яклап пикет уздырды.
Иртәнге якта башланган пикетка көллият җитәкчелеге башта ризасызлык белдерде. Шулай да, алга таба җитәкчелек, көллият укучыларының өс киемнәренә кагылышлы сорауларга үз җавабын бирде.
Көллият мөдире урынбасары Лилия Мусина сүзләренчә, хәзерге вакытта уку йортында мөселман кызларының өс киемнәренә кагылышлы бер проблема да юк.
– Алар уку йортында яулыклы килеш кертелеп, дәресләрен укыйлар.Теләсәгез, аларны үзегез күрә аласыз, – диде ул.
– Медицина көллиятенең үз кагыйдәләре бар. Укучылар көллияттә һәм практика уза торган хастаханәләрдә медицина халаты һәм хастаханәләрдә башларына медицина башлыгы кияргә тиешләр. Укучылар нинди дә булса дин буенча яулык ябыналар икән, без аларга яулык япмагыз димибез. Әмма хастаханәдә яулык өстеннән, һичшиксез, башлык булырга тиеш. Бу көллият кагыйдәләрендә белгертелгән, алар укый башлаганчы ук әлеге кагыйдәләр белән танышып, тиешле документка кул куеп кабул ителәләр һәм бу кагыйдәләрне үтәү гигиена ягыннан да мәҗбүри булып тора. Хастаханәдә, җиргә тиеп торган озын итәк киюне дә шул исәптән тыябыз. Бу да чисталык ягыннан чыгып таләп ителә, – дип көллияттәге җитәкчелек фикере белән уртаклашты ул.
Җитәкчелек уку йортына кереп, укучылар белән сөйләшергә рөхсәт иткәннән соң, журналистлар көллияттә укучы яулыклы укучылар белән дә сөйләшә алды.
Көллиятнең 3 курс укучысы Зәлия Шәрәпова мондый тыюның беренче һәм икенче курсларда булмавын, бары тик быелгы укуелындагына проблеманың барлыкка килүен сөйләде.
Пикетта катнашучылардан бигрәк тәртип сагында торучыларның саны күбрәк булуы игътибарны җәлеп итте. Алар кулларындагы кечкенә видеокамералар белән бар сөйләшүне видеоязмага төшереп бардылар.
Райнур ШАКИР.
Татарчаны мәҗбүри укытырмы?
Виктория Можарова балалары Андрей һәм Никитага татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөрүне тыйган. Нәтиҗәдә, Түбән Кама башкарма комитеты ананы мәхкәмәгә биргән.
13 сентябрьдә булган мәхкәмә утырышы алдыннан Виктория ханым журналистлар алдына чыгып белдерү ясады.
– Минем балаларны кабат 7нче сыйныфта калдырырга теләделәр. Ләкин мин аларны 35нче мәктәпнең 8нче сыйныфына үзем китереп куям һәм барысын күзәтү астында тотам. Укытучыларның кайберләре аларга карата яхшы мөнәсәбәттә, кайберләре, мәсәлән, сыйныф җитәкчесе Ирина Хомякова начар карашта. Ул балаларны гел 7нче сыйныфка куа. Без кабат бу сыйныфта укымаячакбыз һәм татар теле дәресләренә алга таба да йөрмәячәкбез, – диде Можарова.
Мәхкәмә утырышына журналистлар кертелмәде. Хакимият, мәгариф идарәсе җитәкчеләре тарафыннан шушы вәзгыятькә ачыклык кертергә теләүче күренмәде.
Можарова ханым үз фикерләрен матбугат аша уңга-сулга белдереп торганда, хакимият, мәгариф хезмәткәрләре татарча укытуның канун нигезендә баруын, шулай булырга тиешлеге хакында бу канунны яклап бер генә җөмлә дә әйтмәде. Матбугат хезмәткәрләре Виктория ханым фикерен бар дөньяга җиткерергә торганда, Түбән Кама мәгарифчеләре Можарованы көтеп мәхкәмә бүлмәсендә утырды.
Ананың матбугатка әйткән фикерләренә мәхкәмә бинасы кырыннан узып баручылар, бу бинага үз эшләре белән килүчеләр дә колак салды. Шундыйларның берсе – Шәрифҗан Әхмәтҗанов бу ханым сүзләренә ризасызлык та белдерде.
– 35нче мәктәп укытучылары миңа бик кызганыч. Татар теле буенча канун бар, ул эшләргә тиеш, ләкин менә кайберәүләр ул канунны санга сукмый. Югыйсә, Татарстанда, татар арасында яшиләр бит. Ник шулай, аңламыйм. Татар телен өйрәнергә теләмисең икән, китеп бар. Ә менә безне әни урысчага кыйный-кыйный укытты, өйрәтте. Аннары биредә бүген җәмәгатьчелек күренми. Шунысы куркыныч, мондый низаглар аркасында милли мәсьәләләр дә куерырга мөмкин. Кемнәрдер моны куертырга тели дә, – дигән фикердә тора пенсионер Шәрифҗан Әхмәтҗанов.
Кичкә кадәр барган мәхкәмә «Башкарма комитет шикаятен канәгатьләндерергә» дигән карар чыгарды. Бу карар Виктория Можарованың балаларын татарча мәҗбүри укытырга дигәнне аңлата. Ләкин сораулар кала. Ни рәвешле, ничек итеп? Чөнки бу ханым балаларының татарча укымаячаклары хакында утырыш алдыннан ук кискен итеп белдереп куйган иде.
Гафиулла ГАЗИЗ.
«Халык контроле» хисап тотты
Татарстан хөкүмәт йортында апрель уртасында башланган«Халык контроле» системасына биш ай эчендә 2999 шикаять килгән. Боларның 30%ы хәл ителгән, 12%ына кайчан хәл ителәчәге белдерелгән, ә 17%ы кире кагылган.
15 июньдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика элемтә министры Роман Шәйхетдиновның «Халык контроле» системасы турында хисабын тыңлаганда, халыкны борчыган мәсьәләләр хакында халыкка да хисап ясарга тәкъдим иткән иде.
11 сентябрьдә журналистлар алдында кыска гына чыгыш ясаган Татарстан мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина сүзләренчә, биш ай эчендә «Халык контроле»нә килгән шикаятьләрнең күпчелеге юллардагы вәзгыять, юл хәрәкәтен оештыру, экология, юлларның сыйфаты кебек темаларга кагылган.
Килгән шикаятьләрнең ни өчен бары тик 30%ы гына хәл ителә, дигән сорауга министр урынбасары моның түбән күрсәткеч булмавын әйтте.
«Шикаятьләрне хәл итү өчен финанслар кирәк. 30%ны мин начар күрсәткеч димәс идем. Моңа өстәп шикаятьләрнең 17%ы планга кертелгән. Ягъни якын көннәрдә чишеләчәк дигән сүз», – дип белдерде.
Райнур ШАКИР.
Казан университеты дөньяда – 663нче урында
Дөньяның төрле илләрендә югары белем алу шартларын өйрәнүче Quacquarelli Symonds (QS) ширкәте иң яхшы университетлар исемлеген бәян итте. Беренче урынны быел мәшһүр Массачусетс технология институты (MIT) алган. Узган ел беренче булган Кембридж быел икенче урында. Өченче урында – Һарвард. Исемлектә Казан федераль университеты да бар – 663нче урын.
QS белгечләре уку йортларын бәяләгәндә, аларның академик даирәләрдәге абруен, эш бирүчеләр бәяләмәсен, фәнни хезмәтләрне телгә алу санын, мөгаллимнәр вә шәкертләр нисбәтен, чит ил мөгаллимнәре күләмен, чит ил шәкертләре күләмен күздә тоткан. Исемлекне әзерләүдә 46 мең белгеч, 25 мең эш бирүче катнашкан. Барлыгы 2 мең ярымнан артык университет тикшерелгән, шуларның 729ы исемлеккә кертелгән. Беренче унлыкта алты американ һәм дүрт британ уку йорты.
Русия университетлары беренче йөзлектә юк. Иң югарыда торганы – МГУ (116нчы, узган ел 112нче) һәм Петербург университеты (253нче, узган ел 251нче).
Ә менә Казан федераль университеты быел 60 урынга аска тәгәрәгән (663нче, узган ел 603нче иде).
Хисапны әзерләүчеләр фикеренчә, аска тәгәрәүнең төп сәбәбе – бу уку йортларындагы галимнәрнең фәнни хезмәтләрен телгә алу саны кимегән.
QS ширкәте бу хисапларын 2004 елдан бирле әзерләп килә. Русия университетлары анда соңгы елларда гына кертелә башлады. Русия уку йортлары арасында быел күрсәткечләрен яхшыртканнары да бар. Алар арасында Мәскәүдәге Бауман исемендәге техник университет (352нче, узган ел 379нчы), МГИМО (367нче, узган ел 389нчы), Новосибирск университеты (371нче, узган ел 400нче), Томск университеты (567нче, узган ел 607нче).
Кайбер белгечләр фикеренчә, Русия уку йортларын дөнья университетлары белән бер исемлеккә кертеп, Кембридж, Оксфорд, Гарвардлар белән чагыштыру, гомумән, урынсыз. Русиянең азмы-күпме мөстәкыйль саналган иң алдынгы уку йортлары да Көнбатышның үзидарә нигезендә тәрәккый итүче, бәйсез университет корпорацияләре белән әлегә ярыша алмый.
Али ГЫЙЛЬМИ.
Татар бүлегенә – Тукай исеме?
КФУның татар филологиясе бүлегенә исем эзлиләр. Тәкъдимнәр арасында «Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбе» дигәне дә бар.
– Монда безнең татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән бәйле шәхесләрнең исемен бирү күз алдында тотыла. Мисал өчен, Сәйдәшме, йә булмаса, башка берәүме, чөнки бу бүлекнең исеме «татар филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбе» дип йөртеләчәк, ди КФУ филология һәм сәнгать институтының мәгълүмат чаралары белән элемтә өчен җаваплы Сөләйман Нәҗмиев.
Аның сүзләренчә, кем исемен бирү турындагы фикер алышуда студентлар да, галимнәр дә катнаша. Тәкъдимнәр тупланып беткәч, гыйльми шурада каралачак һәм кем исеме бирү тәгаенләнәчәк. Нәҗмиев аннан соң бу сайланган исемнең университет ректоры фәрманы белән көчкә керәчәген әйтә.
Исем кушу шаукымының рус филологиясе бүлегендә дә баруын әйтте ул. «Аларга бәлки Толстой исемендәге югары мәктәп исеме куелыр», – диде Нәҗмиев. Дөньяга билгеле Казан халыкара лингвистика мәктәбе дә исемле булырга мөмкин.
Наил АЛАН.
Комментарии