- 18.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №32 (17 август)
- Рубрика: Архив
Бергә үткән юллар ямьле була алар,
Авырлыклар бергә җиңелгәч,
Кояш сипкән нурлар, йомшак яуган карлар,
Бар шатлыклар тигез бүленгәч.
Әлеге шигъри юлларның авторы бүгенге хикәятебезнең герое – Мәрзия апа. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның бертуган апасы.
Мәрзия апа Хамаева белән еш очрашабыз. Безнең йортта яши ул. Подъездларыбыз да янәшә генә. Иртән, көн нинди булуга карамастан, һавада йөрергә чыккан булыр. Янәшәбездәге мәктәп стадионыннан да әйләнеп килер, күрше-күләннәрнең хәлен сорашып, эшкә баручыларны изге теләкләре белән озатып калыр. Хатын-кызның яшен сорамыйлар, диләр. Ә менә Мәрзия апаның яшен язасы килә. Аңа 83 кенә яшь әле. Исәнләшкәч, «Аллага шөкер» дияр дә, берәр җире авыртып торганны әйтеп: «Бу яшьтә авыртырга тиештер инде ул», – дип елмаер. Очрашкан саен яшьлеген искә төшерә. Әллә ниләр сөйләп көлдерә.
Аның Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның бертуган апасы булуын шактый аралашкач кына белдем. Хәер, «Пар алма»лыларның әңгәмәсе бөтенләй башка темада булыр. Ничек кавышканнар, ничек табышканнар Кыяметдин абый белән? Шулар турында гәпләшергә өйләренә керәсе итмәдем, ишегалдына, бакчагa утырмага чакырдым.
– Рамазан айлары белән, Мәрзия апа! Саулыклар сорашудан башлыйк инде. Сезнең ни әйтәсегезне беләм. Кыяметдин абыйның хәлләре ничек?
– Рәхмәт, Аллага шөкер. Сөйләшеп бетергәч, өйгә керербез әле, ятып калган иде.
– Сезгә 83 яшь, диләр. Бу яшьтә дә шулай күренү өчен, үзегез әйтмешли, әллә ниләр кыландырмагансыздыр инде. Алай да…
– Аллаһы Тәгалә биргән сәламәтлек, матурлык белән яшәүне кабул иттем.
Беркайчан да бизәнеп, ясанып йөрмәдем. Әмма матур киенергә яраттым. Заманында юкны да бар итеп кия белдем.
– Озын тормыш юлыгызны берничә җөмлә белән әйтеп бирү мөмкин дип уйлыйсызмы?
– Тормыш җиңел булмады. Без сугыш вакытында ук эшли башлаган кешеләр бит. Халыкны бер кесә ашлык өчен дә хөкем иткән еллар. Сугыштан уң кулы яраланып кайткан әтием бик таләпчән колхоз рәисе иде. Ләкин ул бер кешене дә рәнҗетмәде, утыртмады.
Мәктәптә укытучылар җитешми. Урта мәктәпне тәмамлауга, күршедәге Зөбәер мәктәбенә (элекке Калинин районы) эшкә билгеләндем. «Әтисенә охшаса, булдырыр», – дигәннәр минем хакта. Башта, читтән торып Алабуга педагогия институтының химия-биология, аннары Казанда география факультетын тәмамладым. Үзлегемнән немец телен өйрәнеп укыттым. Болары инде кияүгә чыккач… Дипломым бианаемныкы, дияр идем. Ул балаларымны караучы булды, йорт эшләре дә аның җилкәсендә иде. Эшемне күрделәр: Русиянең атказанган укытучысы исеме бирделәр, халык мәгарифе отличнигы булдым.
Мәктәбебез язучылар, күренекле кешеләр, шул исәптән, булачак Президентны да биргән уку йорты бит.
– Минтимер энегезнең балачагы турында беләсе килә. Нинди малай булды икән булачак Президент?
– Хуҗалык эшләрен әти бүлеп куяр иде. Минтимер кечкенәдән бик эшчән булды. Үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкарды. Мәктәптә һәр эштә оештыручы булды. Мин 5нче сыйныфтан география фәнен укыттым аларга. Белем алуга омтылыш зур иде Минтимердә. Мин аның нинди дә булса кисәтү алганын хәтерләмим.
– Президент апасы булып яшәүнең авырлыгы булдымы?
– Без ишле гаиләдә туып үстек. Мин бишенче бала булып дөньяга килгәнмен. Тормыш авырлыкларын туганнарыбыз белән бергә җиңдек. Хәзер дә, күп булсак та, аралашып яшибез.
Тормыш көткәндә Минтимергә юк-бар үтенечләр белән бармадык. Аның эшендә бары да әйбәт булсын өчен, аны авыр хәлгә куярга тырышмадык. Тормышта ирешкәннәребез – үзебезнең тырышлык нәтиҗәсе. Ләкин ул игътибарлы иде, авырлыкларны үзе күрә белде.
Чаллыда яшәгәндә берәү безнең кибеткә йөргәнгә аптыраган. Кибетчегә килеп, алар үзләре сатып аламыни әйберләрне, дип сораган. Бик кызык булды инде бу, кибетче кыз безгә шуны әйткәч…
– Мәрзия апа, Кыяметдин абыйны беренче күргән көннән башлап ничә ел үтте?
– Без бит – бер авыл кешеләре. Кыяметдин өч яшьтән ятим калып, әнисе белән үскән. Тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган кеше. Ул бик грамоталы егет иде, мәктәпне тәмамлаганчы ук, авыл Советында секретарь булып эшли башлады. Ә мәктәпне мин кияүгә чыккач тәмамлады. Чистай авыл хуҗалыгы техникумының көндезге бүлегендә укыганнан соң, гомер буе мәктәптә укытты. Шоферлар, тракторчылар әзерләде.
– Бу зур йортыбызда күпме егетләр өйләнде, күпме кызларыбыз кияүгә чыкты. Һәммәсен карап озатасыз булыр. Ә сезнең туйлар ничегрәк узды?
– Нинди туй ул?! Кияүгә чыгарга чаршавым да юк иде. Үзем – колхоз рәисе кызы, юкса… Әтинең сеңлесе бирде. Өйләр бик кечкенә бит. Әни (каeнанам) караваты белән ике арага чаршау кордык. Язылышу кәгазебез бар. Ә менә ничек язылышканыбызны, хәтта, хәтерләмим дә.
– Ул вакытта да бүләкләр бирешкәнсездер инде. Ниндиләре хәтергә сеңеп калган?
– Андый нәрсәне хәтерләмим. Элек туган көннәр үткәрү юк иде бит инде. Әни (каeнанам) «Зингер» тегү машинасын бүләк итте. Балаларга пальтога кадәр үзем тегеп кидердем.
– Тормыш булгач, табак-савыт шалтырамый да тормагандыр…
– Әйе, төрле вакыт булгандыр. Бервакыт нинди аңлашылмаучанлык килеп чыккандыр, хәтерләмим инде, әтиләргә кайтып киттем. Әти матур гына итеп тыңлап утыра үземне, мин аның саен зарланам. Сөйләп туктагач, әти: «Беттеме, кызым. Сиңа түзеп торган Кыяметдин белән кодагыйга рәхмәт. Баргансың икән, яшәгез!» – диде. Шуннан соң бу темага авыз ачу да булмады.
– Озак еллар яшәгәч, яшьлектәге хисләр башка төсмер ала, диләр…
– Олыгайгач бер-береңә күнегү барлыкка килә. Бер-берең өчен ныграк борчыласың, кайгыртасың. Бер-береңне хөрмәт итү арта.
– Ир кешенең хатын-кызны бәяләгән матур сүзе була. Шундый мизгел хәтерегездә калганмы?
– Кыяметдин минем эшчәнлегемне таныды, хөрмәт итте, бик сабыр булды. Без ике тапкыр өй салдык. Бар эшне киңәшләшеп эшләдек. Өйләнешкәч: «Мәрзия, син тигез гаиләдә үскән. Ә әни мине 3 яшемнән ялгызы тәрбияләде. Аңа авыр сүз әйтмә», – диде. Әнигә дә: «Мәрзиягә авыр дәшмә, мин кайтканда үпкәләшеп утырганыгызны күрмим. Бер-берегезне миңа әләкләшмәгез», – дигән. Гомер буе аның бу сүзләрен истә тоттык. Әнинең сабырлыкларына һәйкәл куярлык. Кияүгә чыкканда бик яшь идем. Ул мине бар эшкә дә өйрәтте. Үзе колхозның оста пешекчесе иде. Соңгы 3 елын урын өстендә үткәрде. Мәктәпнең беренче директор урынбасары Әхсән Шакиров: «Мәрзия, синең уңышларыңда әниең Гөлсем апаның өлеше зур булды. Балаларыңны карады. Расписание төзегәндә үзеңә буш сәгатьләр куй, аны карап кына кил эшкә», – диде. Остабикә малае иде ул. Рәхмәт яусын аңа. Әтием дә, минем каенанамны ничек итеп каравымны күреп: «Рәхмәт, кызым», – диде. Оҗмах кошы ул әни.
Әтиемнән таләпчәнлек, корылык кебек сыйфатлар күчсә, үз әниемә охшап, сабыр, түземле, нечкә күңелле дә була белгәнмен, күрәсең .
– Шундый таләпчән укытучы гаиләдә нинди кеше булды?
– Гаиләмә дә бик таләпчән булдым. Рәхмәт, Кыяметдин мине һәрвакыт аңлый белде. Хәзер дә балалар: «Әни, матур гына әби бул инде. Эш кушасың да, эшләнүен таләп тә итә башлыйсың. Һаман укытучы булма инде», – диләр. Үзгәреп бетеп булмыйдыр күрәсең.
– Бер ул, өч кыз тәрбияләп үстергәнсез. Балаларыгыз үз дигәннәренә ирештеләрме?
– Дүрт балабыз да югары белем алды. Ул вакытларда акча биреп укыту юк иде, һәрберсе үз тырышлыгы белән укып чыгып, үз тормышларын кордылар. Һәммәсе дә безгә нык ярдәм итә. Хәзер инде алар безне карый. Аллага шөкер, Ходай саулыктан аермасын һәммәсен.
– Дингә каршы көрәш барган елларда укыткансыз. Ә хәзер сез намазлы. Бу юлга ничек килеп җитәргә насыйп булды?
– Актаныш районы, элекке Калинин районы була инде, дини карашлы кешеләре белән дан тотмады ул вакытта. Намаз укучыларны да хәтерләмим. Авылда яшәү үзебезгә генә авырлашкач, Чаллыга күчтек. Андагы сагынулар авылны!.. – анысы башка тема. Күршебездә генә Уфадан килгән Мәхдүмә абыстай бар иде. Аллага шөкер, хәзер дә шунда яши. Бик хөрмәтле кеше ул тирә-якта. Икенче күршем Асиягә: «Әйдә, Мәхдүмә абыстайга керик», – дим. Кердек. Ул безне намазга да бастырды, бик күп догалар да өйрәтте. Рәхмәт яусын аңарга! Хәзер шатланып туя алмыйм. Балалар да сөенә, билгеле.
– Сез көчле хатын-кыз булгансыз. Ә башкаларга нинди киңәш бирер идегез? Гомумән, «Пар алма»ны укучыларга теләкләрегез…
– Һәр кеше көчле була алмый. Мин үзем һәр эштә башлап йөрүче булдым. Бәлки, алай ук кирәкмидер. Ләкин Кыяметдин мине аңлый торган кеше булды. Теләгән җиремә җибәрде. Эшлисе эшләремне аның белән киңәшми башкармадым.
Инде Кыяметдин абыең да ял иткәндер, әйдә өйгә керик.
(Фатирларына күтәреләбез)
– Кыяметдин абый. Саулыкларыгыз ничек?
– Аллага шөкер!
– «Пар алма» газетасына сез дә берничә сүз әйтә алмассыз микән?
– Мәрзия бик матур итеп сөйләгәндер һәммәсен дә. Сәламәтлегегезне саклап, булган мөмкинлегегезне файдаланып кешеләр белән матур итеп гомер итәргә язсын!
– Амин! Бик зур рәхмәт сезгә! Матур күршеләр, бәхетле кешеләр булып яшәргә язсын!
Әңгәмәдәш Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.
(«Пар алма»дан кыскартып алынды)
«Безнең гәҗит» газетасы редакциясе укучыларга тагын 5 газета тәкъдим итә. Хәзер «Пар алма» да безнең карамакта. Аңа, «Безнең гәҗит» кебек үк, Татарстаннан читтә дә чикләнмәгән күләмдә язылып була. Айга бер тапкыр чыга торган төсле, сәясәттән читтә торучы мавыктыргыч газетага язылу индексы 16880. Газетаны киосклардан сорагыз, алдагы айлар өчен почта бүлекчәләрендә язылыгыз.
Редакциябез тәкъдим иткән түбәндәге газеталарга бары тик Татарстанда гына язылып була. Читтә яшәүчеләр аларны редакция аша соратып ала ала.
1. «Могҗизалы дөнья». (Индексы – 16215. Каталогта 84нче бит).
2. «Мыштым тема». (Индексы — 16108. Каталогта 84нче бит).
3. «Серләр гәҗите». (Индексы: 16109. Каталогта 87нче бит).
4. «Шифалы гәҗит» (Индексы: 16080. Каталогта 89нчы бит).
Игътибар! Каталогка күз салсагыз, бу басмаларның иң арзанлы булуларын да күрерсез.
Ә бүген «Пар алма»ның чираттагы санында дөнья күргән бер язманы тәкъдим итәбез.

Комментарии