- 18.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №33 (19 август)
- Рубрика: Архив
Кайчандыр җир шарындагы коры җирнең алтыдан бер өлешен биләп торган куәтле СССР империясенең карточка-йорт шикелле мизгел эчендә таркалып юкка чыгуына тиздән 18 ел тула.
Көч белән империяне саклап калып булмавын тарих фәне күптән инде исбатлады. Советлар берлеге таркалыр алдыннан, төгәлрәге 1991 елның 19-21 август көннәрендә, Берлекне саклау өчен, Мәскәүдә аерым даирәләр тарафыннан омтылыш ясалды, әмма ул уңышсыз тәмамланды. Тарихка ГКЧП исеме астында кереп калган фетнә турында үзенең шул көннәрдәге истәлек-хатирәләре белән уртаклашуны сорап, Татарстан коммунистлары рескомының беренче сәркатибе Хафиз Гаяз улы Миргалимовка мөрәҗәгать иттем. Ул менә ниләр сөйләде:
– 1991 елның 10 августыннан отпуск ялына чыктым. Һәм, һәрвакыттагыча, ул елны да авылга печән әзерләшергә кайттым. Бу юлы Мөслим районына, бабайларга, ягъни хатынымның әтиләренә. Үзем белән транзистор-радиоалгычны калдырмый идем. Инде берничә көн чабып, байтак кына печән әзерләдек. 19 августта да урманга килеп, аланлыкта үлән чабарга керештек. Радиоалгычны “Маяк” дулкынына көйләгән идем. Шунда диктор Мәскәүдәге ГКЧП турында хәбәр ирештерде. Печән кайгысы онытылды. Бабайга: “Печән беркая китмәс, миңа ашыгыч рәвештә Яр Чаллыга кайтырга кирәк”, – дим. Һәм, кичекмәстән, җыенып, Яр Чаллының комсомол район комитетына кайтып киттем. Ул чагында партиянең оештыру бүлеге мөдире булып эшли идем. Мин килгәндә, партаппарат хезмәткәрләре җыелып беткән, күпләрнең борчылуы йөзенә үк чыккан. Барыбызга да бер сорау тынгы бирми: алда ни көтә?
Казаннан телеграмма килде, анда ГКЧПны яклап чыгарга диелгән, оешма-предприятиеләрдә аңлату эшләре алып барырга кушылган иде. Кушканны үтәдек, әлбәттә.
–
Сез ничек уйлыйсыз: фетнә алдан уйланганмы, әллә стихияле рәвештә килеп чыкканмы?
– Алдан уйланган. Тик ул тиешенчә оештырып җиткерелмәгән. Киләчәктә тарихчылар бу турыда җитди сүзләрен әйтер әле. Михаил Горбачевның 10 августта Кырымга ялга китүен фетнәчеләргә планнарын чынга ашырырга комачауламас өчен эшләнгән дигән фикерләр дә ишетелә хәзер. Бик мөмкин. Борис Ельцин 19 августта Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашуда була, ГКЧП хәбәрен ишетү белән, көндезге уникедә Мәскәүгә кайта. Аның властьны үз кулына төшерергә тырышачагын белә торып, ГКЧП әгъзалары гафу ителмәслек йомшаклык күрсәтә, Ельцинның дачасыннан РСФСР Югары Шурасы бинасына үтүенә тоткарлык тудырмыйлар. Нәтиҗәдә, өч көннән соң популист Ельцин кая барып бәрелергә белмичә чәбәләнгән халыкны ансат кына үз ягына аудара да куя.
Барлык телеканаллардан өстәл артына тезелеп утырган ГКЧП әгъзаларының “югалып калган” йөзләрен күрсәттеләр. СССРның ул чагындагы вице-президенты, комиссия рәисе итеп игълан ителгән Енаевның хәтта куллары калтырый иде. Мәскәү урамнарына танклар керттеләр. Тик аларны ни өчен кертүләре аңлашылмады. Сорау туа: кемгә каршы? Киев хәрби округы командующие генерал Варенников ГКЧПга Киевтан торып: “Тәвәккәл булыгыз!” дигән эчтәлектәге телеграмма артыннан телеграмма яудыра. Әмма Енаев, Буго, Баблов һәм башкаларга тәвәккәллек җитмәде. СССР Югары Шурасы рәисе А.Лукьянов бинасыннан чыкмыйча шулай ук бернинди нәтиҗәсез утыра бирде. Соңыннан башка фетнәчеләр белән беррәттән барыбер “Матрос тынлыгы” изоляторына тотып яптылар үзен. Инде әйткәнемчә, Ельцин йоклап ятмады шул, танк башнясына басып ялкынлы нотык тотты, ары-бире чабышкан халыкны үзе артыннан ияртә алды. Трамвайга тапталып һәлак булган өч егетне милли герой итеп күрсәттерүгә һәм аларга герой дәрәҗәсе бирдерүгә кадәр барып җитте. Шул ук Ельцин 1993 елның 3 ноябрендә Хасбулатов һәм Руцкой командалыгында РСФСР Югары Шурасы бинасына кереп бикләнгән оппозициядәге депутатларны танклардан аттырды, ә Шура каршындагы мәйданга аларны якларга җыелган халыкны, БТРлар китертеп, эре калибрлы пулеметлардан кырдырды. Моны ул Русия Президенты кәнәфиен саклап калу өчен эшләде. Ватандашлар канын кою берничек тә аклана алмый. Тик ГКЧП көннәрендә комиссия әгъзаларына кан коюларсыз гына тәвәккәл адымнар ясарга кирәк иде. Шулай иткәндә алар, һичшиксез, уңышка ирешкән булырлар иде.
– СССРны таратмыйча саклап калып була иде, дип әйтмәкче буласызмы?
– Һичсүзсез. Минем моңа тамчы да шигем юк. Инде бит Югары Шурада базар мөнәсәбәтләренә кагылышлы күп кенә законнар кабул ителгән, аларны тормышка ашырасы гына калган иде. Ә Горбачев хакимияткә килгән көннән башлап КПССның, дәүләтнең, армиянең, КГБның дәрәҗәсен төшерү өчен кулыннан килгәннең барын да эшләде. Дөнья капитализмының яклавына таянып уңышка иреште ул.
– КПСС гегемониясе алгарышка комачаулый һәм шуның нәтиҗәсе буларак торгынлык чоры “чәчәк атты” диюләрен инкарь итәсезме?
– Русиядә гомер-гомергә хакимияткә килүчеләр үзләренең элгәрләрен барлык булган һәм булмаган гөнаһларында гаепләгәннәр, халыктагыча әйтсәк: “Эттән алып эткә салганнар”. Ансат бит, үзеңнең булдыксызлыгыңны синнән алда тәхет тотучыга аударасың да куясың. Коммунистлардан соң ил корабы штурвалын кулларына алган “демократлар” да безне берсен-берсе уздырып каралта. Тик бу аларга очко өстәми. Халык аларның бер төрле сөйләнеп, икенче төрле эшләүләреннән гарык инде. РФ Дәүләт Думасында гади халык мәнфәгатен кайгыртучы законнар кабул ителми, барысы да эре буржуазия заказына яраклаштырып көйгә салына. КПССның һәммә гамәле ал да гөл булды, дип әйтергә җыенмыйм, чатаклык-ялгышлыклар күп эшләнде. Тик партия дәүләт руле артында чагында иң беренче планга барыбер кеше факторы куелды. Халыкны яхшы тормышта яшәтү бурычын гына чынга ашыру өчен тырыштык. Аның ни дәрәҗәдә уңышлы башкарылуы – икенче мәсьәлә. Һәрхәлдә, социаль катлаулар арасындагы аерма хәзерге кебек җир белән күк арасы түгел иде. Хәзер инде гавамны бернигә ышандырып булмый, ул якты киләчәккә өметен өзде һәм бар нәрсәгә дә битараф. Ә бу – иң куркынычы. Кеше күңелендә өмет уятырга кирәк, шулай иткәндә генә, ул иҗади эшләү халәтенә кайта алачак. Хәзерге идарәчеләрнең кулыннан килә торган нәрсә түгел монысы. Криминаль юл белән баюны законлаштырып (бөтен халыкныкы булырга тиешле урман-сулар, нефть-газ һәм башкалар аеруча оятсызларга бирелүне мин башкача атый алмыйм), олигархлар белән бер табактан ашаучы кавемгә ярымҗимерек, исерек ил белән идарә итүе күпкә җиңел. Икътисадый кризиска китереп чыгарган югары эшелон, мондый ысуллар белән эш иткәндә, тупиктан чыгу юлын беркайчан таба алмаячак. Ә бу гаять куркыныч, җәмгыятьтә чуалышлар килеп чыгарга, хәтта ватандашлар сугышына китерергә мөмкин. Моңа юл куярга ярамый!
–
Тагын ГКЧПга әйләнеп кайтыйк әле. 18 ел элек шаулап алган вакыйгалар уңышлы тәмамланды дип күз алдына китерик. Әгәр сценарий шулай тәмамланса, Русия, ә бәлки, СССР, нинди юлдан киткән булыр иде икән?
– Әгәр комиссия уңайлы мизгелне кулдан ычкындырмаган булса, Советлар Союзы бүген гадел базар шартларында гөрләтеп яшәп ятар, Дәүләт инфраструктурасы якынча Кытайныкына охшаш булыр иде, дип уйлыйм. Кызганыч, хәлләр башкачарак сценарий буенча китте һәм инде вәзгыятьне коммунистлар теләгән якка үзгәртү үтә катлаулы. Шулай булса да, без төшенкелеккә бирелеп, кул кушырып утырмыйбыз, тыныч юл белән идарәгә кайтуның бөтен мөмкинлекләреннән файдаланабыз. Капитализмның асылы кешене эксплуатацияләп, аерым катлауның баюына корылса, марксизм-ленинизм тәгълиматы кешеләр арасында тигезлек, гуманлылык принципларына корылган. Ә бу “дөньяны матурлык коткарыр” дигән төшенчәгә аваздаш, гавам психологиясе барыбер матурлык, яхшылыкка күбрәк тартыла. Аңа вакытында дөрес юнәлеш кенә бирергә кирәк.
Фирдәвес ХУҖИН
Комментарии