ОСАГО кыйммәтләнмәгәе

хөкүмәте ОСАГО куйган бәяләрдән канәгать түгел. Антимонополия хезмәте (ФАС), тикшерүләр үткәреп, күп иминият компанияләренең клиентларны җәлеп итү өчен, тарифны махсус арзанайтуын ачыклаган. Бу федераль иминият законына каршы килә.

Түрәләр әлеге күренеш белән катгый көрәшергә җыена. Алар ОСАГО полисының база хакын максимум дәрәҗәсенә күтәрергә ниятли. ФАС белгечләре бу клиентларга иминиятләштергән вакыттагы бәяләргә йогынты ясамый дип ышандырырга теләсә дә, никтер ышандырмый, димәк, тарифның күтәрелү ихтималын көтәргә кирәк.

Тагын бер завод ябылды

Ижевск автомобиль заводы банкрот. Хәзерге вакытта конвейерлар туктаган, хезмәткәрләрнең бер өлеше кыскартылган. Моннан бер ел элек анда “КIА” автомобильләре модельләре җыела иде. Ләкин узган елның көзеннән “Иж-Авто”да хәлләр мөшкелләнде. Завод кайчан да булса яңадан автомобильләр чыгара башлармы, әйтүе кыен. Берәр чит ил инвесторы килеп чыкса гына инде. Хәзерге вакытта заводның бурычы гына да 3 миллиард сум хисаплана.

Дуңгыз кизүенә вакцина бар

Уфаның “Иммунопреппарат” компаниясе дуңгыз кизүенә каршы вакцина эшләде. Ул якын көннәрдә кешеләрдә сынала башлаячак. Бүген Башкортстанда дуңгыз гриппының 2 очрагы теркәлде. метросы алманча һәм инглизчә “сөйләшәчәк”

Казанда 2013 елда Универсиада үтәчәк көннәрдә шәһәр метросында инглизчә һәм алманча да сөйләшә белгән тәртип саклаучылар эшләячәк. Милиционерлар шәһәргә чит илләрдән килгән кунакларга ярдәм итә алачак, дип хәбәр ителә.

Тик шунысы бар: хезмәткәрләр татарча беләме, юкмы, бу хактагы мәгълүмат белән кызыксынучы юк.

Мәскәүдә татарча укырга керүче юк

2001 елдан эшләп килгән, инде өч чыгарылыш ясаган Мәскәү дәүләт педагогика университетындагы рус- бүлегенә гаризалар аз санлы булу сәбәпле, быел студентлар кабул ителмәгән һәм беренче курс булмаячак.

Университетка гариза бирергә теләгән 11 арасыннан алтысының гаризасын, гомумән, кабул итмәгәннәр. Алар укыган төбәктә рус әдәбиятыннан БДИ булмаган, ә педагогика университетында ул фәннән билге булу шарт. Икенчедән, калган биш абитуриентның икесе имтиханнарын “2ле”гә биргән. Шулай итеп, укырга лаеклы булуга бары тик 3 кенә укучы дәгъва итә алган. Ләкин югары уку йорты җитәкчелеге 10 бюджет урыны бирелгән курска 3 укучы гына алырга рөхсәт бирмәгән.

Бүген бу бүлектә икенче курстан алып бишенче курска кадәр 56 укый. Ләкин укытучыларны быелгы кабул итү имтиханнарының уңышсыз булуы бик борчый. Федераль укыту стандартларыннан милли компонентны төшереп калдыру, киләсе елга бу бүлекнең яңадан эшләп китүен куркыныч астына куя. Яңа укыту планы белән эшли башлаячак университетта укытылу да шик астында, дип хәбәр итә “Азатлык” радиосы.

“Су анасы” фин телендә

Габдулла Тукайның “Су анасы” әкияте фин теленә тәрҗемә ителеп, китап итеп басылып чыкты. 12 август Хельсинкида бу китапны тәкъдир итү чарасы үтте.

Бу гаять зур эш Фәридә Низаметдин һәм Фазилә Насретдинның матди вә мәгънәви тырышлыгы белән башкарылды. Әкиятнең фин теленә тәрҗемәсен балалар язучысы Туула Королайнен эшкәртте. Китаптагы рәсемнәрне Марья Неувонен ясаган.

Китап ахырында татар, фин һәм инглиз телләрендә татарлар һәм турында кыска мәгълүмат китерелгән.

Китапка беркетелгән CD дискында әкиятнең татар һәм фин телендә язмасы бар. Татарчасын – җырчы Җәмилә, финчасын язучы Туула Королайнен укыган. Хөкем ителгәннәр иреккә чыга

24 августта меңләгән хөкем ителгән җәзалау срогы тулганчы төрмәдән чыгу хокукын алачак, алар калган срокны иректә тутырачак. Чөнки Юстиция министрлыгының җәзаларны үтәү тәртибе турындагы күрсәтмәсе гамәлгә керәчәк. Әлеге документ буенча авыр булмаган җинаять кылган кешенең җәзасы өйдә утырып, акчалата түләү яисә хезмәт белән алыштырылачак.

Бу очракта, хөкем ителүче иреккә чыкса да, аны күзәтеп торачаклар. Җәза алган кеше катгый режим кысасында яшәячәк. Мәсәлән, аңа кафе, күңел ачу кебек урыннарга бару тыелачак.

Реформачылар шулай итеп явызрак җинаятьчеләр өчен төрмә шартларын кырысландырмакчы, ә ялгышкан затларга миһербанлык күрсәтмәкче.

Бүген Русиядә 890 меңгә якын тоткын исәпләнә, аларның якынча ярты миллионнан артыгы иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзага тартылган. Альтернатив җәзалау системасы үсеш алганнан соң, иректәге тоткыннар саны тагын да артачак, дип фаразлана.

Чиләбедә “Хизб ут-Тахрир”чылар хөкем ителәчәк Чиләбе өлкәсе прокуроры урынбасары “Хизб ут-Тахрир” оешмасында торган 5 кешене гаепләү документын раслады. 1979 елгы Анзор Акиев, 1974 елгы Айрат Локмановны, 1978 елгы Вадим Хәбировны, 1982 елгы Хәбировны, 1981 елгы Вадим Насыйровны Русиядә экстремист дип танылган “Хизб ут-Тахрир” оешмасында торуда гаеплиләр. Алар Чиләбе өлкәсендә шушы тыелган оешманың бүлекчәсен оештырган, дип әйтелә Русия прокуратурасының интернет сәхифәсендә. Прокуратура тикшерүчеләре, әлеге 5 егет “Хизб ут-Тахрир” оешмасы китапларын тараткан, оешмага яңа кешеләрне җәлеп итәргә тырышкан, террор гамәленә әзерлек алып барган, аерым алганда, коралларны сатып алган һәм саклаган булган, шартлаткычлар турында әдәбият җыйган, дип хәбәр итә. Шушы биш кешенең фатирларында тентү булган. Аларда гранаталар, шартлаткычлар турында брошюралар табылган, террор чаралары вакытында качу кагыйдәсе һәм кайбер биналар рәсеме булган. Анда Чиләбе өлкәсенең Эчке эшләр идарәсе, Федераль иминлек хезмәте биналары, Чиләбе өлкәсендәге су саклагыч рәсемнәре табылган. Бу кешеләр үзләренең террор гамәлләрен тормышка ашыра алмаган, чөнки тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре аларны туктаткан, ди Русия прокуратурасы вәкилләре. Тикшерү нәтиҗәләре өлкә судына җибәрелгән. Гаепләнүчеләр кулга алынган.

Комментарии