- 18.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №33 (19 август)
- Рубрика: Архив
28 июньдә телевизордан “Неизведанная природа Тибет-Китай” тапшыруын күрсәттеләр. Андагы могҗизага искитәрлек. Бу чит илләрдә “Кызыл китап”ка кертелгән кыргый хайваннарга шулкадәр игътибар бирәләр. Безнең республикада да бар ул “Кызыл китап”. Ә анда язылган законнарны түрәләребез ничек үти икән?! Бездә түрә, күңел ачасы килсә, урман-кырга чыга. Аның кушуы буенча бөтен аучылар кыргый хайваннарны куып якынайталар. Түрә аннан ата инде. Шул буламы тыюлыкларны, хайваннарны саклау?!
Безнең зона Лаеш тыюлыгына карый, дип беләм. Без Саескан тавы, Камский бистәсе зонасындагы пошины, кабан дуңгызын, кыр кәҗәләрен күреп соклана идек. Алар ул елларда урманда бик күпләп үрчеде. Аучылар хәзер шул дәрәҗәгә барып җитте: аларны кырга куып чыгарып аттылар. Кырдылар мескеннәрне. Кем кушкан?! Атучылар кемнәр? Кая киттеләр? Бер белгән кеше булмады.
50-60нчы елларда Кама суын күтәрә башлагач, Лаеш урманы су астында кала дип кистерделәр. Шул елларны, хәтерләүче булса, анда бик күп поши үрчеде. Артларыннан куабыз, курыкмыйлар да. Иртән килешкә усак агачларын ашап, каезлап куялар иде. Без “булдырдык”. Җиңел генә юк иттек. Хәзер чит ил фильмнарын карап хозурланып ятабыз. Әлеге язманы язуы да оят, әмма бу вәхшилеккә йөрәк әрни. Чик куярлык бер генә галим дә, түрә дә юк бит. Бу тыюлыкларда ветеринария белгечләре, галимнәр, зоотехниклар хезмәт итә. Ә җавап бирүчеләр юк. Чит илнекеләр саклый бит әнә. Безнең кайбер түрәләр варварларны да уздырды. Чөнки законны алар чыгара. Бу җәнлекләр турында оныкларга әйтәм дә: “Кайда соң алар?” – диләр.
Кадерлеләрем, тагын шуны гына өстәп языйм әле. Бу дөнья бик катлаулы. Тереклекне өйрәнәбез, үрчетәбез, галимнәр төрле законнар уйлый. Кайсы гамәлгә аша, кайсы – юк. Ни өчен болай икән, дигән сорау туа. Минемчә, бездә төпле законнар юк, балалар уены гына. Чыннары да гамәлдә кулланылмый.
З.ШӘВӘЛИЕВ.
Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.
Кайтаваз
Табиб дәвасы килешмәде
Фирдәвес Хуҗинның “Табиблар һәм тарифлар” язмасын (22 июль, 2009 ел) укыгач, мин дә уйга калдым. Аның кебек бер хат язган идем, җибәрергә батырчылык итмәдем, курыктым.
Бервакыт кызым авырып китте. Әллә ничә табибка барды. Берсе бер төрле дару яза, икенчесе икенчене… Ул акбурларны бик күп эчте, әмма бер файдасы да булмады.
Менә бер табиб “Париет” дигән даруны язды. Кызым аны 14 данә эчте. Барлыгы 1200 сумга төште. Эчә, тик сәламәтлеге гел кирегә бара. Бервакыт даруның язуын карасам, исем китте. “Побочные действия” дигән өлешендә “головная боль, диарея, боль в животе, астения, кожная сыпь, сухость во рту, тошнота, рвота, бессоница, головокружение, одышка”, дип язылган. Аны күсе белән куянда сынап караганнар. Алар үлмәгән, димәк, кеше дә исән калачак. Тик кызыма килешмәде. Бөтен тәнен бетчә басты, коса башлады, сәламәтлеге бөтенләй начарланды.
Шул бетчәләр чыккач, кызны теге “кожный” дигән больницага җибәрделәр. “Сиңа аллергия булган, ике ай юынма”, – диделәр. Дәваланыр өчен, даруга рецепт бирделәр. “Бер дару да алма, аларны эчәсе булма!” – дип кызымны үзем дәваларга булдым. Мин өйдә бик күпләп алоэ гөле үстерәм. Кызым бер атна дәвамында шуны бетчәләренә сөртте. Алар шуннан соң гына бетте. Ач карынга чи бәрәңге согын да эчте. Аллага шөкер, хәзер эшли башлады.
Ф.ЗАРИПОВА.
Казан шәһәре.
Кайтаваз
Суд турында
“БГ”ның 14 май санында “Татарстаннан Европа судына тагын бер шикаять” дигән мәкаләне укыгач, яңадан кулыма каләм алдым. 21 яшьлек Наилә Рахманованы кызганып куйдым.
Сеңлем, чабасыларың күп әле. Русиядән Страсбургка елына 35-45 мең шикаять-гариза бирелә. Шуларның 8-10 проценты гына кабул ителә.
“БГ”да “Ике тегермән ташы арасында” дигән мәкаләм (2009 елның 28 гыйнвар саны) басылып чыкты. Гаризамны Европа суды кабул итте. 2007 елның 5 мартында чиратым иде. Инде ике елдан артык вакыт узды. Гел элемтәдә булырга кирәк.
Страсбург судына кабул иткән хат күчермәсен Фәрит әфәнде Мөхәммәтшинга җибәргән идем. Җавабы шул: “Принято к сведению”. Шушы күчермәләрне барча инстанцияләргә дә җибәрдем. Хөрмәтле генераль прокурор Юрий Яковлевич Чайка бер хатымны документлар белән Казахстанга салган иде. Кире әйләнеп кайтты. Файда юк. Инде икенче тапкыр җибәрелде. Җавап көтәм. Нәтиҗә шул: “Газаптан газапка” һәм “Чужой среди своих” дигән китап язарга була. Берәр соравың булса, шалтырат. Тел. 89178960064.
Галимҗан хәзрәт ЗАКИРОВ.
Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылы.
Кайтаваз
Күңелле үзгәрешләр
“БГ”ның 15 апрель санында Гүзәл Мөхәммәтҗанованың “Череп байыйсылар бар икән” мәкаләсе басылып чыккач, җавап язмый булдыра алмадым.
Гүзәл, мине дә нәкъ бер ел элек шул мәсьәлә борчыган иде. Безнең авылда да узды ул җыелыш. Аңа бер ел үтеп тә киткән икән инде.
Чистай районында олы юлдан бераз читтәрәк урнашкан Татар Талкышы авылын белмәгән кеше юктыр. Кайчандыр бөтен республикага танылган, гомер-гомергә данлыклы, алгы сафта баручы бай хуҗалыкларның берсе нәкъ бер ел элек авыр хәлдә иде. Бер савым терлеге дә калмады, чәчү мәйданнарының яртысыннан артыгы эшкәртелмәде. Киләчәктә авыл халкына нәрсә эшләргә, кая барырга?
Әлбәттә, авылда тормыш алып бару җиңел түгел. Күп төбәкләрдә колхоз, совхозлар таркалганнан соң төп хезмәт урыны булмау, кырлар эшкәртелмәү, авылларның сүнеп-сүрелеп, картаюга йөз тотуы, эчүчелек олысы-кечесенең җанын телгәли. Бу хәлләр һәркемгә мәгълүм. Авылны ничек тернәкләндерергә, фермерлык хәрәкәтенә нәрсә комачаулый, инвесторлар ни өчен социаль мәсьәләләрдән кача? Бүген иң четерекле сораулар менә шулар. Авыл халкының пай җирләре белән башы каткан. Ул кайда да булса файда китерә башлаганмы? Фермерларга ялланыргамы, әллә кабаттан күмәк хуҗалыкка берләшергәме?
Шул сораулар белән авыл халкының башы әйләнгән вакытта безгә дә килеп чыкты “Кулон” ширкәте җитәкчесе Альберт Шамил улы Фәхретдинов. Мәдәният йортын тутырып килгән Талкыш халкы, таң калып, булачак инвесторны тыңлады. Һәм ул оста ораторларча бер тын белән үзе, тормыш юлы, җитәкләгән оешмалары, уңышлары һәм киләчәккә планнары белән таныштырып китте. Халык аның сүзе башланганчы ничек тынып калган булса, ахырына кадәр шул халәттә утырды. Булачак инвесторның “авылларны саклап калыйк”, “җирләрне эшкәртик”, “авылда эчкечелекне бетерик”, “күп итеп мал-туар асрагыз, булышырмын”, “авылларны тернәкләнүгә көчемнән килгән кадәр ярдәм итәрмен”, “эшче урыннарым бүген үк бар, рәхим итегез” һәм башка шундый сүзләре Талкыш авылы халкында киләчәккә өмет чаткысы уятып җибәрде, дип әйтсәм дә күп булмастыр. Чөнки шул авыл халкы ничәмә-ничә еллар төзегән сарыклар фермасы, ат абзарлары, автоүлчәгеч, подвал, ашлама складлары, сыер фермалары, савым терлекләре комплексларын соңгы елларда халык өчен “эшләгән” хуҗалык рәисләре юкка чыгаруның нинди генә ысулларын тапмады бит. Күпме комбайн, трактор, чәчкечләр киселеп, тимер вагына әйләнде, күпмесе юк кына бәягә шәхси эшмәкәрләр кулына күчте.
Күп тапкырлар алданган халык бу җыелыштан күтәренке күңел белән өенә таралышты. Ләкин әле башта икеле-микеле уйлар: бусы да алдамас микән, бик оста сөйләде бит. 49 елга җиребезне биреп, дөрес эшләдекме, көтүлек җирләрен, әйләнеп беткән ызаннарыбызны кире элеккеге уңдырышлы вакытына кайтара алырмы, чыннан да, безне эш белән тәэмин итә алырмы ул…
Нәкъ бер ел вакыт үтеп тә китте. Сүзендә торды бит иптәш Фәхретдинов. Күрше Кызыл Ялан авылының читендә урнашкан, әрәмәлек астында калган, ярым төзек, ярым җимерек хәлдәге элеккеге терлекләр комплексын сатып алды. Шуннан эш башланды да инде. Сүтәсен сүтте, җимерәсен җимерде. Ватык ташларны да каядыр илтеп ташламады, ә авыл халкы ярдәме белән Талкыш авылы эчендәге юллар төзекләндерелде. Безгә юл булды, ә аңа төзелеш мәйданы чистарды. Биредә 1700 башка исәпләнгән комплекс, сыер өчен дүрт абзар, бозаулар абзары, заманча җиһазландырылган бозаулату бүлеге булдырылды. Бөтен җирдә дә чисталык, тәртип. Оектан йөреп була дисәң дә ялгыш булмас. Хезмәткәрләр өчен менә дигән эш урыны, ашханә, юыну бүлмәсе, хәтта кунак бүлмәсе дә җиһазландырылган.
Бүген татар Талкышы авылы җирлегендә урнашкан “Кулон” ширкәтендә 70 кеше эш белән тәэмин ителгән. 400 баш “Щвиц” токымлы савым сыеры, байтак кына бозаулар исәпләнә. Яңа туган токымлы үгезбозауларны авыл халкына саталар. Бу токымлы сыерлар тәүлегенә 20 литрга хәтле сөт бирә икән. Ә литрын 12 сумга Самара өлкәсеннән “Donon” компаниясе йогырт ясау өчен килеп алганын исәпкә алсак, димәк, ширкәт эше гөрләп бара. Сыер савучыларның хезмәт хакы уртача 15 мең сум, ә терлекчеләрнеке уртача 10 мең сум (аена аларга 15 кенә эш көне туры килсә дә). Киләчәктә тагын 3 абзарны терлек белән тутырырга исәплиләр. 4 мең гектар сөрү җирен дә арендага алды “Кулон” ширкәте. Бер пай җиренә 848 сум җир салымын да түләде, елына гектарына 600 сум күләмендә фураж бирде. Авыл кешесенең терлегенә ашатырга азык булгач, халык бик шатланып, киләчәккә зур өметләр баглады. Уңышлар күз алдында шул: ничә еллар сукаланмыйча көтүлек җиренә әйләнеп беткән ызаннарны да көздән чит ил техникасы белән сукалап калдырды. Күрше Татар Ялтаны авылында пекарня салдырып куйгач, тирә-як авылларны кайнар ипи белән тәэмин итеп тора. Аның бәясе дә арзан, сыйфаты да яхшы, авыл халкы бик канәгать. Киләчәктә Татар Талкышы авылында кибет өлгертергә исәбе, инде нигезе салынган. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына ике авылда да һәйкәлләрне яңартырга, мәктәпкә өлешчә ремонт ясатырга да каршы килмәде инвестор.
Кеше өчен иминлек һәм тотрыклык кебек факторлар бик мөһим шул. Тормыш тәгәрмәче бер көйгә җай гына әйләнсә, башка бернәрсә дә сораячак түгел авыл халкы. Амбарлары муллыктан тулган, тормыш кайнап, иркен-киң урамнары бала-чага чыр-чуыннан гөрләүче итеп күрәсе килә авылны. Бәлки, бүген шуңа таба алга бер адым ясалгандыр. Кем белә, өметсез шайтан гына, диләр бит.
Алсу САТДАРОВА,
КДУ студенты.
Чистай районы, Татар Талкышы авылы.
Кагыйдә
Куштан башын кылыч кисмәс
Чүгәли төш йөргән чакта
Нәчәлнигең янында.
Үрә тору бик килешә
Олигарх алдында.
Фикерләрен яттан укы,
Колак сал һәр сүзенә.
Якын килмә, ерак китмә,
Чагылып тор күзенә.
Җиткерә бел бар булганны,
Сораш, белеш ничек тә.
Нәчәлнигең кимчелеген
Күрмә, белмә, ишетмә.
Җыелышларда бул беренче,
Шома сөйлә, тотлыкма!
Иң элек нәчәлнигеңә
Дан җырларга онытма.
Ул-бу чыкса, ал өстеңә,
Тырыш аны акларга.
Нәчәлнигең җаен табар
Сине генә акларга.
Ак сакаллы ялагайлар,
Өлкән буын куштаннар,
Кагыйдәне бердәм хуплап:
“Үтәргә!” дип кушканнар.
Котдус БАТЫЙРОВ,
Әлмәт шәһәре.
Комментарии