Элекке җитәкченең йокысыз төннәре дәвам итә

Республиканың Балык Бистәсе районында башлык булып эшләп киткән Евгений Лыловның җинаять эшен барлау дәвам итә.

Татарстанның Балык Бистәсе районында гына гөнаһлы җитәкче бар дип әйтү дөреслеккә туры килмәс иде. Эзләнә башласаң, дәүләт акчасын үз кесәсенә үзләштергән түрәләр башка җирлекләрдә җитәрлек, ди исемнәрен әйтергә теләмәгән каләм ияләре. Балык Бистәсенең элекке район башлыгы Евгений Лыловка килгәндә, аның хәле былтыр ук күзгә күренеп мөшкелләнә башлый. Президенты 2008 елның май аенда әлеге районда узган эшлекле сәфәре барышында аның эшчәнлеген тәнкыйть утына тота. Лылов әфәнде идарә иткәндә Чулман буенда авыл хуҗалыгы, социаль тормыш, шулай ук мәдәни-милли яктан да эшләр бик тар кысаларда бара һәм уңыш бик түбән була. Элекке район башлыгының үз кесәсе өчен тырышканы да ачыклана. Бүген җинаять эше Балык Бистәсе район судында. Рәсми мәгълүмат агентлыкларында аның канунсыз рәвештә 5 миллион сум акча үзләштерүе һәм җитәкчелек “урындыгын” дөрес якка бормавы турында шактый язылды.

Сәер гамәлләр исә 2006 елның декабрендә башланган дип әйтәләр. Балык Бистәсенең авыл хуҗалыгы өлкәсенә республика хөкүмәте матди ярдәм юнәлтә. Лылов әфәнде аларны тарата һәм озак та үтми: “Бу вакытлыча гына ярдәм иде, биргән сумманы төрле юллар белән райондагы “Логос”, “Слободское” җәмгыятьләренә кире кайтарыгыз”, – ди. Әлеге ширкәтләр исә Лыловның кул астында була, ул аларның төп иганәчесе санала. Җинаять эшен тикшерүчеләр әйтүенчә, элекке башлык югарыдан бирелгән матди ярдәмне бүлгәндә дә, күбрәк үз хуҗалыкларына тарата. Шулай ук ул муниципаль җирлек җитәкчесе була торып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән дигән сүзләр бар. Ләкин моның дөреслеккә туры килү-килмәве шик астында. Чөнки эшмәкәрлек эшен ул башка кеше исеменә дә терки ала, һәм күпләр шулай эшли дә.

Рөстәм ИСХАКЫЙ

Парашют кайчан ачылыр?

районының Коркачык авылы янында бер фаҗига булды. Гомерендә беренче тапкыр парашюттан сикерергә аэроклубка килгән Ленар Садриевның парашюты ачылмыйча, ул 950 метр биеклектән җиргә бәрелеп һәлак булды. Аның зур парашюты ачылмаган, мондый очракларда ярдәмгә килә торган өстәмә кече парашютны Ленар кулыннан ычкындырмаган. Күк йөзеннән кош кебек очарга теләгән егетне узган җомгада җир куенына салдылар… Базар икътисадына, халыкара интеграциягә керүче җәмгыять тә хәзер менә шушы парашютчы хәлендә. Ирекле базар шартларында элекке дәүләт ярдәменнән дә азат булгач, үзенең кая очканын, кая төшәсен дә белми. Зур ширкәтләре белән дан тоткан Татарстан да һаман түбән таба очуын туктата алмый.

Керемнәр кими

Шушы елның беренче яртысында КамАЗ 23,8 миллиард сумлык товарын саткан. Бу узган елгыдан 53%ка кимрәк. Конкуренциядә җиңә алырлык машиналар ясау – Русиянең көчле ягы түгел.

Узган елның беренче яртысына караганда, Татарстан чит илгә былтыргыдан азрак нефть җибәргән. Казнага акча керү бермә-бер кими.

Шулай да башка чара юк, яшәргә кирәк. Федераль ярдәм белән капиталь ремонт алып бару, Универсиада объектларын төзү халыкка эш урыннары бирә. Әмма барыбер эшсезлек яки акча түләми эшләтү зәхмәте көчле әле.

Дипломлы эшсезләр

Кризиска каршы тору өчен, эшсезләргә шөгыль бирү җаен карарга кирәк. Татарстанда рәсми рәвештә 56,5 мең кеше эшсез дип теркәлгән. Бу икътисадый актив халыкның 3%ы. Шул исәптән эшсезләр сафына быел гына югары уку йортларын тәмамлаган егет-кызлар – 482 яшь белгеч өстәлгән. Хезмәт министрлыгы фаразларына караганда, тагын 20 меңләп дипломлы белгеч эшсезләр исемлегенә кандидат. Шул ук вакытта меңнәрчә егет-кыз, уңга-сулга карамыйча, югары мәктәпләргә БДИ нәтиҗәләрен күтәреп барып, укырга керде. Кем булачак алар? Кайда эшләячәк?

«Кунак эшчеләр» китсә, кем эшләр?

Инде Татарстанның 1500ләп кешесе быел яңа үзләштергән. Кара эш белән кул пычратырга теләүчеләр юк. Шуңа күрә агымдагы елга чит илдән 52 мең кеше кабул итәргә дигән квота бирелгән булган. Бүген 12 мең чит ил кешесе башкалар теләмәгән кара эштә эшли.

Дөрес, киләсе елга квота ике тапкырга киметелгән. Эшсезләр Универсиада корылмаларына барыр дип фараз ителә.

Трамвайчы-дипломатлар

Дөрес, бу тормышта бөтен нәрсә дә начар хәлдә түгел. Әйтик, метро, трамвай йөртүчеләр хәзер булачак дипломатлар кебек чит телләр өйрәнә. Универсиадага 150 илдән килгән кунакларны йөрткәндә, урысча сөйләп кенә аңлаша алмассың, диләр. Кем белә, шул чит телләрне өйрәнгәндә ялгышып яки кызып китеп, татарча да 40-50 сүз истә калдырсалар, шәп булыр иде бит. Әлбәттә, күп нәрсә иманнан, әхлактан тора. Татарстанда бу юнәлештә хикмәтле вакыйгалар булып тора.

Исерекбаш автоинспекторны кыйнаган

Кайбыч районында 45 яшьлек бер йөртүче яхшы гына салып алган да өйдәш хатын белән машинада җилдергән. Юлларында район автоинспекция җитәкчесе очрау ошамаган боларга. Исерек адәм милиционер белән бик каты сугышкан. Үзенең авылдашларын, туганнарын дөмбәсләр өчен дә күп сорап тормый икән ул. Андыйлар берничә тапкыр төрмәдә утырып чыкса да төзәлми. Бу затлар, әлбәттә, мәчеткә йөрми, намаз укымый, әдәбият, сәнгать белән кызыксынмый. Алар саф районнарында һәм авылларында да еш очрый.

Шулай итеп, кризис икътисад аягындагы гер булып өстерәлгәндә, хәмер эчү, кеше кыйнау кебек “антикризисный” чаралар еш очрый.

Шулай да бөтенесе дә ямьсез, котсыз дигән тәэсир калмасын иде. концертлары гөрләп бара. Әмма бер җитешсезлеге бар – билетлар юк. Бу шимбә, якшәмбедә татар яшьләре Казанда түгел, ә Финляндия башкаласында типтерде. “Алканат”, “Иттифак” кебек төркемнәр, Мубай кебек үзенчәлекле җырчылар Хельсинкида үтүче “Җанлы татар җыры фестивале”нә китте. Ә Франция үзәгендә Сабантуй булачак. Кинофестивальләр үтә торган Канны шәһәрендә Татарстан сәнгатькәрләре дә Европаны шаккатырачак. Канны уртасындагы атаклы Фестивальләр һәм Конгресслар сарае фойесында Татарстан сәнгате күргәзмәсе ачылачак, сәхнәсендә Татарстанның җыр һәм бию ансамбле, Европада һәм чит илләрдә танылган җырчы Алсу, яңа музыка квартеты, “Дорога из города” бию төркеме чыгыш ясаячак. Ә 25 августта, шул ук Фестивальләр һәм Конгресслар сарае каршында милли татар бәйрәме Сабантуй тамашасы гөрләп торачак.

Канныда үтүче халыкара кинофестиваль белән “Алтын мөнбәр” фестивален оештыручы Татарстанның, кризистан чыга башлаган Франциягә кунакка баруы – шушы икътисадый афәт җилендә парашют ачу булмасмы?

Римзил ВӘЛИ

2010 елгы кичектерелергә мөмкин

2010 елгы Бөтенрусия халык санын алу чарасын ике елга кичектерергә тәкъдим итәләр. Милли оешмаларның аңа әзерләнергә вакыты булачак.

Халык санын алу чарасының 2012 елга кадәр кичектерү тәкъдиме турында “Росстат” башлыгы урынбасары Александр Суринов чәршәмбедә хәбәр итте. “Аның өчен тотылырга тиешле 10 миллиард сум – кризис заманында бик зур акча”, – ди Суринов. Җанисәпне 2011 елга да кичектереп булмый, чөнки анда үткәреләчәк, аңа казнадан зур акча тотылырга тиеш. Шуңа җанисәп 2012 елда уздырылырга мөмкин, ди ул.

Русия статистика комитеты 2008 елда сынау рәвешендә генә җанисәпне алып карады. Бу чарада кулланылган сорау алу битләре Росстатның интернет сәхифәсендә эленгән. 2002 елгы җанисәп вакытында милләтләр исемлеге шактый шау-шу тудырган иде. Ул вакытта татарларны берничә этник төркемгә бүлеп күрсәтү тырышлыгы күрелде. Бу юлы да сорау алу битендә милләт турында сорау бар. Анда кешегә милләтне үзенә билгеләргә тәкъдим ителә. Балаларның милләтен ата-ана билгели, диелә. Телләр турында да сорау бар. «Балачакта үзләштергән беренче телегез нинди?» дигән сорау куела. Шулай ук «гадәттә, нинди телләрне кулланасыз?”, “рус телен беләсезме?» дип кызыксыналар. Җанисәп кичектерелгән очракта, милли оешмаларга аңа әзерлекне алып барыр өчен күбрәк вакыт булачак. Милләтләрнең анда ни рәвешле күрсәтелүе, хәзердән үк кайбер оешмаларда көн тәртибенә менгән иде.

Бикә ТИМЕРОВА

Урамда кризис: «Нур»га ышаныч бетте

Казан хакимияте, “Нур” ширкәтен судка биреп, 1 миллиард сум отты. Заманында хөкүмәт башлыгына “якын” булган ширкәт җитәкчесе кайда ялгышты?

“Нур” ширкәте җитәкчесе Мәннаф Сәгъдиев республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов якыннарының берсе буларак билгеле иде. Шуңа Казан шәһәр хакимиятенең капиталь төзелеш һәм төзекләндерү идарәсенең ширкәттән 1 миллиард сум отуы күпләрне гаҗәпкә калдырды.

“Нур” оешмасы 1999 елда төзелгән. Аның эченә берничә тармак керде: федераль юлларны төзекләндерү, машиналар сату моның берничәсе генә. Кыска гына вакыт эчендә оешма шактый үсеш алган ширкәткә әверелде. Казан үзәгендә “Туган авылым” комплексын төзү, “Евровидение”да Асылъярны катнаштыру да “Нур” җитәкчесе ярдәмендә башкарылды. Гомумән, оешма хәйрия эшенә шактый акча бүлә килде. Әлбәттә, хакимият ярдәменнән тыш, республикада бер генә җитәкче дә тиз генә “күтәрелә” алмый. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Сәгъдиев хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән элек бер районда эшләп, аның ышанычын яулаган.

Узган атнада премьер-министр икътисад һәм сәнәгать министрлары белән очрашуда: “Киләсе ел Татарстан өчен бик катлаулы булачак”, – диде. Аның әйтүенчә, быелгы тотрыклы тормыш ул федераль үзәктән кергән акчага гына бәйле. Билгеле булганча, Мәскәү 15 миллиард сум биргән иде. Республикада әлеге акча беткәч, инде Татарстанга үзенә генә өметләнергә кала. Ә эчке казна инде күптән буш.

Менә шушы шартларда Миңнеханов акчаны әрәм-шәрәм итүчеләрне, үз гамәлләрен җиренә җиткереп эшләмәүче дусларын да якламас булды, күрәсең. Мәннаф Сәгъдиев элегрәк инде Канада очкычларын сатып алып республиканы бер авыр хәлгә куйган иде. Чөнки алар Русиядә сертификат ала алмады. Шул сәбәпле, очкычларны башка илләргә биреп торырга мәҗбүр булдылар.

Сәяси мәсьәлә

Юллар төзекләндерү белән шөгыльләнүче тармагы булган “Нур-1”гә Казан хакимияте идарәсенең дәгъвасы исә Казан юллары белән бәйле. Тарткалаш февраль аеннан дәвам итте. Нәтиҗәдә, оешма Казан хакимиятенә 1 миллиард сум түләргә тиешле булып чыкты. Моннан тыш, шәһәр хакимияте элек төзелгән килешүләрне дә өзү ягында булуын әйтте.

“Нур-1”нең проблемалары инде 2008 елның җәендә үк башланган иде. Оешма үз эшчеләренә түләмәде. Шулай ук ширкәтнең икенче тармагы булган “Нур-авто” автосалонының да финанс проблемалары булуы билгеле. “Фольксваген Груп Рус” Нур-автодан Volkswagen рәсми дилеры статусын кире алды. Шулай итеп, оешма җитәкчесенең Миңнеханов белән дуслыгы өзелгәч, проблемалары бер-бер артлы артты. Оешма шәһәр хакимиятенә 1 миллиард түләгән очракта бөлгенлеккә төшмәсме?

Ландыш ХАРРАСОВА

Комментарии