- 18.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №33 (19 август)
- Рубрика: Архив
Барыр юлыбыз Удмуртиянең үзәгенә үк кереп торган Әгерҗе районындагы Иж-Бубый. 1781 елда Әби патша заманында ук Русиядә беренчеләрдән булып төрки-татар дөньясы өчен мәдрәсә ачкан авыл ул. 15 августта шунда Яр ЧаллыТатар иҗтимагый үзәге экскурсия оештырды.
Төрки-татар горурлыгы
Бубыйлылар кунакчыл икән: ике автобус халыкны мәдәният йорты ишеге төбендә милли кием кигән кызлар чәкчәк, авыл җирлеге идарәсе башлыгы Рәсим Закиров, урта мәктәп директоры Эльмира Маннапова, музей мөдире Рәмзия Хәлиуллина һәм башкалар якты йөз белән каршы алды. Фойеда туган як тарихына кагылышлы күргәзмә, Әгерҗе төбәгеннән чыккан әдип һәм шагыйрьләрнең китаплары тезелгән.
– Әгерҗенең үзендәге китапханәләр фондында 47 мең тирәсе китап исәпләнә, шуларның өчтән бере татар телендә, – ди Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр директоры Резидә Рәхмәтуллина.
Залга үткәч, авыл җирлеге рәисе Рәсим Гафи улы тәэсирле чыгыш ясады. 21 ел колхоз рәисе һәм аннан соңгы берничә елда үзидарә башлыгы вазифасын башкарган дип һич уйламассың. Иж-Бубыйдагы 935 кешенең 88 %ы – татар, калган 12 процент – урыс, мари, украин милләтеннән булганнар төп халык телен белә. Ә авыл урта мәктәбендә белем алучы 120 бала да (шуларның 42се чит авыллардан килеп укый) татар телендә яхшы сөйләшә.
Гобәйдулла, Габдулла, Мөхлисә Бубыйлар
Туристлар заманында мәдрәсәләр урнашкан илаһи урынны да, иске мәчетне һәм кайчандыр Бубыйлар гаиләсе яшәгән йортны да күрде. Мәктәп музеенда да булдык. Анда 1781 елда ук эшчәнлеген башлап җибәргән мәдрәсәгә кагылышлы бай мәгълүмат тупланган. Мәгълүматның иң саллысы 1895 елдан 1911 ел гыйнварына кадәр җәдитчелек ысулы белән югары дәрәҗәдә укыту алып барган бертуган Габдулла, Гобәйдулла һәм Мөхлисәгә караганы.
Гобәйдулла арада иң өлкәне. Ул 1890 елда әтисе Габделгалләм хәзрәт җитәкләгән Бубый мәдрәсәсен тәмамлагач, биш ел дәвамында төрек солтаны химаясендәге “мәктәбе милкияһ илһанә” Истанбул гимназиясендә укый. Алдынгы булганы өчен университетта белем алуын дәвам итәргә тәкъдим ясыйлар. Тик ул Иж-Бубыйга кайтып, балаларга белем бирергә тели. Төгәл фәннәр, француз, гарәп телләрен һ.б.лар буенча укыта (үзе дистәгә якын телдә җиңел аралаша). Мәгариф инспекторлары мәдрәсәдә белем бирү дәрәҗәсен академиягә тиң дип бәяли. Куркуга төшкән патша жандармериясе “панисламизм тарату учагы” дигән сылтау белән 1911 елның гыйнварында мәдрәсәне яптыра. Гобәйдулла бер ел җиде ай төрмәдә утырып чыга. 1912 елда Уфага күчеп китә. Анда күп санлы дәреслекләр яза. 1927-30 елларда Коканд шәһәрендә мәктәп директоры була. Соңыннан яшәргә Ленинградка күченә. 1937 елда репрессияләнә.
Гобәйдулланың энесе Габдулланың язмышы да абыйсыныкына охшаш. Аерма шунда гына: ул мәдрәсә ябылып, 1912 елда төрмәдә утырып чыккач, 1913 елда яшәргә Кытайның Голҗа шәһәренә күченә. Анда төрки балалары өчен малайлар һәм кызлар мәдрәсәсе оештыра. Русиягә кайткач, кабат туган авылында мөгаллимлек итә. 1922 елда 51 яшендә үпкә авыруыннан дөнья куя. Кабере авыл зиратында әнисенеке белән янәшә.
Мөхлисә Бубый мәдрәсәдә абыйсы һәм энесенең хатыннары белән кызлар өчен белем бирә. 1912 елда мәдрәсәнең кызлар бүлеген дә япкач, Чиләбе губернасының Троицк каласына күченеп, хатын-кызлар гимназиясендә татар кызларына дәрес бирә. 1917 елның маенда Мәскәүдә уздырылган мөселманнар корылтаенда Уфа Диния нәзарәтенә казыя итеп сайлана (нәзарәт тарихында беренче һәм, бәлки, соңгысы?). 1937 елда “халык дошманы” дип кулга алына һәм атып үтерелә. Хәзер акланган.
Иж-Бубыйга ярдәм булырмы?
Иж-Бубый мәдрәсәсендә заманында бик күп атаклы шәхесләр белем алган. Танылган язучыбыз Мөхәммәд Мәһдиев: “Иж-Бубый тарихын өйрәнергә бер кеше гомере генә җитмәячәк”, – дип әйтеп калдырган. Галим Раиф Мәрданов “Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе” исемле китап язып бастырган. Тик башкарылганнар зур эшләрнең башы гына әле. 2011 елда мәдрәсә үзенең 230 еллыгын билгеләп үтәчәк. Ә мәдрәсәне һәм мәчетне үз хисабына тоткан Мөхәммәтҗан хаҗиның ике катлы йортының түбәсе мескен хәлдә. Элек Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйларның гаиләләре яшәгән йорт та хәзер ташландык хәлдә дип әйтерлек, иске мәчеттәге ремонт эшләре тукталып калган һ.б. Бу уңайдан ТР Мәдәният министрлыгына Иж-Бубыйдагы эшләр торышын үз контроленә алырга вакыт җитмәде микән? Бу мәсьәләне, мөгаен, федераль дәрәҗәдә күтәрү дә максатка ярашлы булыр. Ни дисәң дә, Иж-Бубыйның дөнья мәдәниятендә тоткан урыны, әһәмияте ягыннан алганда башка бөекләрдән ким түгел. Киләчәктә Иж-Бубыйны туристлык маршрутына кертү һич артык булмас иде.
Фирдәвес ХУҖИН.
Алабуга–Иж-Бубый–Алабуга.
Комментарии