АПАС-БУА МИСТИКАСЫ

“Хөрмәтле “БГ” хезмәткәрләре. Сезнең газетаны чыга башлаганнан алдыручы буларак, баштан узган аяныч вакыйганы язарга уйладым. Быелның 12 июнендә үзебезнең Буа районы Аксу авылында Сабантуй узды. Шул көнне кичке сәгать 8:30лар тирәсендә 17 яшьлек улыбыз Илнар якын гына урнашкан Апас районы Күкшем авылына иптәшләре белән очрашырга дип, мотоциклга утырып чыгып китте. Шул китүдән аны исән килеш күрмәдек.

Икенче көнне якынча иртәнге 9 сәгатьтә аның мотоциклдан егылып үлгән гәүдәсен Тутай авылы кешеләре күреп алган. Апас районына кергән Тутай белән Күкшем авыллары арасында, асфальт юлның күтәртелгән дамба астында тапканнар аны. Улыбыз Илнарның башы тишелеп, кан эчендә яткан гәүдәсен шунда барып күрдек. Апасның ДПС хезмәткәрләре килеп тикшергәннән соң, Буа судмедэкспертизасына алып киттек. Андагы караганнан соң: “Улыгыз мотоцикл белән егылып яткан урында түгел, ә алданрак үлгән”, – диде. Моны ничек аңларга? Ә Апасның Эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Рәдиф Садыйков уйлап чыгарган версия буенча улыбыз Илнар мотоциклның арт көпчәге шартлау аркасында дамба астына тәгәрәгән булып чыга. Ә юлдагы мотоцикл эзләре киресен сөйли. Асфальт юл кырында калган эзләр буенча, улыбыз Илнарны үз мотоциклы белән кайтып килгән чагында, артыннан “Жигули” машинасы куып килеп, бик зур тизлек белән асфальт юл кырына кысрыклап чыгарганнар. Анда төшкәч тә, ул 24 метр тирәсе авыш дамбадан барган. Эз беткән урыннан 9 метр ераклыкта улыбыз ята. Шул эз беткән урында әллә кыйнап, башына сугып үтергәннәрме, әллә үз мотоциклы белән 9 метр очып барганмы, монысын ачыклый алмадык. Илнарны җирләгәннән соң, кайбер шаһитләр әйтүе буенча, улыбызны төнге 11 сәгать 25 минутлар тирәсендә “Жигули” машинасы куып киткән, ә алар арасында ДПС хезмәткәре дә булган. Алар төнлә белән өйгә кайтып килүче улыбызны туктатып, йә мотоциклын тартып алырга, йә акча сорарга теләгәннәрдер. Ә улыбыз алардан курыккан, туктамаган, тизлеген арттырган гына.

Бу хәлдән соң җинаять эше ачылмады. Улыбызны артыннан куып үләргә мәҗбүр иткән вәхшиләр исән, берни булмагандай йөри. Аларга суд та юк, чурт та юк…

Хөрмәт белән Әсхәт Хәмидуллин”.

Кеше үлеменә битараф карый алмыйм. 17 яшьлек егетнең шул рәвешле харап булуына бигрәк тә. Юл читендә торган кабер, фотосурәтләрдәге кан, йөрәк парәсен югалткан әти-әнинең күз яшенә йөрәге таш булган кеше генә тыныч карый аладыр. Бөтен хис-кичерешләрне эчкә йотып, бу эшнең төбенә төшеп карарга булдым.

Илнарның әтисе Әсхәт абый, әнисе Гөлфия апаның да борчуын аңларга мөмкин. Алар бу югалту белән килешергә теләми. Илнарның Буа районы Аксу, Апас районы Тутай авылындагы дуслары да аның тиктомалдан гына мотоциклдан егылып үлүенә ышанмый. Берничә дусты белән очрашып сөйләштем. “Бик яхшы йөртә иде”, – ди алар. Шулай булмыйча: 190 см буйлы, көчле, киң бәдәнле егет тә мотоциклны авызлыклый алмасын инде. Илнар кечкенәдән техника белән җенләнгән. Бүлмәсендә ремонтланып бетмәгән телефоннар ята. Ә караватка аның фотосурәтләре чәчелгән. “Җанына тынычлык таба алмый, күрәсең, төшкә кереп аптырата”, – диләр.

– ГАИ хезмәткәрләренең сөйләшеп торганын ишеткән кешеләр дә бар, – диде Әсхәт абый. – Менә кичә мотоциклдагы бер егетне кудык, дамба астына төшеп китте, ә без кире борылдык, – дип әйткәннәр икән.

“БЕР СҮЗ ДӘ ӘЙТМИМ”

Шушы сөйләшүне ишеткән ханымның өенә, туганнарына, эшенә бардым. Этик кагыйдәләрне истә тотып, исемен атамаска булдым.

– Мин бер сүз дә әйтмим, – дип башлады ул сүзен. Шул ГАИ хезмәткәрләренең берсе иремне үлемнән алып калды. Ә мин аларга каршы барыйммы? Үлгән артыннан үлеп булмый, мине пычракка күмүдән ни мәгънә? Менә сез язып чыгарсыз да онытырсыз. Ә миңа бу районда яшәргә, эшләргә дә кирәк. Кеше арасында йөрим. Каенатам да барлы-юклы кеше түгел. Инде аңа шалтыратып: “Синең киленең әллә ни сөйләп йөри”, – дип әйткәннәр. Минем эшкә килеп янаучылар да булды.

– Сез нәрсә дә булса ишеттегезме соң?

– Ишеттем. “Бер малайны мотоциклы белән кудык”, – диделәр, дамба астына төшергәннәр. Әмма мин аның ул чакта Илнар булуын белми идем.

– Анда үзегез генә булмагансыз икән. Тагын кем иде сезнең янда?

– Әйтмим. Беркемне дә, беркемгә дә әйтмим. Аны хәзер берничек тә дәлилләп булмый инде.

Куркытылган хатын инде авызын ачмаска ант иткән. Аны да аңларга мөмкин кебек. Ләкин ул әйткән сүзләр, чыннан да, хак икән, Илнарның башына җиткән кеше дә үз җәзасын алырга тиештер?!

ГЕРАКЛ СУККАНМЫ?

Буадагы судмедэксперт Леонид Вахламов белән дә очрашмый булдыра алмадым. Дистә елдан артык тәҗрибәсе булган кеше ничек уйлый, егет нинди сәбәп белән үлгән?

– Биредә шикләнер урын юк. Әгәр егетнең башына суккан булсалар, баш сөягендә шул предметның эзе аермачык күренер иде. Ул ниндидер яссы өслеккә бик каты бәрелгән. Әйтик, җир каты булса, шунда бәрелергә мөмкин, – диде ул.

– Димәк, ташка бәрелгән булса, ташның да эзе калачак иде.

– Таш нинди булгандыр бит. Бәлки, ул яссы өслекле булгандыр да егет маңгае белән шунда бәрелгәндер.

– Таш аның баш астында калган. Димәк, Илнар аннан үлмәгән. Ә башка ташлар ул тирәдә юк, үзем карадым. Җир дә анда каты түгел.

– Кеше бер мизгел эчендә генә үлми. Бәлки, ул үлгәнче хәрәкәтләнгәндер. Шуңа күрә ул таш аның баш астында калгандыр.

– Әгәр аның башына берәр яссы предмет белән суккан булсалар?

– Баш сөяге ярылырлык итеп сугар өчен, Геракл булырга кирәктер.

– Ә мондый бәрелүдән нинди вакыт эчендә үләләр?

– Максимум 2 секунд.

– Ул исерек булмаганмы?

– Канында этил спирты күләме 2,2 промилле иде. Ә бу бик күп дигән сүз.

Леонид Вахламов мине озата чыкты. Артымнан ук: “Тәҗрибәмә ышаныгыз, бу үтерү очрагы түгел”, – диде ул.

Ярый, кыйнап үтерү очрагы булмасын, ди. Бу версия төшеп кала. Ә нигә Илнар дамба буйлап барган? Аңа асфальт юл җитмәгәнме? Менә шул сораулар әле дә ачык.

ЭЧКЕ ТӘРТИП ШУНДЫЙ

Апас Эчке эшләр бүлегенә барып, хатта язылган тикшерүче иптәш Садыйков белән очрашырга булдым. Аның белән әңгәмәбез барып чыкмады. Журналистларга тикшерү бүлеге начальнигы гына җавап бирә ала икән, ул мине шунда озатты. Берничә минуттан Раил Гатауллин каршында утыра идем инде. Җинаять эше ачмау хакындагы карарны кулыма тотып, үземә аңлашылмаган урыннарны сораштыра башладым.

– Менә монда “Илнар якынча 22 сәгатьтә үлгән” дип язылган. Бүген ачыклавымча, аның телефоныннан 23 сәгать 10 минутта соңгы SMS хәбәр җибәрелгән һәм ул дусты белән сөйләшкән. Димәк, сез язган вакытта, ягъни 22 сәгатьтә әле ул исән булган. Тикшерүче кеше шундый хата җибәрә аламы?

– Шуңа күрә анда “якынча” дип язылган. Төгәл вакытын ачыклый алмыйбыз бит.

– Илнарны юлдан читкә төшеп, авыш юлдан хәрәкәтләнергә мәҗбүр иткән сәбәпне ачыкларга тырышып караучы булдымы?

– Ул сәбәпләр бик күп булырга мөмкин.

– Кайбер кешеләр әйтүенә караганда, аның артыннан “Жигули” машинасы куган икән.

– Шул кешенең исем-фамилиясен менә монда язып куегыз, – дип, майоры миңа кәгазь белән каләм сузды.

– Аны сез ачыкларга тиеш идегез булса кирәк. Ә нигә җинаять эше ачылмады?

– Җинаять эше ачу өчен, гаепле кеше булырга тиеш. Ә монда ул юк, – дип, Раил Гатауллин карарны сорап алды һәм “за отсутствием состава преступления” дигән өлешен кычкырып укыды, рәхмәт төшкере.

– Анысын мин үзем дә укый алам. Үзем тикшерүче түгел, әмма гади күзгә дә күренә: күп әйбер тикшерелмичә калган кебек…

– Эшне төгәлләү өчен, 10 көн бирелә. Ул вакыт эчендә нишләп була?! Хәтта судмедэкспертиза нәтиҗәләре дә әзер булмаска мөмкин ул срокта.

– Миңа бүгенге көн дә күп мәгълүмат бирде, ә сезгә 10 көн дә аз булган.

– Без тикшерүчеләргә алдан ук: “Фаҗигагә таручының әти-әнисе белән эшләгез, алар авылда яши, барыгыздан да күбрәк белә”, – дип әйтеп куябыз. Әгәр яңа фактлар ачыкланган икән, яңадан гариза язарга була, – диде ул.

Гомумән, карарда аңлашылмый торган урыннар тагын бар әле. Әйтик, “не справился с управлением в результате прокола колеса” дигән өлеше. Егетнең әти-әнисе әйтүенә караганда, ул тәгәрмәчнең ике-өч көнгә бер бушый торган “гадәте” булган инде. Әлеге очракта да шулай булуы ихтимал. Чөнки тәгәрмәч тишелсә, шулкадәр ара үткәнче ул инде түгәрәк формада булмас, ә яньчелеп бетәр иде. “Ударился головой об камень” дигәнен хәтта судмедэксперт та дәлилли алмый. Чөнки ул ташмы, әллә инде спидометр савыты булганмы (анысы һәлакәттән соң челпәрәмә килгән), бәлки каты җир булгандыр – анысын бер Алла гына белә.

Фаҗигагә эләккән мотоциклны күрер өчен, озак кына чиләнергә туры килде миңа. Документлары булмау сәбәпле, ул әле дә “штраф-стоянкада” тора икән. Ә анда рөхсәт белән генә керәсе. Башта шул тикшерү бүлеге җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән идем дә ул ГИБДД башлыгыннан сорарга кушты. Анысы рөхсәт алу өчен, Эчке эшләр бүлеге начальнигына кереп китте. Керде дә, байтак югалып торгач, “юк” дигән җавап алып чыкты. Үзем кердем. Эчке эшләр бүлеге башлыгы Фәһим Фәтхуллинга шактый вакыт ялынырга, бары тик фотога төшерәсе килүемне озаклап аңлатырга туры килде. “Ник кертмисез соң, берәр куркырлык урын бар мәллә”, – дип сорадым аптырагач.

– Эчке тәртип шундый, – диде ул. Ләкин ахырдан барыбер үткәрде.

Мотоциклның тәгәрмәченә, сытылудан тыш, башка зыян килмәгән. Спидометр пыяласы челпәрәмә килгән икән.

Хатта язылган ДПС хезмәткәренең кем булуын әйтсәләр дә, аның белән очрашуны кирәк санамадым. Чөнки ул барыбер: “Әйе, мин кудым да юл читендә капланып үлде”, – димәячәк. “Кайда йөрдең син ул көнне”, – дип төпченсәм дә, нәрсә дип алдаганын белер өчен детектор түгелмен. Әле чыгу юлына таба юнәлгәч, Раил Гатауллин миңа: “Минем сүзләремне үзгәртеп язсагыз…”, – дип нидер әйтергә теләгән иде булса кирәк. Ни икәнен аңлап кына җиткермәдем.

Фаҗига булган урында фотолар ясаган эксперт Ризилә белән күрешеп, аның фикерен дә ишетәсем килде. “Мотоцикл дамбаның авыш урыныннан зур тизлек белән сикереп-сикереп барган”, – диде ул. – Соңыннан ул ауган һәм шуып төшкән”, – дип, фотоларны күрсәтте. Әмма аны шул авыш урыннан зур тизлек белән 24 метр узарга мәҗбүр иткән сәбәп кенә беркемне дә кызыксындырмаган. Дөрес, егетнең дә гаебе бар. Башында каскасы, “правасы”, матайга дигән документлары һәм номеры да булмаган. Өстәвенә, үзе дә аек түгел. Хәер, авыл эчендә мондый вакыйгага аптырыйсы да юк, бу – адым саен очрый торган хәл. Шушы вакыйга башка ата-аналар өчен дә гыйбрәт булып, алар да уйлансын иде.

Вакыйга гаять буталчык. Әмма чишәсе килгән кешегә чишәрлек, минемчә. Апас–Буа районы авыллары арасында йөри торгач, моның шулай булуына чын күңелдән инандым. Бүген мин гаепле кешегә бармак белән төртеп күрсәтеп: “Менә аны рәшәткә артына тыгыгыз”, – дияргә җөрьәт итмим һәм андый хокукым да юк. Тик бер әйберне ачык беләм: сөйләштерә белсәң, теләсә-кем чишелә. Уйлыйсың килеп уйласаң, бөтен табышмакка да җавап бар.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

-Буа-Аксу-Апас-Тутай-.

АПАС-БУА МИСТИКАСЫ, 4.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии