«Карлыгансыз чәем чәй түгел»

«Карлыгансыз чәем чәй түгел»

Авылның җанлы чагы – урамда әби-бабай янына кунакка кайткан балалар чабыша, сала халкы үзе дә өйдә утырмый – ишек алларында, бакчада эшнең кайнаган чагы. Җир җиләге сезонын япкан гына идек – инде аларга алмашка карлыганнар да өлгерә. Хәзер аларны тиз арада җыеп, эшкәртеп куярга кирәк. Балтач районының Алан авылына килгәч койма янында карлыган җыеп утырган бер ханымны күреп алдым. Тәзкирә апа Камалова мин килгәндә 5 литрлы чиләгенең яртысын тутырган иде инде.

– 10 төп карлыганыбыз бар, үзебез олы яшьтә булсак та, җәй саен бу нигъмәтне җыеп калырга ашыгам. Нишлисең, җиргә коясы килми бит, аннан соң карлыганның файдасы да күп, диләр. Менә әле яңарак кына сыер сава торган бүкәнемне алып кереп утырган идем, инде чиләгем тулып та килә. Карлыган талымлы җимеш түгел ул – корткычларга каршы агу да сиптергән юк, су да сипмибез, шулай да, быел бик уңды, җыеп бетерә торган түгел! Ләкин бик вак булды. Белмим, безнеке генә шулайдырмы… – ди ул.

Карлыганның кайнатмасын да ясый, туңдыргычка да салып куя икән әңгәмәдәшем. Кышын шул катырылган җимешләрдән кайнатма ясый, таныш-белешләргә өләшә, чәенә салып та эчә.

– Бик яратам карлыганны, ансыз чәем чәй түгел. Ә яраткач, җыярга да иренмисең инде. Өй артында гына үскән әйберне чиләккә өзеп салуның бер авырлыгы да юк анысы, әллә кая урманга барырга кирәкми бит, – дип көлә ул.

P.S. Карлыган өлгергән чорда аны күбрәк җыеп һәм ашап калырга тырышыгыз, чөнки ул витаминнарга бик бай. Бу хакта тулырак газетабызның 8нче битеннән укый аласыз

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан-Балтач-Казан

Комментарии