Татулыкка ни җитә

Гаилә кору, балаларны чын мәгънәсендә җәмгыятькә яраклы итеп тәрбияләү һәрбер шәхес өчен изге бурыч икәненә беркемнең дә шиге юктыр. Ләкин моңа ничек ирешергә?

Гаилә турында бик матур җылы сүзләр ишетәбез һәм укыйбыз. Чыннан да, гаилә ул җылы учак кебек гел үзенә тартып тора. Минем уйлавымча, кайчан эшлисе килеп йөгерә-йөгерә эшкә бара, эштән соң гаиләсен сагынып, шулай ук йөгерә-йөгерә өенә кайта – адәм баласы шул вакытта бәхетле. Өйдә сине тәмле ашларын әзерләп, елмаеп, хатының каршы алса, балаларың яратканнарын белдереп кочагыңа ташланса, шуннан да зур бәхет юктыр.

Миңа 65 яшь тулган көнне олы кызым юбилеем белән тәбрикләп шундый сүзләр әйткән иде: «Әтием һәм әнием белән 20 елдан артык бер гаиләдә яшәдек, шул дәвердә бер генә тапкыр да безнең алда аларның тавышланганнарын күрмәдек һәм ишетмәдек». Бу очракта сүз кычкырыш-талаш турында бара. Тормыш иткәндә бер дә бәхәсләшми генә, бер-береңә үпкәләшми генә яшәп булмый, без бит фәрештәләр түгел. Әмма ләкин бәхәсне бер дә кирәкмәгән шау-шу, кычкырыш-талашка әйләндерү гаиләне беркайчан да яхшылыкка алып бармый. Мин үзем шулай уйлыйм, дәүләтара һәм дәүләт эчендәге зур проблемаларны сугыш юлы белән түгел, түгәрәк өстәл артына утырып хәл итәләр бит, нигә соң гаиләдә килеп чыккан проблемаларны өстәл артында шау-шусыз гына аек акыл белән чишмәскә. Тагын шунысы кызыклы: һәрбер бәхәснең үз бәясе бар. Бик күп вакытта ир белән хатын бәхәсләшә башлаганда, аның бәясе өч тиен була. Бәхәсләшү тыныч юлдан тайпылып, шау-шуга әйләнсә, бәя инде сумнар белән санала, кайсы очракларда аерылышуга чаклы барып җитә. Моннан нәтиҗә шул – өч тиенлек бәхәсне сумнарга әйләндермәсәк, гаиләбездә татулык булыр.

Гаилә ул – тормышның нигезе, әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең һәм ата-ананың көзгесе. Бу нәрсә дигән сүз? Әти-әни гаиләдә бер-берсен аңлап, бер-берсен хөрмәт һәм ихтирам итеп тату гаиләдә яшәсәләр, алга таба балалары да нәкъ үзләре кебек тормыш корырлар.

Бер 30 еллар элек мин бер танышыма шундый сорау биргән идем. Син йортыңда еш кына хәмер эчәсең, дуңгыз мае (сало) ашыйсың, тәмәке тартасың, шуның аркасында хатыныгыз белән ике арада гел тавыш-гауга чыга, бу начар гадәтләргә балаларың ничек карый? «Мин балаларыма аңлатам, аракы – арыш мае, ул шундый ук эчемлек, ә дуңгызны да Аллаһы Тәгалә яраткан бит, аны ашауның бер гөнаһысы да юк. Ә менә тәмәке тарту кечкенәдән өйрәнелгән, дөрес, начар гадәт, әмма бер ияләнгәч, хәзер ташлап булмый. Әйе, хатын белән талашабыз инде. Соң бит, савыт-саба да шалтырамый тормый, тормышта анысы да кирәк». Аның җавабы менә шулайрак булды.

Бу адәми зат гаиләсенең ахыры ничек булып бетте соң диеп сорарсыз. Бүгенге көндә бер малае наркоман, икенчесе эчкече, 40 яшькә җитеп килүләренә карамастан әлегә буйдаклар, ә кызлары тәмәке тарта, аракы эчә, рус егетенә тормышка чыкты, этле-мәчеле яшиләр, ике бала үстерәләр. Тагын шунысы бер дә гаҗәп түгел, тик аяныч – ике оныгының берсе дә татарча сөйләшә белми.

Минем өчен шунысы ихтирамга лаек, ислам кануннарын тоткан гаиләдән наркоман, эчкече балалар туып үскәнен күргәнем юк, чөнки алар хәмернең, тәмәкенең нәрсә икәнен күреп үсмиләр һәм беләселәре дә килми. Аларның әти-әниләре тәмәке тартуның, исерткеч эчемлекләр белән мавыгуның сәләмәтлеккә зыян китерүен һәм иң әһәмиятлесе – бу тискәре гадәтләрнең Тәңребез каршында зур гөнаһ икәнлеген балаларына һәрдаим искәртеп торалар.

Һәрбер ата-ана үз баласының игелекле, шәфкатьле булуын тели, картлык көнендә таянычым булыр дип өметләнә. Моның өчен балага нинди тәрбия кирәк соң? Иң элек баланы хезмәт сөяргә өйрәтергә кирәк. Балаларны кечкенәдән кул астына кертеп, үзең белән йорт һәм бакча эшләренә өйрәтү зарур. Балалар үсә төшкәч, үзләренең алларына максат куя белергә тиешләр, ягъни алдагы тормышта кем булырга, ничек яшәргә уйлыйлар. Ә матур тормыш кору өчен балага үзе теләгән сыйфатлы югары белем бирү дә бик тә әһәмиятле.

Барчабыз да белә: йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата. Бер-беребезгә һәрчак ачык йөзле, тәмле телле булыйк, авыр сүзләр әйтеп, хәтерләребезне калдырмыйк. Балаларыбыз, оныкларыбыз тигез, тату гаиләдә сәламәт булып үссеннәр, олы буынга мәрхәмәтле булсыннар. Амин.

Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,

Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.

Комментарии