- 18.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №28 (16 июль)
- Рубрика: Архив
Җәмгыятьтә яшәүче кешеләр элек-электән бер-берсе белән тел ярдәмендә элемтәдә булганнар. Яшь сабый үз ана телен башта әнисеннән, соңрак әтисеннән һәм башкалардан ишетеп үсә. Монда ана кешенең роле бик зур.
Яшь балалар, укучылар, үсмерләр яхшыны да, яманны да зурлардан ишетә һәм күрә. Олыларның сүзләрен әйтәләр, кабатлыйлар. Шуңа күрә улын өйләндергәндә дә, кызын кияүгә биргәндә дә, кода булмыш гаиләнең нинди гаилә икәнен белеп эш итәләр иде. Ә хәзер ничек? Яшьләрнең күбесе әти-әнисенең сүзләрен тыңламый, үз белдеге белән йөри, адаша, вакытсыз бала таба. Бер мәшәкате ун мәшәкатькә әйләнә.
Артистларыбыз халык тормышындагы яманны, яхшыны спектакльләрдә уйнап, халыкның үзенә кайтара. Спектакльләрдә артистларның бер-берсенә кычкырып «хайван», «сволочь» кебек сүзләр әйтүе бер дә мөселман кешесенә туры килми. Шулай булгач, киләчәктә балаларыбыздан нәрсә көтәргә икән? ТНВ каналы атнага 3-4 тапкыр 10 минутлык «Елмай» тапшыруын күрсәтә. Монда да шул ук ямьсез сүзләрне еш ишетәбез. Ул язучыларның гаебеме, әллә артистларныкымы икән?
Шунысын да әйтим әле: балаларның әти-әнисенә, олыларга син дип эндәшүе – хөрмәтсезлектер. Сез дә, син дә, яманы да, яхшысы да бер авыздан чыга. Телгә игътибар – илгә игътибар, дип халык юкка әйтмәгән бит.
Рәүф АБДҮРӘШИТОВ.
Алабуга шәһәре.
Комментарии